контроль эшләр
материал

Тазеева Миляуша Мунировна

Предварительный просмотр:

МБОУ « Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

«Дус - акчадан кыйммәт.»

Сөйләм – импровизация

Разработала  и  провела

учитель  начальных  классов

                                                      Сайранова Резеда Тависовна

Сөйләм – импровизация

Тема: «Дус - акчадан кыйммәт.»

Максат:  

1. Балаларның дуслык турындагы белемнәрен үстерү.

2. Үз фикереңне әйтә белү һәм бер- берең белән аралашу булдыру өстендә эшләү.

3. Дуслаша белү,дуслыкны саклау һәм коллективта аралашу кебек әхлакый сыйфатлар булдыру.

4. Бер- береңә хөрмәт, миһербанлылык тәрбияләү.

Әңгәмә барышы

  1. Оештыру өлеше.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнен тормыш үзәге,

Дуслык – безнен тормыш бизәге.

Безнен халык кунакчыл:

- Якты чырай, такта чэй, дип,

Каршы ала кунакны.

- Әңгәмәнең темасын укыйк әле..

– Нәрсә турында сөйләшербез икән? /Дуслык турында./

- Кемнең чын дуслары бар, шулар кулларыгызны күтәрегез әле?

Күрәм барыгызның да дуслары бар.

2.- Үзегезнең чын дустыгыз турында сөйләгез әле.

- Дуслыгыгыз нәрсәдә күренә?

- Нәрсә соң ул чын дуслык?

-Кемне син чын дустың дип атый аласың?

- Дуслык кайда сынала?


- Әйе, дуслык күңелләрне җылыта. Тормышта дуслар һәр кешегә, олыга да , кечегә дә кирәк. Дуслашырга һәм дуслыкны сакларга кайда өйрәтәләр соң?

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

- Ә дуслык нәрсәдән башлана? Ул җырны сез беләсезме?
 

                 Елмаюдан көннәр яхшыра,

                 Елмаюдан салават күпере чыга.

                 Елмай син һәркемгә яктырак,

                 Елмаерлар сиңа таба караучы да.

                          Шул вакытта болытлар,

                          Кинәт бии башларлар,

                          Һәм чикерткә скрипкасын тартып утырыр.

                          Зәңгәр чишмәләр алар,

                          Елганы тутыралар,

                          Ә елмаю дуслыкны гына тудырыр.

   

.

- Әйе, дөрес балалар. Ни өчен шулай икән соң?   Кеше елмайса күңелләр күтәрелә, аңа карап синең дә елмаясың килә башлый. Ышаныч, дуслык елмаюдан башлана.

- Ә сыйныфта бер-берегез белән дуслык ничек башланырга мөмкин?
(уеннар, аралашу, уртак эшләр, күмәк уеннар)

- Укучылар, үзегезнең якын дустыгызны очратканда сез нинди хисләр кичерәсез?  (шатлык)
1

- Кемне без чын дус дип атыйбыз?

Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
Матурлык - бер көнлек, дуслык – гомерлек!

-Укучылар бүгенге әңгәмәбезнең темасы да “Дуслык акчадан кыйммәт”

- Сез моны ничек аңлыйсыз?

- Укучылар, кешенең дуслары күп булырга тиешме, әллә бер генәме?
(Бу мөһим түгел, иң мөһиме дустың ышанычлы булырга тиеш)


- Безнең класста ачуланышып йөргән укучылар бармы соң?

- Безнең сыйныфның дус, тату булуына, мин бик шат.

- Әйдәгез хыялланып алыйк әле. Әгәр дә безнең тирә- ягыбыздагы һәр кеше дус булса, матур итеп елмайса нинди могҗиза булыр иде икән балалар?

Әгәр дә дуслык, татулык  булса, бөтен җир шары елмаер иде. Усаллык, тәртипсезлек булмас иде. Кешеләрнең күңелләре саф булыр иде, авырулар да булмас иде.

- Дуслык- нинди могҗизалы сүз икән бит дусларым!

Барлык кеше белән дә, бер генә кеше белән дә дус булып була икән.

- Дуслар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш. (тыйнак, үз сүзендә торучы, ышанычлы, ягымлы, аралашучан, , күндәм, һәрчак ярдәм итүче)

2

3.Нәтиҗә:
- Укучылар, кызганычка каршы тормышта дуслары булмаган кешеләр дә очрый әле. Алар шул кадәр күп кеше арасында үзләрен ялгыз хис итәләр. Дуслар булу бер дә кыен түгел, моның өчен гади генә дуслык кагыйдәсен үтәргә кирәк.

Дуслык кагыйдәсе. 

    1. Дустыңа авыр чакта булышырга.

2. Шатлыгыңны дустың белән бүлеш.

3. Дустыңның кимчеленнән көлмә.

4. Дустың начарлык эшли башласа, туктат.

5. Дустыңның ярдәменнән, киңәшеннән баш тартма.

6. Дустыңны ялганлама.

7. Үз хатаңны таный бел, кичерергә өйрән..

8. Дустыңны сатма.

     9.Үзеңә нинди хөрмәт теләсәң, дустыңа да шуны телә.

    10.Ешрак елмаегыз.
   11.Дустыңның серен беркемгә сөйләмә.

4. Рефлексия.  Әңгәмәнең нәтиҗәсе.

- Балалар, сезнең парталарыгызда яфраклар һәм чәчәкләр ята. Теләсә нинди үсемлек, башта яфрак яра, аннары чәчәк ата.

- Уйлагыз әле, сез инде дуслашу кагыйдәләрен, дус булу тәртибен беләсез, сезнең үсентегез инде яфрак ярып, чәчәк аткандыр?

