Остазым горурлыгым
материал на тему

Валиева Милеуша Равиловна

Бу язма авылдашым Мөшәррәф Галиевнең якты истәлегенә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ostazym_gorurlygym.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Остазым – горурлыгым.

Вак балыклар уйнаклый

Арыдагы суларда.

Телимен Ары һавасын

Чүмечләп үк суларга! – дип язган атказанган мәдәният хезмәткәре Мөшәррәф Галиев.

Эх! Арабызда юк шул инде хәзер җор телле, сабыр холыклы, шигъри җанлы авылдашыбыз.

Ары дигән гүзәл авылның сихри урманнарында кошлар җырын тыңлап, гөмбә-җиләк җыеп, хәтфә болыннарында ат саклап үскән егетебез юк шул инде бүген. Әгәр исән булган булса, 20 нче февраль көнне 65 яшен тутырган булыр иде. Кыска гына вакыт эчендә күп эшләр эшләргә өлгергән ул: Казахстан якларында укытучы да булган, төрле нәшриятларда оста журналист та, шагыйрь дә.

Тормыш чәчәге Тәнзилә апаның ышанычлы юлдашы, газиз балалары .Диләрә һәм Инсафның кадерле әтисе, бик күп сабыйларның Мөшәррәф абыйсы, хезмәттәшләренең ышанычлы дусты булып яшисе дә яшисе иде дә бит... Күпме шигырь юллары, күпме тылсымлы сүзләре әйтелмичә калгандыр йөрәк түрендә...

Мин үземнең Мөшәррәф абый яшәгән авылдан, урамнан булуым белән чиксез горурланам. Ул эчкән коедан су эчеп, ул йөргән сукмаклардан йөреп үстем бит мин дә. Бүген дә ул яшәгән нигездә Фидаия апасы яши. Алар турыннан узганда, ирексездән Мөшәррәф абыйның шигъри юллары искә төшә:

      Кыр үрдәкләре төшәләр

Арының күлләренә.

Табигатенә Арының

Сокланмый кемнәр генә.

Әйе, хәзер дә төшә казлар, үрдәкләр Арының күлләренә. Әле бер пар челән дә ел саен безнең Олы күлдә бәбкә чыгарып яшәп китә.

Авылыбыз көннән – көн яңара, үсә бит безнең. Рәхәтләнеп асфальт юлдан кирәкле урынга бара алабыз. Маллар белән тулы фермаларыбызда, уңган - булган терлекчеләребез мул азык җитештерә.

 Авылыбыз уртасында көмеш аен балкытып утырган иман йортыбыз – мәчетебез бар. Бөтен уңайлыклары булган медпункт, берсеннән - берсе матур, бай кибетләребез гөрләп эшли. “Бәрәкәтле аш” йортында телеңне йотардай тәмле – татлы ризыклар пешә.

Мөшәррәф абыйның кабере – безнең авыл зиратында, әтисе Кәшиф абый белән әнисе Нәгыймә апа янәшәсендә.

Җәйге тын төннәрдә каберең өстенә иелеп лепердәшкән усак, каен яфракларын тыңлап, барысын да белеп, тоеп ятасыңдыр... Авыр туфрагың җиңел булсын синең! Тар каберең киң булып, тыныч йокла! Синең матур шигырьләрең, ачык йөзең, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

"Гаиләбез горурлыгы син әти"

Внеклассное меропиятие...

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү....

Әтием-горурлыгым"

Әтиләр кичәсе...

Сәләтле бала - мәктәбебез горурлыгы

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларга  ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәя...

Грамота "Зирәк остаз"

Грамота "Зирәк остаз"....