Садыкова Чулпан Гусмановна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайтына рәхим итегез!!!

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: использование новейших технологий

Увлечения: домашние заготовки

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Зеленодольск

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского м

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sadykova-chulpan-gusmanovna
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай

            Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Хыялым чынга ашты. Мин укытучы!!! Бу сүзләрне мин горурланып, башымны югары күтәреп әйтәм! Туган тел һәм әдәбияты укытучысы! Ничек матур яңгырый бу сүзләр! Туган тел! Ана теле! Бу сүзләрне ишетү, күңелгә җылылык өсти, әни җылысын искә төшерә! Ана телебезне ничек тә саклыйсы иде, балаларыбыз, киләчәк буын да, үз ана телен камил белсен иде, дигән теләк белән яшим! Амин!

Укытучы эшен сөям, план да төзим дәрескә.

Укучыларны өйрәтәм, кече яшьтән һәр эшкә.                                                                

 

Матур итеп кенә аңлатамын, тырышамын белем бирергә.

Өйрәтәмен туган телебезне, онытмаслык итеп белергә.

 

Балаларга төпле белем бирү, минем хәзер изге теләгем.

Үземә зур эшләр йөкли, намусым һәм йөрәгем.

 

Коллективта мин тырышам, шуңа хөрмәт итәләр.

Бер-беребезгә булышабыз, алда торса киртәләр.

 

Мөгаллимә булуымда, зур җаваплылык тоям.  

Үземә олы максатлар һәм таләпчәнлек куям.

 

Уңышларыма шатланып, сөенеп яши беләм.

Шау-гөр килгән мәктәбемне, сагынып эшкә киләм.

                                                                                             (Чулпан Садыкова)

 

О себе

 Мин - укытучы.  Эшемне,  укучыларымны,  мәктәбемне  яратам.  Балаларның  шат  авазлары  миңа  яшәү  көче  бирә,   яраткан  эшем  күңелемне  сөендерә.   Мин  хезмәтем  белән  бәхетле.

 

Садыкова Чулпан Госман кызы

Эш урыным:

Яшел Үзән шәһәре,

аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче гомуми белем бирү мәктәбе

Вазифам:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Туган елым:

29 нчы ноябрь 1983 нче ел

Минем кызыксынуларым:

 чаңгыда шуу, китап уку, чигү

Яраткан фәннәрем:

татар теле һәм әдәбияты, биология, инглиз теле

Квалификация:

беренче  квалификацион категория

Стаж:

10 ел

Бүләкләүләр:

Диплом "Управления образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан",2016 год. Всероссийский конкурс мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел"

Рәхмәт хаты. "Ялкын" журналы белән хезмәттәшлек иткән өчен 2018 ел.

Рәхмәт хаты. "Гаилә һәм мәктәп "җурналы белән хезмәттәшлек иткән өчен, 2016 ел.

Рәхмәт хаты."Татар Теле Инфо"дан укучыларны олимпиадага уңышлы әзерләгән өчен.2016

Диплом "Управления образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан",2019 год. Всероссийский конкурс мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел"

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Р. Төхфәтуллин "Йолдызым"

Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять"

Мой взгляд на мир

Дөньяга бары тик яхшы яктан гына карыйм. Без бәхетле кешеләр! Гаиләбез бар, эшебез бар, әти-әниләребез исән-сау! Аллаһ тәгаләгә, бары тик шөкер итеп яшим!!!

 Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.

                    Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
             Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

                                                        (Габдулла Тукай)

Моё портфолио

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

                                                                              Галимҗан Ибраһимов

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: