План самообразования Мингазовой И.Р.
материал

План самообразования учителя родного (татарского) языка и литературы Мингазовой И.Р. 

Үземнең методик тема: 

Укыту-тәрбия эшен балаларның шәхси эшчәнлегенә һәм заман таләпләренә яраклаштырып оештыру (учебно-воспитательную работу организовать опираясь на личную деятельность учащихся и в соответствии современным технологиям)

Төп максатым:

       -Укыту-тәрбия эшен татар теле һәм әдәбиятыннан ФДББС куйган таләпләргә таянып оештыру.

       -Укыту процессында укучы шәхесенең төрле яклап үсешен тәэмин итү һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, үзлектән белем алу һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

       - Дәресләрдә яңа технологик һәм информацион алымнар куллану.

      - Милли төбәк компонентларын кулланып, татар теле һәм әдәбиятына, сәнгатенә, халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү; халкыбыз үрнәгендә балаларга әхлак һәм рухи тәрбия бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_samoobrazovaniya.doc79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

 муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

“16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Туган (татар) тел  һәм әдәбияты укытучысы

Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызының

үз белемен күтәрү планы

                             

2015-2020 нче елларга

Мәктәпнең методик темасы:  

   

Методическая тема школы на 2016-2021 гг.

«Современные подходы к организации учебно-воспитательного процесса  в условиях  реализации государственной политики в области образования (ФГОС НОО и ООО)».

1 год  (2016-2017 учебный год)

Повышение профессионального мастерства учителя

2 год  (2017 - 2018 учебный год)

Современный урок через внедрение новых педагогических и информационных технологий

3 год  (2018 - 2019 учебный год)

Реализация системного – деятельностного подхода в урочной и внеурочной  деятельности как условие повышения качества образования

4 год  (2019 - 2020 учебный год)

Сотрудничество школы и семьи в повышении качества образованности и воспитанности учащихся

5 год  (2020- 2021 учебный год)

Роль внедрения новых педагогических и информационных технологий в повышении качества образовательного процесса" (Результативность работы школы по методической теме)

       

Татар теле укытучыларының методик берләшмәсе темасы:

Федераль дәүләт стандарты шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен заманча оештыру.

Методик берләшмәнең максаты:

Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашырубелән бергә укучыларда лингвистик, коммуникатив, милли мәдәният өлкәсенә караган культуралогик компетентцияләр булдыру.

Үземнең методик тема:

      Укыту-тәрбия эшен балаларның шәхси эшчәнлегенә һәм заман таләпләренә яраклаштырып оештыру (учебно-воспитательную работу организовать опираясь на личную деятельность учащихся и в соответствии современным технологиям)

       Төп максатым:

 

       -Укыту-тәрбия эшен татар теле һәм әдәбиятыннан ФДББС куйган таләпләргә таянып оештыру.

       -Укыту процессында укучы шәхесенең төрле яклап үсешен тәэмин итү һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, үзлектән белем алу һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

       - Дәресләрдә яңа технологик һәм информацион алымнар куллану.

      - Милли төбәк компонентларын кулланып, татар теле һәм әдәбиятына, сәнгатенә, халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү; халкыбыз үрнәгендә балаларга әхлак һәм рухи тәрбия бирү.

Тема өстендә эшләү планы:

Эш төре

Үтәү вакыты

1.

Индивидуаль һәм дифференцияле биремнәр, карточкалар, тестлар, контроль эшләр өчен текстлар, дидактик материаллар әзерләү.

системалы

2.

Укучылар белән тематик проектлар (фәнни эшләр, сочинение, рәсемнәр, плакатлар, стендлар, презентацияләр  һ.б.) эшләү

системалы

3.

Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру.

системалы

4.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли төбәк компонентларын куллану.  Эш программасын төзү һәм шул программа өстендә эшләү.

системалы

5.

Укучыларга иҗади биремнәр тәкъдим итү, сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән мөстәкыйль эшләү. Укучыларны БРИ на әзерләү өчен КБМ булдыру, аларны арттыру.

Системалы рәвештә

6.

