"Туган ягым" тексты.
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Конспект урока на татарском языке для русскоязычных учащихся  2 класса четырёхлетней начальной школы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym.docx26.06 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган ягым” тексты.

(2нче сыйныф,рус төркеме,уку дәресе.)

Максат: 1. “Туган ягым” тексты белән танышу, сәнгатьле уку күнекмәләрен                          

                       камилләштерү;

                 2. Укучыларның өйрәнелгән лексик берәмлекләрен кулланып                                                              

                      сөйләм телен үстерү;

                 3. Туган якка, туган  илгә  мәхәббәт хисләре һәм патриотик  рух    

                      тәрбияләү.

Тип:   ЛГКК

Җиһазлау: Татарстан турында презентация, символика, компьютер,      

                       дәреслек,тест.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

-Исәнмесез. Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

-Утырыгыз укучылар.

2.Фонетик күнегү. (2нче слайд)“Мин кунакка барам, үзем белән “Ә” хәрефен алам.([ә] авазы кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау) Сүзләр экранда.

      Зәй   -[Зәй]

      Әлмәт- [Әлмәт]

      Бөгелмә- [Бөгөлмә]

      кечкенә-[кэчкэнә]

      хәйләкәр-[хәйләкәр]

 ( Бу сүзләр белән сүзтезмәләр һәм  җөмләләр төзү.)

  3. Яңа тема өйрәнү. (3нче слайд)

Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз әле. Биредә матур шигырь юллары язылган.( 1 укучыдан шигырьне укыта)             

           Татарстан үз илебез,

           Безнең газиз җиребез.

           Шушы газиз җиребезнең

           Балалары инде без.

Укытучы. Шигырь нәрсә турында?

 Укучы. Татарстан турында.

 Укытучы.Сез республикабыз Татарстан турында нәрсәләр беләсез?Әйдәгез

Эй ар гайт структурасын эшлибез. Бу раслаулар дөресме?  До графасын тутырыгыз. Раслаулар белән килешсәгез   “+” , килешмәсәгез “-“ тамгасы куегыз.Башладык.

Раслаулар экранда чагылдырыла.

1)Татарстан- минем туган ягым.

   Украина- минем туган ягым.

2)Татарстан урманнарында жираф, фил, арыслан яши.

   Татарстан урманнарында аю, бүре, төлке яши.

3)Татарстанның табигате бик матур.

   Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.

до

Татарстан- минем туган ягым.

Украина- минем туган ягым.

после

Татарстан урманнарында жираф, фил, арыслан яши.

Татарстан урманнарында аю, бүре, төлке яши.

Татарстанның табигате бик матур.

Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.

Укучы.Татарстан-бай, матур республика.

   Укытучы. Әйе, дөрес. Без сезнең белән “ Мин Татарстанда  яшим” дигән матур тема өйрәнә башладык,  “Туган  җирем-туган өем” сүзләре дәресебезнең эпиграфы булыр(  4нче слайд,экранда эпиграф язылган, барысы бергә кычкырып укыйлар, тәрҗемә итәләр) һәм бүген дәрестә  “Туган ягым” дигән текстны укырбыз, тәрҗемә итәрбез, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.

  а)  Әңгәмә уздыру.

Укытучы. Балалар, ни өчен без Татарстанны “туган җирем,туган ягым “ дип атыйбыз?

Укучы.Чөнки без Татарстанда яшибез.

Укытучы.Татарстанның президенты кем? (5нче слайд)

Укучы. Татарстанның президенты-Миннеханов Рөстәм Нургалиевич

Укытучы.Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Укучы. Татарстанның башкаласы-Казан.(6нчы  слайд)

Укытучы. Казанда нәрсәләр бар?(7нче слайд)

Укучы. Казанда театрлар, музейлар,цирк,зоопарк бар.

      (Нәтиҗә ясау).

4. Текст өстендә эшләү.( Дәреслекнең 105 нче битендә).

    а) Текстны укытучы үзе укый.(8нче слайд)

    ә)Укучылар текстны үзлектән 1-2 тапкыр укыйлар.

б) Ә хәзер яңа сүзләр белән танышырбыз.

( экранда сүзләр, 9 нчы слайд)

яшим-живу

туган як-родной край

кырлар-поля

 куе-густой

усал-злой

поши-лось

яратам-люблю

( Укучылар укытучы артыннан сүзләрне кабатлыйлар, алар белән җөмләләр төзиләр).     

в)Абзацлап укыйлар, тәрҗемә итәләр.

5.Ял минуты. МИКС-ФРИЗ-ГРУП   структурасын куллану.

Укытучы укучыларны бастыра. Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата.Балалар урыннарында “катып”кала.Шуннан соң, укытучы укучыларга сорау бирә.Җавап та нинди сан булса,балалар шул сандагыча берләшәләр.

1нче сорау:

Татарстан флагында ничә төс бар? (3)

 Укытучы тикшерә.Яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

2нче сорау:

Казан  сүзендә ничә хәреф бар? (5)

Укытучы тикшерә.Яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

3нче сорау:

Татарстан аша ничә зур елга ага?(4)(10нчы слайд)

Укытучы тикшерә.Укучыларны урыннарына утырта.

6.Белем-күнекмәләрне ныгыту.( Текстның эчтәлеге буенча биремнәр эшләү).

а) ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш”

Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә.

Укытучы. Хәзер мин сезгә текстның эчтәлеге буенча тест сораулары 

тәкъдим итәм. Бергә уйлашып җавап бирегез. (11нче слайд)

 1) Мин   .....  яшим.

а)Бөгелмәдә               б) Зәйдә

ә)Татарстанда            в) Әлмәттә

2)Татарстанда  ..... күп.

а)елгалар                    б) таулар

ә)диңгезләр                в) күлләр

з)Татарстанда шәһәрләр  ......      .

а)кечкенә                     б) матур

ә)чиста                         в) зур

4) Мин  ......  яратам.

  а) Казанны                  б)Бөгелмәне

  ә) Әлмәтне                    в)туган ягымны

 Хәзер Эй ар гайт структурасын эшләп бетерик. Бу раслаулар дөресме?  После графасын тутырыгыз. Раслаулар белән килешсәгез   “+” , килешмәсәгез “-“ тамгасы куегыз.Башладык.

Раслаулар экранда чагылдырыла.

1)Татарстан- минем туган ягым.

   Украина- минем туган ягым.

2)Татарстан урманнарында жираф, фил, арыслан яши.

   Татарстан урманнарында аю, бүре, төлке яши.

3)Татарстанның табигате бик матур.

   Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.

Укучылар бу раслаулар белән килешү, килешмәүләрен әйтәләр.

б). Коммуникатив бирем. (13нче слайд)

Америкадан кунаклар килсә, Татарстан турында нәрсә сөйләр идегез.

( Укучыларның җаваплары тыңлана) (14 нче слайд)

Укучы.Татарстан бай, матур, кунакчыл, мөстәкыйль, гүзәл республика. Мин республикам белән горурланам.

Укытучы. Әйе, балалар мин дә сезнең белән килешәм. Татарстан дөньяда иң матур,иң гүзәл республика.

7.  Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.                                                               

8. Укучыларның дәрестә катнашуларын  бәяләү.    

 9.Өй эше. “Туган ягым” текстын сәнгатьле укырга өйрәнергә.

         

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет

гомуми белем учреждениесе

“6 нчы номерлы  урта гомуми белем  мәктәбе”

«Туган ягым» тексты

                                           

                                                   Әзерләде:I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәбиуллина Раушания Габбас кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....