Г. Тукай "Ачык дәрес конспекты"
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Г. Тукай "Ачык дәрес конспекты"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g._tukay.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Габдулла Тукайның 127 еллыгына багышланган класстан тыш дәрес.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Рәсемнәр, “Туган тел” җыры, Г. Тукай портреты, кроссворд, электрон фотоальбом, китаплар күргәзмәсе.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Уңай психологик халәт тудыру
  2. Дежур укучы белән әңгәмә.
  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Аудиозапись. Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән дәресне башлап җибәрәбез.

Укучылар, бу җыр сезгә танышмы?

 Сүзләрен кем язган?

Әйе, Г. Тукай. Безнең бүгенге  класстан тыш дәресебез Г. Тукайның 127 еллыгына багышланган була.

Почтальон керә.

-Гафу итегез. 113 нче мәктәпнең 3А сыйныфы исеменә Кырлайдан хат килде. Рәхим итеп укыгыз.

Исәнмесез 3А сыйныф укучылары. Мин сезнең турыда акыллы, кызыксынучан, туган телне яратучан, Г. Тукайның шигырьләрен   ярата торган балалар дип ишеткән идем. Шуңа күрә сезне Кырлайга Г. Тукай музеена чакырам. Үзегез белән  дәфтәр, каләм, фотоаппарат алырга онытмагыз.

Г. Тукай музее директоры.

Хат кайдан килде?(Кырлайдан)

Анда кемгә багышланган музей бар?    

Балалар безне кая чакыралар?

Кырлай матур авылмы?

Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Ә без нинди маршрут белән сәяхәт итәргә җыенабыз соң, беләсезме?

Менә бу кроссвордны чишсәгез, җавабы табылачак.

1. ....... рәхмәт укый: сакалын селкетә.

2.Г. Тукайның “Туган .......” шигыре

3. Балалар, шагыйрьнең туган көне кайчан?

4. Былтыр кайсы әкияттән?

5. Кайсы әкияттә малай таракны урлый?

6.  “Кызыклы шәкерт” шигырендә малай  нәрсәгә эндәшә?

С

м

ш

у

а

ү

э

а

А

р

а

м

в

п

ә

н

а

К

ы

р

л

а

й

ә

л

е

е

с

җ

л

ы

ә

ь

Димәк, без сезнең белән Кырлайга барачакбыз.

Кырлай авылмы, шәһәрме?!

Тукайның нинди шигырләрен беләсез? Әйдәгез сөйләп үтик.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

Г. Тукайның нинди китапларын беләсез? ( китаплар күргәзмәсе белән таныштыру)

Физ. минут.

Молодцы! Сез сәяхәт итәргә яратасыз  икән! Ләкин сәяхәткә чыгып китәр өчен, билгеле бер белем кирәк. Белемегезне сынап карыйк!

1 тур сораулары

1. Г.Тукай ничәнче елны туган?  

а)1882;

ә) 1886;

6)1913.

   2. Г. Тукай туган авылы.  

а) Кырлай;

ә) Кушлавыч;

б) Өчиле.

   3.  Кырлай авылында Г. Тукайны тәрбияләгән гаилә.  

а)Мөхәммәтвәли- Газизә;

ә) Сәгъди- Зөһрә;

б)Бәдри- Гайшә.

4. Г.Тукайны тудырган ата-анасының исемнәре.

а)Газизә-Галиәсгар;

ә)Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә;

б)Сәгьди-Зөһрә.

5. Әнисе  кияүгә киткәндә, Габдулланы  асрамага  алган  карчык кем?  (Шәрифә)

6. Зиннәтулла  бабасы  кайсы  авылда  яшәгән? ( Өчиле)

7. «Бу  минем дөньяга иң элек күзем  ачылган урыным» дип, Тукай нинди  авыл  турында яза? (Кырлай)

8. Г.Тукайның «Шүрәле» әкиятендә кайсы авыл табигате сурәтләнә?

а) Кушлавыч;

ә) Өчиле;

б) Кырлай.

8. Бәләкәй  Габдулланың  күңелендә  «ап-ак саф бер  фәрештә»  булып  сакланган апасы  (Саҗидә)

2 тур  сораулары

1.«Яшьлегеңдә  күп  тырышсаң, эшкә  бирсәң  чын  күңел.

    Каршыларсын  картлыгынны  бик  тыныч  һәм  бик  җиңел». («Эшкә өндәү»)

2.  «Син  әле  үс  һәм  укы  күп,  шунда  аңларсын  барын;

    Мәгърифәт  нуры  ачар  күп  нәрсәләрнең  ялганын». («Сабыйга»)

3.  «Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

    Ник  аласың  син  аны,  ул  бит  минем  алтын  тарак!».

 

4.  «-Ах, юләр  маэмай! Тырыш  яшьләй, зурайгач җайсыз  ул;

   Картаеп  каткач  буыннар,  эш  белү  уңайсыз  ул!» («Кызыклы шәкерт»)

5.Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын. («Шүрәле»)

6.«Кая барсам, кайда  торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге  калыр туган  җирем.» («Туган авыл»)

7. И туган тел и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.

8. Тукайның  кайсы  шигырьләре  көйгә  салынган? (Пар ат, Туган авылым, Бэйрәм бүген, Туган тел.)

9. Тукайның нинди китапларын беләсез?( Шүрәле, Су анасы, Бала белән күбәләк, һ.б.)

Кемнең ничә бал булды?

Молодцы! Белемегез бар, курыкмыйча сәяхәткә чыгабыз.

Сезнең алдыгызда фотоальбом « Г.Тукайның Кырлайдагы музей -йорты»

Шүрәле әкиятен искә алыйк, монда аларның төп геройлары сүрәтләнгән Батыр һәм Шурәле.

Ә менә бу юл буйлап без Кырлайга килдек.

Ә хәзер сезгә Тукайның балачакта торган, Сәгъди абзыйның йорты күрсәтелә.

Фотоларны карап, астындагы аннотациясен укыйбыз.

  1. Йомгаклау

Димәк без сезнең белән Г. Тукай музеенда булдык.

Г. Тукай кем?

Ул ничәнче елда туган?

Ул кайда туган?

Ул ничә ел яшәгән?

Нинди әсәрләрен беләсез?

26 апрельдә без Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.  Тукай  безгә  бик күп кызык геройлар, матур һәм сәнгатьле шигырьләр бүләк итте. Ләкин аның татар милләтенә иң мөхим бүләге “Туган тел” шигыре.

Әйдәгез басып, бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлап дәресебезне тәмамлыйк.

«Туган тел» җыры.

Г. Тукайның әсәрләре белән кызыксынган укучылар, күргәзмәдән китап алып тора алалар. Дәрес тәмам! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия "Кто с нами рядом живёт?". и конспект занятия в первой младшей группе "Степашка в гостях у ребят"

Конспект занятия "Кто снами рядом живёт" во второй младшей группеКонспект занятия по ознакомлению с окружающим " Степашка в гостях у ребят" в первой младшей группе...

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...