Туган авылым-Кошманым
материал по окружающему миру на тему

Хамидуллина Мадиня Салимхановна

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_tarihy.docx26.08 КБ

Предварительный просмотр:

    Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар.  

    Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Балачагым, яшьлек урамнарым,

Шигъри юлларымның бишеге.

Сагынылган, авыл, һәр чирәмнең-

Сабыйлыкның бетмәс көчеме?

Томырылып үскән тирәкләрең

Авылымның сихри моңнары.

Һаваларда канат җилпеп сайрый,

Туган якның сабан тургае.

Хыял канатында кайтам сиңа

Кадерле син миңа,туган як.

Һәр карышы җирнең,кешеләрнең

Йөрәк түрләрендә булмас ят.

Камышлы күл,ак тәлгәшле шомырт

Яланында курай моңнары

Барчасы да якын, бик тә газиз.

Туган якның һәрбер сукмагы.

    Туган авыл, туган нигез. Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак... Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын. Һәр төбәкнең, һәр авылның та- рихи үткәне, истә кала торган урыннары бар. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Авылыбыз Кошман кайчан барлыкка килгән? Аның килеп чыгу тамырлары кайсы гасырга барып тоташа? Шушы сорауларга җавап табу өчен, мин туган авылым тарихына күз салырга булдым.

       Кайбыч ягы-тау ягы. Бу районда биек таулар да бик күп.Авыллар төрлечә урнашкан. Кайсысы тау итәгендә,кайсысы иркен тигезлектә,ә кайберсенең тирә ягын таулар әйләндереп алынган аслыкта корылган. Без сезгә табигатьнең  таулы итәгенә урнашкан туган авылыбыз Кошман турында сөйлисебез килә.

   Кошман авылы Кайбыч районында,район һәм җирле үзидарә советы үзәге Олы Кайбыч авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

    Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында,1565-1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә,шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана.

   XVIII йөзгәмөнәсәбәтле бер тарихи чыганакта Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны-181,керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә.Кошман суы буена утырган икенче Кошманда,ягъни Кече Кошманда йомышлы татарлар-38,керәшен татарлары 10 кеше булган (Сборник 1908,№ 154,155, б.359). А.Артемьев җыентыгындагы мәгълуматлар буенча, Кошман суы ягындагы Олы Кошман авылында 87 хуҗалыкта 234 ир-ат һәм 232 хатын – кыз көн күргән,мәчет эшләгән. Кече Кошмандагы  87 йортта 234 ир-ат һәм 232 хатын –кыз исәпләнгән,гыйбадәт кыла торган бер йорт булган (Список 1866,№1531-1532,б.79). 1898 елгы хезмәттә Олы Кошман һәм Кече Кошманда 738 татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм(Список 1908, № 87,95,б.100,101). !863 елның 3 сентябрь датасы белән Олы Кошман авылы тарихи чыганакта искә алына (Аграрный 1936,б.63).

   Хәзерге вакытта авылыбызда барлыгы 756 кеше гомер кичерә.

   Авылыбызның оешуы турында мондый риваят бар. Ул 1987 нче елда басылып чыккан “Риваятьләр  һәм легендалар” китабында урын алган.

    “Кошман – бер елганың исеме. Бәрле елгасының көньяк ягына урнашкан. Кошман авылының мөселман авылы булуына бик күптән түгел. Кошман-элек урыс авылы булган. Моннан 200 еллар чамасы элек Кошман мөселманнары  Бишматман авылыннан күчеп барганнар. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр.”

    Кошман авылының элек хәзерге Яшел Үзән районының Бишбатман урынында булганлыгын авыл аксакаллары әле  дә хәтерләрендә тоталар.Шушы авыл кешесе Әхмәтгали  ага  Сәет улы Сәетшин (1911 елда туган) сөйләве буенча, авылга бер нәсел Себер якларыннан килеп утырган. Авыл халкы арасында балта осталары, вак сәүдәгәрләр һәм бабачылар яшәгән.