- Әгәр дә “әйе” икән, яфрак алабыз, кемнеңдер әле чын дусты юк, өйрәнә генә икән, чәчәк алабыз.

Ә хәзер чәчәкләрне , яфракларны тактага чыгабыз да беркетәбез

Сезнең чәчәкләрегезгә караганда мин ышанам, Сез бер –берегез белән һәрчак дус булырсыз.

5.Нәтиҗә

- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Бүгенге әңгәмә турында әти-әниләрегезгә сөйлисегез килмиме?

- Ни өчен?

Бүгенге әңгәмәгә катнашкан өчен бик зур рәхмәт, Сезгә балалар.

Мин сезнең барыгызга да чын дуслык һәм дуслыкны саклавыгызны телим .

3

                  Егылсаң торып була,

                  Торсаң йөгереп була,

                  Йөгерсәң җитеп була-

                  Дусларың гына булсын!

         Сөйләшеп, уйнап була,

                  Күп нәрсә белеп була,

                  Шаярып, көлеп була-

                  Дусларың гына булсын.

Один за всех и все за одного  

                                    (Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен)

Помоги другу в трудное время  

                                     (Дустыңа авыр булганда булыш)

Нет друга – ищи, нашёл – береги

                                     (Дустың булмаса эзлә (тап), тапсаң – сакла)

Дружба – огромное богатство                  (Дуслык – зур байлык).

Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Әйдәгез бер-беребезгә ягымлы итеп елмаябыз һәм дә бергәләшеп дуслык формуласын табабыз (чыгарабыз).

Дустың булмаса - ..............эзлә,

Таптың икән - .....................сакла.

Аның һәрвакыт кадерен ....бел,

Иң мөһиме - ........................беркайчан да югалтма.

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң югалтма!(Нет друга- ищи, найдёшь- береги!)

      100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын! (Не имей 100 рублей, а имей 100 друзей)

      Дус авырлыкта беленер. ( Друг познается в беде)

Пословицы о дружбе.

  1. Не имей сто рублей, а  имей сто друзей.
  2. Нет друга- ищи, нашёл,  береги.
  3. Птица сильна крыльями, а человек  дружбой.
  4. Из-за нового приятеля, не теряй старого.
  5. Друзья познаются в беде.
  6. Старый друг, лучше новых двух.

Дуслык турында мәкальләр.

  1. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
  2. Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
  3. Кош-канат белән,кеше –дуслык белән көчле.
  4. Яңа дус тап, искесен ташлама.
  5. Дуслык авыр вакытта сынала.
  6. Бер иске дус яңаның икесеннән яхшы.

Укучылар дуслык турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр.

  1. Дусларымны күрүгә

Йөздә шатлык кабына.

            Һәрбер уку елында

            Яңа дуслар табыла.

  1. Матур,чибәр дусларым.

Танырсың бер күрүдә

Үртәшүдә,төртешүдә,

Алар шау-гөр килүдә.

  1. Бәхет өчен  миңа бик күп кирәк,

Бәхет өчен миңа аз кирәк.

Сез дусларым барда - дөнья ямьле,

Сез барында янам көчлерәк.

“Туган телем” (Энҗе Мөэминова)

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

 

“Балам!” – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 И Родной тел

                        Вил Казыйханов

И родной тел, и красивый,                     

Папам, мамамның теле.                                                        

Мог я узнать күп нәрсәне                         

Син родной тел аркылы.                         

Бу языкта коляскада                                

Мамкам сказку көйләгән.                         

А затем төннәр буена                              

Бабуля рассказ сөйләгән.                         

А потом ни сәбәптәндер                      

Өйрәткәннәр рус язык.            

Якобы, тик шушы

Алам духовный азык.                           

Почему же нас детсадта                                      

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр

Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми

Дальше – больше жить иткәндә

Нужен ли ты вряд ли.

И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәгә сине.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и синсез.

Папа, мама и бабуля

Оставили меня телсез

Максат:

Балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

Алдан эшләнгән эш: 

–         Күргәзмә оештыру “Тату гаилә” (ата – аналар һәм балаларның рәсемнәре).

–         Фотокүргәзмә оештыру “Бәхетле балачак”.

–         Әкият уку “Кечкенә янут”.

–         Бәйрәмгә әзерлек максатыннан шигырьләр, җырлар, җырлы- биюле уеннар, мәкальләр өйрәнү.

–         Дуслык турында әңгәмәләр үткәрү.

                

   Бәйрәм барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлә, матур көй астында балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларга утыралар.

 

А.Б.  Бик күп матур сүзләр бар дөньяда, ул сүзләрне зурлар да,  балалар да белә.

 

Исәнмесез дип әйтәбез

Төрле- төрле телләрдә.

 

1.Б. – Здравствуйте.

2.Б. – Исәнмесез.

3.Б. – Хэллоу. Гуд монинг.

4.Б  – Привет.

5.Б. – Сәлам.

 

А.Б. Чын күңелдән исәнләшү кешеләрне дуслаштыра, кәефләрен күтәрә.

21 ноябрь бөтен дөнья сәламләшү, шатлык һәм яхшы кәеф булдыру көне.

 

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

 

Кунакларның кәефләре күтәрелеп китсен өчен, без аларны җырлы- сүзле уен белән сәламлик.

 

(татар халкының җырлы-сүзле уены “Зилем- Зиләле”)

 

Менә сиңа ун кулым, менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Әй – Зилем – зиләле,

Сандугачым кил әле

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

 

(Шигырьләр  сөйләү)

 

1.Б.  Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле- төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

 

2.Б.  Өйрәнәбез без җырлар,

Төрле телдә җырларга

Төрле милләт кешесе килә

Ул җырларны тыңларга.

