Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему: «Әбиемне зурлыйм»
классный час на тему

Гаилә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc254 КБ

Предварительный просмотр:

Автор: Назмутдинова Зульфия Гадановна

МБОУ « Яна Булякская ООШ»

Методическая разработка внеклассного мероприятия

на тему: «Әбиемне зурлыйм»

Гаилә бәйрәме

Тема. Әбиемне зурлыйм

Максат. Укучыларда өлкәннәргә карата хөрмәт, үз гаиләләре белән горурлык хисләре тәрбияләү.  Буыннар чылбырын ныгыту.

Җиһазлау. Гаиләләргә багышланган стенд,  укучыларның әбиләре турында язган сочинениеләре 

( Бәйрәмгә укучыларның әбиләре чакырыла)

         Бәйрәм башланыр алдыннан әби һәм бабай булып киенгән балалар чыга. Татар халык көе ишетелә.

Әби. Кил әле, карт, кил, үзебезчә җырлыйлар. Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап калыйк, кайт-салар, хәзер шайтан көенә борырлар (хис-кә бирелеп). И, үзебез-нең моңга җитәме соң инде!  Безне яшь чак-ларга кайтара торган җырлар... Исеңдәме, Миңнулла,су буенда-гы кичке уеннар... Син сыздырып таль-яныңда уйнар идең, ә без, кызлар, егетләр кушылып җырлар идек, өздереп биер идек.

Бабай. Без яшь чактагы уеннар уйналып беткән шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Әнә күрәсең бит үзебезнең Әлъясны. Исемен генә дә әйтеп булмый бит. Берәр үзебезчә җыр тыңлаганы бармы? Юк бит. Көн-төн магнитофоннан пәри туе акырталар. Җитмәсә, үзара  русча сөйләшәләр.

Әби. Исеме генә дә татарча түгел бит, каян килеп татарча сөйләшсен.

Әй, онытып торам, оныгыбыз Камилә мәктәптә бәйрәм була, татарча җыр-лыйбыз ди бит әле. Гаилә бәйрәме диме? Әти-әниләре өйдә булмагач, без барырбыз инде, картым.

Бабай. Гел урысча гына тыңлыйлар, каян татарча җыр җырласыннар инде алар.

Әби. Я, ярар, картым, киреләнмә. “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит”,- ди бит халык. Барыйк. (Камилә килеп керә).

Камилә. Әбием, бабам, сез әзерме? Киттекме?

Бабай. Әллә барыйк микән? Оныкның ничек уйнаганын күрербез.

Әби. Әллә кайчан шулай кирәк иде.

Бабай. Алай каты ялындырып булмас инде. Әйдәгез, кузгалыйк. (Әби белән бабай чыгып китәләр .)

Укытучы. Киләсе кунаклар килеп беттеләр, ахрысы. Бәйрәмне башларга рөхсәт итегез. Хөрмәтле кунаклар! Бүген без “Әбиемне зурлыйм” дип аталган гаилә бәйрәменә җыелдык.  Гаилә - кешенең иң кадерле, иң җылы учагы. Безне анда яраталар, көтеп торалар. Балалар, сез бәхетле- сезнең әти-әниләрегез бар. Сез икеләтә бәхетле, чөнки гаиләдә сезнең яраткан әбиләрегез бар. Сезнең турында кайгыртучы, ягымлы әбиләрегез бар. Сезне алар чиксез яраталар.

Әбиләребез! Икенче төрле әйткәндә  дәү әниләребез. Алар олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле. Әбиләребезнең чал чәчләрен сый-пыйсы, аларны дөнь-ядагы иң-иң ягымлы сүзләр белән юатасы, аларга мең-мең рәх-мәтләр әйтәсе килә.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр,

Иң сөйкемле, мәрхә-мәтле –

Алар безнең әбиләр!

Балалар, сез төрле авыллардан йөреп укыйсыз. Әйдәгез, иптәшләрегезне әбиләрегез белән таныштырып чыгыгыз әле. (Балалар әбиләре янына килеп, исемнәрен әйтеп, таныштырып чыгалар.)

(Ләйсән “Хатын-кыз бәхете”дигән җыр җырлый.)

Укытучы. Ләйсәннең әбисе Зөләйха исемле - әтисенең әнисе. Ул Актаныш районында. Аралар ерак булгач килә алмады.

Ләйсән. Минем әбиемнең исеме Зөләйха. Ул 1927нче елның 10нчы декабрендә дөньяга килә. Балачактан ук уңган, тырыш булган. Хәзер дә бик эшчән, сиксән бер яшь булса да бик яшь күренә. Әбиемне мин бик яратам, кадерлим. Без авылга кайткач, ул безне якты йөз белән каршы ала. Иртәләрен без иртән торуга тәмле коймаклар пешереп куя.

 

(Газизова Алия шигырь сөйли.)

Дәү әни киңәшләре

Икмәк кадерен белергә

Дәү әнием өйрәтте.

Бөртеге дә кадерле дип,

Һәрвакыт ул кисәтте.

Икмәкне мин бик кадерлим –

Бөртеген дә төшермим.

Дәү әниемнең сүзләрен

Һәрвакытта хәтерлим.

Һәрвакытта безне назлап,

Бишек җырларын җырлый.

Яшь чаклары искә төшсә,

Нигә икән ул елый?

Икмәкне ул зур иттереп,

Тәмле итеп пешерә.

Ачлык кына күрмәгез дип,

Бик еш искә төшерә.

Әбине дә, икмәкне дә -

Икесен дә кадерлим.

Аларның мин икесен дә

Бик зур зиннәткә тиңлим.

Алия. Минем әбием Газизова Тәнзилә. Минем әбием Бай Бүләк авылында яши. Аның 5 баласы һәм 14 оныгы бар. Әбием этләрне, песиләрне бик ярата. Аның ике песие бар. Мин әбием янына хәлен сорашып, кирәк әйберләрен алып килеп торам. Мин әбиемне бик яратам.

(Илназ Ахунов шигырь сөйли.)

Әбиләр мәктәпкә бара

Әбиләр мәктәпкә бара,

Авыр сумкалар кулда.

Туктап хәл дә сорашмыйлар,

Мәктәпкә илткән юлда.

Берәү, икәү, өчәү, унау –

Һәммәсе дә ашыга.

Кайберләре кайтып килә,

Очрыйлар каршыга

Бу хәлне күзәтеп торсаң,

Бер елап, бер көләрсең,

Әбиләргә махсус мәктәп

Ачканнар дип белерсең.

Оныкларын саклый алар:

Яшьтән җәфа күрмәсен.

Авыр сумкалар күтәреп,

Газапланып йөрмәсен.

Илназ. Минем әбием Җәләева Фәния Габбас кызы. 1949 нчы елның 11 сентяберендә Тукай районы Мусзавод авы-лында туган. Әбием яшьтән үк фермада сыер савучы булып эшләгән. Әбием бабам белән алты бала устерделәр. Мин әбиемне бик яратам. әбием без килүгә тәмле ризыклар пешереп тора. Әбием уңган, булган һәм тырыш. Аның белән безгә бик рәхәт һәм кызык. Без барыбыз да әбине бик яратабыз. Ул да безне бик ярата.

Укытучы. Фәния апа, Әнвәр абый белән 6 бала тәрбияләп үстердегез. Өегездән кеше өзелеп тормый. 3 кызыгыз гаиләле. Гаиләгез белән таныштыр-сагыз иде.

(Фәния апа гаилә хатирәләре белән таныштыра.)

Илназ белән Риназ. Безнең әбиебез Гиздатуллина Гөлшат Сабир кызы 1939 елның 10 фев-ралендә Иске Теләнче авылында туган. Әбиебез колхозда төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыкты. Әби хәзер дә тик тормый. Без мәктәптән кайтуга тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар, бия-ләйләр бәйли. Без һәммәбез дә әбиебезне яратабыз. Аңа озын гомер, сәла-мәтлек телибез. Син безгә бик кадерле, озак яшә әбиебез.

Укытучы. Гөлшат апа, сез оныкларыгызны үзегез үстерешкән кеше. Иң яраткан оныкларыгыз Илназ белән Риназдыр, чөнки яндагысы якынрак була. (Гөлшат апа балалары турында сөйләп китә.)

(Бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул ике авыр сумка күтәргән. Факиһә янган-пешкән. “Уф” – дип урындыкка кереп утыра.)

Факиһә. Уф, алла! Бу дөнья мәшәкатьләре тагы да авырланды. Азык-төлек һаман кыйммәтләнә бара. Һава торышының да рәте юк. Аңламасың бу дөньяны! Ярый әле Яңа Бүләк мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Әле бүген дә Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярар иде.

Хабибрахман, дим, Хабибрахман! (Хабибрахман кулына газета тотып килеп чыга).

Хабибрахман. Куркыттың бит, нигә шулкадәр кычкырасың? Телевизор ватылмаганлыр бит!

