Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) на тему

хусайнова Монира Габдерауфовна

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән экологик проблемалары белән танышу; - танып белү активлыгын үстерү;аралаша белү сәләтен үстерү,үз фикерен дәлилләргә өйрәтү;-балаларның сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү. - табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Теләче районы  Шәтке урта мәктәбе укытучысы Хусайнова Мөнирәнең                              Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф.

                                                       2015 ел.

( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп»)

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле»

Максат:

- укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте                             турында күзаллау формалаштыру;

- урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән экологик проблемалары белән танышу;

- танып белү активлыгын үстерү;аралаша белү сәләтен үстерү,үз фикерен дәлилләргә өйрәтү;-балаларның сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү.

 - табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү                                                                                    

Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компьютер, экран, карта « Россиянең табигый зоналары»,  индивидуаль биремле карточкалар,  таблица «Табигый зоналар»; туклану чылбыры төзү өчен карточкалар,  , дәреслек, дәфтәр.

Дәрес барышы.

 1. Мотивлаштыру-ориентлашу: (Психологик уңай халәт тудыру).

Укытучы: - Кадерле укучылар! Мин сезнең белән әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә очрашуыбызга бик шат!. Бу дәрестә без сезнең белән төрле биремнәр эшләрбез, сорауларга тулы җавап бирербез ,кирәк булса, бер-беребезгз ярдәм итәрбез.Мин биргән сорауларны,иптәшләрегезнең җавапларын игътибар белән тыңлагыз.  

  2.Белемнәрне актуальләштерү. (Өй эшен тикшерү. Кабатлау.)

1) Фронталь эш:

Укытучы: - Без хәзер нинди табигый зонаны өйрәнәбез? (урманнар зонасын)

 - Картада күрсәтегез.Слайд-1

                 

 - Бу зонада климат нинди? Кыш нинди?Җәй? (кыш салкын,ләкин алай үк озын түгел; җәй җылырак, тундрага караганда озынрак була)

 - Урманнар зонасы нинди 3 төркемгә бүленә?  (тайга,катнаш урманнар,киң яфраклы урманнар) –Нинди агачлар үсә?Слайд-2

 - Нинди дару үләннәре үсә?

-Урманнар зонасында нинди хайваннар яши? (Өй эшләрен тикшерү) (слайдлар күрсәтелеп барыла)

2)Үсемлекләр дөньясы белән хайваннар арасындагы бәйлелекне табу.

Парларда эшләү:туклану чылбыры төзергә. (Слайд ярдәмендз тикшерү).

1 группа:

Агач кайрысы – куян - бүре, агач күркәсе – эрбет чыпчыгы - төлке.

2я группа:

Агач кайрысы – куян - төлке, имән чикләвеге – тычкан- ябалак

3я группа:

Агач кайрысы – поши - бүре, имән чикләвеге – тычкан – төлке

3.Максат һәм бурычларны билгеләү.

Укытучы: - Мин хәзер сезгә бер әкият сөйлим.Аны тыңлагач,бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. («Урман һәм кеше» әкияте белән таныштыра). Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус: Урман һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Урман Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәклеаланнарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул урманга каршы баш күтәргән. Аның чәчәкләрен таптаган, агачларын кискән,  яндырган, елгаларын пычраткан. «Дөньяга хәзер мин хуҗа», — дип кычкырган Кеше. Урман, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. «Мин урманны җиңдем, бар дөнья миңа буйсына», — дип мактанган Кеше. Урманның кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән бар байлыкны тартып алган, эчә торган суын киптергән, кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган, Урмансыз яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул урманны  эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Урманнан гафу үтенгән.

Укытучы. Урман Кешегә ничек ярдәм иткән? Ә Кеше нишләгән? Ни өчен ул кайгырган? Кеше дөрес эшләгәнме? Бу әкияттән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Фикерләр тыңлана.)

   - Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле, урман үсемлекләренең һәм хайваннарының  томышы турында белемнәребезне ныгытырбыз.

   -Ә бүген дәрестә эзләнүчеләр ролен башкарырбыз. Урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге роле турында белербез ; кеше тарафыннан килеп чыккан экологик проблемалары белән танышырбыз; табигатьне яратырга, табигатьтә үзеңне дөрес тоту сыйфатларын кабатларбыз

4. Яңа белем «ачу».

Укытучы: -.Әкиятне искә төшерик әле.Урман кеше тормышында нинди әһәмияткә ия? (Уман дару үләннәре,гөмбәләр,җиләкләр бирә,утын бирә

)-Ә табигатькә нинди йогынтысы бар? . (Үсемлекләр, хайваннар,  өчен  йорт.)

