Әбиемнең сандыгы
классный час (5 класс)

  Садыкова Чулпан Гусмановна

 

 Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү,

 балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту,

 сәнгатьле сөйләм телен үстерү, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән муниципаль конкурс

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biemnen_sandygy.doc402 КБ

Предварительный просмотр:

                       

        

        Катнаштылар: Субханкуллова Айсылу

                                            Шагиева Эвелина

                                            Зарипов Булат

                Укытучы: Садыкова Чулпан Гусмановна

Яшел Үзән -2018

Әбием сандыгы

Рольләрдә:

әби- Айсылу Субханкуллова

оныклар:Булат һәм Эвелина

(Әбинең оныклары бер-берсе белән талаша-талаша телефонда, планшетта уйнап утыралар)

Булат: Бир инде мина планшетны!

Эвелина: Юк, синен узеңнеке бар!

Булат: Анда г т а уены юк! Бир инде! Бир!

Эвелина: Юк дигәч, юк инде! Бирмим! Мин узем “Катя и макс” ны карыйм!

(Оныкларының талашканын ишетеп, әби чыга)

ӘБИ: Я Аллам! Тагын нәрсә җитми инде сезгә! Тагын талашалар! Тагын шул планшетны бүлешә алмыйлар! Тагын атыш уеннары уйныйсызмы, улым? Кызым, син зуррак бит инде, бир шуны?

Эвелина: Юк бирмим!

Әби: Нишләргә бу балалар белән?

Сүзне тыңламыйлар!

Көне-төне шул кирәкмәгән әйберләр карыйлар! Нинди заманага калдык! Эй Ходаем!!!

Без дә үстек бит! Без дә бала булдык! Безнең дә яшьлек булды! Нишләргә болар белән!

(кинэт әбинең башына сандыкны күрсәтү уе керә)

Балакайларым килегез әле монда!  Мин сезгә хәзер үземнен планшетны күрсәтәм!

Булат: Эй әби көлдермә! Нинди планшет булсын инде синең!

(Әби сандык өстенә ябылган япманы ачып җибәрә)

(Тылсымлы көй уйный)

Э: Эй әби шулмы инде синең планшет?

Әйе, балаларым! Сез көне-төне шул виртуаль доньяда булсагыз, мин дә хәзер үз дөньямны сезгә күрсәтәм!

Ачыйммы сандыкны?

Б:

Э: Ач, әбекәй!!! Ач тизрәк!

(Балалар кызыксынып әбинең сандыкны ачуын түземсезлек белән көтәләр)

Мин сезгә үземнен яшьлегемне, яшьлегем хәтирәләрен күрсәтәсем килә!!!

Менә бу сандык! Гади генә сандык түгел ул, тылсымлы сандык! Анда минем яшьлегем!(сандыкны ачалар)

Булат:Ах! Нинди матур әйберләр!

        Эльвина: Ах!... Нинди матур сөлгеләр!

Бу сөлгеләрне үзең чиктеңме әбекәй?

Әби: Үзем балакайларым, үзем! Яшь чагында без бу сөлгеләрне үз кулларыбыз белән чиктек! Сөлгенең матурлыгына карап, хатын-кызның уңганлыгы, булдыклыгы бәяләнә иде.

Э: Әби ярыймы мин дә чигеп карасам?

Әби: Ярый кызым, ярый! Менә болай, менә болай итеп чигәләр кызым!

Э: Бик тә кызык икән әби!

Әби: Монысы күлмәк балакайларым. Татар кызларының милли киеме. Күпме хезмәт, күпме күңел җылысы салынган боларга.

Кызым, ки әле! Яшьлегемне искә төшер әле!

Эльвина: Бик рәхәтләнеп әбекәй!

Әби: Монсы мәрхүм  бабаңның камзулы!

Булат улым монсын син ки!

 

Менә монсы түбәтәй улым! Яле киеп кара әле Булат улым! Түбәтәй ирләрнең милли баш киеме. Түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, алар көмеш, алтын җепләр белән, төрле ялтыравыклар, сәйләннәр белән бизәлгәннәр.

Әби: Монсы калфак кызым! Яле кызым сиңа килешә микән?(оныгына кидереп карый)

Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.

Монсы чулпылар кызым, ки әле ки карыйм үзеңә!

Бигрәкләр дә килешә бит үзеңә!

Әби: Болары читек балакайларым!

Булат: Әбекәй сез бии идегезме ул?

Әби: Биедек улым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп биеп китә идек.

( татар халык көенә бераз әйләнеп алалар)

        

Әби:Болары паласлар, ашъяулыклар!

Безнен кулыбыздан беркайчан да эш төшмэде. Җеп эрләдек, шәл бәйләдек, сөлге чиктек, келәм, палас тукыган!

Сезнен кебек көне-төне әкранга текәлеп утырмаган балакайларым!

Монсысы балакайларым иң изге китап-Коръән! Бу изге китап чисталыкка, паклыкка, урламаска, кешеләргә бер-берсен кыерсытмаска, бер-береңә начар сүз әйтмәскә, бер-берең белән талашмаска өйрәтә!

Булат: Әбием бәлки безгә талашмас өчен шул китапны укыргадыр!

Әби: Бик яхшы булыр иде улым!

 Менә без сезнең белән бу паштетларыгыз да, телефоннарыгызда утырганчы, догалар өйрәнербез, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнербез.

Булат: Әби чыннанда бу сандык бик тә тылсымлы икән!

Эвелина: Рәхмәт әби! Әгәр без сина авыр сүз әйтсәк, гафу итче әби!!!

Әби! Оныкларым минем!

Сез минем бииик акыллыларым!

Менә үзегез дә нинди матур итеп киендегез!

Рәхмәт мин дә сезнен белән яшьлегемә кайткандай булдым, оныкларым минем!

        

        

        Катнаштылар: Субханкуллова Айсылу

                                            Шагиева Эвелина

                                            Зарипов Булат

                Укытучы: Садыкова Чулпан Гусмановна

Яшел Үзән -2018


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Әбиемнең күңел сандыгы

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет...

Әбиемнең серле сандыгы (Бабушкин сундук)

Внеклассное мероприятие Бабушкин сундук про национальную татарскую одежду....