Факиһә. Юк ла инде, сиңа шул гел газета да, телевизор булсын. Юньле әйбер күрсәтеп, яхшы хәбәр язсалар бер хәл иде. Безне буген мәктәпкә чакырдылар.

Хабибрахман. Теге малай тагын “2” ле алганмы әллә?

Факиһә. Юк ла.

Хабибрахман. Иптәшләрен кый-наганмы әллә?

Факиһә. Юк ла инде!

Хабибрахман. Алайса үзен дөм-бәсләгәннәрдер инде!

Факиһә. Китчәле, булмаганны!

Хабибрахман. Укытучыларына аны-моны әйтмәгәндер бит?

Факиһә. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең балабыз һәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дус яши, укытучылары да гел мактап тора тагын. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә, мәктәпкә барырга кирәк. Безне бүген гаилә бәйрәменә чакырдылар.

Хабибрахман. Ничә ел йөрдең бит инде берүзең, бүген дә берни булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм, бүген телевизордан хоккей күрсәтәләр, укыйсы газеталар да бар.

Факиһә. Хабибрахманчик дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтер-без, кешеләрне күрербез. Без кешедән ким мени, валлаһи, әнә Бай Бүләк Равил дә хатыны белән шунда китте. (Төче телләнеп). Хәбибрахман, Хәбиб-рахманчик, җаным. Әйдә инде, без дә барыйк Гаилә бәйрәменә.

Хабибрахман. Хабибрахманчик, Хабибрахманчик имеш. Ә өскә нәрсә киябез?

Факиһә. Барабыз, әйеме, йөрәк маем. Киенә тор, мин хәзер (чыгып ки-тә).

Хабибрахман. (башын кашып) Белмим шул, ничек булыр икән. Минем үземнең дә бик барасым килә килүен. Мәктәпне дә күргән юк. Әллә барыйк микән. Соң, минем башка кешедән кай җирем киим? (Көзгедән үзен карап, чәчләреен сыпыра, пиджагын кия. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә ).

Траттатам, траттатам!

Бүген мәктәпкә барам.

Траттатам, траттатам!

Хатынның күңелен күрәм.

(Факиһә керә)

Факиһә. Чү, чү! Җаным, бу нишләвең?

Хабибрахман. Мин әзер, киттек гаилә бәйрәменә.

(Х. Айсылу шигырь сөйли.)

Үсеп җикәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте – балага.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Без китергән кара кайгылардан

Алар берүк яшен түкмәсен,

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

Айсылу. Минем әбием Фәния исемле. Ул 1939 нчы елның 20 нче октябрендә туган. Минем әби тыйнак та, түземле дә, сөйкемле дә, эшчән дә. Әби тәмле-тәмле итеп ашлар пешерә. Гел сыйлап тора. Әби безне бик ярата. Без дә аны бик яратабыз.

Укытучы. Фәния апа белән Әсһәр абыйның балалары яннарында гына. Оныклары әби-баба тәрбиясе күреп үсә. Ә әби бабай балалары, оныкларының хөрмәтен күрә.

“Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсихәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз!

Ата вә ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер” – дигән Ризатдин Фәхретдин.

 (Разил шигырь сөйли.)

Сөекле әбиләргә

Әбиләргә дан җырлыйк без,

Әбиләрне гел зурлыйк без,

Әбиләрне ялгыз өйдә

Ятим итеп калдырмыйк без.

Әбиләргә рәхмәт укыйк,

Түр башында гына тотыйк.

Авыр сүзләр әйткәндә дә

Каршы килми эчкә йотыйк.

Каделик әбиләрне.

Әбиләргә дан җырлыйк без,

Әбиләрне гел зурлыйк без,

Беркайчан да ялгызлыкта,

Ятимлектә калдырмыйк без

Сөекле әбиләрне.

Разил. Минем әбием Дания исемле. Ул 1938 нче елның 21 нче июнендә Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туып үскән. Әбиемә быел 70 яшь тулды. Бу көнне ул бик сөенде. Чөнки балалары бергә җыелышып әбине бик нык зурладылар. Мин әби-бабамны бик яратам хөрмәт итәм.

 (Ф. Айсылу шигырь сөйли.)

Әби, синең хәер-фатихаң

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан:

Юлда безне бәлалардан саклый,

Әби, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кеебек була якты таң:

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әби, синең хәер-фатихаң.

Киңәшләргә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан,

Иң акыллы бер киңәшче була,

Әби, синең хәер-фатихаң.