 

3.Б.  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбез эшең дә.

 

4.Б.  Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, диеп.

 

(Җыр “Дуслык” М.Пляцковкий сүзләре, В.Шаинский музыкасы)

 

Уен «Рәсемне җый” (пазллар ярдәмендә рәсем җыю)

 

А.Б. Әйдәгез әле, балалар, өстәл янына килеп, уен уйнап алыйк, берничә  өлешкә бүленгән рәсемне бер бөтен итеп җыярга кирәк. Дөрес җыйдыгызмы? Булдырдыгыз. Балалар әкиятләр иленә сәяхәткә барабызмы? Сез ризамы?

 

(ноутбуктан “Кечкенә янут” әкиятенең күренешләрен карау)

А.Б.  Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Ягез әле, балалар, бер-беребезгә ягымлы итеп карап елмаябыз.

 

Дуслык турында дан җырлый

Һәрбер халык мәкале.

Без мәкальләр беләбез

Әйдәгез, сөйлик әле.

 

                           Мәкальләр – пословицы.

–         Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

–         Кош канаты белән кеше дуслык белән көчле.

–         Ялгыз агачны җил сындыра.

–         Что одному не под силу, то легко коллективу.

–         Помогай другу везде, не оставляй его в беде.

–         Человек без друзей, что дерево без корней.

–         Один за всех и все за одного.

 

Уен “Дуслык эстафетасы”

А.Б.  Татар халкында ике кулны биреп күрешү, бер-береңә иминлик, дуслык теләү билгесе. Безнең дуслык нык булсын, көннәребез шатлык белән үтсен.

 

А.Б. Әйдәгез әле, дуслар, сезнең белән бергәләшеп биеп алыйк.

Күмәк бию башкарыла.

 

Б.   Добрый день, добрый день-

Мы хотим вам сказать.

Мира, счастья, добра

В этот день пожелать.

 

(Җыр “Дуслык” М.Пляцковкий сүзләре, В.Шаинский музыкасы)

 

 

А.Б. Дуслык- безнең тормыш үзәге,

Дуслык- безнең тормыш бизәге.

 

Кадерле кунаклар, сезгә шушы көн уңаеннан кояш җылысына күңел җылыбызны кушып бүләкләр тапшырабыз.

 

А.Б.   Балалар, кадерле кунаклар, үзебезнең кәефне күрсәтеп көзге агачны бизик әле.(Көзге агачны “крабиклар” белән бизәү)

А.Б.   Нинди матур агач килеп чыкты.

 

Балалар матур көй астында кунакларга кулларын болгап залдан чыгып китәләр.

                 

                  Егылсаң торып була,

                  Торсаң йөгереп була,

                  Йөгерсәң җитеп була-

                  Дусларың гына булсын!

         Сөйләшеп, уйнап була,

                  Күп нәрсә белеп була,

                  Шаярып, көлеп була-

                  Дусларың гына булсын.

     Дусларымны күрүгә

Йөздә шатлык кабына.

 Һәрбер уку елында

Яңа дуслар табыла.

     

      Матур,чибәр дусларым.

Танырсың бер күрүдә

Үртәшүдә,төртешүдә,

Алар шау-гөр килүдә.

       

    Бәхет өчен  миңа бик күп кирәк,

Бәхет өчен миңа аз кирәк.

Сез дусларым барда - дөнья ямьле,

Сез барында янам көчлерәк.

Йөри безнең лицейга

Бик күп төрле балалар,

Төрле- төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

 

Өйрәнәбез без җырлар,

Төрле телдә җырларга

Төрле милләт кешесе килә

Ул җырларны тыңларга.

 

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбез эшең дә.

 

Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, диеп.

“Туган телем” (Энҗе Мөэминова)

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

 

“Балам!” – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 И Родной тел

                        Вил Казыйханов

И родной тел, и красивый,                     

Папам, мамамның теле.                                                        

Мог я узнать күп нәрсәне                         

Син родной тел аркылы.                         

Бу языкта коляскада                                

Мамкам сказку көйләгән.                         

А затем төннәр буена                              

Бабуля рассказ сөйләгән.                         

А потом ни сәбәптәндер                      

Өйрәткәннәр рус язык.            

Якобы, тик шушы

Алам духовный азык.                           

Почему же нас детсадта                                      

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр

Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми

Дальше – больше жить иткәндә

Нужен ли ты вряд ли.

И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәгә сине.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и синсез.

Папа, мама и бабуля

Оставили меня телсез.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

10нчы сыйныф өчен уку елы башында үткәрү өчен контроль эш

1 бирем

А1   Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:

  1. эссе;
  2. көнне;
  3. җылы;
  4. капласа.

А2   Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

  1. халыкның;
  2. табигате;
  3. кипкәч;
  4. инеш.

АЗ  Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

  1. бик;                   2) кибә;  3)  килгән;   4)   коры.

А4   Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

  1. Гыйззәтуллин җырлый.
  2. Күңеле җырлый.
  3. Бала җырлый.
  4. Халык җырлый.

А5   Синонимнар рәтен билгеләгез.

  1. эссе, зур;                           2) эссе, салкын;
  1. эссе, кызу;                       4 ) эссе, коры.

А6   Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча  белән ясалган фигыльне

күрсәтегез.

Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана.

  1. кипкәч;
  2. табигате;
  3. бозыла;
  4. холыксызлана.

Д7   Вакыт рәвеше кергән җөмләне билгеләгез.

1)        Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле.

  1. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.
  2. Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата.
  3. Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән була.

