Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"
классный час по теме

Классный час о родной деревне на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_avyl.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тәрбия сәгате

Тема. Туган авылым – горурлыгым.

 

Үткәрде:

1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Антонова Нәфисә Гарифулловна

Тема: Туган авылым - горурлыгым.

Максат: Укучыларда туган җир, туган авыл турында дөрес күзаллау формалаштыру. Туган        авылыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү. Туган авылга карата хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Магнитофон, аудиокассета, видеоязма, авыл күренеше сурәтләнгән фотолар.            

               Тактада плакат:

       « Туган өен белмәгән

        Туган авылын белерме?

        Туган авылын белмәгән

        Туган илен белерме?»

I.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

  ( Эш төркемнәрдә алып барыла. Төркем җитәкчеләре өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшереп чыга.)

Үз-үзеңә бәя кую.

II.Уку мәсьәләсен кую.

   Магнитофоннан « Туган йортыма» (Зифа Нагаева музыкасы һәм сүзләре) җыры тыңлатыла. Бер үк вакытта видеоязмада авылыбыз күренешләре күрсәтелә.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар куела.

_-Сез тыңлаган җыр һәм видеоязма нәрсә турында?

Җаваплар тыңлана.

Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак?

  1. Туган авыл, туган җир турында.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем.( Төркемнәрдә тикшерү)

    -Нәрсә соң ул туган авыл?

    - Ул безнең туган җиребез.

  1. Ул без торган йорт, ишек алды, урам.
  2. Без укый торган мәктәп, андагы дусларым.

Үз-үзеңә бәя кую.

2 нче бирем.( Төркемнәрдә тикшерегез)

   -Ни өчен туган авыл һәркем өчен якын?

   -Укучылар, сез кунакка берәр шәһәр яисә авылга барганыгыз булгандыр. Әйтегез әле, ни өчен бераз торгач өйгә кайтасы килә башлый? (Җаваплар тыңлана).

   Укытучы сүзе: Әйе, үзенең ямьле, иркен һәм гүзәл туган авылын сагынмаучы кеше дөньяда бармы икән? Мөгаен, юктыр. Туган авыл, туган җир, туган йорт һәркем өчен дә изге һәм кадерле.

    Мин сезгә якташыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин язган «Туган авыл» шигырен укып китәм.

Безнең авыл чишмәле,

Борма-борма инешле;

Безнең авыл бакчалы,

Татлы-татлы җимешле,

Җырга салып җырлап була -

Исеме дә килешле.

Инеш буйлап - болыны,

Болын тулы гөлләре;

Гөлләр тулы болыны, нәкъ -

Әбиемнең күлмәге!

Каршысында таулары,

Тауларында урманы…

Йә, әйтегез , кемнең бар

Шул авылда булганы?

Ничек аның исеме?

-Белдем, белдем! - дисеңме?

Аңладым белгәнеңне,

Болында йөргәнеңне,

Суында йөзгәнеңне,

Җимешен өзгәнеңне…

Ул - минем туган авылым,

Ул - синең туган авылың,

Үзең туган авыл гына

Шулай матур була ул.

   Әйе, һәр кешегә үз туган авылы кадерле. Һәркем үзенең туган авылын аерым бер хис белән ярата,  аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, кеше үзенең туган авылын сагына. Ерак-ерак җирләрдән туган ягын сагынып кайта. Анда аны газиз әнисе, туган йорты, туган як табигате кочагында үткән бәхетле балачагы көтә.

3 нче бирем. ( Төркемнәрдә тикшерегез)

   Туган авыл, туган йорт , туган җир турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Туган илнең кадерен читтә йөргәч белерсең.

Туган илең-туган анаң.

Туган туфракка баскан эз суынмый  һ.б.

( Һәр төркемдә мәкальләрне ничек аңлаулары тикшерелә).

4 нче бирем. (Төркемнәрдә тикшерегез.)

Туган авыл, туган җир турында нинди шигырьләр, җырлар, әдәби әсәрләр  беләсез?

  1. Г. Тукай « Туган авыл».
  2. Н. Исәнбәт « Туган ил».
  3. Г. Кутуй «Сагыну».
  4. Ф. Кәрим « Ватаным».
  5. Х.Туфан « Илгә сәлам».
  6. З.Нури « Туган җиремә».
  7. Р.Вәлиев « Ватаным».
  8. Х.Халиков « Тик туган җирдә генә» һ.б.

Укытучы сүзе. 

      Туган җир турында бик күп әсәрләр язылган. Мәсәлән, Г. Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» повесте - автобиографик әсәр. Биредә язучы үзенең туган ягының матур табигатен, анда үткән бала чагын, туган төбәгендәге милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрен искиткеч матур  итеп сурәтләп бирә.

     Ә.Еникинең « Әйтелмәгән васыять» әсәрендә гади авыл карчыгы Акъәбинең туган ягын өзелеп яратуы, шәһәргә киткәч тә, туган авылын төшләрендә күреп саташуы, һаман аның турында гына уйлавы сурәтләнә. Ул балаларның туган туфрактан читләшмәүләрен, телне, гореф-гадәтләрне онытмауларын тели. Мондый мисалларны тагын да китерергә булыр иде.

5 нче бирем. Туган авылыбызның тарихы турында ниләр беләсез? (Укучыларның авыл тарихын сөйләүләре).

