Туган телем – иркә гөлем
статья

Шайдуллина Альфира Анусовна

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә гөлем

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әувәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Минем туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без - татар балалары. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Татар теле – татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньяда бик күп кеше аңлаша, аралаша.

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бернәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш – көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә – тирә мөхитен танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул.

Әйе, ана теле бер була. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Балага иң якын кеше – аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти – әнигә ярату хисен, бары тик, туган телендә генә җиткереп була. Дәү әнием миңа: “Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең! “- ди.

Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләр балалары белән урыс телендә аралашалар, ә бит алар, әти - әниләр, үзара татар телендә сөйләшәләр. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә “вата – җимерә” оныклары белән урыс телендә сөйләшергә тырышалар. Минемчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка, ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Татар телендә бик күп китаплар, телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла.

Безнең төп бурычыбыз – үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә, үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен кеше үзенең туган  җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

Методическая разработка практического занятия «Понятие «биомеханика тела», «эргономика». Причины травм спины и позвоночника сестринского персонала» «Правильная биомеханика и положение тела медсестры и пациента при поднятии тяжестей и в положении сидя. По

Методическая разработка практического занятия по теме «БИОМЕХАННИКА» предназначена для проведения данного занятия  со студентами 1 курса обучающегося по специальности.Актуальность практического з...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-га...

Туган телем - иркә гөлем.

Туган телем- иркә гөлем.1 нче укучыТел дигән дәрья бар,      Дәрья төбендә мәрҗән бар.Белгәннәр чумып алыр,Белмәгән карап калыр. 2 нче укучы           ...