"Базарда" тексты
план-конспект урока (2 класс)

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_syynyf_bazarda_teksty.docx27.67 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: «Базарда» тексты.

Белем бирү максаты (дәрес предмет нәтиҗәсе):

“Базарда” тексты белән таныштыру, тексттагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү;

            дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү; яшелчә, җиләк-җимеш сорап ала белү.

Үстерү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый белү; тексттагы кирәкле мәгълүматны таба белү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

Шәхесара аралашуда ихтирамлы караш булдыру; яшелчәләрнең, җиләк- җимешләрнең кеше сәламәтлеге өчен файдасын төшендерү.

Җиһазлау: экран, проектор, презентация, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, ике кәрзин рәсемнәре, “Домино” дидактик уены, смайликлар, үзбәя битләре.

Дәрес барышы:

I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

1) Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар!

-Хәерле көн сезгә, хәерле көн безгә, хәерле көн барыбызга да!

2) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Сыйныфта кем дежур? Дәрестә кемнәр юк? Урамда көн нинди?

3) Фонетик күнегү үткәрү. 

а) Тизәйткечләр, санамышлар.

ә) - Артык сүзне әйтегез.

Чия, карлыган, дәфтәр, слива.

 Алма, кыяр, карбыз, китап.

 б) - Икенче җөмләгә нинди сүз өстәлгән? 

   Бакчада бәрәңге, чөгендер, суган үсә.

   Бакчада бәрәңге, чөгендер, суган, кишер үсә.

Алсу алма, слива, җиләк ярата.

Алсу алма, слива, җиләк, карбыз ярата.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү. (48 нче бит, 3 нче күнегү).

2.Табышмакларга җавап табу. 

Утырадыр бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.  (Кәбестә)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында җиз бүкән, ул ни икән?    (Бәрәңге)

Ормый да, сукмый да, үзе кешене елата.   (Суган)

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.    (Карбыз)

Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.   (Шалкан)

Түгәрәк кенә кызыл йорт, эче тулы корт.  (Помидор)

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.  (Кишер)

Башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак)

Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер, аны кем белер?  (Чөгендер)

Алсу битле кыз үсте, кызарып җиргә төште. ( Алма)

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, кызыл-кызыл кан кебек.

Әчедер дә татлыдыр, йотыйм дисәң ташлыдыр.  (Чия)

Кызыл төймә таптым, авызыма каптым. (Җиләк)

Тәлгәш-тәлгәш җимешле, кара да, кызыл төсле.  (Карлыган) 

3. “Бу нәрсә?” “Бу кишерме?”, “Нәрсә юк?” уеннары.

4. Җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне ике төркемгә аеру.

- Кыяр, кәбестә, кишер, помидор – нәрсәләр? (Яшелчәләр.) 

- Ә җиләк, алма, карлыган? (Җиләк-җимешләр.) 

(Яшел тактага ике кәрзин беркетү.)

Сүзләрне тиешле кәрзиннәргә урнаштырыгыз әле.

III.Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең темасын билгеләү.

Кроссворд чишү. (1 нче, 2 нче слайдлар)

- Без бүген дәрестә яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Укучылар, дәреснең темасы кроссвордта вертикаль баганада язылган. Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне атап чыксак, дәрес темасын белербез.

- Кроссвордта нинди сүзләр язылган? Укып чыгыйк.

Бәрәңге, суган, карбыз, алма, кыяр, чөгендер, шалкан.

Вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты? (Базарда).

Дәреснең темасы – Базарда. Без бүген дәрестә “Базарда” тексты белән танышырбыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Яңа сүзләр белән таныштыру. (3 нче слайд)

а) Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш

(Укытучы артыннан күмәкләп кабатлыйлар).

Базар [ба°зар] – рынок

Бай [ба°й] – богатый

Сатып ала [са°ты̆п а°ла] – покупает

Сата [са°та] – продаёт

Бирә [бирә] - даёт

ә) Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр эшләү. (4 нче – 11 нче слайдлар)

  - Как скажешь о том, что:

-  осенью рынок богатый;

-  мама покупает арбуз;

- бабушка продает морковь;

- дедушка даёт лук?

