Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
статья (4 класс) на тему

Фаррахетдинова Лейсан Тагировна

ШМО учителей начальных классов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        4 сыйныф укучыларының урта буында белем алуга әзерлек дәрәҗәсе.

       

 

   Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Башлангыч сыйныф укучысын мин учымдагы бик тә ярдәмгә , назга, җылыга мохтаҗ нәни кошчыкка тиңлим. (1Слайда кошчык рәсеме ) Бала шатланып, бик тә теләп 1 сыйныфка укырга килә. (2слайд)Шатланып килгән бала әкренләп уңышсызлыкларга, авырлыкларга очрый башлый. Ә көннәрдән бер көнне баланың укуга теләге сүнә.(3слайд) Ярдәм сораган шушы кошчыкка охшап кала. Сәбәбе нәрсәдә соң? Димәк, без кошчыкны очарга әзерләгән кебек, баланы тормышта үз урынын табарга өйрәтергә тиешбез. (4слайд) Әлбәттә, башлангыч сыйныфта баланы укырга өйрәтә алабыз икән, ул урта буынга киткәч тә, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да югалып калмаячак.

1)Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш;

2)Башлангыч буыннан урта буынга күчкәндә, шәхескә юнәлдерелгән укыту методикасына нигезләнеп, балаларның белем дәрәҗәсен түбәнгә төшермәскә тырышу;(5 слайд)

  Башлангыч мәктәптә укытуның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Ул балага шәхесен тулаем үстерүгә,аның танып-белү осталыгын камилләштерүгә һәм укучыларга тәрбия бирүгә юнәлтелгән.Баланың киләчәге,акыл үсеше,кызыксынуы – акыл хезмәтенә, ә аннан соңгы хезмәт эшчәнлегенә мөнәсәбәте башлангыч классларда алган белемгә бәйле. Башлангыч белемне санарга,укырга,язарга өйрәтү дип кенә карау кече яшьтәге мәктәп укучыларының үсеш мөмкинлекләрен чикли.  Бу очракта укытуның белем бирү һәм тәрбияви функциясе тулысынча кулланылмый.Ләкин башлангыч мәктәпнең төп максаты акыл үсеше,билгеле бер акыл эшчәнлеге һәм фикерләү операцияләре формалаштыру гына түгел. Ул укучыларга математика, рус теле, татар теле, әйләнә- тирә дөнья буенча беренчел фәнни белемнәрне бирү бурычын үти. Алар ныклы  булганда гына алга таба уку материалын тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге туа.Башлангыч класс  укучыларына исәпләнгән белем һәм күнекмәләр аларның акыл үсешен тизләтә, танып- белү сәләтен үстерә. Нәтиҗәдә,белем һәм  күнекмәләр укучының гомуми акыл үсешен билгели.(6слайд) Башлангыч классларда белемнәрнең беренчел фәнни системасы  формалаштырыла. Югары классларда бу фәнни нигезләрне  укучылар тарафыннан үзләштерелгән башка фәнни белемнәр хисабына тирәнәйтергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп укучыларында фәнни материалны белем һәм күнекмәләр  формалаштыру мөмкинлеген истә тотып сайлау зарури. Укучыларда күнекмәләр теоретик материал нигезендә булдырылмаса,ул теоретик бәйләнешләрне тиз оныта. Мәсәлән,сүз төркемнәрен өйрәнү дөрес язу күнекмәләре формалаштыра торган күнегүләр белән даими бәйләнештә.Мондый шартларда теоретик уку материалы акыл эшчәнлеген үстерүдә зур әһәмияткә ия.

     Башлангыч классларда уку фәннәре балаларда формалашырга тиешле теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләренең җыелмасын билгели. Математика,рус теле,татар теле кебек фәннәрдә теоретик белемнәр аеруча әһәмияткә ия. Монда белем һәм күнекмәләр билгеле бер теоретик үзлекләрне үзләштерү чарасы булып тора. Башка уку фәннәрендә , мәсәлән,рәсем,технологиядә, практик эшчәнлектә белем һәм күнекмәләр  формалаштыру процессы да игътибарга лаек. Монда теория  уку фәне  эчтәлеген  азрак тәшкил итә.