Укытучы:  Тирә- юньгә карагыз әле, агачтан ясалган нәрсәләр күрәсез сез? (шкафлар, өстәлләр, урындыклар, карандаш, линейка, кәгазь һәм дәфтәрләр дә кәгазьдән эшләнгән)

Димәк урман ҮЗАГАЧ  ЧЫГАНАГЫ.

(Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, мич ягарга утын бирә. Урман – кеше өчен ял итү урыны, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре чыганагы.)  Слайдлар .

1) Дәреслек белән эш. 93 бит.

Укытучы:

- Яшел үсемлекләрнең саф һава чыганагы булуын без инде беләбез,ШУНЫ ИСБАТЛАГЫЗ ӘЛЕ..

( Укучылыр  «фотосинтез» ның нәрсә икәнен укыйлар һәм парларда бер-берсенә сөйлиләр.)

2) Экологик мәсьәлә.

   Зур булмаган ылыслы урман бер ел эчендә һаваны  35 т ., ә шундый ук  яфраклы урман – 70 т. һаваны тузаннан чистарта.,  Ылыслы урман яфраклы урманга караганда һаваны ничә тапкыр азрак чистарта?Шәһәр урамнарына нинди агачлар утыртырга кирәк икән?

 3) Текст белән эшләү һәм анализлау.

Укытучы: Нәрсә ул фитонцидлар?  .

 (Җавап бирегә кыенсыналар)

-Бу турыда сез парталарыгызга таратылган текстны укыгач белерсез.

Инсерт (Поляга махсус билгеләр куеп укыйбыз):

«V» - белә идем;       «-» - башкача уйлый идем;

«+» - минем өчен яңалык;              «?» - аңламадым,соравым бар.

Текст :

Фитонцидлар–  һавага агач яфраклары бүлеп чыгарган бик файдалы матдәләр.Алар авыру таратучы микробларны юкка чыгаралар. Ылыслы агачларның кеше тормышында әһәмияте бик зур.Нәкъ менә ылыслы агачлар фитонцидларны күпләп бүлеп чыгаралар да инде . Ылыслы агачларның сагызлары да бактерияләрне үтерү үзлегенә ия.Әгәр агачта ярык барлыкка килсә,сагыз агып чыгып ярыкны каплый,шулай итеп үсемлекнең кайрысы астына авыру тудыручы микробларны  кертми. Үсемлек яфраклары суны парга әйләндерә. Яфраклар судан башка туклыклы матдәләрне,крахмал һәм шикәрне ясау сәләтенә ия түгел .Шуңа күрә үсемлек тамырлары бертуктаусыз яфракларга су кудыра.Ә көндез яфраклар кояшта җылына.Суның бер өлеше яфракның тар тишекләреннән парга әйләнә. Су парга әйләнгәндә яфрак өслеге суына . Һава кызу булган саен парга әйләнү дә көчлерәк бара,һава ныграк дымлана.Шуңа күрә җәйнең эссе көнендә зур агач төбендә рәхәт җиләслек хөкем сөрә. Урман– табигатьтәге су әйләнешенә турыдан-туры катнаша.

Укыган текст буенча фикер алышу.

Нәтиҗә ясау: Агач яфраклары һавага авыру таратучы микробларны юкка чыгаручы матдәләр бүлеп чыгаралар.

4)Тәҗрибә нәтиҗәләрен тикшерү.

Сез узган дәрестә тәҗрибә ясаган идегез :бүлмә гөленең төбенә мул итеп су сибеп,коры пакет кигертеп бәйләп куйган идегез.Үсемлекне яктыга куйдыгыз.Су парга әйләнү нәтиҗәсендә пкет стенасында тамчылар барлыкка килде.Тәҗрибә күрсәткәнчә яфрак суны парга әйләндерә.Сез нәрсә күрдегез?(Пакетның эчке ягында су тамчылары)

- Алар каян барлыкка килгән? (яфрак суны парга әйләндергән)

-Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Урман– табигатьтәге су әйләнешенә турыдан-туры катнаша.

5.Ял итү минуты. .

 Экранда урман күренеше төшерелгән слайд, кош сайраган авазлар.

Укытучы: -Урындык аркасына иркенләп,уңайлы итеп терәлеп утырыгыз. Без хәзер уйларыбызда гына урманга юл тотарбыз. Үзегезне кояш яктыртып торган  урман аланында дип хис итегез. Монда суларга рәхәт. Тирән итеп сулыш алабыз.Күзләрне йомдык.Мәһабәт һәм тын урман эчендә без үзебезне әкият дөньясында кебек хис итәбез.Күктән җылы кояш нурлары агыла,шул нурлар астында агач ябалдашлары тагын да тулырак булып,көдрә булып күренәләр.Ачык урыннарда бу нурлар кыйгачлап төшәләр,якындагы нарат агачы кәүсәләрен йомшак алтын төскә маналар.Монда рәхәт,җиләс….Үләннәрнең,чәчәкләрнең,нарат ылысының хуш исеннән арганнар онытыла.Сез урман кошларының өздереп сайраганын тыңлыйсыз. (пауза 5-6 сек.)Күзләрегезне ачыгыз. Бөтен җирдә чәчәкләр. Чикерткәләр сикерә, кырмыскалар йөгерешә. Кып-кызыл булып җиләкләр пешә.Бөтен җирдә тормыш кайный!Безгә шундый ял бүләк иткән өчен урманга рәхмәт.. 

