"Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр" темасына ачык дәрес конспекты
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс)

Минкина Альфия Маннановна

туклану төре буенча хайваннарны классификацияли белүне формалаштыру; туклану чылбырлары төзү һәм бәйләнешне булдыру; кешеләрнең терек табигатьтәге күзгә  күренмәс җепләрне  өзмәү кирәклеген ассызыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty.docx30.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Тәтеш муниципаль районы Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә фәне буенча үткәрелгән дәрес.

Тема: “Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр”

                Эшне башкарды: Бидәңге төп гомуми белем

              бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

                                                   Минкина Әлфия Мәннан кызы.

                                                    e-mail: alfiya.minkina@mail.ru

                                                    телефон номеры: 89625545963

Дәреснең темасы:  терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу

Максатлар:

Белем бирү максаты: туклану төре буенча хайваннарны классификацияли белүне формалаштыру; туклану чылбырлары төзү һәм бәйләнешне булдыру; кешеләрнең терек табигатьтәге күзгә  күренмәс җепләрне  өзмәү кирәклеген ассызыклау.

Үстерелешле максат: логик  фикерләү һәм сөйләм телен үстерү, чагыштыра,  йомгаклый, нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү;

Тәрбияви максат: хайваннарга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Универсальуку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:

Шәхес буларак: уңыш ситуациясен тудыру нигезендә үз-үзеңне бәяли белү, укуга уңай карашта булу.

Регулятив: уку эшчәнлеге белән идарә итә белү, дәреснең максатын таба һәм җиткерә белү, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, инициатива күрсәтү.

Танып-белү: төрле чыганаклардан информация  таба белү, сорауларга җавапны тормыш тәҗрибәсенә таянып табу.

Коммуникатив: әңгәмә эчендә төрле фикерләрне исәпкә алырга, хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерергә, парларда һәм группаларда эшли белергә.

Ресурслар:

Информацион: А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге, дәреслек буенча эш дәфтәре

Демонстрацион: хайваннар сурәте төшерелгән карточкалар;

Интерактив материал: “Туклану чылбырлары” презентациясе.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1Мотивлашты

ру-оештыру этабы

1 нче слайд

Исәнмесез!

Хәерле көннәр Сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Шундый изге теләкләр  белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

Cезнең өстәлләрдә 2 карточка (кояш һәм болыт), сезнең кәефегез хәзер ничек, шуны билгели торган карточканы күтәрегез. Мин сезнең барыгызга да яхшы кәеф телим.

КУУГ:

Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруларында хез- мәттәшлек итү.

2.Актуальләштерү

Хәзер күтәренке кәеф белән кабат хайваннар дөньясына сәяхәт итәбез. Әйдәгез, тест биремнәре эшләп алыйк.

1.Краблар һәм креветкалар кайсы төркемгә керә?

1)моллюскалар

2)кысласыманнар+

3)энәтирелеләр

2.6 аяклы хайваннар кайсы төркемгә керә?

1)кысласыманнар

2)үрмәкүчсыманнар

3)бөҗәкләр+

3.Тәннәре тәңкә белән капланган хайваннар:

1)балыклар+

2)җир-су хайваннары

3)сөйрәлүчеләр

4.Кайсы төркемдәге хайваннар балаларын сөт белән туендыра?

1)кошлар

2)җәнлекләр+

3)җир-су хайваннары

5.Бакалар һәм тритоннар кайсы төркемгә керә?

1)балыклар

2)җир-су хайваннары+

3)сөйрәлүчеләр

Эшләрегезне алмашасыз һәм слайд буенча тикшерәсез.

Кемнең хатасы юк, түгәрәкне яшел төскә буйый. Хата булса, кызыл төскә.

Кемнең түгәрәге яшел төстә? Кул күтәрегез әле. Молодцы! Кемнең кызыл, димәк әле аңа тырышырга, китаплардан, интернеттан эзләнергә кирәк.

