Белем бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Сценарий праздника "День Знаний" для 1классников на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_ilen_syakht.docx16.66 КБ

Предварительный просмотр:

        Белем бәйрәме.

(1нче сыйныфлар өчен әзерләнгән бәйрәм сценарие).

1нче алып баручы:  Исәнмесез хөрмәтле укытучылар , укучылар , әти-әниләр!

2 нче алып баручы: Хәерле көн!

1 нче алып баручы:

Нинди ямьле безнең көн
Йөгереп урамга чыгам.
Күңелле уйлар белән
Мәктәбемә ашыгам.

2 нче алып баручы

Кояш нуры иркәли
Шат йөзле һәркем , кара
Кайсы эшкә , хезмәткә
Кайсы укырга бара.

“Татар халык биюе”.Бии 2нче г сыйныфы укучысы Чулакова Вероника.

1 нче алып баручы:

 Малайлар һәм кызлар
Тотынышып кулларга,
Белем иленә килдегез
Зур җиңүләр яуларга.

2нче г сыйныфы укучысы Сычёва София җырлый.”Бәйрәм бүген”.

2 нче алып баручы:

Белмибез ару-талуны
Без өлгер һәм алдынгы,
Һәммәбезне алга өнди
Көмеш кыңгырау чыңы...

Фортепьянода  2нче в сыйныфы укучысы Тарышкина Ксения уйный.

1 нче алып баручы:

-Яна уку елы һәркемгә шатлыклар –сөенечләр,
-«4»леләр, «5»леләр ,зур уңышлар гына алып килсен!

2нче а сыйныфы укучысы Ковалёва Алиса җырлый.

 ”Мин үсәм,үсәм,үсәм”.

2 нче алып баручы:

Әлифбаны язган галимнәр бар,
Дәреслекләр туган телемдә!
Туган телдә булган һәр яңа бит
Илтте мине яңа белемгә.

“Заманча бию”.Бииләр :Сычёва София,Сычёва Даша,Петрова Катя,Кольцова Полина.

1нче алып баручы:
Горурланыр әти-әнием бар
Туган телен миңа өйрәткән.
Укытучым бар шигырьләрне яттан
Туган телдә миннән сөйләткән.

Шигырь ”Яхшы бел”.Укый 2а сыйныфы укучысы Дериглазов Тимур.

2 нче алып баручы:
Дөнья булгач жиңел генә булмас,
Авырлыклар очрар , киртәләр,
Сез аларның барын җиңә алырсыз,
Тыныч кына тусын иртәләр.

 

 2нче г сыйныфы укучысы  Платонова Даша бии.

1 нче алып баручы:
Белем булса барын эшләп була
Һәр укучы моны дөресләр.
Котлы булсын Яңа уку елы,
Котлы булсын тәүге дәресләр!
 

2нче а сыйныфы укучысы Ишмөхәмәтова Азалия җырлый.

”Кәрия-Зәкәрия”

1нче укучы:
Исәнмесез минем якын дуслар,
Хуш килдегез ,рәхим итегез:
Кулга тотып белем ачкычларын
Я әйдәгез түрдән үтегез!

2 нче укучы:

Чәчәк тотып кулларга
Сез чыктыгыз олы юлларга.
Һәркем белә әлбәттә
Сез барасыз мәктәпкә.

3 нче укучы:.
Бүген йөзләр көләч сезнең,
Күңел сөенә.
Атлыйсыз тәүге адымнар
Белем иленә.

4 нче укучы:
Туган телнең моңын , бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын,
Ни өчен кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын,

5 нче укучы:

 Диңгез-океаннарны, күлләрне,
Иксез-чиксез галәм серләрен,
Агач, үсемлекләр, гөлләрне,
Африканың кайнар чүлләрен

6 нчы укучы:
Җырчы чишмәләрне,җилләрне,
Сандугачлы җылы җәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне,
Сезнең беләсегез бар әле.

Җыр .,,Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

7 нче укучы:

Әти- әниләргә сүз бирегез,

Һәрчак  ярдәм итәргә.
Хәрефләрне өйрәнергә,
Мисалларны чишәргә

8нче укучы:

Шулай булгач, сезгә кирәк
Бик тырышып укырга.
Артык шаярмыйча, дуслар,
Зирәк, тапкыр булырга.

 2 нче алып баручы:
Тырышып укырга чакырып,
Звонок яңгырасын.
Нәни дуслар өчен хәзер
Дәрес башлансын.

1 нче алып баручы:Шушының белән безнең “Белем бәйрәм”ебез тәмам. Игътибарыбыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Проект урока по изобразительному искусству "Градация смешения черного с белым. Выполнение рисунка по наблюдениям "Полярная ночь"

Проект урока по изобразительному искусству. Тема: "Градация смешения черного с белым. Выполнение рисунка по наблюдениям "Полярная ночь"...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...