Туган авылым, Иске Җияш, гел матур бул, мәңге яшь!
план-конспект урока (2 класс) по теме

Гараева Флюса Сабитовна

Иске Җияш авылы тарихын , көнкүрешен, урманнарын, сулыкларын, басуларын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avylym_iske_zhiyash_gel_matur_bul_mnge_yash.docx28.4 КБ

Предварительный просмотр:

Туган авылым, Иске  Җияш,

Гел матур бул, мәңге яшь!

Автор: Гәрәева Флүсә  Сабит кызы

                                              Татарстан Республикасы

                                                       Актаныш муниципаль районы

                                                           Иске  Җияш башлангыч мәктәбе

Аңлатма язуы.

Тема: Туган авылым, Иске Җияш,

      Гел матур бул, мәңге яшь!

Максат: 1. Укучыларны  туган авылыбыз, аның      урамнары,сулыклары, урманнары, басу атамалары  белән таныштыру. Аларда  беренчел  күзаллаулар формалаштыру. Гадилек һәм табигыйлыкның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

2. Укучыларның танып-белүләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Туган авылыбызга, сулык, урман, басуларына, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

  Мин, Гәрәева Флүсә Сабит кызы 2011-12 нче уку елында 1-3 нче сыйныфларны укыттым. Белгәнебезчә, быелгы уку елында без яңача белем бирү стандартларына күчтек .Һ әм беренче сыйныфта биш юнәлеш буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып бардык. Шуларның берсе- хәрби- патриотик юнәлеш. Бу юнәлеш буенча мин укучыларым белән “Минем кечкенә Ватаным “түгәрәген сайладым. Эш программама “Туган авылым тарихы”, Авылым урамнары”, “Авылыбыздагы сулыклар”, “Авылыбыздагы урманнар”, “Авылыбыздан чыккан иҗатчылар” кебек темалар  да керттем. Биредә тәкъдим  ителгән эш тә шушы түгәрәктә өйрәнелде.Чыннан да дәрес кысаларында гына барысын да өйрәнеп бетереп булмый. Ә мондый түгәрәкләр укытучы белән баланы иҗади эшләргә, кызыксынырга, күбрәк белергә, эзләнергә мәҗбүр итә. Билгеле,  эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә уңай. Укучыларда туган авыл турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә.Бер-берсенә, туган авылга хөрмәт горурлык хисләре тәрбияләнә.

Тема: Туган авылым, Иске Җияш,

      Гел матур бул, мәңге яшь!

Максат:

1.Укучыларны  туган авылыбыз, аның  урамнары,сулыклары, урманнары, басу атамалары  белән таныштыру.Аларда  беренчел  күзаллаулар формалаштыру.Гадилек һәм табигыйлыкның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

2.  Укучыларның танып-белүләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Туган авылыбызга, сулык, урман, басуларына, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Й.Хуҗин”Уртак язмыш кояшыбыз(Иске Җияш авылы тарихы китабы),Яр Чаллы, 2011 нче ел, Д.Хуҗина”Көзге моң”, Менделеевск, 2008, Ф.Дәүләтбаевның шигырьләр җыентыгы, дәрескә презентация.

Җиһазлау: компьютер

Дәрес тибы: сәяхәт дәрес

Дәрес планы

I.Мотивлаштыру өлеше.

- Укучылар,кәефләрегез яхшымы?Сез сәяхәткә чыгарга әзерме?

II.Дәрес проблемасын кую.

1.Укучылар , тыңлагыз әле, мин сезгә Фәнәвис абыегыз Дәүләтбаевның шигыреннән өзек укып үтәм.

Синдә узган балачакны

Искә төшереп яшим

Әнкәемнең туган авылы

Син ул, Иске Җияшем!                                                                                                        

 Слайд 1

-Димәк , укучылар, без бүген нинди темага сөйләшәчәкбез?

-Дөрес, туган авылыбыз Иске Җияш турында.Дәрестә туган авылыбыз буйлап сәяхәт итәчәкбез.Һәм безнең авылыбызга багышлап девизыбыз да бар.

Слайд 2

 III.Тема буенча эш.

1.-Укучылар, ә Иске Җияш атамасы нәрсәне аңлата?