    Марсель Әхмәтҗанов “Кошман силсиләсе”н  тикшереп,түбәндәге фикерләрен әйтә:  “Кошман әвәлдән килгән бабачылар авылы буларак атаклы.Кошман авылыннан чыккан бабачы нәселләре Әлмәт төбәгендә Бишмунча һәм Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрыйлар”. Арча төбәгендәге Мсра авылының да. Кошманга  бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда Сәлмән Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай урдасыннан чыкканлыгы тоемлана (Әхмәтҗанов 1995, 57-59).

    Авылда Олы Кошман һәм Кече Кошман зираты дигән зиратлар бар. Аларда каен агачлары бик мәһаббәт булып үсеп утыралар. Зиратлар тәртиптә,тирә-юньнәре рәшәткә белән тотып алынган. Авылда әле тагын Изгеләр зираты дип аталган зират та бар. Халык аны да карый, кадерсезләми. Авыл халкы тәртип сөя, эшчән, йортлары матур,төзек, кешеләре чибәрләр.  

     Авыл зиратында шагыйрь Абрар Сәгыйдинең (1895-1939) кабере бар.

     Шагыйрь,драматург. мөгаллим Ә.Сәгыйдинең яшел бишеге ул-Кошман. Кече Кошман авылы чирәмендә тәгәрәп үскән, илһамны да туган яклары табигатеннән алган булса кирәк.

   Тылсымлы авыл табигате хисле, һәрнәрсә белән кызыксынучан малайны каурый каләмнәрен моңга манып шигырь язарга этәрә.

Кошманым!

Син - туган ягым,

Син- минем таңым,

Кошманым!

     Казан губернасы Зөя өязе Кече Кошман авылында туган Абрар Закир улы Сәгыйтов Казандагы “Мәрҗәни ” мәдрәсәсендә һәм Татар укытучылар хәзерләү институтында (1912-1916) белем ала.  Шушы ук елларда ул романтик - шагыйрь , ике шигырьләр җыентыгы авторы буларак таныла.

      Октябрь революциясеннән соң ул республика газеталарында эшли, татар театрлары өчен пьессалар яза, Зөя өязе авылларында укытучы булып эшли. 19939 нчы елның 1 нче апрелендә туган авылында вафат була.

      Чукындыру сәясәте вакытында авыл халкы , күрәсең, чукындырылган булган. Халык сөйләве буенча, Әтрәч зиратын керәшеннәр зираты дип атаганнар. Мәетләрне аерым күмгәннәр.

   Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

     Аллаһы тәгалә Кошман авылын мул итеп чишмәләр белән туендырган.

      Кошман авылы тирәсендә геграфик берәмлекләр, ягъни елга- инешләр, кизлү- чишмәләр, күл- сазлыклар, чалу- болыннар, басу-ышналар, үзән-инкүлекләр бик күп. Елга- инешләрдән Бәрле, Кошман суларына Куян атавы , Олы күпер, Дуңгыз аланы, Ташлы кизләү, Уйдар башы, Баскыч алан, Чик, Карлыган үзәк, Мөшкәч инеше, Урта капка, Мәдрәсә астындагы инеш, Казык күпер чокырлары кушыла. Бу төбәктә кизләү-чишмәләрне икенче төрле улак дип атыйлар. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы,Үти күле кизләве,  Авыл, Мөкәш, Кормый чыгыры кизләве,Борһан абзыйлар, Хәйрулла абзыйлар,һәм башкалар. Бу кизләүләр әле дә бар. Күлләрдән мондый исемлеләре язып алынды: Үти , Тирән, Янган, Күчәк, Озын күл. Әмма бу күлләр хәзер беткән.

