Базарда. Алмашлыклар.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

"Базарда. Алмашлыклар" темасына ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Базарда. Алмашлыклар.

Максат: * лексик темага бәйле җиләк-җимеш һәм яшелчә исемнәрен сөйләмдә                         куллануны оештыру;

  • тулы һәм ким җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү;
  • бу, теге күрсәтү алмашлыкларының кулланылышы белән таныштыру;
  • чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру;
  • тартым алмашлыкларын аңлап куллануга ирешү;
  • актив үзләштерелгән сүзләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү.

Җиһазлау: җиләк-җимеш һәм яшелчә муляжлары; кроссворд; карточкалар; темага карата рәсемнәр; презентация; компьютер; видео язма.

Дәрес барышы

I  Дәреснең оештыру өлеше:

1. Укучылар белән исәнләшү

              - Исәнмесез, укучылар!

              - Исәнмесез!

              - Утырыгыз.

              - Минем исемем Резеда Мазитовна, мин Лекарево авылыннан килдем.

 2.  Кунаклар белән исәнләшү

               - Хәерле көн кунаклар,

  3.  Дежур укучы белән әңгәмә

               - Сыйныфта кем дежур?

               - Сыйныфта кемнәр юк?

               - Урамда нинди ел фасылы?

               - Ә көн нинди?

               - Яхшы, рәхмәт.

II Дәреснең төп өлеше:

  1. Безнең дәресебезнең темасы, шушы кроссвордта язылган. Әйдәгез, сез нинди яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр беләсез икән? 2 СЛАЙД

б

о

р

ы

ч

к

а

р

б

ы

з

й

ө

з

е

м

а

л

м

а

с

а

р

ы

м

с

а

к

ч

ө

г

е

н

д

е

р

ш

а

л

к

а

н

Ә хәзер бергә дәресебезнең темасын укыйбыз.

2. Сыйныф белән әңгәмә.

-  Без кайда яшибез?

- Алабугада.  3 СЛАЙД

- Алабугада ничә базар бар?

- Өч. 4 СЛАЙД

- Базарлар чистамы?

- Чиста.

- Анда нәрсәләр саталар? 5 СЛАЙД

- Яшелчәләр, җиләк- җимешләр, киемнәр, ашамлыклар саталар.

- Сез базарга барасызмы?

- Әйе, барабыз.

- Базарга кем белән барасыз?

- Әти белән, әни белән...

- Ә бүген укытучы белән барасыз. 6 СЛАЙД

- Базарга нәрсә белән барабыз?

- Автобус белән. 7 СЛАЙД

- Без кая барабыз?

- Без базарга барабыз.

- Без кайда?

- Без базарда. 8 СЛАЙД

- Бу якта нәрсә саталар?

- Бу якта яшелчәләр саталар. 9 СЛАЙД

-Теге якта нәрсә саталар?

- Теге якта җиләк-җимеш саталар.

- Бу якта нәрсә саталар? 10 СЛАЙД

- Бу якта ашамлыклар саталар.

- Теге якта нәрсә саталар?

- Теге якта киемнәр саталар.

3. Укучылар белән аерым әңгәмә оештыру

А) – Дарина, без кая барабыз?

     - Без базарга барабыз.

     - Анда нәрсәләр саталар?

     - Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ашамлыклар саталар.

Б) – Элиза, син кавын яратасыңмы?

    - Бик яратам.

    - Карбыз да яратасыңмы?

    - Карбыз да яратам.

В) - Максим, синеңчә, нәрсә тәмлерәк: кыярмы, помидормы?

     - Мин помидор яратам.

     - Шалкан яратасыңмы?

     - Юк, яратмыйм.

Г) – Солтан, базарда чикләвек саталармы?

     - Саталар.

     - Өрек, йөзем дә бармы?

    - Бар.

4. Рәсемнәр ярдәмендә чагыштыру

- Бу базар зур, ә теге базар зуррак. 11 СЛАЙД

- Бу чөгендер тәмле, ә теге чөгендер тәмлерәк. 12 СЛАЙД

- Бу лимон әче, ә теге лимон әчерәк. 13 СЛАЙД

- Бу карбыз кызыл, ә теге карбыз кызылрак. 14 СЛАЙД

Без сезнең белән предметны күрсәтеп, икенче предмет белән чагыштырдык.

5. Ял минуты.

Без инде хәзер зурлар,

Тиз эшли безнең куллар.

Яшелчәләр алабыз,

Кәрҗиннәргә салабыз.

Әнигә булышабыз,

Әтигә булышабыз.

Без инде хәзер зурлар,

Тиз эшли безнең куллар.

Алма, чия өзәбез,

Кәрҗиннәргә тезәбез.

Яхшы итеп юабыз,

Аннан суын сыгабыз.

Бакчада рәхәт булса да

Өйгә кайтыйк балалар.

6. Видео тасмадан сатучы һәм сатып алучы арасында диалог тыңлау. 15 СЛАЙД

- Исәнмесез!

- Исәнмесез! Сезгә нәрсә кирәк?

- Миңа 1 килограмм алма бирегез әле.

- Рәхим итегез.

- Рәхмәт. Сау булыгыз!

- Сау булыгыз!.

7. “Серле кәрҗин” уены. 16 СЛАЙД

Кәрҗиндә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр яшеренгән. Укучылар кулын тыгып, бер предметны тота һәм әйтә бу нәрсә икәнен.

  • Бу помидор. Помидор түгәрәк, кызыл, тәмле. Мин помидор яратам.

8. Укучыларның кулларында яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр. Бер- берсенә сорау, җавап бирү.

- Бу алма минеке.

- Бу әфлисун кемнеке?

- Бу әфлисун синеке.

- Бу чия кемнеке?

- Бу чия аныкы.

9. Карточкаларда  эш. Сораулар урынына сүзләр куеп язу.

(Кем?) .... (нәрсә?)...  ашый.

(Кем?) .... (нәрсә?) ... ярата.

(Кайда?) ... (нәрсәләр?) .... , ......  саталар.

Бу (нәрсә?) ..... (кемнеке?).... .

10. “Кар өеме” уены.

Яратам.

Мин яратам.

Мин алма яратам.

Мин тәмле алма яратам.

Мин тәмле, кызыл алма яратам.

III   Дәреснең йомгаклау өлеше.

- Без сезнең белән Алабуга шәһәрендәге базарга бардык. Базарда нәрсәләр саталар? Бу, теге сүзләрен сөйләмгә керттек. Минеке, синеке, аныкы сүзләре белән җөмләләр төзүгә ирештек. Бик яхшы эшләгән укучыларга бишлеләр куйдым, ә калганнарга базардан күчтәнәч. Барыгызга да зур рәхмәт! Дәрес бетте, чыгарга була. Сау булыгыз!

           

\

Дәрес эшкәртмәсен төзеде:

Лекарево мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Алабуга- 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

”Базарда“ текстын кабатлау.

"Кунелле татар теле",2 класс.Повторение текста "Базарда"...

"базарда" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныфларда лексиканы кабатлау һәм ныгыту дәрес...

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся...

"Базарда" презентациясе

2 нче сыйныф укучылары өчен дәрескә презентация...

"Базарда" тексты

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...