-Ул Җияш исемле кешегә бәйле. Ә ул кешенең шәҗәрәсе Гәрәй ханга барып тоташа. Авылга исеме бирелгән бабабыз Гәрәй ханның уналтынчы буыны итеп күрсәтелә.

Слайд 3

-Ә энциклопедиядә ничек аңлатылган икән?

Слайд 4

-Старое Зияшево(Иске Җияш) деревня в Актанышском районе, на ручье Шабиз(левый приток р.Белая), в 18 км от с. Актаныш. В 1989- 215 жит(татары). На 1997 – 204 жит. Полеводство, мол. Скот-во, овц-во. Изв. с 1738 г.

Слайд 5

2.- Сәяхәтебезне авылыбыз урамнары буйлап дәвам итәрбез.

-Бенең авылда ничә урам бар  әле?

-Аның беренчесе- Колхоз урамы. Колхоз төзү елларында  шулай атала башлый.Икенчесе – Үзәк урам. Клуб, мәктәп, медпункт, кибет биредә урнашкан.Аталышы да шуңа бәйле.

Слайд 6

-Менә без Үзәк урамда.

Слайд 7

-Ә монысы Колхоз урамы.

Слайд 8,9

3.- Сәяхәтебезне туган авылыбыз сулыклары буйлап дәвам итәбез.

-Менә без Шәбез елгасы буенда.

Слайд 10

-Шәбез нәрсә аңлата?

-Шәбез исемендә ике елга бар, һәркайсы Агыйделгә коя. Безнең авыл яныннан агучысы Шәбезбаш авылыннан башлана. Тиз, шәп, кызу агучы мәгънәләрен аңлата.

Слайд 11,12,13

  • Тыңлагыз әле укучылар, Диләрә апагыз Шәбез турында нәрсә ди?

Шәбезкәем текә ярлы иде

Вак балыклы булдың электән

Без үскәндә чумып йөзгән

Сулары да калган тубыктан.

Слайд 14

-Чыннан да элеккеге Шәбез елгасы тирән, мул сулы булган.

-Менә без сезнең белән “Юкәле кул “ буенда

Слайд 15

-Ә бу шигырь юллары якташыбыз, Иске Балтач авылы кызы Фәйрүзә апагыз Мөслимованыкы

Юкәле кул суы ага

Кыр-басу уртасыннан

Төнбоеклары тирбәлә

Уйларга талган сыман.

Слайд 16

-Элек бу инеш ярларында юкәләр үскән. Аның суы чиста, йомшак булган. Инештә кайчандыр шамбы балыгы да булган. Ә ул чисталык ярата торган балык. Чыпта ясау өчен юкә кабыгын да монда җебеткәннәр.

Слайд 17

-Менә “Җәүбүре “ буасына да килеп җиттек.

Слайд 18

-“Җәүбүре” ике мәгънәгә ия.

-Җау(яу) булды

-Иләмән бабай улы Йаубүре исеме белән дә бәйләп аңлатыла.Йаубүре оҗмахка тиң урында яшәгән дип фаразлыйлар. Ә Иләмән бабай, Теләкәй авылына нигез салучы Теләкәй морза белән бергә килеп төпләнүче кеше.

Слайд 19,20, 21

-Җәүбүредә хәзер төрле балыклар да үрчетәләр.

Слайд 22

4.Ял минуты

-Укучылар, без сезнең белән җиләкле аланга килеп җиттек. Әйдәгез рәхәтләнеп ял итеп алыйк.Башта фотога карап күзләрегезне ял иттерегез.

Слайд 23

-Әйдәгез хәрәкәтләнеп алабыз

Әкрен генә басабыз

Әзрәк уйнап алабыз

Тиз-тиз чүгеп алабыз

Тәмле җиләк кабабыз

Чуар күлмәк күбәләкне

Уңнан эзләп карыйбыз

Сулдан эзләп карыйбыз

Аннан туктап калабыз

Слайд 24

-Менә без эзләгән күбәләк

Слайд 25

5.-Сәяхәтебезне аылыбыз урманнары буйлап дәвам итәбез

-“Карагатлы куак” урманы.

Слайд 26

-Ә нигә шулай аталды икән?