Тест биремнәрен эшлиләр.

Алмаштырып тикшерәләр.

3.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Уку мәсьәләсен кую. (3 мин)

Хайваннар дөньясына сәяхәтебезне дәвам итәбез. Менә аланда зур гына имән агачы үсеп утыра. Аның чикләвекләре дә бик күп. Ул имән янына һәркөнне бер тычкан килеп йөри. Бүген дә килгән. Бер генә чикләвек калган икән агач төбендә. Тычкан аны да юк иткән. Бүген аны имән агачы артында хәйләкәр төлке сагалап торган. Тычканга кайгы килгән. Ул юкка чыккан. Тычкан кая киткән?

Тычкан ни өчен имән янына һәркөнне килеп йөргән?

Әйтик әле, тычканнар нәрсә белән туклана?

Төлкеләр нәрсә белән туклана?

Димәк, без бүген нәрсә турында өйрәнәбез?

Нинди максат куябыз?

Аны төлке ашаган.

Имән чикләвеге ашарга.

Орлыклар, үсемлек өлешләре белән. Шулай ук вак бөҗәкләрне дә ашыйлар.

Төлкеләр куяннар, тычканнар, тавык  белән  тукланалар.

Хайваннарның туклануы турында.

Нинди хайванның нәрсә белән туклануын билгелибез .

ТБУУГ:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

4.Яңа материалны аңлату.

Физкультми-нутка

Әйе, бик дөрес. Хәзер парларда эшлибез. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда 3 урман ашханәсе бирелгән. Һәр ашханәдә төрле азык әзерләнгән. Сез хәзер  кайсы хайван нинди азыкны яратуга карап дөрес итеп ашханәләргә урнаштырасыз. Хайваннардан рәсемнәргә карандашлар белән ук күрсәтәсез.

Безгә кунакка кабан, дуңгыз, керпе, аю, тычкан, бурсык  та килгәннәр. Аларны нәрсәләр белән сыйлыйбыз инде? (үсемлекләр, ит һәм бөҗәкләр белән).

Укучылар әйтегез инде хәзер, тукланулары буенча нинди хайваннарны ничек бүлеп була?

Әйдәгез, азрак хәрәкәтләнеп алыйк. Мин сезгә төрле хайван исемнәре әйтәм. Ә сез алар роленә керәсез һәм алар кебек хәрәкәтләнәсез.

Куян (сикерәләр)

Бүре(шыпырт кына атлау)

Аю(солдат кебек атлау)

Күбәләк (оча)

Тиен(сикерәләр)

Кабан дуңгызы(солдат кебек атлау)

Укучылар, әйдәгез, яңадан имән янына килик әле. Мин башта сезгә имән яфраклары таратам. Сез парлап яфрак белән эшлисез. Һәр яфрак артына яза барасыз.

Имәннең нәрсәсе бар?

Бүген чикләвекне нәрсә ашады?

Тычканны нәрсә ашады?

Балалар төзегән схемадан файдаланып хайваннар арасында бәйләнеш урнаштыру.

Беренче нәрсә?

Икенче?

Өченче?

Безнең карточкаларының төзелеше нәрсәгә охшаган? (тактада 3 чылбыр ясап куелган була)

Төрле хайваннарның туклану үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, терек табигатьтә күренми торган җепләр барлыкка килә. Галимнәр аларны туклану чылбыр-лары дип атыйлар.

Димәк, безнен  максатыбыз нинди була?

Башта мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Тактада тикшерү

Җәнлекләрне урнаштыру. Кабан, дуңгыз, керпе, аю, бурсык, тычкан.

Үсемлекләр, бөҗәкләр, гөмбәләр, вак хайваннар белән тукланалар.

слайд

Үсемлек белән тукланучылар,

бөҗәкләр белән тукланучылар,

башка хайваннар белән тукланучылар яки ерткыч хайваннар,

төрле азык белән тукланучы хайваннар

Бер укучы тактага чыга.