2 бирем

“Мин – Сарманнан” темасына 70 сүздән ким булмаган сочинение язарга



Предварительный просмотр:

11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен дәреснең

 план-конспекты

Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган  9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема:  Һөнәр сайлау -  җаваплы эш

Белем бирү максаты:

  • һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

Фикер үстерү максаты:

  • чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

  • укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү;
  • һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү;
  • һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау.

Җиһазлау: 

  • проектор; ноутбук; дәреслек:  Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан: Мәгариф, 201..-167 б.; презентацияләр; сүзлек; карточкаларда ситуатив күнегүләр; таратма материаллар.

Дәрес тибы: катнаш

   I. Оештыру моменты.

Укучыларның хәлләрен сорашу. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Теманы актуальләштерү.

Без бүгенге дәрестә “Һөнәр сайлау- җаваплы эш” темасына сөйләшербез. Һөнәр сайлау проблемасы буенча үткәннәрне ныгытып, диалог һәм монологлар төзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез, төрле һөнәрләргә карата үз фикерләребезне белдерербез. Нәрсә соң ул һөнәр? Бу сорауга җавапны С.Ожеговның аңлатмалы сүзлегеннән карап әйтик:

Профессия – это у людей основной род занятий трудовой деятельности. Мәгънәсен татарча әйтеп карыйк. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Әйе, һөнәр – ул кешеләрнең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.  Ә хәзер миңа  һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (Көтелгән җаваплар курсив белән күрсәтелә)  (Белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Рәхмәт, укучылар. Әйдәгез әле, бергәләп нинди һөнәрләр булуын искә төшерик.

III. Слайдтагы рәсемнәр белән эш.

(Слайдларда нинди һөнәр иясе икәне әйтелә. Җаваплар дәлилләнә.)

IV. Лексик- грамматик материалны искә төшерү.

1. Җөмлә төзелешен кабатлау.

 Укучылар, ә бу маникенда сез нинди  һөнәр иясенең эш киемен күрәсез? (Врач, доктор, табиб). Бу һөнәр ияләре нәрсә эшлиләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр икән?

Табиб нишли? (Табиб дәвалый)

Табиб дәвалый. Укучылар, бу- нәрсә? (Җөмлә)

   Әйе, бу җөмлә. Бу нинди җөмлә? (Җыйнак җөмлә)

 Ни өчен? (Чөнки бу җөмләдә табиб – ия, дәвалый – хәбәр) Без сезнең белән хәзер “Кар өеме” (“Снежный ком”) уены уйнап, бу җыйнак җөмләдән җәенке җөмлә төзербез.

Табиб дәвалый. Кайда? (Укучылар тулы җөмлә белән әйтергә тиеш булалар)

(Табиб хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә.....дәвалый)

Ничәнче?

(Табиб бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә.....дәвалый)

  Ничек?

(Табиб бишенче, беренче, кырыгынчы....  хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

   Кайчан?

(Бүген, һәрвакыт..... табиб бишенче, беренче, кырыгынчы....  хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

  Кемнәр белән?

(Бүген, һәрвакыт..... табиб коллегалары белән, хезмәттәшләре белән.... бишенче, беренче, кырыгынчы....  хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

Ни өчен?

  (Бүген, һәрвакыт..... табиб коллегалары белән, хезмәттәшләре белән.... бишенче, беренче, кырыгынчы....  хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый, чөнки авыруга, пациентка ярдәм кирәк; чөнки ул аның эше, вазыйфасы; чөнки ул чын доктор; чөнки ул табиб һөнәрен сайлаган; чөнки ул үз эшен бик ярата һ.б.)

2. Текст өстендә эш төркемнәрдә башкарыла.

 Карагыз әле, укучылар, нинди матур җөмлә килеп чыкты.  (Җөмлә слайдта) Һәр сүзнең үз урыны бар. Ә мин сезне бүген һөнәр сайлау турында республиканың яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Марат Бариев  әйткән сүзләр белән таныштырырга телим. Абау, компьютерга тагын вирус кергән бугай. (слайд) Җөмләләр буталып беткән, сүзләр үз урыннарын югалткан, кушымчалары да югалган! Нишлибез? Укучылар, зинһар өчен, ярдәм итегез! Мин һәр партага сүзләре урыннарын югалткан  җөмләләр таратам. Кайсыгыз башкалардан тизрәк һәм дөрес итеп җөмлә төзер икән?

“Кенә, күп, яшьләр, буенча , үз, эшләми, һөнәрләре, техникум, лицей, бетергән, вуз. Бетергәндә, укырга, барасыңны, кирәктер, уйларга, турында, ә, яраткан, шуңа күрә, мәктәпне, кая, түгел, һөнәрең. Ул кадәр, кирәк түгел, кирәк, безгә, юрист, психолог, экономист, инженерлар, технологлар, төзүчеләр, токарьлар. Яшьләр, бит, сайламый, һөнәр, сайлый, уку йорты.”

(Җөмләләр тикшерелә. Дөрес җөмлә төзеп укыган укучылар такта янына чыга баралар. Аларга җөмләләр төзәтеп язылган яңа карточкалар биреп барыла.)

  Бик зур рәхмәт, укучылар. Сезнең ярдәм белән сүзләр җөмләдә үз урыннарын тапты. Ә хәзер бергәләп җөмләләрдән текст төзергә тиеш булабыз. (Урыннарда утыручы укучылар да катнаша.) Кайсы җөмлә беренче булырга тиеш дип уйлыйсыз? Дөрес, укучылар. Бу – беренче җөмлә. Аны беренче итеп бастырабыз.

 (Шул рәвешле җөмләләр тезеп чыгыла. Урыннан берәү текстны матур итеп укый.)

 “Яшьләр бит һөнәр сайламый, уку йорты сайлый. Техникум,  лицей, вуз бетергән күп кенә яшьләр үз  һөнәрләре буенча эшләми. Безгә ул кадәр юрист, психолог, экономист кирәк түгел, инженерлар, технологлар, төзүчеләр, токарьлар кирәк. Шуңа күрә мәктәпне бетергәндә, укырга кая барасыңны түгел, ә яраткан һөнәрең турында уйларга кирәктер”

Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Рәхим итеп урыннарыгызга утырыгыз.  Укучылар, сез Марат әфәнденең фикере белән килешәсезме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.) (Килешәм, чыннан да дәрәҗәле уку йорты тәмамлап кына яхшы белгеч булып булмый һ.б.)

Ә хәзер текстка таянып  җөмләләрне дәвам итеп карыйк:

1) Яшьләр һөнәр сайламый, ...

2) Техникум, югары уку йортын бетергән ...

3) Мәктәпне бетергәндә, ...

4) Һөнәр сайлау- ...

3. Сорау җөмләләр төзү.

Шулай итеп, Бүген мин сезне һөнәрләр турында сөйләшүгә чакырам.

Әйдәгез әле, шушы җөмлә мисалында сорау җөмләләр төзик, дәрес башында уйнаган “Кар өеме”н кире сүтеп карыйк.

Һәр җөмләнең грамматик нигезе булырга тиеш. Бу нинди җөмлә? (Җәенке җөмлә). Хәзер шуннан җыйнак җөмлә ясыйбыз.

Мин чакырам. Җөмләнең баш кисәкләренә сораулар куябыз.

  1. Кем чакыра?
  2. Мин нишлим?

          Ә хәзер җөмләнең башка кисәкләренә сорау куеп, сорау җөмләләр төзүне дәвам итәбез. Бүген сүзенә сорау куябыз.

-Мин кайчан чакырам?

-Мин кемне чакырам?

-Мин нәрсәгә  чакырам?

-Мин нәрсә турында сөйләшүгә чакырам?   

 Укучылар, сораулар куелып бетте дип уйлыйсызмы? Әле без сорау алмашлыклары куеп кына җөмләләр төзедек. Башкача төзеп булмыймы?

(-мы/-ме кисәкчәләре куеп төзеп була)

  Әйе, укучылар. Без –мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып та сорау җөмләләр төзи алабыз. Эшне башлыйбыз.

-Мин чакыраммы?

-Мин бүген чакыраммы?

-Мин бүген сезне чакыраммы?

-Мин бүген сезне сөйләшүгә чакыраммы?

-Мин бүген сезне һөнәрләр турында сөйләшүгә чакыраммы?

Ә хәзер, әйдәгез, сорау җөмләләрне әллә сүзен кулланып катлауландырабыз:

-Мин чакыраммы, әллә чакырмыйммы?

-Мин бүген чакыраммы, әллә иртәгәме?

-Мин сезне чакыраммы, әллә юкмы?

-Мин сөйләшүгә  чакыраммы, әллә юкмы?...

   Афәрин, укучылар. Менә, күрәсезме, без сезнең белән никадәр дөрес сорау җөмләләр төзедек. Һәр җөмләдә һәр сүзнең үз урыны бар икәненә тагын бер кат ышандык.

3. Төркемнәрдә эш.

Узган дәрестә без бүгенге көндә популяр да,  актуаль да булган һөнәрләр турында сөйләшкән идек. Мин төркемнәргә төрле һөнәр исеме язылган карточкалар бирәм. Сез исемен атамыйча гына шул сүзне башка төркемгә аңлатып бирергә тиеш буласыз.

(Социолог, координатор, супервайзер, промоутер сүзләре бирелә)

(Супервайзер- промоутерлар җитәкчесе. Ул рекламаны дөрес оештыру өчен, клиентлар белән ничек сөйләшергә, үз-үзеңне ничек тотарга, сатып алучыларга нинди юнәлеш бирергә кирәклекне аңлатучы;

Промоутерлар – рекламаны тормышка ашыручылар: листовкалар, купоннар тараталар, товар турында тулы мәгълүмат, аны куллану буенча киңәшләр бирәләр, бүләкләр тараталар, дегустацияләр уздыралар;

Социолог - җәмгыятьтәге  төрле катлауларның, төркемнәрнең фикерен һәм бер- берсенә йогынтысын өйрәнә;

Координатор – проек җитәкчесенең уң кулы - реклама оештыруны контрольдә тотучы.)

4. Парларда эш.

Дустыңнан сора:

- готов ли он к выбору профессии;

-что он знает о своей будущей профессии;

-что он ждет от своей профессии;

-как он готовится к выбору профессии.

5. Тәрҗемә һәм дөрес әйтелеш өстендә эш.

   Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул грамоталы яза һәм дөрес сөйләшә белергә тиеш. Әйдәгез, бу өлкәдә белемнәребезне тикшереп карыйк.

(Узган дәрестә өйрәнелгән сүзләр русча әйтелә. Укучылар дәфтәрләрдә шул сүзләрнең тәрҗемәсен яза һәм транскрипция билгеләре белән күрсәтә. Шул ук эшне тактада ике укучы эшли)

Потребность- ихтыяҗ

Недовольство-канәгатьсезлек

Не по душе- күңелгә ятмау

Как вести себя- үз-үзеңне ничек тоту

Общественность- җәмәгатьчелек

Влияние- йогынты

Заслужить уважение- ихтирам казану

(Слайдтан карап укучылар бер-берсенең эшләрен тикшереп бәялиләр. Бәяләр тыңлана)

6. Ситуатив күнегүләр белән эш.

 Дустыңа киңәш бир:

-побольше узнать о выбранной профессии;

-узнать, востребована ли выбранная им профессия;

-где можно получить образование по данной профессии.

7. Слайдлар белән эш.

Укучылар, психологлар һөнәрләрне 5 төргә бүлгәннәрен сез инде беләсез. Әйдәгез әле бергәләп искә төшерик. (Человек - человек, человек - природа, человек - техника, человек - знаковая система, человек - художественный образ) (Татарча төр атамалары слайдта таблица итеп бирелә)

Кеше - кеше. Укучылар бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?

( Табиб, тәрбияче, укытучы,сатучы,чәчтараш....)

Кеше - табигать. Ә бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?

(Терлекче, агроном, бакчачы,....)

Кеше - техника. (Машина йөртүче, тимерче, эретеп ябыштыручы,..)

Кеше - билгеләр системасы. (Тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы,…)

Кеше - сәнгать образы. (Рәссам, диктор, буяучы, бизәүче...)

 Ә алдагы слайдта кешегә хас сыйфатлар язылган. Ничек уйлыйсыз, бу сыйфатларга ия булган кеше нинди һөнәр төрен сайлый ала?  ( Укучылар укып, җавап бирә, фикерләрнең дөреслеге тикшерелә.)

Чыныккан, түземле, күзәтүчән, игътибарлы... (Бу кеше - табигать дигән төркемгә керә.) 

     Җитез, тиз фикерләүче, техника турында күп белә,.....

Бу сыйфатларга ия булган кешегә нинди эш төре тәкъдим итә аласыз?

 (Кеше - техника)

 Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас?

Эшлекле, яхшы оештыручы, кешегә тәэсир итәргә сәләтле, әдәпле, аралашучан....

 (Бу – кеше - кеше төркеменә керүче һөнәрләргә хас сыйфатлар)

Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас?

Игътибарлы, түземле, сабыр, тырыш, белемле...

(Бу сыйфатлар кеше - билгеләр системасы дигән төргә туры килә.)

Һәм соңгы сыйфатларны укыйбыз. Бу сыйфатларга ия булган кеше кем булып эшли ала?

Шат күңелле, җор телле, аралашучан, күзәтүчән...

(Кеше -  сәнгать образы)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Ә хәзер анкета сораулары аша үзегезгә нинди һөнәр туры килүен ачыкларга тәкъдим итәм.

Анкета сораулары:

1) Нинди китаплар укырга яратасың?

а) детектив, триллер;

ә) роман;

б) фантастика;

в) non-fiction;

г) маҗаралы.

 2) Синеңчә, буш вакытыңны ничек үткәрү әйбәт?

а) дуслар белән аралашып;

ә) музей, кино, театрга барып;

б) яңалыклар белән танышып;

в) китап укып;

г) урманда йөреп.

3) Һөнәр сайлаганда, иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар бирәсең?

а) җәмгыятькә бу һөнәрнең кирәклегенә;

ә) үзең өчен кызыклы булуына;

б) ни дәрәҗәдә престижлы булуына;

в) хезмәт хакына;

г) мөһимлегенә.

4) Ничек саныйсың?

а) кәгазьдә;

ә) санарга яратмыйм;

б) калькуляторда;

в) хәтердән;

г) төрлечә.

5) Мәгълүматны каян аласың?

а) кешеләр сөйләшүеннән;

ә) күз белән;

б) тәҗрибә аша;

в) китаплардан яки интернеттан;

г) төрле юллар аша, иң мөһиме, дөньядан артка калмаска!

6) Нинди төс яратасың?

а) ачык булмаган төсләрне;

ә) якты, ачык төсләрне;

б) кер күтәрә торган төсләрне;

в) ак, кара, контраст төсләрне;

г) яшел, зәңгәр, сары төсләрне.

7) Нинди режимда эшли алыр идең?

а) теләсә нинди режимга яраклаша алам;

ә) ирекле булырга яратам;

б) тыгыз графиклы эш көнен хуп күрәм;

в) теләсә нинди очракта да мин бөтен кешедән күбрәк эшлим;

г)яраткан эшем булса, көчем беткәнче эшләячәкмен.

8) Дөньяның кайсы почмагына сәяхәткә барыр идең?

а) кая да булса, миңа бар җирдә дә кызык;

ә) кызыклы тарихы булган илгә;

б) Европага яки Америкага;

в) Азиягә;

г) Африкага.

9) Нәрсә ул шоу-бизнес?

а) кызыклы яшәү рәвеше һәм күп акча эшләү;

ә) күп очракта түбән зәвыкка хезмәт итүче сәнгать;

б) беркатлы кешеләрнең кесәсеннән акча алу юлы;

в) кешеләрдә зәвык тәрбияләү;

г) һәрвакыт булган һәм булачак кәсеп.

10) Һөнәрне ничек сайларга?

а) кешеләр белән киңәшләшергә;

ә) профессиягә ихтыяҗ булуына карап;

б) табыш китерүенә карап;

в) тормышта үзең өчен нәрсә кызык икәнен билгеләргә, аннан соң һөнәр сайларга;

г) үз холкыңны игътибарга алып.

Ә хәзер “а”га- 1, “ә”гә- 2, “б”га- 3, “в”га- 4, “г”га- 5 очко куеп, балларны саныйк.

 10-15 – Кешеләр белән даими аралашуга корылган һөнәр төрләре синеке.

16-24 – Иҗатка зур игътибар бирәсең, сәнгать өлкәсенә китсәң, тормышта үз юлыңны табарсың дип уйлап була.

25-35 – Машиналар, механика дөньясында үзеңне джунглидагы тәҗрибәле аучы кебек тоясың. Техника белән бәйле һөнәрләр синеке.

36-45 – Сиңа төрле китаплар, файл, текстлар белән бәйле һөнәрләр туры килә, ягъни хәбәрдарлык өлкәсендә үз урыныңны табарсың.

46 һәм аннан да күбрәк -  Кешене “табигать патшасы” дип атасалар да, тирә- юнь белән гармониядә яшәр өчен күп белергә, күп укырга кирәк. Син табигатькә якын кешегә охшагансың. Үзеңне бу өлкәдә сынап карый аласың.

 Шулай итеп,  һөнәр сайлаганда кемдер әле икеләнә икән- психологлардан ярдәм сорарга курыкмагыз. Үзегезнең сайларга уйлаган һөнәрләрегез белән уртаклашсагыз иде. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

 Кадерле балалар, әгәр дә сез:

  • Миңа нинди һөнәр ошый? Мин ни эшләргә яратам?
  •  Булдыра аламмы?
  • Ул һөнәргә ихтыяҗ бармы? –дигән 4 сорауга төгәл җавап бирәсез икән, сайлаган һөнәрегез уңышлы булыр, дип ышанасы килә. Хыялларыгыз томышка ашсын. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Өйгә эшне сайлап алып эшләргә мөмкин:

1. Яраткан һөнәреңә презентация эшләргә;

2. Яраткан һөнәреңә реклама ясарга;

3. Безгә  таныш булмаган  һөнәрләр турында мәгълүмат табарга (мәсәлән: титестер, актуарий, һ.б.)

 Ә дәресне түбәндәге шигъри юллар белән төгәллисем килә:

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Дәрес бетте. Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз.



Предварительный просмотр:

Тема :     Көндәлек режим.

Максат:

  1. Өйрәнгән лексиканы, сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру, актив кулланылышка кертү.
  2. Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать  ничәдә башкарылганын әйтә белү.
  3. Дәрестә игъибарлы булырга өндәү.

 

Җиһазлау: рәсемнәр, дәреслек, компьютер, экран, сәгать.

                                               Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

1)   Исәнләшү. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

- Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн.

- Кәефләрегез ничек?

2) Уңай психологик халәт тудыру.

- Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм. Укучы икәнемне һәрвакыт истә тотам. Шуңа күрә дәрестә дөрес итеп утырам.

3) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

 - Сыйныфта кемнәр юк?

- Бүген көн нинди? Һава торышын әйтү.

 - Балалар,  дәрескә билге куюны сез беләсез. Һәр эш ахырында ничек җавап бирүегезне бәяләрбез.

Укучылар дәрестә ничек катнашуларын үзләре бәялиләр. Һәр укучыга кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр таратыла.укучылар бер түгәрәкне сайлап, шул төстәге конвертларга салалар.

Яшел түгәрәк – иң актив катнашучылар.

Сары түгәрәк – урта дәрәҗәдәге җаваплар өчен.

Кызыл түгәрәк – түбән дәрәҗәдәге җаваплар.

II.  Актуальләштерү.

1) Муса Җәлилнең  “Сәгать» шигырен искә төшерү. Шигырьне сәнгатьле уку.

- Марат нишләгән?

- Марат кая соңга калган?

- Дәресләр сәгать ничәдә башлана?

 - Сәгать ничә?

- Маратны кем уяткан?

2) Дәреснең темасын билгеләтү.

  • Укучылар, тактага язылган сүзләргә, сүзтезмәләргә игътибар итегез. Бу сүзләр сезгә таныш. Аларны нәрсә бәйли?

 Сүзләрне  уку, укытучы артыннан кабатлау.

йокыдан тора  [ йокодан тора]

битен юа  [ битэн йуа]

чәчен тарый [чәчэн тарый]

теш чистарта  [ тэш чистарта]  

мәктәпкә бара [ мәктәпкә бара]

дәрестә утыра [ дәрэстә утыра]

өйгә кайта  [өйгә кайта ]

дәрес әзерли [ дәрэс әзерли ]

ял итә  [ йал итә ]

йокларга ята  [ йокларга ята ]

- Әйе, бу сүзләр безнең көне буена нәрсәләр эшләвебез турында.

- Димәк, укучылар , без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән?

- Көндәлек режим турында.

 3) Фонетик зарядка.

Игътибар белән тыңлагыз, һәр парның икенче җөмләсенә нинди сүз өстәлгән.

1.Оля бүген өйдә.

   Оля бүген өйдә түгел.

2. Мин мәктәптә шигырь  укыйм.

  Мин мәктәптә диктант язам, шигырь укыйм.

3.Малай бакчадан кайтты.

   Малай бүген бакчадан кайтты.

  1. Экран белән эш.
  • Марат нишли? (Марат теш чистарта)
  • Алсу нишли? (Алсу дәрес әзерли.)
  • Куян нишли? (Куян кишер ашый)
  • Муса нишли?  (Муса футбол уйный.)

Эшләрне бәяләү.

III.  Яңа белем, күнекмәләр булдыру.

 1)    Экранга карап, сәгать ничә икәнен әйтү.

2) Сәгатькә карап, укучылар бу вакытта нәрсә эшләүләре турында сөйлиләр.

- Укучылар без сезнең белән  сәгатьне, сүзләрне искә төшердек. Әгәр без бу эшләрне үзебез эшләсәк , ничек әйтербез?

1)Ситуатив күнегүләр эшләү.