    Башлангыч класста балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү – иң мөһим максатларның берсе. Бала үзен кызыксындырган эшне генә теләп  һәм нәтиҗәле итеп  эшли.Шулай булгач , балада яңа информация белән кызыксыну , аны аңлау теләге тудыру кирәк.

    Башта кызык булып күренгән эш тә кайчагында балаларны бик тиз  ялыктыра. Һәрбер хезмәт , ягъни күзәтү , рәсем , картина ,техник чаралар ,физминуткалар ярдәмендә эшләнсә яки күрсәтелсә, баланың күңеле күтәрелә. Ул үз көченә ышана башлый. Бу исә аның акыл үсешенә ярдәм итә.

   Баланы укыту,тәрбияләү, һәрьяклап үстерү өчен , мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныфлары эшендә дәвамчанлык булдыру бик мөһим .

    IV сыйныф укучыларының урта буында  белем алуга әзерлек дәрәҗәсен һәм тәрбиялелеген билгеләү башлангыч сыйныф укытучыларына аеруча кирәк.

    Башлангыч сыйныфтан урта буынга күчү укучы өчен  җаваплы чор.(7 СЛАЙД)Күчеш чорын укучылар җиңелрәк кичерсен өчен ,алдан әзерлек эшләре алып барыла.

   Иң беренче чиратта, укучыларның үз фикерләрен иркен,кыю, төгәл әйтү, җавабын дәлилли белү сәләтләре үстерелә.

     Укучыларның җавабы , укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның  аңлы үзләштерелгән икәнлеген  күрсәтеп торырга тиеш .

Җавапны кагыйдә ,билгеләмә , мисал китереп дәлилләү ,укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү ( җөмлә кисәкләре ,сүз төркемнәре ,килеш, сан һ.б. ),ә  математика дәресләрендә бирелгән мәсьәләгә кире мәсьәлә төзү,кубурынлы саннарны разрядлы кушылучылар рәвешендә билгеләү , 3-4 гамәлдән торган аңлатмаларның кыйммәтләрен таба белү , тиешле кагыйдәгә караган сүзләр, саннар табу, аларның язылышын (төзелешен) аңлату , алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләгәндә,мисаллар , мәсьәләләр чишкәндә куллана белү осталыклары оештырыла.Уку тизлекләре чирек саен тикшерелеп,авыр укучы балалар белән өстәмә эшләр алып барыла бу эшләрнең нәтиҗәләре портфолиода чагылыш таба.Бала мәктәпкә аяк басып,беренче уңышка ирешүе портфолиода күренә.(8слайд)Портфолио-баланың үсеш динамикасын чагылдыручы төп әсбап,чөнки нәкъ менә анда баланың еллык нәтиҗәләре,конкурсларда катнашулары,ирешкән уңышлары теркәп барыла.Бу урта буында да тукталмасын, тиешенчә тутырылып барсын иде.

    Дәвамчанлыкның тәэмин итәргә тиешле белем һәм күнекмәләренә  төп таләпләрнең тагын берсе -  укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре : изложение һәм сочинение.

    Бергәләп төзелгән план буенча , тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән хикәяне изложение итеп язу.

   Татар теле , рус теле дәресләрендә сочинение тибындагы язма эшләр үтәлә . Сочинениеләр башлангыч сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш итеп уздырыла. Аның өчен картиналардан,балаларның тирә - юньне , кешеләр тормышыннан күзәтүеннән сайлап алына. Укытучы җитәкчелегендә план төзелә, ә инде терәк сүзләр тактага языла. Темага карата эпиграф сайлау эше дә өйрәтелә.

