ТЕМА: “Авылым чишмәләре"
творческая работа учащихся по окружающему миру (4 класс)

Эчтәлек 1. Кереш. 2. Аксар авылы чишмәләре тарихи чыганакларда. 3. Гыйзди чишмәсен барыбыз да үз итә. 4. Чишмәләр –зур байлык. 5. Йомгаклау. Әдәбият исемлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avylym_chishmlre.docx23.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе

VIIIрегиональ «Тукай укулары» фәнни-гамәли укучылар

конференциясе

              Юнәлеш:    “Балалар,яшьләр һәм әйләнә –тирә мохит ”

ТЕМА:

“Авылым чишмәләре”

Башкарды:

 4 нче сыйныфукучысы

Миннуллина Самира

              Җитәкче : башлангыч класслар  укытучысы

Нургалина Лилия Мосавир  кызы

Зәй шәһәре, 2020 нче ел

Эчтәлек

1.        Кереш.

2.        Аксар авылы чишмәләре тарихи чыганакларда.

3.        Гыйзди чишмәсен барыбыз да үз итә.

4.        Чишмәләр –зур байлык.

5.        Йомгаклау. Әдәбият исемлеге.

Авылым чишмәләре .

Челтер-челтер чишмә ага –

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Чишмәләребезнең матурлыгын күрер өчен дә,һәр туган таңның кадерен белергә дә безне туган як,туган туфрак өйрәтә.

Сүзем туган авылым Аксар һәм аның чишмәләре хакында.Безнен авылда Аксар суы дип аталган  инеш ага. Бик күп чишмәләр кушылып килә-килә суы ишәеп китә аның. Тарихка күз салсак,элек әлеге инештә  4 тегермән корганнар.

1.Югары тегермән- Әхматҗанныкы( Шепкә кешесе)

2.Урта тегермән- Мансурныкы

3. Авыл янында Хисаметдин тегермәне (бүгенге көндә “Хосам” буасы дип йөртәләр). Әлеге буаны бүгенге  көндә “Миннәхмәт буасы” дип тә атыйлар,чөнки бу буаны чистартып,балыклар үрчеткән кеше  Миннәхмәт абый Гобәйдуллин була һәм бүгенге көндә дә  анда  балык тоталар .

4. Гәүлә тегермәне (Гаврила дигән рус кешесенеке була).

Инешләрнең чыганагы булган  авылыбызның чишмәләре тарихына күчәсем  килә.

Бояр урманыннан башланып, авылдан 5 чакрым ераклыкта, бик матур күл була.  Өлкән кешеләр сөйләве буенча,ул  “Астапый”  (Стахеев) кулында була.Бүгенге көндә ул Перцовка авылыныкы.  Ул күлгә язын кыр казлары, торналар,кыр үрдәкләре – “дәү кошлар” кайтып бала чыгарганнар. Аның уртасыннан   кечкенә генә чишмә аккан, халык  телендә “дәү кош”Тәүкешкә әйләнеп чишмә  Тәүкеш исемен алган. Кызганычка каршы, тимер юллар салынып, зур көтүлекләр  көтеп,игътибар булмыйча, чишмә югалган,сазлыкка әйләнгән. Авылдан караганда, көнчыгыш якта тагын бер  кечкенә сазлык ерганак бар.Аны Сарсаз елгасы дип атаганннар. Ул елга Юкәле  елгасына кушылып,Куян атавы урманыннан чыгып, Аксар инешен зурайткан . Сүз уңаенда, Куян атавы  урманы да боярныкы булган.Әлеге елга да бүгенге көндә сазлыкка әйләнгән.Әби-бабаларыбыз заманында, чишмәләргә аерым игътибар булган,аларны күз карасыдай саклаганнар,аерым кешеләр чишмәләрне чистартып, буралап  торганнар. Бүгенге көндә авылыбызда инешебезгә агучы  сакланган чишмәләр бар. Авылдан ерак түгел  Улый  чишмәсе,(Сафиулла исемле кешенең кушаматы “Илья”дан алынган), Шепкә авылына якынрак урнашкан Мансур чишмәсе- Мансур исемле  кеше тегермәнче булган,  колхозлашу чорында бай дип  авылдан куылган, истәлеккә чишмәсе калган.

Гыйзди  чишмәсе ,25 ел патшага хезмәт иткән Гыйзди солдат исеме белән аталган. Бу авылдашыбыз  1812 елгы Ватан сугышында зур  батырлыклар күрсәтеп,алтын тәре белән бүләкләнә. Бер ел буе Петербургтан  Аксарга җәяү кайта. Гомерен тыныч хезмәттә үткәрә, игенче була,чишмә ача. Аны чистартып,  бурасын яңартып,сукмакларын ачып тора. Бу чишмә хәзер дә яңартылды, төзекләндерелде. Яңа буын бу чишмәнең тарихын белә. Гыйзди чишмәсе янына һәр елны мәктәбебезнең чыгарылыш  класс укучылары  яшь агач үсентеләре утырталар. Әти –әниләребез утырткан агачлар чишмә буйларын бизәп тора.Туган җирдәй җир булмас,туган илдәй ил булмас дип ,юкка гына әйтмәгән халкым.Кунакка кайткан авылдашларыбыз да  гаиләләре белән чишмә буенда ял итәләр.Аксар авыл халкы,тирә-як  кешеләре дә, без-укучылар да  ял итәргә бу чишмәгә йөрибез.Чишмәгә класс белән,җәйге ял лагеренда ял иткәндә дә походлар оештырабыз. Болында үскән  үсемлекләрне танырга, чишмә буендагы аулак таллыкны үз иткән моңлы кошларыбызны тыңларга ,салкын саф чишмә суларыннан авыз итәргә   киләбез без монда.

Безнең чишмә ,борыла-борыла,

                                           Зур инешкә юл ала,

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

Чишмәләр -   табигатьнең бизәге,Җиребезнең байлыгы.Су – тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк.

Кеше сусыз яши алмый.  Өлкән кешегә көненә уртача 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур. Су каций һәм магнийга бай.   Хатын-кызларның гүзәллеген озак саклар калу өчен табигый ысулларның иң тәэсирлесе һәм арзаны - су эчү.   Организмга кирәгенчә су кермәсә, аш кайнату эшчәнлеге дә зарар күрә.  Су ашыйсы килүне киметә һәм организмда җыелган кирәкмәгән матдәләрне эретергә, кешегә ябыгырга ярдәм итә. Иртә белән торгач та, 1-2 стакан су эчсәгез, көне буе кәефегез күтәренке булачак.Чыннан да  сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар!

        Кайбер чишмәләрне халык шифалы яки изге дип атаган.

          Тозы күп чишмәләр янында дәвалау үзәкләре дә төзелә.

Борынгы бабаларыбыз  үз  авыл, шәһәрләрен  нәкъ  менә  чишмә, су буйларына  корганнар,  суның  кадерен белгәннәр. Бүгенге көндә дә без суның кадерен белергә,сулыкларыбызны саклап,чистартып торырга тиеш.Эчкән суларыбыз тәмле,сулаган һавабыз саф,чиста ,дөньялар тыныч булсын!

  1. Гөлназ Вәлиева “Су әкияте”
  2. Р.Миңнуллинның “Чишмә”

3.Ф.С.Баязитова "Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары"-1995

4.”Зәй офыклары” газетасы ,29 апрель,2006 ел

5. Авылдашлар авазыннан материаллар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Чишмәләр моңы!

Коспект....

"Китап - белем чишмәсе"

Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән класстан тыш чара...

Авылым чишмәләре

Проект эше...

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...