б) “Тәрҗемәче” уены. (12 нче,  13 нче слайдлар)

(Укытучы русча, укучылар яңа сүзләрнең тәрҗемәсен әйтәләр).

Рынок - базар

Богатый - бай

Покупает  - сатып ала

Продаёт - сата

Даёт – бирә

в) Яңа сүзләрне дәфтәрләргә язу.

(Укучылар тактадан күчереп язалар).

Базар  – рынок

Бай  – богатый

Сатып ала  – покупает

Сата  – продаёт

Бирә  - даёт

2. “Базарда” текстын уку.

 а) Укытучының укуы.

ә) Укучыларның үзлектән пышылдап укып чыгулары.

б)  “Чылбыр “ тәртибендә уку (Һәр укучы 1 әр җөмлә укый).

3.  Русча җөмләләрнең татарчасын тексттан табып уку.

- Найдите из текста предложения:

-Дядя  продаёт арбуз.

-Света с мамой идёт на рынок.

- Её мама покупает дыню.

- Осенью рынок богат.

-Один дедушка Свете даёт яблоко.

V. Физкультминут. 

- Нинди җәнлек кишер ярата?

    “Ак куянкай” уены.

VI. Ныгыту.

  1. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып уку

(5 нче күнегү, 49 бит).

  1.  “Лото” уенын уйнау.
  2. 3 нче күнегү, 49 нчы бит – язмача дәфтәрләрдә эшләү.
  3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр  эшләү.

Как скажешь о том, что:

- ты идешь на рынок с мамой;

- ты идешь на рынок с бабушкой;

-  на рынке много капусты, моркови?

Как спросишь:

- у тёти красный помидор;

- у тёти вкусный арбуз;

-  у дедушки арбуз?

5.Парларда эшләү, диалог төзү.

-Миңа кыяр бир әле.

- Мә.

-Рәхмәт!

-Миңа кәбестә бир әле. Һ.б. 

VII. Рефлексия (Йомгаклау)

  1. - Без нинди текст белән таныштык? Базарда нинди яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр саталар?
  • Укучылар, ә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кайда үсә? (Бакчада.) Сезнең күбегез бакчада әти-әниегезгә, әби-бабагызга яшелчәләр үстерергә булыша, шулай бит. Кайсыларыгыз булыша, кул күтәрегез әле.  Бик тырыш икән үзегез!
  • Ничек уйлыйсыз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ни өчен файдалы? (Чөнки аларда витамин күп.)
  • Ә хәзер безнең укучыларыбыз яшелчәләр турында шигырьләр сөйләрләр.

-Димәк, яшелчәләр организмны төрле витаминнар белән баета. Аларны көн дә куллану безне төрле авырулардан саклый, иммунитетны ныгыта, арыганлыкны бетерә.

Шуның өчен аларны ашагыз!

  1. Билгеләр кую (аңлатып).

Бүген дәрестә актив катнашучы укучылар: ... – аларга “5” ле, әзерәк катнашып, җавап бирделәр: ... , аларга “4” ле. Өй эшләрен тикшергәч, барыгызга да билгеләр куярмын.

  1. Үзбәя.

- Укучылар, әйдәгез үзегезгә дәрескә бәя куегыз.

- Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә “5”ле куя.

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар “4”ле куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дәрестә актив катнашмады, шул үзенә “3”ле куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, “2”ле куя. Ләкин андый укучы юк, барыгыз да дәрестә тырышты.

 (Үзбәя карточкаларын җыеп алу). 

- Кәефләрегезне смайликлар белән күрсәтегез әле.

VIII.Өй эше:

  1. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.
  2. Текстның эчтәлеге буенча диалог төзергә.
  3. Текст эчтәлеге буенча рәсем ясарга.

-Сау булыгыз!

Сәламәт булыгыз!
Яшелчәләр  белән дус булыгыз!