"Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе" темасына дәрес конспекты
план-конспект урока по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Конспект урока литературного чтения в III классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ydgez_tanyshabyz_-_min_gap-gadi_insaf.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

әдәби уку дәресенә план һәм конспекты

Дата:

Сыйныф:

Тема: Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе.

Максат:

        1) укучыларны Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;

        2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету;

        3) укучыларда әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлык, игътибарлык, сакчыл мөнәсәбәт , мәрхәмәтлек хисләре тәрбияләү.

Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, компьютер һ.б.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, әсәргә иллюстрацияләр карау, сорауларга җаваплар бирү һ.б.

     

План

  • Оештыру
  • Исәнләшү, укучыларны барлау;
  • Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.

  • Актуальләштерү
  • Үткән дәрес материалын искә төшерү;
  •  Өй эшен тикшерү – “Тату туганнар” әкиятенең кыскача эчтәлеген сөйләтү;
  • Сорауларга җавап бирү.

  • Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
  • Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
  • Сүзлек белән эш;
  • Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе белән танышу.
  • Физкультминутка.

  • Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
  • Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
  • Синең исемең нәрсәне аңлата?

  • Дәресне йомгаклау
  • Өй эше бирү;
  • Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!

Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)

2. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Нинди әсәр

 белән таныштык?

укучы: Узган дәрестә “Тату туганнар” корея халык әкиятен укыдык.

        (Укучылар әкиятнең кыскача эчтәлеген  сөйлиләр)

Укытучы: Укучылар, әкиятнең исеме эчтәлегенә туры киләме?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Әкият нинди булырга өйрәтә?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Дөрес, укучылар! Җир йөзендә бертуганннардан да якынрак, газизрәк кешеләр юктыр, мөгаен. Олы туганнар кечеләре турында кайгыртып торса, кечеләре өлкән туганнарын хөрмәт итеп яшәрләр. туганнар арасында һәрвакыт күренми торган җепләр бар, аны беркем дә эзә алмаска тиеш. Сез дә олы туганнарыгызны олы итеп, кечеләрне кече итеп яшәргә тырышыгыз.

3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Укытучы: Укучылар, бүген без Г.мөхәммәтшинның “Әйдәгез танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясен укырбыз. Хикәяне укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.

                Җир йөзендәге – на Земле (свете)

җирән – рыжий

чебен тимәс чер итәр – тот, который быстро обижается

сугыш чукмары – тот, кто любит  подраться

тиргәдем – бранил, ругал

табып бирәм – нахожу

                тагылып ук куелган – прикреплён

тулы – полон

ялгышмый – не ошибается

кипкән – высохший

әдәпле – воспитанный

                

Хикәяне чылбырлап уку.

 

         Физкультминут

Укытучы: Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!

Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

“Очты очты каргалар очты,  ... агачлар,   казлар,....чыпчыклар, канатлар һ.б.”

4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту 

Укытучы: Укучылар, Инсаф исеме нәрсәне аңлата? Шуны тексттан табып укыгыз.

        (Укучылар өзекне итабып укыйлар, җавап бирәләр)

Укытучы: Укучылар, ә сезнеңисемнәрегез нәрсәне аңлата?

(Укучылар үз исемнәре турында сөйлиләр)

Укытучы: Укучылар, табышмакларны укыйк әле.

                Һәркемдә бар.

                Яратканга да ябышкан,

                Яратмаганга да ябышкан.

Укытучы: Табышмаклада исемнең нинди төп билгесе күрсәтелгән?

укучы: Бөтен кешенең дә исеме була, исем кешегә оәарга да, ошамаска да мөмкин..

Укытучы: Дөрес, укучылар! Исем әле кешегә туры килергә дә, туры килмәскә дә мөмкин. Исем турында текстта нәрсәләр әйтелә, табып укыгыз әле.

(Укучылар өзекне табып укыйлар)

5. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар  алдыгыз?

(укучыларның җаваплары)

Укытучы: Әйе, һәр кешенең дә үз исеме була, кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш.

Өй эше бирү. Үз исемең турында сөйлә (өйдә әти-әниләреңнән сора)

Билгеләр кую.

Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!

укучы: Саубулыгыз, укытучы апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышланган кичә.

Әлеге кичә якташыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышлана....

З.Биишеваның "Һөнәрсе менән Өйрәнсек" хикәйәтендә Һ.Дәүләтшинаның тормошо сағылышы

З.Биишеваның "Һөнәрсе менән Өйрәнсек" хикәйәтендәге Һөнәрсе  образында Һ.Дәүләтшина тормошоноң  сағылышын сағыштырыуҙар, конкрет деталдәр аша күҙәтеү, иҫбатлау,  һығымталар яһау....

Һәҙиә Дәүләтшина – рух ҡаһарманы.

Һәҙиә Дәүләтшинаның тормошо һәм ижады буйынса йомғаҡлау дәресе....

Г.Мөхәммәтшин "Ак песи"хикәясе өстендә эш.

4нче сыйныф, рус төркеме,дәреснең ныгыту һәм рефлексия этабы...

"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"

:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...

План-конспект открытого урока в 8 классе. С.Гадиев "Азау"

Открытый урок в 8 кл по осетинской литературе...