Сәләтле бала - мәктәбебез горурлыгы
материал

Сафина Айгюль Эминовна

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларга  ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

         Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_bala_-_mktbebez_gorurlygy.docx20.65 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ВАКЫТТА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

Сафина А.Э.

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе

     

     Шаулап үскән агачта күпме яфрак бар?! Яфракларны бер-берсе  белән  чагыштырып карасак, ике бертөрле яфрак таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Бер агачта бертөрле ике яфрак таба алмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Хәтта тышкы кыяфәтләре  белән  бик охшаш игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Әлеге мисаллардагыча, балаларның да акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, рухи дөньясы, психик һәм физиологик халәте, эчке кичерешләре, теге яки бу эшкә сәләте дә  бер үк дәрәҗәдә түгел, һәр кешенең үз кимчелекләре һәм үз өстенлекләре бар, һәр шәхес үзенчәлекле һәм кабатланмас.

     Шушы үзенчәлекләр яңа мәктәп шартларында иҗади фикер йөртүче педагогларны укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрен дә үстерүне максат итеп куя. Укучы бала мәктәпкә белем артыннан гына түгел, төрле яклап сәләтен үстерер өчен дә килә.  Укытучыдан балаларның сәләтен ачыклау, күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек  эшләр  башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

     Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

     Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

     Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә.

      Мин мәктәбебездә укучы Галлямов Мурат белән эшчәнлегебезне тасвирларга телим. Бу укучыны мин башлангыч сыйныфларда укыттым. Хәзерге вакытта ул 6 нчы сыйныфта укый. Мин – башлангыч сыйныф укытучысы һәм 5-7 нче сыйныфларда музыка дәресләрен дә укытам. Беренче сыйныфта укыганда ук Муратның музыкаль сәләтен күреп алдым. Аның бу сәләтен (музыкаль ишетүне, хәтерне, ритм тойгысын), башкару осталыгын үстерүне үземә максат итеп куйдым. Шулай ук җырлауның төп кагыйдәләрен үтәп, дөрес сулыш алып, җырлаганда авазларның чисталыгы һәм тавыш аппаратын саклау, үстерү, үзенең мәдәниятен яратучы шәхес формалаштыру бурычын да куйдым. Эшне Муратның теләге, кызыксынуы һәм индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып башкарырга туры килә. Монда бернинди мәҗбүр итү булырга мөмкин түгел. Җыр өйрәнү процессында төрле проблемаларга да юлыгырга туры килә. Җырны чиста итеп башкарырга өйрәтү һәр очракта да җиңел генә бирелми. Җырлаганда укучының тавышын саклау, җыр күнекмәләре өйрәнүгә игътибар итү бик мөһим. Шушы күнекмәләр нәтиҗәсендә генә җырлау тигез һәм матур, сыйфатлы һәм тембрлы була ала.

     Шулай итеп Мурат башта мәктәп, авыл клубы сәхнәсендә, аннары район мәдәният йорты сәхнәсендә җырлады. Зур сәхнәдә тәүге тапкыр 2015 елда Арча педагогия көллиятендә чыгыш ясадык. “Китап – белем чишмәсе” республика конкурсында   вокал номинациясендә   2 нче урын яулап, беренче  чирканчык алдык. Ул вакытта Мурат 2 нче сыйныфта гына укый иде әле.

     Шуннан соң Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә чыгыш ясап, Миңгол Галиевның киңәшләрен тыңлау Муратка зур сәхнәдә чыгыш ясау өчен тагын бер баскычка күтәрелергә этәргеч булгандыр, мөгаен. Бу бәйгедә дә Мурат 2 нче урынга лаек булды.

     Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрының 110 еллыгына багышланган    “Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесендә 2016 нчы елда 3 нче урынны алган булса, 2018 елда 2 нче урынга лаек булды. 2 елга бер мәртәбә уздырылучы бу бәйгедә киләсе чыгышта 1 нче урын алуны максат итеп куйды Мурат. Монда да җюри әгзалары Зөфәр Харисов, Исламия Мәхмүтовалар Муратның чыгышын югары бәяләделәр.

     “Без бергә” Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестивалендә чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Булмый ни, Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге комиссияне үзенең чыгышы белән әсир итте шул, Мурат!

     “Созвездие - Йолдызлык” республика телевизион эстрада фестивалендә 2015, 2016 нчы елларда зона турында чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Ә инде 2018 нче елда Балтач зонасында 1 нче урын алып, Казанда чыгыш ясап, дипломант булды. Аның чыгышын мәртәбәле җюри әгъзалары Туманов Дмитрий Александрович, Сөнгатуллина Зилә Даяновна, Ләйсән Закировалар бик югары бәяләделәр.

     Ирешелгәннәр чик түгел. Бүгенге көндә Мурат белән республикакүләм “Созвездие – Йолдызлык “ һәм “Без бергә” бәйгесендә чыгыш ясарга әзерләнәбез.    

     Конкурсларга әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, яңалыклар  белән танышып барырга кирәк була.   Әлбәттә, җиңүләр җиңел генә бирелми. Сәләтле балалар белән эшләү,  төрле районкүләм, республика күләмендә  үткәрелгән чараларда катнашканда үз нәтиҗәләрен бирә.

     ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев болай дип әйтә: “Сәләтле балалар белән эшләү мөһим. Чөнки әлеге яшьләр безнең икътисадны, сәнгатьне, фәнне алга җибәрәчәк”. Әлеге әйткән сүзләр бик дөрес  дип саныйм. Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

     Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларга  ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

         Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

Файдаланылган әдәбият

  1. Педагогик технологияләр турында “Мәгариф” журналларындагы материаллар (2012-2013 еллар).
  2. Савенков А.И. Детская одаренность как теоретическая проблема. Начальная школа.-2011-№1.
  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр.- “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

"Гаиләбез горурлыгы син әти"

Внеклассное меропиятие...

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү....

Әтием-горурлыгым"

Әтиләр кичәсе...

Остазым горурлыгым

Бу язма авылдашым Мөшәррәф Галиевнең якты истәлегенә багышлана....