Татар теле һәм әдәбияты укыту  методикасын, яңа педагогик технологияләрне өйрәнүне дәвам итү, дәресләрдә куллану.

системалы

7.

“Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Мәгърифәт” газета-журналларында чыккан яңалыклар, Р.Фәхреддин, А.Яхин, А.З.Рәхимов, Р.Хәйдарова, Ф.Харисов, Ч.Харисова һ.б. хезмәтләре белән танышу.

системалы

8.

Педагогик киңәшмәләрдә, методик берләшмә утырышларында түбәндәге темаларны өйрәнү; үз тәҗрибәңне башкалар белән уртаклашу:

- Укыту-тәрбия эшендә педагогик хезмәттәшлекнең төп идеяләре һәм принциплары.

- Хезмәттәшлекне оештыру алымнары.

- Дәресләрдә әхлак тәрбиясе.

- Укытуның нәтиҗәлеген күтәрү алымнары.

- Укучыларның физик, психик, социаль сәламәтлеген саклау методлары.

- Укучыларга милли, дини-рухи тәрбия бирү алымнарын өйрәнү. Р.Фахретдиннең иҗади мирасын өйрәнеп, дәресләрдә куллану.

- Коммуникатив укыту технологияләрен өйрәнү.

- Иҗади үсеш технологиясе.

- Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

- Системалы-эшлекле эшчәнлек.

- Проблемалы-диалогик укыту технологиясе

- Информацион  технологияләр буенча тренингларда катнашу.

- Ачык дәресләр күрсәтү

Системалы рәвештә

9.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган дәрес үткәрү методикасын камилләштерү өстендә эшләү. Төрле курсларда, тренинг, онлайн-конференцияләрдә катнашып, педагогик компетентлыкны тагын да үстерү:

1) «Педагогические технологии как средство развития образовательных компетенций у учителей татарского языка и литературы как родного в условиях реализации системно-деятельностного подхода», Федеральное государственное бюджетное учреждение высшего образования Набережночелнинский государственный педагогический университет, 2017г.

2) “Я реализую ФГОС”, Бөтенроссия методик эшкәртмәләр конкурсында катнашу,  г. Набережные Челны, 2017 г., 2019 г.

3) Международная научно-практическая интернет-конференция “Инновационный потенциал непрерывной образовательной системы Л. Г. Петерсон: сохраняя прошлое, создаем будущее", 25 апреля, 2017 г.

4) Конкурс на соискание гранта Министерства образования и науки Республики Татарстан «Учитель-мастер», июнь, 2018 г.

4) Всероссийское тестирование учителей родного языка и литературы, ноябрь, 2018 г.

5) "Укытучы - иҗади шәхес", 6 нчы Республикакүләм "Фоат Садриев укулары" фәнни-практик конференциядә катнашу, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мөслим, 2019 ел.

6) Бөтендөнья әдәби онлайн марафоннорда катнашу, 2019, 2020

7) Регионального онлайн-семинарда катнашу. «Цифровая трансформация образования: дистанционное обучениек родному (татарскому) языку», МБУ «Информационно-методический центр, г. Набережные Челны», 22 апреля, 2020 г.

8) “Технологии достижения планируемых образовательных результатов на уроках родного (татарского) языка и родной (татарской) литературы”, 96 сәгать, Автономная некоммерческая организация дополнительного профессионального образования "Академия менеджмента", г. Набережные Челны, 2020 год.

Системалы

10

Төбәкара, республикаара, шәһәрара семинарларда  актив катнашу, ачык дәресләр белән чыгу.

“Мәгариф” журналында методик эшкәртмәне бастыру.

системалы

11

Укытучылар һәм укучылар өчен оештырылган фәнни конференцияләрдә, конкурсларда актив катнашу.

системалы

12

Үземнең интернет сайтымны булдыру һәм системалы рәвештә методик кулланмалар, публикацияләрне тулыландыру.  https://nsportal.ru/ilsiya-mingazova 

Социаль челтәрләрдә әдәби публицистик мәкаләләр бастыру. https://vk.com/id507982774 

системалы

13

Электрон журналлар белән эшләү эшен камилләштерү.

