2 класс "иҗек"темасына дәрес конспекты
план-конспект урока

  Садыкова Чулпан Гусмановна

конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_klass_izhek.docx24.74 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел Үзән шәһәре

15 нче гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теле

2 Б сыйныф

Тема:  “Иҗек”

Укытучы: Садыкова Чулпан Гусмановна


Тема:Иҗек

Максат:1. Укучыларны иҗек төшенчәсе белән таныштыру. Иҗек төшенчәсен аңлату, иҗек ясалу ысулларын үзләштерү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет- укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру;

Предмет- сүзнең иҗек төзелешен үзләштерү;

Шәхескә кагылышлы- укуга кызыксыну тәрбияләү;

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

  1. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.                                           Сл.1
  • Хәерле иртә, балалар!
  • Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. (Яңа көн тынычлык алып килсен, уңышлы булсын!)
  • Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
  1. Актуальләштерү.
  • Сузык авазларны ничек таныйсыз? (Ысул кулланып.)
  • Кем ысулны әйтеп күрсәтә? (Сүзне әйтәбез; авазларны тотабыз; авазларны әйткәндә, һава агымын күзәтәбез; һава агымының каршылыкка очрау-очрамавын белеп нәтиҗә ясыйбыз.)
  • Сузык авазга игътибар итеп, үз исемегезне әйтеп карагыз.
  • Нәрсәгә игътибар итәрсез?

1 нче нәтиҗә:

  • сүздә ничә сузык, шулкадәр иҗек була.

  1. Уку мәсьәләсен кую.                                                                         Сл.2

-Экрандагы уку мәсьәләсен карагыз әле

ДӘ- РЕС- ЛЕК     БАС- КЫЧ

  • Алар ничек бүленгән?

2 нче нәтиҗә:

  • башта сузык авзларны билгеләгәннәр (асларына нокта куеп, тамгалап чыкканнар);
  • сузык авазга карап, иҗеккә бүлгәннәр.

  • Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә иҗек тану ысулын            Сл.3үзләштерербез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем . Парлап эшләү                                                         Сл.4

  • Экрандагы рәсемнәрне игътибар белән карагыз. Рәсемдә нинди предметлар сурәтләнгән? (Алма, агач, китаплар)
  • Әйдәгез, шушы предметларны атаучы сүзләрне иҗекләргә бүлеп карыйк.

АЛ-МА       А-ГАЧ      КИ-ТАП-ЛАР

  • Парлап бүлеп карагыз. Килеп чыктымы? Нәрсәләр эшләдегез? (Парлап сөйләп күрсәтәләр.)
  • Сезнең алдыгызда эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтүче карточкалар бар, яшел төс- бик җиңел, сары төс-авыррак, кызыл төс-авыр дигәнне аңлата. Сезнең өчен бирем нинди булды, шул карточканы күтәреп күрсәтегез.

2 нче бирем. Таҗлар җыю. Парлап эшләү.                                Сл.5

  • Сезнең алдыгызда таҗлар, анда иҗекләр язылган. Шул иҗекләргә яңа иҗекләр өстәп, сүзләр җыябыз.
  • Иҗек өстәгәндә нәрсәгә игътибар итәбез? (Иҗек өстәгәч, мәгънәгә ия сүз килеп чыгарга тиеш.)
  • Эшне башлыйбыз. (Укучылар иҗекләрдән сүз җыя.)
  • Нинди сүзләр килеп чыкты, әйдәгез тикшереп карыйк. (Сүзләрне укыйлар). Сүзләрегезнең иҗек санын да әйтегез.
  • Бирем сезнең өчен нинди булды, карточкаларны күрсәтегез.

                  3 нче бирем. Ысул чыгару                                                             Сл.6

  • Сүзләрне иҗекләргә бүлү өчен нишләдегез?

Ысул

  • Сүзне укыдык;
  • Сүздә сузык авазларны ачыкладык;
  • Сүзык аваз хәрефе астына нокта куйдык;
  • Сүздә иҗек санын билгеләдек;
  • Сузык авазларга игътибар итеп, иҗекләргә бүлдек, иҗек чиген күрсәттек;
  • Сүздә ничә иҗек булуын, һәр иҗекне аерым-аерым билгеләп, нәтиҗә ясадык.

III. Физминутка

  • Барыбыз да бастык, ял итеп алыйк.

IV.Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.

4 нче бирем.Мөстәкыйль эшләү.                                               Сл.7

  • Укучылар, ә хәзер экрандагы мәкальне укыгыз.

КИТАП- БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ.

  • Мәгънәсен аңлатыйк әле. ( Китаптан белем чишмәдән су аккан кебек агып тора.)
  • Әйдәгез бу мәкалъне дәфтәрләргә язып куегыз. Карандашлар белән иҗекләргә дә бүлегез. ( Дәфтәрләрдә эшлиләр.)
  • Ә хәзер тикшерик, һәр сүз ничә иҗектән торды?
  • Биремне эшләү сезгә ничек булуын карточкалар ярдәмендә бәяләп үтик.

5 нче бирем. Кәрзиннәргә яшелчәләр җыю.                               Сл.8

  • Алдагы уеныбызда бик игътибарлы булу сорала. Сезнең алдыгызда яшелчәләр. Бу яшелчәләрне иҗек санына туры китереп кәрзиннәргә урнаштырырга кирәк. Беренче кәрзингә- ике иҗекле яшелчәләр, икенче кәрзингә 3 иҗекле яшелчәләрне тутырабыз. Башладык. (Берәм-берәм чыгып яшелчәләрне кәрзингә салалар)
  • Ә хәзер тикшереп карыйк.

2 иҗекле 3 иҗекле

кы-яр                                   кә-бес-тә

су-ган                                   чө-ген-дер

ки-шер                                  бә-рәң-ге

  • Әйдәгез, бу сүзләрне дәфтәрләргә язып куябыз.
  • Биремне үтәү авыр булдымы? Карточкаларны күрсәтик әле.
  • Бүген дәрестә алган белемнәрне модельләштереп куябыз.Сл.9

V. Рефлексив бәяләү этабы.                                                                      Сл.10

1. Рефлексив кабатлау.

              - Нәрсә белергә тиеш идек?

- Белдекме?

- Ничек? (Ысул кулланып.)

2. Бәяләү. (Билгеләр кую.)

3. Өй эше:

30 нчы күнегү



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты.

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты....

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

"Шарт фигыль" темасына дәрес конспекты

7 сыйныфның татар төркеме өчен "Шарт фигыль" темасына дәрес конспекты...

"Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения во II классе...

"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения для II классов...