     Бүгенге көнгә кайтып ,шуны әйтәсе килә. Кошман авылы утырган җир кызыклы шул. Тикшерүләр күрсәткәнчә Кошман авылы астында бик зур күл яисә елга бар.Чөнки авылга су кертү өчен махсус җир казучылар әйтүенчә: “Җир астына бораулар белән берничә метрга гына төшә,ә аннан соң җир ишелә башлый һәм бораулар көчле су агымына эләгеп аларны сафтан чыгара”.Кайбыч районы җирлегендә җирнең яки табигать хәрәкәтләре барлыгы билгеле. Хәзерге вакытта безнең авылда алты күл бар,елга ага.Чишмәләлр саны да 20 гә якын бит.  Әбиләр сөйләвеннән бер тарихи истәлек.Җир убылу бездә еш була.Ә бу очракта җир убылып мунча төшеп китә. Мунчада йомырка басып утыручы каз була.Убылган җирдә аның тавышы берничә көн ишетелеп тора.Әмма аны бер кемдә таба алмаган. Бу урында хәзер дә тирән чокыр бар. Ә тирә-ягында дүрт- биш чишмә ургып чыккан.

    Авыл тарихын язганда авылыбызда туып үскән якташларыбызның шигырьләре белән бәйләп барасы килә.

Юл  буенда чишмәләр

Күбәү,әллә ничәү...

Күңелләргә иң якыны

Өянкеле кизләү.

Туган җиргә аяк бассаң,

Өянкеле кизләү

Җырлап каршы ала

“Кайттыңмы,дип,нихәл?”

Олы юлда сусаганнар

Шул чишмәгә килә.

Салкын көмеш суы

Тәнгә сихәт бирә.

Чишмә тирә-ягы

Өянкеле- таллы.

Чишмә җырын тыңлап

Безнең яшьлек калды.

Озын борма юллар

Еракларга илтә.

Өянкеле кизләү

Әйтә сыман: “Китмә!”

Исләремдә бит син

Өянкеле кизләү.

Моңлы җирең сагынып

Көт,кайтырмын тздән.

(Мәдинә Әфләтунова сүзләре)

    Әйе,шул,  куанычлы авыл суга бик бай. Чишмә – кизләүләр янына тагын коелар да өстәлә. Яңа урам,Насыйбулла абзый, Тимерша коелары бар. Коеларны да, кизләүләрне дә Халык кадерләп карый, чиста тота, буралар бурый, улаклар ясый.Авылның суга бай икәнлеген су тегермәннәренең күп булганлыгыннан да аңлыйсың.  Халык истә тотканнары да уннан артык. Тегермәннәр янында тегермән буалары булган. Буа янындагы басуларда иген ишелеп уңган,  болын үзәннәрдә печән калын булып үскән.

      Күп еллар узса да, болынлы җирләребез үзгәрмәгән бит!

      Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

     Авыл тиәсендә таулар байтак: Тукый, Имәлле,Эшләпә таулары, Җәкәнә кашы ,Аныс тавы,Кормый тавы һәм башкалар.

   Авылның сул ягында заманында исемнәре белән дан тоткан атаклы Кайбыч урманнары сузылып киткән. Анда күз явын ала торган матур чәчәкләр үсә, күп төрле исемдәге агачлар шаулый. Җәен дә,кышын да ямь- яшел булып утыручы нарат урманы да бар. Ә бераз уңдарак мәһаббәт имән урманы шаулый. Аннан соң чикләвек куаклары китә.

      Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Тукайның «Шүрәле» поэмасындагы түбәндәге юллар безнең авыл урманы турында язылган кебек:

Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

   Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Ә көз кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре белән кинәндерә.

   Авылда хәзерге вакытта ике мәчет эшли. Мәктәп укучыларына да дин сабагы өйрәтелә.

    Авылда төп мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, элемтә үзәге, медпункт, балалар бакчасы ,5-6 кибет һәм обьектлар  бар.

    Халык үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.

    Авыл бик матур, халык тырыш һәм уңган.Авылда яшьләр бик күп. Халык киләчәккә ышаныч белән карый, алга ныклы адымнар белән бара.

   Халыкның тормышы һәм көн күреше әйбәт. Авыл үсүгә һәм зураюга таба юл тота.

     Авыл халкы иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....