Туган авылым - Якуп авылы
статья на тему

Назмиева Эльза Римовна

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avylym_-_yakup_avyly.docx14.08 КБ

Предварительный просмотр:

Якуп авылы якын ул.

Минем авылым таулы,таллы

Туган авылым- Якуп авылы.

Сукайларың синең татлы,

Тугайларың аллы-гөлле.

Бигрәк искә төшә үскән чак

Тау буенда бәпкә саклаулар.

Имәнлекләр төшә искә һәрчак,

Каен тамчыларын саклаулар.

Яз җитү белән бергәләшеп

Туп уйный идек авыл башында.

Үсеп буйга җиткәч тезелешеп

Җыела идек клуб каршына.

Хәзер авылым бик үзгәргән

Урамнарда ят сабыйлар.

Минем күзләр аларны ныклап

Танырга тырышып карыйлар.

Кайберләрен  әти-әнисенә

Охшатып танып алам.

Чыгып киткәнемә дә хәтсез ел

Үткән диеп исәпләп алам.

Ничә ел үтеп китсә дә,

Күпме сулар акса да.

Якуп авылы якын ул

Күңелемне шунда тарта ул.

Эльза Нәҗмиева-Миндиярова

Иске Богады авылы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Туган авылым-Кошманым

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр......

Туган авылым, Иске Җияш, гел матур бул, мәңге яшь!

Иске Җияш авылы тарихын , көнкүрешен, урманнарын, сулыкларын, басуларын өйрәнү....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....