"Алмашлык темасын ныгыту"дәрес конспекты
план-конспект занятия (3 класс)
Предварительный просмотр:
Тема. Алмашлык темасын ныгыту.
Максат:
#1040;лмашлык турында белемнәрне ныгыту,
#1174;өмләдә алмашлыкларны дөрес куллана белергә өйрәтүне дәвам итү;
#1057;үз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү;
#1055;атриотик тәрбия бирү.
Дәрес барышы.
- Оештыру моменты.
- Балаларга сораулар бирү.
- Артур, синең хәлләрең ничек ?
- Артем, синең йокың туйдымы?
- Әдилә, сине мәктәпкә кем озатты?
- Рамил, синең портфелеңне кем күтәреп алып килде?
- Гөлназ, хәзер ничәнче дәрес бара?
- Илзирә, бүген ничәсе яисә бүген ничәнче число?
- Лилия, атнаның нинди көне? Русчасы ничек була?
- Зөһрә, урамда бүген көн нинди?
-Балалар, мин бу сорауларны нинди максат белән бирдем?( Татарча дөрес җөмләләр төзер өчен.Җөмләләр- җаваплар тулы, дөрес булырга тиеш.
-Җөмләләрне төзегәндә без нинди кагыйдәләрне күздә тотарга тиеш?( Фигыльләр җөмләдә күбесенчә җөмлә ахырында киләләр.
-Укучылар, мин биргән сорауларда, сез биргән җавапларда үткән дәресләрдә танышкан нинди сүз төркеме очрады?(Алмашлыклар-мин,син)
-Нәрсә соң ул алмашлык?(Сүз төркеме)
-Русчасы?
-Алмашлык турында нәрсәләр беләсез?
Мин, син, ул, без, сез, алар- зат алмашлыклары; исемнәрне алмаштырып киләләр;
1зат алмашлыклары-
2зат алмашлыклары-
3зат алмашлыклары-
Берлектә һәм күплектә киләләр ( таблица)
Килеш белән төрләнәләр.
Ул алмашлыгының килеш белән төрләнгәндә тамыры үзгәрә.
-Ни өчен алмашлык дип атыйлар?
-Ни өчен кирәк?
- –Алмашлыклар турында белгәннәребезне искә төшердек.Ә хәзер сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйсым килә.
Тактада сүзләр.
Филсинә күңелсезлек улак балалар Әминә безелди
(Сүзләр эченә яшеренгән алмашлыкларны табарга.)
син ул мин
сез алар без
- Өй эшен тикшерү.
-Алмашлыкларның килеш белән төрләнешен кабатларга бирелгән иде.
Бирелгән алмашлыкларны килешләр белән төрләндерәбез.
(Алдан эшләп бетергән укучы артык сүзне эзли.)
Карточкалар җыела.
Физминутка.
- Матур язу. ( Тактада мәкаль.)
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
Герой сам погибнет, имя остается.
-Ничек аңлыйсыз?
- Карточкалар белән эш.
Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп күчереп алырга.
Укып чыгу.
-Тексттан нәрсәләр турында белдегез?
- Аңлашылмаган сүзләр?
Һәйкәл-памятник
Калку(күтәрелеп торган урын)-возвышенная гористая местность
Мәрмәр-мрамор
Авылдашлар-односельчане
Килешләрне билгеләү
Һәйкәл.
Безнең авылда бер һәйкәл бар.Иң калку урынга салынганлыктан, ул әллә кайлардан ап –ак булып күренеп тора.Аның стенасына мәрмәр такта беркетелгән. Тактага Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исеме язылган.
Без бу һәйкәлне кадерләп саклыйбыз. Һәр ел саен аның тирәсенә чәчәкләр утыртабыз.
- Сайлап алып яз.
Абдулла Алиш- балалар язучысы.Ул балалар өчен бик күп әсәрләр язган. Аның әкиятләрен нәниләр яратып укыйлар.
Абдулла Алиш Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм әсирлеккә эләккән.Ул фашистлар кулында әсирлектә Муса Җәлил белән бергә булган. Алар дошманнарга каршы бергәләп көрәшкәннәр. Фашистлар аларны җәзалап үтергәннәр.
Абдулла Алиш балаларның якын дусты иде. Аны без беркайчанда онытмабыз.
Ул (б.с.,3з.),аның, ул, алар, аларны, аны, без.
#1061;әтер диктанты.
Фашистларны тар-мар итеп,
Илгә җиңү китергәннәр,
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
(Х. Халиков.)
Эчтәлеге буенча әңгәмә. Кагыйдәләрне әйтү. Ятлау. Язу.
Балалар бер-берсенең эшен тикшереп билге куялар.
- Иҗади бирем.
Терәк сүзләр ярдәмендә « Көтеп алган бәйрәм» дип аталган кечкенә хикәя язарга.
Җиңү көне, һәйкәл, ветераннар, батырларга, һәлак булган, искә алабыз, оныклары,җыелалар.
- Йомгаклау.
-Нәрсәләр белдегез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Исем" темасын ныгыту.
Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...
Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.
Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...
презентация по татарскому языку на тему "Сыйфат темасын ныгыту"
) Сезнең алда кроссворд , без бергәләр шушы кроссвордны чишәрбез.Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык. 1.Аягы юк,кулы юк....
"Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр" темасына ачык дәрес конспекты
туклану төре буенча хайваннарны классификацияли белүне формалаштыру; туклану чылбырлары төзү һәм бәйләнешне булдыру; кешеләрнең терек табигатьтәге күзгә күренмәс җепләрне өзмәү кирәклеген ...

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)
quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

2 сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "БАЗАРДА. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту"
2 сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "БАЗАРДА. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту"...
