2 сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "БАЗАРДА. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту"
план-конспект урока (2 класс)
2 сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "БАЗАРДА. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 67.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Родной (татаркий) язык
2класс , русскоязычная группа
Тема: БАЗАРДА. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ:
“Яшелчә, җиләк-җимеш” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.
Танып-белү УУГ: дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү, объектларны чагыштыру, аңлап һәм ирекле сөйли белү.
Коммуникатив УУГ: диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану; үз фикереңне җиткерә белү, парларда һәм төркемдә эшли белү.
Регулятив УУГ: уңай халәт, дустанә мөнәсәбәт тудыру, укытучы ярдәмендә дәреснең максатын һәм темасын билгели белү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Шәхси УУГ: үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең кирәклеген аңлау, бер – береңә дустанә мөнәсәбәт булдыру, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.
Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау-җавап, төркемнәрдә һәм парларда эшләү.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, музыка, әйләнә-тирә дөнья
Материал һәм җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, такта, рәсемнәр (кроссвордлар), карточкалар, дәреслек, яшелчәләр, җимешләр.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре. |
Оештыру, мотивлавштыру. | “Сәлам” җырын җырлау Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. - Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаябыз. Кем сыйныфта дежур? -Дәрестә кем юк? Ул кайда? -Балалар, әйдәгез бүген дәрестә бик актив булыйк әле. Һәр дөрес җавап өчен мин сезгә тәмле жетоннар өләшәм. Һәм дәрес ахырында без үзебезгә билге куябыз. | “Сәлам” җырын җырлау. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламләү, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу. Дежур укучы һава торышы турында сөйли | ШУУ: дустанә мөнәсәбәт, укучыга хөрмәт тудыру, үзмаксат кую. КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. |
Белемнәрне актуальләштерү. | -Балалар, без бүген ике төркемгә бүленеп утырганбыз. Карагыз әле, алдыгызда плакатлар, ул плакатларда кроссвордлар. Рәсемнәр буенча сез бу кроссвордларны чишәргә тиешсез. Әйдәгез әле, карыйк. Нинди сүзләргә яшерелгән? | Укучылар тиешле рәсемнәр ярдәмендә кроссвордтагы сүзләрне язалар, сүзләрне дөрес итеп укыйлар. Беренче төркемнең – яшелчәләр сүзе Икенче төркемнең -җимешләр сүзе килеп чыга | РУУГ:үз фикерләрен һәм җавапларын телдән дөрес итеп әйтә белү. |
Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү, ныгыту, системалаштыру | - Ә без яшелчә, җиләк-җимешләрне кайдан сатып алабыз? -Ә тагын кайда? Рәсемгә карагыз әле. Рәсемдәге яшелчәләр, җиләк-җимешләр кайда? - Без бүген нинди темага сөйләшәбез? -Әйе, дөрес, балалар. Без сезнең белән барлык яшелчә,җиләк-җимеш исемнәрен өйрәндек, бүген шуларны кабатлыйбыз, ныгытабыз. -Ә сез, балалар, нинди яшелчә, җиләк-җимешләрне беләсез? тактага карыйк әле. - Яхшы, балалар. Ә хәзер әйдәгез шул яшелчәләр , җимешләр турында белемнәребезне искә төшерәбез Шуннан соң башка төркем балалары сөйләгән балага сораулар бирә. (аннары төркемнәр алышына) -“Нәрсә артык” уены (группада эшлиләр ). карточкалар таратыла . -Молодцы! Ә хәзер, балалар, әйдәгез ял итеп алабыз. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында җыр җырлыйбыз. –Укучылар, өстәлләрдә карточкалар бар. Анда җөмләнең башы язылган. Ахырын язып бетерергә кирәк. Рольле уен. Диалоглар төзү. "Базарда" темасына. (тактада бирегез әле, рәхмәт, нәрсә кирәк, әйтегез әле, мәгез,ничә сум тора сүзләре), - Менә шулай тырышып эшләгәч , уңыш кибетләргә , базарга, ә аннары безнең өстәлебезгә эләгә. Бик матур диалоглар төзедегез, булдыргансыз! Әйдәгез,балалар, сүзләрдән җөмләләр төзибез (слайд)