-Элеккеге заманнарда бу урманда күпләп  карагат куаклары үскән. Урман атамасы шуннан алынган

Слайд 27

-Без хәзер “Чатра” урманында

Слайд 28

-Чатра нәрсәне аңлата икән?

-Чатра- электән сөзәк тау дигәнне аңлаткан. Хуҗалыклар берләшкәч, биредә көтү көтәләр. Шулай ук умарталык та тоталар.

Слайд 29

  • Ә монысы “Шагали бакчасы” урманы

Слайд 30,31

  • Ә бу урман нигә шулай аталган?
  • Олан ялан куагы әрәмәсендә 1925-1930 нчы елларда урман сакчысы Шагали Мәзнәвиев җитәкчелегендә утыртылган наратлык. Ул наратлардан Актанышта өй салучылар да булган. Ә наратларның тирә-ягында акацияләр үсә.

Слайд 32

6.-Без авылыбыз басуларында.

Слайд 33

-Менә “Җитен тарлавы” басуы. Болын яки урман уртасында  басу  төшенчәсен белдерә.

Слайд 34, 35

-“Мәкә ялан” басуы

Слайд 36

  • Ә бу басу нәрсәне аңлата?

-Бу яланда көлтәләнгән игеннәрне кибәнгә өеп саклый торган булганнар. Ә кыш көне көлтәләрне сугалар. Шушы хезмәт барышында күпләп мәкинә чыга. Әлеге калдык ялан исеменә әйләнә(кыскартып алына). Ә шушы ялан янындагы басу”мәкә ялан” басуы дип йөртелә.

Слайд 37

-Укучылар шушы урынга җиткәч , минем сезгә, Диләрә апагызның тагын бер шигырен укып китәсем килә.

Яши минем туган авылым
Биек таулар итәгендә
Чана шудым шул тауларда
Чаңгы шудым кичә генә
Кичәгечә
Бар да шул ук:
Бәбкә саклап үскән ялан,
Яланаяк чапкан урам,
Су коенган Шәбез елгам,
Җиләк җыйган каен урман
Сагынып кайтам,
Киткән идем ...
Әйтерсең лә кичә генә.
Балачагым яши монда-
Биек таулар итәгендә
Иске җияш авылында.

Слайд 38

7. Ә сәяхәтебезнең бу тукталышы “Әй, гүзәл , туган авылым!” дип атала

  Авылыбызның матурлыгына тагын бер кат карап, сокланыйк әле.

Слайд 39, 40, 41, 42, 43, 44,45

8. –Ә чираттагы тукталышыбыз “Алар безнең горурлыгыбыз!” дип атала .

-Чыннан да, авылыбыз бик кечкенә булса да, искиткеч тырыш, хезмәт сөюче, сәнгатькә гашыйк халык яши бездә. Аларның һәрберсен санап чыгу мөмкин түгел.Шулар арасыннан икесен генә мисалга китерәбез.

-Йосыф Әхтәм улы Хуҗин- укытучы, журналист, хәбәрче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Авылыбыз турындагы “Уртак язмыш кояшыбыз” китабы авторы.

Слайд 46,47

-Хуҗина Диләрә Фаис кызы-Менделеевск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче авылдашыбыз. “Көзге моң”, “Вакыт бар” шигырьләр җыентыклары авторы.

Слайд 48,49

-Ә чираттагы шигырь юллары Илсур абыегыз Тимеровныкы. Ул да безнең авылныкы.

Слайд 50

9. Менә сәяхәтебезнең соңгы тукталышына да килеп җиттек. Бу тукталыш- “Без- авылның киләчәге!” дип атала.Һичшиксез, мондый бай табигате, халкы булган авыл киләчәксез була алмый. Ә аның киләчәге сезнең кулда. Шушы матурлыкны саклау һәм үстерү сезгә йөкләнә укучылар.

Слайд 51

IV.- Укучылар безнең дәрес-сәяхәтебез тәмам. Күрәм, сезгә сәяхәт ошады. Ә дәресне  девиз итеп алган сүзләр белән тәмамлыйк.

-“Туган авылым. Иске Җияш,

Гел матур бул, мәңге яшь!»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Туган авылым-Кошманым

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр......

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...