     Югары Субаш авылына кайчан нигез салынуы турында төгәл мәгълүматлар юк. 1990 нчы елда дөнья күргән « Населенные пункты Республики Татарстан» дигән китапта авылның Казан ханлыгы чорында ук билгеле булганлыгы турында әйтелә. Якынча бу 1500 нче еллар тирәсе. Ул Кушкет елгасының югары агымы буена урнашкан. Бу җирләр электән фин-угор халыкларына кергән мариларныкы булган. Халыктан күчеп килгән хатирәләр буенча безнең авылга нигез салучылар Казаннан ерак булмаган Кишмәт исемле авылдан күчеп килгәннәр. Беренче нәселләр Рамайныкылар, Чудырныкылар, Митрофанныкылар. Аннан соңгы нәселләр Егорныкылар, Сәндинекеләр. Авыл ике өлештән торган. Бер өлешендә керәшен татарлары яшәгән, бу өлешен  «Кушкетбаш»  дип атаганнар.Ә түбән өлешендә марилар яшәгән. Авылның ул өлешен «Кушкет» дип атаганнар.Татарлар белән марилар дус, тату яшәгәннәр. Алар җирләрдән бергә файдаланганнар. XIXгасыр азагына мари семьялары кимегән. Авылны бер исем белән генә атау карала барган - « Субаш». Кушкет елгасы бездән башлана, шуңа күрә «суның башы» да шушында. Бүгенге көндә 400 гә якын кеше яши. Авыл советы һәм колхоз үзәге бу авылда урнашкан. Урта мәктәп, культура йорты эшли.

Бергәләп « Субаш вальсы»н башкару. (Факил Әмәк музыкасы һәм сүзләре).

6 нчы бирем. Авылыбыз елдан-ел зурая, матурлана.  Ә сез авылыбызның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Әйдәгез, хыялыбыз белән киләчәк авылына сәяхәткә чыгыйк.

( Төркемнәрдә фикерләшәләр һәм берәр укучы җавап бирә.)

   Бүгенге дәресне райондашыбыз, Борбаш авылында яшәүче Җәлил хәзрәтнең Туган җир турындагы язмасы белән тәмамларга телим.

     «Кайберәүләрегезнең Гавай утрауларында туып, ел буе юка күлмәк киеп, банан  ашап кына йөрисе киләдер. Әмма сез Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында дөньяга килгәнсез. Кышы, җәе, язы, көзе була торган, печән дә әзерлисе, бакча да казыйсы, кар да көрисе, яз - көз пычрак та ерып йөрисе булган туган җирегезне ярату һәм хезмәт итү - безнең бурыч. Кыямәт көнендә: « Син ни өчен Борбашта тудың?» - дигән сорау булмый, ә « Туган авылыңа син нинди  ярдәм иттең?» дип сорарлар. Үсеп җитеп, берегез юл министры булды, ди. Ә әниегез сезгә каршы торучы күршегезгә кунакка керергә куркып утыра, чөнки урамда ерып чыккысыз саз, ди. Бу кешенең кыямәт көнендә йөзе ак буламы? Юк. Ә сез авыл җитәкчеләренә ярдәм итеп, урамнарга асфальт җәйдерсәгез, сезнең кебек балалар мәктәпкә озын кунычлы резин итек түгел, ә туфли киеп йөрерләр иде.  Алар бер адым атлаган саен безгә савап булыр иде. Сез кечкенә вакыттан ук авылның матурлыгын кайгыртырга тиеш. Агачлар, чәчәкләр утыртырга, капка төпләрегез, ишек алларыгызны чиста тотарга кирәк. Үтүчеләр: « Һай, бигрәк матур авыл икән бу, монда нинди эшчән кешеләр яши икән?!» -дип сокланырлык булсын.

IV. Рефлекция.

    Бүген без нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен һәр кеше үзенең туган авылын ярата?

Дәрес өчен һәр укучы үзенә бәя куя.

  Аудиоязмада Азат Тимершәех башкаруында “Субаш – җанга якын исем” (Г. Садә шигыре, Сәйдә Вәлиди көе) җырын тыңлау.

V.Өйгә эш бирү.

   1 нче төркемгә: Авылыбыздан чыккан атаклы шәхесләр турында язарга.

   2 нче төркемгә: Авылыбызның атамаларын язарга.

 Файдаланылган әдәбият.

1. Г Мөхәммәтшин. Бәхет. – Казан: « Идел-Пресс», 2002. Б. 236.

  1.  Җәлил хәзрәт дәресләре.3 нче китап. –Казан:2006. Б.39-40.
  2. Бала бишеге - гомер ишеге. Чаллы, « Идел-Йорт» нәшр., 2000.
  3. « Туган йортыма», Хәния Фәрхи. Аудиокассета.
  4.  Азат Тимершәех. Аудиокассета.

6.  Субаш урта мәктәбенең музей материаллары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләбез горурлыгы син әти"

Внеклассное меропиятие...

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү....

Әтием-горурлыгым"

Әтиләр кичәсе...

Остазым горурлыгым

Бу язма авылдашым Мөшәррәф Галиевнең якты истәлегенә багышлана....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...

Сәләтле бала - мәктәбебез горурлыгы

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларга  ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәя...