Туган телем- иркә гөлем
учебно-методический материал

Туган телем- иркә гөлем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_kichse.docx20.98 КБ

Предварительный просмотр:

Кәче төп гомуми белем мәктәбе

Әдәби- музыкаль «Туган телем- иркә гөлем» кичәсе

Абдуллин Аяз “Хәерле көн” җыры

- Исәнмесез. Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар.

Татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын , мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан  мәктәбебездә дә төрле чаралар уздырыла. Менә бүген дә без “Туган телем-иркә гөлем” кичәсенә җыелдык. Ел саен без районыбызның “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзаләре белән даими очрашып торабыз.

Бүген безнең чираттагы матур очрашуыбыз. Бездә кунакта  Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче Каурый каләм иҗат берләшмәсе җитәкчесе  шушы үзебезнең мәктәбебезне тәмамлап, хәзерге вакытта Арча укучылар сарае методисты , авылыбызның яшь шагыйрәсе Адилә Әхмәтҗанова.( Адилә Баса)

 Арча районының Иске Төрнәле авылында туып үскән , «Баллы көзләрем» исемле шигырь китабы, күп санлы популяр җырлар авторы Шәрипова Гөлара Вәкил кызы катнаша.

Арча районы Сарай-Чокырча авылынды туган, "Әткәй тальяны","Бәхет ЮЛЛЫЙМ" китаплар авторы Шарапов Марсель Габдерәүф улы .

Арча районы Урта Бирәзә авылында туган, “Ачтым күңелем пәрдәсен”, “Кайтам әле...”, мәктәп яшендәге балалар өчен язылган “Кардагы эзләр” исемле шигырьләр китабы авторы Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы катнаша.

  Халкым теле миңа –хаклык теле.

  Аннан башка минем телем юк.

  Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

  Иле юкның гына теле юк.

   Без- татарлар, туган телебез- татар теле. Тугач  та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган- татар теле.

  Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Ә хәзер сүзне кунакларның үзләренә бирик.

(Сүзне Адилә башлый)

  Адиләнең дә милләте, халкы, туган теле белән горурланып язган, мәхәббәт теемасын яктырткан шигырьләре күп.

  -Хәзер сезнең игътибарыгызга берничә шигырен тәкъдим итәбез.

“ Таны”- Мөхәмәтҗанов Фаил сөйли.

“Хәтерләмим шомырт атканын” – Гыйлметдинова Зәринә

-Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган телебез буыннардан- буыннарга тапшырылып, хәзерге чор балаларының тормышка карашын, милләтенә карата мәхәббәт хисе тәрбияли. Ә бу эшне башкаруда бүгенге кунакларыбызның өлеше бик зур. Хәзер сүзне  Шәрипова Гөлара Вәкил кызына бирәбез. Рәхим итегез. (Шәрипова сөйли)

“Ап-ак карлар явып куйган” -Гыйлметдинова Адилә

“Үз илемдә” – Заляева Альмира

“Шәл бәйләдем ” биюе .

Мәхәмәтҗанова Зилә

Закирова Зөбәйдә

-Туган телебезнең тагы да матурлыгын, аһәңлеген әдәби әсәрләр күрергә ярдәм итә. Иҗат кешеләренең дөньяга, тормышка карата мәхәббәт, табигатькә соклану кебек хисләр кичерүе шигъри юллар тууга сәбәпче булып тора.  

Кичәбезне дәвам итеп, сүзне  Шарапов Марсель Гаптерәуф улына бирәбез. Рәхим итегез. ( Шарапов сөйли)

“Ходаема рәхмәт” Насыйрова Зәринә

“Әткәй тальяны” Бәдретдинов Кәрим

Миннебаева Диләрә “ Авыл киче” җыры

       Халкыбызның төп бурычы- туган телебезне саклау, туган ягыбызны ярату, аның үсешенә зур өлеш кертеп, милләтебезнең киләчәген төзү. Безнең алдыбызда икеләтә җаваплылык, чөнки без Тукай якташлары. Бөтен дөньяга таралган телебезнең данын тагы да үстерү безнең төп максатыбыз булып тора. Әйдәгез сүзне кадерле кунагыбыз Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улына бирик.

(Дамир абый сөйли)

“Сыерчык бураннары” Мөхәмәтҗанова Зилә

“Юату” Гыйлметдинов Альмир

“Төлке” Шигабиева Илгизә

“Җәмил һәм кояш” Абдуллин Аяз

“Ничә яшь” Мөхәмәтҗанова Риана

“Чуар тавык” Бәдретдинов Ислам

Рәхмәт балалар. Бик матур сөйләдегез.

З класс укычылары башкаруында “шома бас” җыры.

-Һәр халыкның туган теле-аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк. Ә бүгенге кунакларыбыз бу көрәшнең алгы сызыгында. Шушындый матур кичәгә килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә иҗади уңышлар, саулык- сәламәтлек , гаилә иминлеге теләп калабыз.

-Кичәбез ахырында барыбыз да бергәләп “Туган тел” җырын башкарабыз

Барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

Методическая разработка практического занятия «Понятие «биомеханика тела», «эргономика». Причины травм спины и позвоночника сестринского персонала» «Правильная биомеханика и положение тела медсестры и пациента при поднятии тяжестей и в положении сидя. По

Методическая разработка практического занятия по теме «БИОМЕХАННИКА» предназначена для проведения данного занятия  со студентами 1 курса обучающегося по специальности.Актуальность практического з...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Туган телем – иркә гөлем

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе....

Туган телем - иркә гөлем.

Туган телем- иркә гөлем.1 нче укучыТел дигән дәрья бар,      Дәрья төбендә мәрҗән бар.Белгәннәр чумып алыр,Белмәгән карап калыр. 2 нче укучы           ...