 Как ты скажешь ,что ты вернулся из школы;

- делаешь уроки;

- сидишь на уроке;

Скажи другу, что ты:

- утром делаешь зарядку;

- быстро одеваешься;

- пьешь чай;

- уходишь в школу.

Спроси у друга:

- делает ли он зарядку;

- помогает ли он маме.

2) Физкультминутка.

Җил исә ,исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына.

Агачлар үсә, үсә, үсә.

IV. Белемнәрне ныгыту.

1) Парлап эшләү. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәү. ( Диалог экранда язылып чыга.)

2)  Дәреслек белән эш.

 Белмәмешкә көндәлек режим турында сөйләргә булышу.(75 бит, 3 бирем)

 Сорауларга җавап бирү. (75 бит, 5 бирем)

  • Марат, син бүген сәгать ничәдә йокыдан тордың?
  • Марат, син бүген сәгать ничәдә футбол уйнадың?
  • Марат,  син бүген сәгать ничәдә кибеткә бардың?

V.  Йомгаклау.

Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләү.

Укытучы нәтиҗә ясый.

Билге кую.

VI. Өй эше . Көндәлек  режимың турында сөйләргә өйрәнергә.



Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф (рус төркеме)

«Минем дусларым» темасы буенча мөстәкыйль эш

1. Вместо точек поставь нужные слова.

Минем исем … , гаилә ... .

Синең ... , ... .

Аның ... , ... .

  1. Подбери антонимы.

Эшчән куркак

Яхшы ялкау

Батыр саран

Юмарт начар

  1. Вставь пропущенные окончания.

Елга... керде. Шәһәр... бара.

Елга... чыкты. Шәһәр... тора.

Елга... су коенды. Шәһәр... китте.

4. Поставь вопросы к выделенным словам.

1) Гөлшатның сары башмаклары бар. 2) Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. 3) Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши.

5. Вместо точек вставь нужные окончания.

Идән... түшәм... кадәр.

Бакча... шәһәр... кадәр.

Театр... тукталыш... кадәр.

6.Вспомни рассказ “Шыгырдавыклы башмаклар” . Вместо точек поставь нужные слова.

1) ... күзләре ачыла да йомыла. 2) ... хуш исле иде. 3) ... идәннән түшәмгә кадәр сикерә.

7. Узнай у друга:

  • есть ли у него санки, лыжи, коньки;
  • идет ли он сегодня играть в хоккей;
  • есть ли у них во дворе каток;
  • идет ли он вечером в танцевальный кружок.

8. Пригласи друга:

  • кататься на лыжах (санках, коньках);
  • играть на улице;
  • к себе в гости.

9. По данным вопросам напиши рассказ о самом близком друге.

Синең дустың бармы?

Аның исеме ничек?

Аңа ничә яшь?

Дустың кайда яши?

Ул кайда һәм ничек укый?

Сез бергә нишлисез?



Предварительный просмотр:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Тестовый контроль как объективная норма контроля качества обучения»

Тестовый контроль как объективная норма контроля качества обучения...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ОТКРЫТОГО ТЕОРЕТИЧЕСКОГО ЗАНЯТИЯ - С ПРИМЕНЕНИЕМ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ ПО ДИСЦИПЛИНЕ: МЕНЕДЖМЕНТ НА ТЕМУ: «Сущность и необходимость контроля, виды контроля»

В методической разработке рассмотрены сущность и виды контроля с применением информационно-коммуникационных технологий. Приведены варианты индивидуальных заданий, авторская презентация. Методическая р...

Методическая разработка контроля знаний по геодезии "Смотр - Общественный контроль знаний"

Цель смотра: 1. Проверка  качества теоретических знаний по дисциплине «Геодезия»; 2. Повышение чувства ответственности за качество компетентности в области геодезии, закрепление и углубление пр...

«Внутриаптечный контроль лекарственных форм» , «Контроль качества неорганических лекарственных средств элементов VII группы периодической системы химических элементов им.Д.И.Менделеева»

Аннотацияна методическую разработку лекции«Внутриаптечный контроль лекарственных форм», «Контроль качества неорганических лекарственных средств элементов VII группы периодической сис...

Рабочая тетрадь для выполнения практических занятий и лабораторных работ обучающегося по междисциплинарному курсу МДК 01. 04. «Контроль качества сварных соединений» профессионального модуля ПМ.01.Подготовительно-сварочные работы и контроль качества

Рабочая тетрадь составлена в соответствии с рабочей программой профессионального модуля ПМ.01. Подготовительно-сварочные работы и контроль качества сварных швов после сварки по профессии 15.01.05 Свар...

КОНТРОЛЬНО-ОЦЕНОЧНЫЕ СРЕДСТВА для промежуточной аттестации по дисциплине МДК 04.01 КОНТРОЛЬ КАЧЕСТВА ПРОДУКЦИИ И УСЛУГ ОБЩЕСТВЕННОГО ПИТАНИЯ ПМ.04 «КОНТРОЛЬ КАЧЕСТВА ПРОДУКЦИИ И УСЛУГ ОБЩЕСТВЕННОГО ПИТАНИЯ»

ФОС предназначен для контроля и оценки результатов освоения программы МДК.04.02 Контроль качества продукции и услуг общественного питанияВ результате изучения междисциплинарного курса обучающийся долж...

Современный урок: развитие навыков контроля, оценки и коррекции действий учащихся на уроках развивающего контроля. Урок развивающего контроля по ФГОС: особенности, этапы и структура.

Урок развивающего контроля – один из типов уроков, предложенных в рамках ФГОС. В данной статье  подробно рассматривается, как строятся такие уроки, в чём их принципиальное отличие, как прав...