      2011 елдан башлап , башлангыч класслар  “Перспектива” программаcы белән укытыла һәм шушы программа безнең мәктәптә  урта буында да дәвам итә.(9слайд) Әлеге программаның нигезен үстерешле укыту тәшкил итә. Бу программадан файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта. Яңача белем бирү мәгълүмати-компьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета, дәресне иҗади оештыруга шартлар тудыра. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә. 1 нче сыйныфтан ук технология, әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать предметларын укытканда проектлар методы киң кулланыла. (10слайд)  Проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; балада максатчанлык, кызыксынучанлык, башлаган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли. Ул мөстәкыйль фикерләүне үстерә, мәгълүмат табу,фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгын формалаштыра. Баланың иҗади сәләте ачыла, аның  фикерен башкалар  ишетә ,җәмгыятьтә үзенең кирәклеген тоя башлый.

   Укучылар рус һәм татар теле дәресләрендә мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәнәләр.Күләмле сүзлекләр белән эшләүгә юл ачыла. Баланың үз-үзенә ышанычы арта һәм эрудициясе үсә. Сөйләм теле формалаша. Бала кечкенәдән сүзләрне дөрес әйтергә, язарга өйрәнә, чөнки аның ничек язылышын һәм әйтелешен ул үзе сүзлектән табып өйрәнә. Әдәбият дәресләрендә хокуклар турында укулары да укучыларның дөньяга булган күзаллауларын үстерә, укучының үзендә дә хокук уйлап чыгару теләге уяна. Иҗади үсеш күзәтелә. Матурлык турындагы әсәрләрне укып, баланың эчке эстетик дөньясы формалаша. Математика, әйләнә-тирә, технология, уку дәресләрендә үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру, күршең белән эшләү төрләре уңай нәтиҗәләр бирә , чөнки укучылар бер-берсе белән аралашырга, башкаларның да фикерләрен тыңларга, үз фикерләрен әйтә белергә, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзүсешкә ирешәләр. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Моңа башлангыч мәктәптә биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлап катлауландыра бару юлы белән ирешелә. Укучы белән актив диалог алып бару катнашучы өчен дә, тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларның коммуникатив эшчәнлеге активлаша:табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Класста сәләтле һәм югары мотивациягә ия булган балаларны ачыклау һәм аларга иҗат мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә системалы эш алып барыла.  (11слайд)   Дәресләргә ,класстан тыш чараларга   югары класс укытучылары  чакырыла һәм алар катнашында үткәрелә.Югары класс укытучыларының башлангычларның дәресләрендә булулары, укучыларның урта звенога күчкәч, аларга алга таба шушы юнәлештә ФГОС таләпләре буенча хезмәтләрен дәвам итәргә булыша.    Башлангыч классларда укучының аерым юнәлештәге кызыксынуын гомуми сәләт кебек кабул ителсә дә, тәҗрибәле педагог сәләтлелекнең предметлы юнәлеш алуын күреп, укучыга нинди дә булса иҗади эшчәнлектә үзен күрсәтергә ярдәм итә. Төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда балаларны катнаштырып, аның сәләтен үстерә.(12слайд)

   Һәрбер бала төрле атналыкларда , китапханәчеләр оештырган төрле чараларда , мәктәп, район күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә бик   теләп катнаша, эшләре  бәяләнә .Бу эшләр урта буында да дәвам итсен,югалмасын иде.

   Vсыйныфка күчкәч , укучылар зур кыенлыклар алдында калалар : яңа фәннәр арта , программалар катлаулана ,дәресләр төрле кабинетларда уза һәм һәрбер фәннән аерым укытучы .Күчеш чорында бигрәк тә укытучыларның кайгыртучан ,сизгер  мөнәсәбәте  бик кирәк. Күп һәм төрле таләпләр , ашыктыру нәтиҗәләре укучыларның укуларына зыян китермәсен иде !

    Укытучылар алардан канәгать калып , балалар яхшы укуларын дәвам итсеннәр , мәктәпкә шатланып теләп йөрсеннәр иде. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.Чыгышымны Фəнис Яруллинның шигырь юллары белəн тəмамлыйсым килə.

Укытучым!

Яшəгəн һəр көнең,

Эшлəгəн һəр эшең

Сузылсын якты бер нур булып.

Сайлаган юлыңа

Гомерең буена

Рəхмəтлəр өелсен тау булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"

Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү ...

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.

           Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класст...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Доклад "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында педагогик диагностика"

               Россия  мәгарифен  модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфа...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...