чикләвеге.(язу)

Тычкан. (язу)

Төлке (язу)

Чикләвек-үсемлек

Тычкан-үсемлек белән тукланучы хайван.

Төлке-ерткыч хайван.

 Чылбырга

Туклану чылбырлары

Туклану чылбырлары төзергә өйрәнү.

КУУГ:

Парларда эшләгәндә, сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

КУУГ:

Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү.

ТБУУГ:хайваннарны таный, билгели белү, охшаш һәм аермалы якларны аерып күрсәтә белү.

КУУГ:

Парларда эшләгәндә, сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Яңа белемнәрне ныгыту.

Әйдәгез әле, эш дәфтәрләренә шундый туклану чылбыры төзеп карыйк.

Эш дәфтәрләрендә эшләү. 67 бит 4 нче бирем. Беренчесен китаптан карап төзисез. Икенчесен үзем бирәм.

Хәзер экранга карыйк.

(Видео карау)

КУУГ:

Парларда эшләгәндә, сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

видео

Яңа белемнәрне ныгыту.

(видеоны туктатып тору)

Бабай алдында нинди проблема туды?

Ник бетте?

Нәрсәләр азыкка зыян салды?

Бу проблеманы төзәтеп буламы?

Ничек?

 (видео карауны дәвам итү)

Сөт бетте

Сыерга ашарга бетте

Тукранбашларны серкәләндерүче шөпшәләрне тычканнар куркытты

чөнки ябалак ауга чыкмады

Була

Тычканнар санын киметеп

КУУГ:

Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү.

Нинди нәтиҗә ясап була?

Видео

Туклану чылбырын бозарга ярамый.

Йомгаклау.

Җөмләләрне дәвам итеп карагыз әле:

  • Бүген мин белдем...

        

  • Миндә теләк туды…

1)Хайваннарның ничек туклануы турында.

2)Туклану үзенчәлекләренә карап нинди төркемнәргә бүленүе турында

3)Туклану чылбыры төзергә өйрәндек.

Хайваннарны ярату, аларны карау, саклау теләге

ШУУГ:

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Рефлексия

Яңа ел бәйрәме җитә. Безгә чыршы бизәргә кирәк. Теманы яхшы аңладым дип уйласагыз зәңгәр шар;

Аңладым, ләкин азрак ярдәм кирәк дип уйласагыз, кызыл шар;

Бернәрсә дә аңламасагыз, сары шар эләсез.

 Чыршы бизәү.

ШУУГ:

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Өй эше

1)97 бит “Белемнәрне тикшерик”. 2)Эш дәфтәрендә эшләргә. 3)Күренми торган җепләрне саклау өчен кеше нинди эш эшли ала? Рәсем ясарга.

Балалар, табигатьне саклагыз, өйрәнегез һәм яратыгыз. Ул мәхәббәт сезнең үзегезгә кире әйләнеп кайтыр. Хәерле көннәр сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

Г. Тукай "Ачык дәрес конспекты"

Г. Тукай "Ачык дәрес конспекты"...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...

Конспект урока по чтению по теме «М.Ю.Лермонтов «Дары Терека»».

Цель урока:  знакомство с творчеством М.Ю. Лермонтова. Задачи:обучающие: познакомить с произведением М.Ю. Лермонтова «Дары Терека»,...

Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән эк...

Конспект урока по литературному чтению на тему " Михаил Юрьевич Лермонтов. Стихотворение «Дары Терека»

Конспект урока по литературному чтению в 4 классе по программе Школа России составлен с учетом психолого-педагогических особенностей учащихся с ОВЗ. В уроке используется технология здоровьясбережения....

Конспект урока литературного чтения. Тема: М.Ю.Лермонтов. "Дары Терека"

Конспект урока литературного чтения. Тема: М.Ю.Лермонтов. "Дары Терека"...