системалы

14

Укыту-тәрбия эшендә интернет ресурслардан актив файдалану.

системалы

Кабинетны җиһазлау:

Эш төре

Үтәлү / үтәлмәве

1.

Сыйныф, сәламәтлек, патриотик тәрбия почмаклары җиһазлау.

+

2.

Россия һәм Татарстан дәүләт символларын булдыру.

+

3.

«Китап – белем чишмәсе» – китаплар күргәзмәсе оештыру.

+

4.

Г.Тукай, М.Җәлил, Әлмәт төбәге язучылары иҗатына багышланган күргәзмә оештыру.

+

6.

Һәр язучыга аерым папкалар ачу.

+

7.

Тематик стендлар, таблицалар эшләү.

+

8.

Бердәм дәүләт имтиханнары турында күрсәтмә белешмә әзерләү.Тест материаллары туплау

+

9.

Җыр язмалары туплау.

+

10.

Матур әдәбият, методик кулланмалар, күрсәтмәлелек, дидактик материаллар белән тәэмин итүне дәвам итү.

+

11

Компьютер технологияләре өчен кулланмалар, презентация, видеоязмалар туплау

+

Киләчәктә нинди төп проблемалар

 өстендә эшләргә телим:

       1. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган дәрес үткәрү методикасын камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итү.

       2. Компьютер программаларын, 21 нче гасыр укыту технологияләрен белем бирү процессында куллану.

       3. Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлеген күтәрү.

       4. Укучыларда туган телебез, сәнгатебез, халкыбыз белән горурлану хисе уяту өстендә эшләүне дәвам итү. Милли үзаңнарын үстерү. Әхлак һәм рухи тәрбия бирү, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

        5.Укучыларны уйларга (иҗади фикер йөртергә), мөстәкыйль белем алырга, үзләренең һәм иптәшләренең эшенә  бәя бирергә өйрәтү.

        6. Шәһәрара милли укыту-тәрбия өлкәсенә караган комиссияләрдә катнашу.

Кулланылган  методик һәм фәнни әдәбият:

       1. Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле.

       2. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.

       3. Р.Х.Шәймәрдәнов, Р.Г.Сибгатуллин. Татар милли педагогикасы.

       4. Вил Казыйханов. Әхлак дәресләре.

       5. «Мәгариф» журналы.

       6. Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары.

       7. Н.В.Максимов һ.б. Татар теленнән тестлар.

       8. Ф.С.Сафиуллина һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.

       9. З.Хәбибуллина, Ф.Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр.

       10. Рус мәктәпләрдә татар балаларына ана теле укыту. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.5 сыйныф.

       11.  Изложение, диктантлар җыентыклары, методик кулланмалар, үрнәк программалар һ.б.

       12. А.Г.Яхин. 8, 9 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан. 1994.

       13.Ф.Ф Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар, Казан, Яңалиф,2006

       14.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005

       15. Балаларга үгет-нәсыйхәт, Казан “Дом печати” нәшр., 2002

       16. Р.Фәхреддин. Балаларга нәсыйхәт. Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006

       17. Р. Фәхреддин: Тормыш юлы һәм иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005

      18. Ф.Хатипов. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002

      19.Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге – Казан: Мәгариф, 2008

      20. Хәсәнова Ф.Ф., Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7нче с-ф. - Казан: “Мәгариф – Вакыт”нәшр., 2014.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план самообразования

Разработка индивидуального плана самообразования...

План самообразования педагога-психолога

В плане представлен опыт совершенствования самообразования через изучение литературы, составления методических и практических пособий ,посещения уроков....

План самообразования Шайхелисламовой Р.К.

Внедрение практикоориентированной технологии обучения  в рамках реализации ФГОС...

Индивидуальный план самообразования педагога - психолога 2016-2021г

ГБУ для детей-сирот и детей оставшихся, без попечения родителей «Елабужский детский дом» ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН САМООБРАЗОВАНИЯ ПЕДАГОГА-ПСИХОЛОГА КУРБАНГАЛИЕВОЙ АЛЬБИНЫ АЛЬФИТОВНЫ...

План самообразования

Личный план самообразования учителя начальных классов...