2012 ел- тарих елы. Туган авылым минем Колшәрип
методическая разработка (2 класс) по теме

Минхайдарова Резеда Рафисовна

класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl._sg._tugan_avylym_minem_kolshrip.docx17.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган авылым минем  Колшәрип

Максат: авылыбызның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштыру,

Ватанны, туган якны ярату, аның белән горурлану хисләре  тәрбияләү.

Ярдәмлек:  авыл турында фоторәсемнәр,  магнитофон, аудиокассеталар

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Тема өстендә эш.

 

1. Укучылар,  2012 ел  президентыбыз тарафыннан  тарих елы дип билгеләнде. Борынгылар “ Тарихын белмәгәннең – киләчәге юк” – дигәннәр. Бүген без сезнең белән укучылар ” Туган авылым минем Колшәрип” дигән темага сөйләшү алып барырбыз. Авылыбызның тарихы, күренекле кешеләре белән танышырбыз, авылыбыз турында җырлар, шигырьләр тыңларбыз. Туган як – ул кешенең туган җире, туган авылы. Балалар, без яшәгән авыл ничек атала, сез аны яратасызмы?

2.  И. Вәлиуллин башкаруында “ Колшәрибем” җырын магнитофон тасмасында тыңлау.

3. Туган җир, туган туфрак, туган нигез. Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге, кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Туган җирне һәркем үзенчә ярата, аның  тарихын өйрәнә, сакларга тырыша. Мин дә сезгә укучылар авылыбыз тарихын сөйләп китәм.

Туган авыл дигәч, шушы Колшәрип авылында туып үскән һәрбер кешенең күз алдына авылыбызның көньяк – көнбатыш ягындагы “ Морат” тавы, тау астыннан агып  чыгучы авылга таба үз юлында, башка чишмәләр белән кушылып, авыл аша агып, “ Зәй” елгасына кушыла торган “ Морат” инеше, “Морат” тавыннан  бер иңкү төшкәч башланган, “ Кәҗә” тавы, авылның көньягындагы урман уртасындагы “Ак тавы”, Бөрлегәнле аланы, шомыртлы әрәмәсе. Усаклык әрәмәсе артындагы салкын сулы “ Җәмилә “ коесы Әрәмәдән башланучы һәм “ Морат” инешенә кушылып Зәй елгасына кушылучы “ Дөмәй” инеше килеп басадыр.( һәрберсенең фоторәсемнәре күрсәтелә).  

Шушындый матур табигатьле урынга кем башлап казык каккан соң?

18 гасырның 30-40 елларында татар халкы тормышында иң әшәке чор – чукындыруның котырган еллары. Татарларны көчләп чукындыруның иң явыз вакыты шушы чорга туры килә. Диннәрен ташларга, җәбер- золымнарга түзәргә ашыкмаган татарлар  Казан, Зөя, Чистай өязләреннән безнең яклардагы буш җирләргә качып киләләр, авыл булып урнашалар.

Казан ягыннан Зеленодол районы Шырдан авылыннан чукындырудан качып бер гаилә Актауның Изгеләр чишмәсе астына килеп урнашкан. Хәзер дә зират урыннары бар. Бу гаиләнең башы Юлдаш карт була. Юлдашның Морат исемле улы хәзерге “Морат” инеше башланган җирдә нигез кора. Морат улы Колшәриф безнең Колшәрип авылына нигез сала. Шуннан Колшәрип авылы башланып китә.

III. Колшәрип авылына кагылышлы нинди җырлар, шигырьләр беләсез?

К. Булатованың “ Яшьлекне сагыну” җырын тыңлап китү.

Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең “ Бу кырлар, бу үзәннәрдә” дип аталган шигырендәге юллар һәркемгә таныш.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Үзем генә белгән җырлар бар...

Кайтам, кайтам туган якларыма

 Ашкындырып көткән юллар бар.

- Ә сезнең туган авылыбызда үзегез өчен бик якын яисә истәлекле урыннар бармы? Һәрбер төбәк үзенең табигый байлыклары белән аерыла. Урман, елга, күл, чишмә, болыннарның үз атамалары бар. Безнең авылыбызда елга, чишмәләрнең  ничек аталуларын беләсезме? ( балалар сөйләве)

- Авылның хезмәт батырлары, күренекле кешеләре белән таныштыру.

Үз  эшләреннең чын осталарына әйләнгән кешеләр без дә аз түгел. Озак еллар сыер савып Ленин ордены белән бүләкләнгән Рауза апа Хабибрахманова, II һәм III дәрәҗә хезмәт даны ордены кавалеры нефтянник- оператор Ахметов Марат абый, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән шофёр Мустафин Мөнәвир абый , “ РСФСР ның  атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе”  исеменә  лаек булган кош караучы Камалова Җәүһәрия апа Ибрагимов Разил абыйлар, “ Хезмәттәге батырлыгы өчен “ медале белән бүләкләнгән кош караучы Курбангалина Люция апалар яши . Без алар белән горурланабыз.

Р. Вәлиевның “Туган авыл “ шигырен укып,  анализлау.

Шәһәр, яки авыл- туган илнең бер өлеше ул. Туган ил, әни шикелле үк,газиз, якын. Кая гына китсә дә, кеше туган ягын, сагынып кайта. Туган якның һавасы да шифалырак, күкләре дә зәңгәррәк, сулары да татлырак, табигате дә матуррак тоела.

IV. Дәресне йомгаклау.

Г. Тукай сүзләренә язылган “ Туган авыл”  җырын бергәләп җырлау.

 Без сезнең белән нинди яңалыклар белдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Туган авылым-Кошманым

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр......

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...