Эссе "Универсиада 2013 : минем шәһәрем һәм мин"
статья на тему

И, Казаным! Һаман яңарасың,

Карап сокланмыйча түзалмыйм.

Сиңа булган якты хисләремне

Тыныч кына сөйләп биралмыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Казан шәһәре

Идел буе районы

                                  ГБМБУ  “78нче мәктәп “

Универсиада 2013 : минем шәһәрем һәм мин.

(ЭССЕ)

                  (,,Ел укытучысы - 2011” бәйгесенә)

Башкарды : 78нче мәктәпнең

беренче квалификацион

категорияле  татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Вәкилова Зилә Юныс кызы.

Казан, 2011.

И, Казаным! Һаман яңарасың,

Карап сокланмыйча түзалмыйм.

Сиңа булган якты хисләремне

Тыныч кына сөйләп биралмыйм.

Сихри дә, серле дә Казан. Ул дөньядагы бөтен гүзәллекне үзенә җыйган кебек. Салкын кыш җитсә, энҗе карларга күмелә; җәй җитсә, шау чәчәкләргә төренә; язларында кояштай балкый; көзләрендә алтын яфракларга урала. Күпме язларны, күпме җәйләрне каршылаган һәм озатып калган инде ул!

Күпме гасырлар элек шәһәребез урамнарыннан әби- бабайларыбыз йөргәндә, аларның башларына нинди уйлар килде икән? Казан шушындый матур, данлы шәһәр булачагын, дөньядагы күп  дәүләтләр аңа дуслык кулы сузачагын уйладылармы икән алар?!

Казанның хәзергесе гаҗәеп матур бит.  Яңа биналар, матур яңа йортлар калка, метро төзелә, бөтен Рәсәйне көнләштерерлек Пирамида калкып чыкты. Алар белән янәшә ,, Безне дә онытмагыз, милләттәшләр!” дигәндәй Сөембикә манарасы сагышлы мәхәббәт белән безгә горур карап тора. Аның очында балкыган ае үткән гасырларда дөнья бәясе торырлык шәхесләргә маяк кебек.

Уйлар дулкынына күмелеп, алга атлыйм. Хыялымда Казаным белән серләшәм. Гүзәл калабыз һаман үсә, яңара. Куәтле завод - фабрикалар эшли, йөзләрчә уку йортлары гөрләп тора. Казан – мәгариф һәм мәгърифәт  үзәге. Театр, концерт залларыннан  -  музыка, ә мәчетләребездән азан – иман нуры агыла. Башкалабыз бөеклеге, кунакчыллыгы, чал тарихы белән үзенә тартып тора. Кемнәр генә булмаган да, кемнәр генә йөрмәгән бу урамнарда! Мөхәммәдъяр, Кол Гали, Такташ, Туфан, Пушкин, Толстой тагын бик күпләр…

Сөекле Тукай, Җәлилебез шигырьләре, Сәйдәш моңнары кемнәрне генә битараф калдырыр икән!  Алар хәзер, һәйкәлләргә әверелеп, безгә иминлек, бәхет телиләр шикелле.

Яңа да ул, борынгы да

Казаным – гасырлар  каласы.

Сөенә – сөенә атлыйм урамыңнан

Мин, татарның газиз баласы.

Юлымны дәвам итәм. Кремльнең ак диварлары ирек өчен көрәштә башларын салган ата- бабаларыбызның горур тавышларын үзенә сеңдергәндер. Бар җиһанның бөтен  матурлыгын җыйган Кремльнең ак таш стеналары кешеләрне тынычлыкка, тугрылыкка, бердәмлеккә, дуслыкка чакыралар кебек.

Универсиада... Бөтендөнья универсиадасы... Студентлар универсиадасы...  Халкыбыз телендә шундый сүзләр йөри. Казан универсиадасы бөтен ил өчен мөһим вакыйга. Ә ни өчен Казан? Ни өчен ул Казанда үтә? Минем уйлавымча, башкалабызны без генә югары бәяләмибез. Безнең шәһәребез, димәк, бөтендөньяга билгеле. Казан халкы түземсезлек белән 2013 нче елгы универсиаданы көтә. Казандагы кайбер корылмаларда  инде хәтта бүген Олимпия уеннары дәрәҗәсендәге ярышлар уздырырга мөмкин.

Чыннан да, Татарстанга зур җаваплылык алырга туры киләчәк. Һич шигем юк, җөмһүриятебез моңа әзерләнәчәк. Универсиада белән бәйле төзелешләр көннән – көн арта. Казан чәчәк ата, матурлана, яшәрә.Яшь спортчыларыбызга тырышып әзерләнергә генә кала. Көннән- көн алар өчен шартлар тудырыла.

Универсиада авылы... Кай арада калкып чыкты?  Яшь спортчылар өчен нинди генә уңайлыклар тудырылмаган.Ул заманча бүлмәләр дисеңме, ул яшәү өчен шартлар дисеңме, барысы да җитешле.

Тиз йөрешле трамвай йөри башлаячак... Бу яңалык та Казан халкы арасында тиз таралды.Күңелле яңалыклар халкыбызны сөендерә генә бит.

           Әллә нинди сораулар туа миндә. Ник мин спорт белән шөгыльләнмәгәнмен? Ник мин физкультура дәресе белән генә канәгатьләнгәнмен? Эх, мин дә спортчы булсам, шушы уеннарда катнашыр идем дә, чит илдәге яшьтәшләрем белән аралашыр идем.  Тик шулай да, спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел бит. Спорт –ул сәламәтлек чыганагы. Яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә чакырам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок мини - проект "Система питания ДВС"

В данной работе рассмотрены: Актуальность пректной технологии; Этапы проекта; Цель и задачи урока; Ход урока....

Структура урока мини-проекта

Приведена структура проблемного урока мини-проекта: "Система питания ДВС", этапами урока, действиями преподавателя и обучающихся....

Класс сәғәте "Ғаиләм - минең байлығым

Разработка составлена  для учащихся начальных классов...

Мини КВН: Веселая механика

Внеклассного мероприятия по предмету физика....

Мастер класс «Минем тылсымлы әкиятем».

Әдәби жанрларының иң кызыклысы һәм мавыктыргычы һичшиксез әкиятләр санала. Татар телендә аларны өч төргә бүләләр:1) Хайваннар турында әкиятләр;2) Тылсымлы әкиятләр;3) Томыш-көнкүреш әкиятләренә бүләлә...