- Дәрескә кире кайттык.Димәк,урманның кеше өчен тагын бер әхәмиятле үзлеге нинди? (Ял итү урыны..)

6. БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ. 

5) дәфтәрдә эш. 28 бит №44 (таблицаны тутырырга))

6) Урманның экологик проблемалары нинди?.

Укытучы: - Урманнан бик күп файда күрәбез. Урманга карата кеше һәрвакыт та гаделме? Экологик проблемалар аның аркасында килеп чыкмыймы? Ни өчен кешеләр урманны кисәләр?

Үзагач әзерләү өчен.

.

- Урманнарны саклауның нинди юлларын тәкъдим итәсез(?Урманнар утырту.)

Табышмакны чишеп,урманның тагын бер экологик проблемасын ачыкларбыз:

- Без кайчандыр нарат,чаршы идек,

Тартмаларда хәзер ятабыз.

Горурлыгы идек,хәзер менә

Чын дошманы гүзәл  тайганың,

.

- Әйе,бу-шырпы.Бер кечкенә генә шырпы гөрләп торган яшел урманны янган бүрәнә өеменә әйләндерергә сәләтле. Урманнар,гадәттә,кеше гаебе аркасында яналар.

Укытучы: Ни өчен учак ягарга ярамый? Үсемлекләр һәм хайваннар һәләк була. Әгәр кеше учак ягу кагыйдәләрен үтәсә, сүндереп китсә бу хәл булмыйча кала алыр иде.

Учитель: - . Ни өчен кешеләр урманны кисәләр?

Үзагач әзерләү өчен. Элек балта белән кискәннәр, ә хәзер агач әзерләү бик зур урман массивларын юк итә.Кешеләр урманнарны иксез-чиксез дип уйлаганнар.Хәзер инде билгеле:урманнарга куркыныч яный.

 Урманның тагын нинди проблемалары бар? 

 ( Балаларныө җаваплары..) 

Кешеләрнең күп кенә хайваннарны аулавы борынгыдан калган. Ә хәзер чамасыз аулау нәтиҗәсендә кайбер хайваннар бөтенләй юкка чыккан, кайберләре бетү алдында тора. Шунлыктан хәзер урман хайваннарын аулау чикләнгән, браконьерлар җәзага тартыла.

Сирәк хайваннарның күп  төрләре сак астына алынган. Ә Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннар аерым сак астына алынган.

Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннар белән танышу:

1) бөҗәкләр – жук - коростел, дровосек реликтовый, жук – олень;

2) үсемлекләр – женьшень, венера башмакчыгы;

3) кошлар – филин, үрдәк-мандаринка;

4) җәнлекләр – зубр, амурский тигр.

- Әйе, туган ягыбызның табигате бик матур һәм бай. Ләкин бу байлыклар чиксез түгел. Сез ничек уйлыйсыз: табигатьне сакларга кирәкме?

Укучылар. Әйе, табигатьне сакларга, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга кирәк. Урманнар зонасында сирәк очрый торган хайваннарны саклау йөзеннән тыюлыклар оештырылган

7.Рефлексия.Йомгаклау.Урман проблемалары сездә нинди хисләр уятты?Ни өчен ?Әгәр ул проблемалар сезне борчыса, димәк сез тормышта аларны чишү юлларын эзләрсез.Ә бу мине бик сөендерә.(Үзбәя)

 8. Өй эше:

  • 1.дәреслек. 94бит – Сораулар. (Приокско – Террасный заповедник нәрсәсе белән данлыклы) Д-1,31бит № 49.
  • 2.Кечкеә-сочинение.
  • Тема:
  • - Әгәр мин урман каравылчысы булсам …
  • - Әгәр мин җәнлек булсам…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" дан эш программасы Перспектив башлангыч мәктәп

" Әдәби уку" дан 2 сыйныф өчен  2013-2014 нче уку елы өчен төзелгән эш программасы...

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Татар теленнән тестлар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалн...

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....

Татар теленнән терәк схемалар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Татар теленнән терәк схемалар укучыларга белем бирүдә, яңа материалны аңлатканда укытучының төп ярдәмчесе булып тора. Терәк схемалар ярдәмендә укучылар программаны тизрәк үзләштерәләр, яхшырак истә ка...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф....