”Базарда“ текстын кабатлау.
методическая разработка (чтение, 2 класс) по теме

"Кунелле татар теле",2 класс.Повторение текста "Базарда" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_bazarda.docx19.81 КБ

Предварительный просмотр:

12.12.13

Уку, 2нче г сыйныфы.

 ТЕМА:”Базарда“ текстын кабатлау.

Тип:Диалогик һәм монологик сөйләм

МАКСАТ:1)1.1. «Көзге уңыш» темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. ”Базарда“ тексты аша диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

                     1.2. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү күнекмәләрен камилләштерү.

2)Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.

4) Базарда  әдәпле,итагатьле булырга өндәү.

Җиһазлау:карточкалар,эш дәфтәре,презентация,дәреслек, ноутбук,проектор, экран.

ДӘРЕС  БАРЫШЫ.

I.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

-Исәнмесез. Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

-Утырыгыз укучылар.

Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

1. Шауламаска!

2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

2)Фонетик зарядка ясау.

-Ә хәзер ,укучылар,фонетик зарядка ясыйбыз.Тыңлагыз,кабатлагыз.

[къ]:кавын,карбыз, кыяр ,кабак .

[к]:кишер,кәбестә,җиләк.

II. Актуальләштерү. 

а)Рәсем буенча эш.

 -Бу нәрсә?

-Бу кабак.

-Кабак нинди?

-Кабак сары.һ.б.

ә) Как  скажешь?

-Я иду на базар.

-Я с мамой иду на базар.

-Базар богатый.

III.Өй эшен тикшерү.

”Базарда“ текстын сәнгатьле укуны тикшерү.Билгеләр кую.

IV. Төп өлеш.

Без сезнең белән ”Базарда“ тексты буенча сөйләшүне дәвам итәбез.

а)Әйдәгез искә төшерәбез:

1) Света әнисе белән  кая бара?

2) Базар нинди?

3) Әнисе базардан нәрсә ала ?

ә) СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын эшләү. Укучыларга битләр таратыла.Яшелчәләр   язарга кушыла,3 минут вакыт бирелә.Кем күпме яза ала.Укучылар битләргә сүзләр яза.3 минут вакыт узганнан соң,балаларга соңгы сүзнең астына сызып куярга кушыла.Шуннан соң укытучы укучыларны бастыра, 2 минут вакыт бирә.Шул вакыт эчендә балалар  әкрен генә сыйныф буенча йөреп,башка өстәл укучысы  белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый.Үзендә булмаган сүзне  өстәп язып куя.Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итә.Укытучы вакытның  төгәлләнүен хәбәр итә,укучыларны урыннарына утырта.Берничә укучыдан сүзләрне укыта.Бирем дөрес эшләнгәнме, шул тикшерелә.

V.Ныгыту.

а) Дәреслек белән эшләү.

-Балалар китапларыгызны ачыгыз, 50 нче бит. 1 нче күнегүне эшлибез.Үз фикереңне белдер.

ә) МИКС –ФРИЗ- ГРУП структурасын  эшләү.

Укытучы укучыларны бастыра.Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата.Балалар урыннарында “катып”кала.Шуннан соң, укытучы укучыларга сорау бирә.Җавап та нинди сан булса,балалар шул сандагыча берләшәләр.

1нче сорау:

Рәсемдә ничә кыяр бар? (2)

Укытучы тикшерә.Яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

2нче сорау:

Рәсемдә ничә помидор  бар?(3)

Укытучы тикшерә.Укучыларны урыннарына утырта.

б) Әйдәгез “Базарда” уены уйныйбыз.

Бер укучы сатучы, икенче укучы сатып алучы була.

Кемнәр чыга.

-Исәнмесез.

-Исәнмесез.

-Сездә алма бармы?Алма ничә сум?

-Илле сум.

-Бер кило бирегез әле.

 -Бер кило бирегез әле.

-Яхшы. Мә.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

-Сау булыгыз.

г) Укучыларга карточкалар таратыла.Нокталар урынына тиешле  сүзләрне яз.

Света........ бара.

Базар.......   .

Базарда ....... саталар.

Әнисе ....... сатып ала.

(бай,кавын,яшелчәләр)

Укучылар сорауларга җаваплар язалар.Сингл Раунд Робин структурасын кулланып биремне тикшерү.

V I . Йомгаклау.

а) Бүген дәрестә нинди текст өстендә эшләдек ?

Көз көне базар нинди була ?

Яшелчәләр кайчан өлгерә ?

ә) Өй эше 4 нче күнегү,51 нче бит.

Дәрес тәмамланды, сау булыгыз !

Зәй муниципаль  районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең

I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәбиуллина Раушания Габбас кызы

Тема:

“Базарда”текстын кабатлау

декабрь,2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Базарда. Алмашлыклар.

"Базарда. Алмашлыклар" темасына ачык дәрес....

"базарда" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныфларда лексиканы кабатлау һәм ныгыту дәрес...

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся...

"Базарда" презентациясе

2 нче сыйныф укучылары өчен дәрескә презентация...

"Базарда" тексты

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...