- Ә хәзер тәмле уен уйныйбыз “Бу нинди яшелчә?” | - Кибеттә -Базарда -“Базарда” темасына сөйләшәбез Беренче төркем яшелчә исемнәрен әйтеп чыга. Икенче төркем җиләк-җимеш исемнәрен әйтеп чыга Төркемдәге берәр бала рәсем ала, аның турында сөйли. -Бу кишер. Кишер баллы, тәмле. Кишер файдалы. Кишер кызгылт-сары төстә. Кишер бакчада үсә. -Бу кәбестә.Мин кәбестә яратам. Кәбестә- яшел, түгәрәк, тәмле. Мин кәбестә ашы яратам.Минем әнием бик тәмле кәбестә ашы пешерә. -Бу помидор.Помидор кызыл, түгәрәк, файдалы. Помидор салаты яратам. Помидор бакчада үсә. -Бу суган. Суган бик файдалы.Суганны салкын тимәскә ашыйлар.Суган эче, түгәрәк.Суган бакчада үсә. -Таня, бу кишерме? -Әйе, бу кишер. -Кишер тәмлеме? - Әйе, кишер тәмле. -Кишер яшелме? - Юк, кишер яшел түгел. Кишер кызгылт-сары. - Кишер ачымы? -Юк, кишер ачы түгел. Кишер баллы. - Кишер кайда үсә? -Кишер бакчада үсә. 1нче төркем 1. Кыяр, чөгендер, кавын , суган, шалкан 2. Алма, әфлисун, карбыз, кишер , чия 3. Банан, чия, алма, груша, сарымсак 2нче төркем 1.Бәрәңге, кәбестә, әфлисун, кыяр, сарымсак 2.Борыч, помидор, суган, шалкан, карбыз 3.Җиләк, лимон, алма, чөгендер,карбыз “Сәлам”нән җыр җырлана, хәрәкәтләр белән җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең зурлыгы күрсәтелә. 1нче төркем 1. Әфлисун баллы, ә лимон ... 2. Әни кибеттә ипи, сөт ала, ә базарда ... . 3. Алма зур, ә карбыз ... . 2нче төркем 1. Чия тәмле, ә җиләк ... . 2. Кишер баллы, ә суган ... . 3. Мин карбыз яратам, ә дустым ... . Укучылар - сатучы һәм сатып алучы
Мин кишер яратам. Суган бакчада үсә. Мин кызыл алма яратам. Мин тозлы кәбестә ашыйм. Яшелчәләрне базарда саталар. Подноста туралган яшелчәләр, җимешләр . Бер бала такта янына чакырыла. Ябык күз белән яшелчә ала, яшелчәнең тәмен әйтә, яшелчәне атый һәм шул яшелчәгә тулы характеристика бирә | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау, белем алу процессына уңай караш белдерү. КУУГ: коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану. парларда эшли белү, монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру. ТБУУГ: диалогик сөйләм төзү, аңлап һәм ирекле сөйли белү, объектларны чагыштыру, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү. РУУГ: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру. |
Нәтиҗә ясау. Рефлексия. Укучыларны бәяләү. | -Ә хәзер, балалар, әйдәгез бүгенге дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Сорауларга җавап бирәбез (экранда) -Сез нинди яшелчәләрне беләсез? -Базарда нинди җиләк-җимешләр саталар? -Сез бакчада нәрсәләр үстерәсез ? -Яшелчә һәм җиләк-җимешләр организмга файдалымы? -Бу дәрестә без нәрсәгә өйрәндек? -Укучылар, җиләк - җимешләрнең безгә нинди файдасы бар? - Укучылар, хәзер жетоннарны саныйбыз. Кемдә ничә алма бар? (Укытучы дәрес барышында укучыларга дөрес, тулы җаваплар өчен кечкенә алма рәсемнәре биреп бара. Хәзер алмалар саны буенча укучыларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Критерийлар слайдта) - Дәрестә актив катнаштыгыз, сез бик акыллы балалар. Шуның белән дәрес тәмамлана.Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз. Сәламәт булыгыз! Сау булыгыз. | Укучылар сорауларга җавап бирәләр Укучылар дәрес барышында алган алмаларын саныйлар, үз-үзләрен бәялиләр. | РУУГ: бәяләү, хаталарны төзәтү ШУУГ: үз уңышларын\ уңышсызлыклары турында фикер йөртү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Исем" темасын ныгыту.
Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. "Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы"
Урок татарского языка в 1 клсассе (русскоязычная группа) по теме "Овоәи и фрукты."...

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...
Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.
Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...
презентация по татарскому языку на тему "Сыйфат темасын ныгыту"
) Сезнең алда кроссворд , без бергәләр шушы кроссвордны чишәрбез.Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык. 1.Аягы юк,кулы юк....

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)
quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

