2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
классный час (3 класс) по теме

Класс сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2012_el.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

            2012 ел –Тарих елы.Туган авылым чишмәләре.

Максат: авылыбызның тарихы, чишмәләре белән таныштыру,

 Туган якны ярату, аның белән горурлану хисләре,туган як чишмәләренәсак караш  тәрбияләү.

Ярдәмлек:   фоторәсемнәр,  аудиоязмаларлар, слайдлар

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Тема өстендә эш.

 

1. Укучылар,  2012 ел  президентыбыз тарафыннан  тарих елы дип билгеләнде. Бүген без сезнең белән укучылар ” Туган авылым чишмәләре” дигән темага сөйләшү алып барырбыз. Авылыбызның чишмәләре белән телдән журнал аша танышырбыз.

 1 укучы.Авылыбызның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки сез авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр, дип уйлыйсыздыр. Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны , инеше, салкын чишмә чыга торган калкулыклары булган урын кирәк булган.

    2 укучы.Һәм чыннан да, халкыбыз шундый урынны тапкан. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып халык чишмәләребезгә ягымлы исемнәр дә кушкан? Морат, Дөмәй,Әрәмә, Югары оч, Түбән оч, Изгеләр чишмәсе, Буралы кое, Рәсим чишмәсе ...

    3 укучы.Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар.

    Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

    4 укучы.Авылымның көнчыгыш ягында урнашкан Дөмәй чишмәсенгең тарихы бик еракларга барып тоташа.Клара апа Булатованың шигыре искә төшә.

Яз айларының җылы көннәре,

Авыл ягының татлы җилләре.

Сез һаман шулай хуш исле микән,

Дөмәй буеның зәңгәр гөлләре?

Дөмәй-Дөм дигән сүз, гарәп-фарсы телендә тибеп чыгучы, әкрен генә җир астыннан, су төбеннән “тибеп, агып чыгучы” дигәнне аңлата. Чынлап та Дөмәй чишмәсе “Бүре тавы” янында җир астыннан тибеп саркып чыга.

   Җыр башкару.

    5 укучы.Чынлап та чишмәләрнеҗ үз тарихы бар. Мәсәлән Морат чишмәсе. Бу чишмә чыккан урында Морат исемле кеше яшәгән. Ул Кичучат авылында яшәүче Юлдаш картның малае. Ә Юлдаш карт үзе Зеленодол районы Шырдан авылыннан була .Иван Грозный чукындыруыннан качып алар берничә гаилә бергәләп Кичучатка килеп урнашалар. Моратның улы Колшәриф безнең авылны башлап җибәрүче кеше була.

    Безнең Түбән оч чишмәсен 1949 нчы елда нефть эзләүчеләр казып калдырган. Ул урында скважина бораулаганнан соң нефть урынына су чыккан. Шуннан соң нефтьчеләр: “Авыл халкына яхшылыгыбыз булсын” – дип, аны артезиан коесы яки чишмә итеп калдырганнар.

    6 укучы.Түбән оч чишмәсенә 2003 нче елның 16 октябрендә, сөекле шагыйрәбезнең исемен үзе исән чакта мәңгеләштерү максатыннан Клара Булатова исеме бирелде.

Бию.”Суга бару”

    7 укучы.Елның елында мәктәбебездә экологик айлыклар, “Чишмә”, “Без яшеллек өчен” операияләре оештырыла. Авылыбыз чишмәләре даими чистартылып торыла.

III.Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Авылым чишмәләре

Проект эше...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...

ТЕМА: “Авылым чишмәләре"

Эчтәлек 1. Кереш. 2. Аксар авылы чишмәләре тарихи чыганакларда. 3. Гыйзди чишмәсен барыбыз да үз итә. 4. Чишмәләр –зур байлык. 5. Йомгаклау. Әдәбият исемлеге....