 Айсылу. Минем әбием – Фәйзуллина Хәлимә 1937 нче елның 2 нче февралендә туган. Минем әбием бик әйбәт, эш сөючән кеше. Ул безгә төрледән-төрле әйбер-ләр бәйли. Минем өчен, үз әбием дөньядагы иң әйбәт әби. Мин аны бик нык яратам.

Укытучы. Хәлимә апа төпчек улы Равил гаиләсе белән яши. Шулай ук балаларын озатып калучы, көтеп алучы.

(Айсылуның әбисе гаиләсе турында сөйли.)

(Алия җырлый. )

 Алия. Минем икенче әбием - Садыйкова Нәгыймә. Ул 1948 нче елның 30 нчы июнендә туган. Әбием Иске Теләнчедә яши. Әбием бәй-ләргә ярата.  Миңа башмак-лар бәйләп бирә. Аның 5 баласы, 12 оныгы бар. Без аларга гел кунакка барабыз. Мин әбиемне бик яратам.

(Нәгыймә абыстай балаларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, мөнәҗәт әйтте.)

(“Мең яшә әнкәй”.  Айзирә җырлый.)

 Айзирә. Минем әбием Вәсимә исемле. Ул Бай Бүләк авылында яши. Ялгы-зы яшәүгә дә карамастан, мал-туар тота, умарталары да күп. Мин әбиемә булышырга йөрим. Ул безнең өчен өзе-леп тора. Без дә аны бик яратабыз.

Укытучы. Ана баласы өчен гомерен бирергә, утка-суга керергә риза.

Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь-яшь егет бер кызга гашыйк була. Аның мәхәббәтен сынар өчен сөйгән кызы егетенә: “Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер”, - дип әмер бирә. Гашыйк булып тилерер дәрәҗәгә җитеп егет әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: “Бик авыртмадымы, улым?” – дип сорый. Егет аңын җуя. Ана бала хакына барысын да эшләргә әзер. Ләкин соңгы вакытта тормышыбызда “Изгелек” , “Олыны олылау” төшенчәләрен сакламаган очраклар да бар. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг затны тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән очрашырга мөмкин. Тормышы-бызда нәфрәт уятырлык вакыйгалар очрап торса да, сокланып, яратып, горурланып сөйләрлек, табынырлык кешеләребез бар. Безнең каршыбызда әти-әниләребезнең әниләре, сезнең әбиләрегез утыра. Алар өчен балалары кадерле, балалары өчен алар бик кадерле. Аларның яшь чаклары, балалык еллары иң авыр вакытта – Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Алар ачлыкны да, ялангачлыкны да, авыр эшне күргән кешеләр.

Ләйсән. Кадерле әбиләребез!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Разил.Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

       

Алия.  Картаймыйча шулай кояш кебек

                   Балкып торыгыз сез иртә-кич.

                   Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

                   Онытмабыз сезне һич тә без.

       Риназ. Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

                    Бүген гади көн түгел.

                    Бүген - әбиләр бәйрәме,

                    Шуңа шатлана күңел.

Ф. Айсылу. Әбием! Ничек матур яңгырый бу сүз! Бу сүз “Әни” дигән сүз кебек якын һәм кадерле.

Х. Айсылу. Хөрмәтле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез эшчән дә, түземле дә. Сез - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме.

Рәхмәт сезгә, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр, дәү әниләр!

Хор. “Рәхмәт сезгә”.

Укытучы. Хөрмәтле әбиләр! Каршыгызда сезнең оныкларыгыз. Бераз мактыйм әле үзләрен. Бик тәртипле, бик тырыш балалар барысыда. Тәрбияле, әдәпле балалар әдәпле гаиләдә үсә. Сез аларның әти-әниләренең әни-ләре. ”Оясында ни күрсә, очканда шул булыр,” – диләр. Сез әти-әниләрен әдәпле, акыллы итеп үстергәнгә күрә, балалары да шундый. Авылда балалар тәрбияле, тәртиплерәк диләр. Әби-баба тәрбиясе булганга күрә балаларыбыз тәрбияле безнең. Сез балаларга бик кирәк, сезнең үгет-нәсыйхәтегез кирәк.

Кадерле әбиләребез! Бәйрәмебезнең беренче бүлеге шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез, һәрбер аткан таңга куанып, бер-берегезнең кадерен белеп, сөенеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Ә хәзер барыгыз да бәйрәм табынына рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему: “Этот день в истории” – урок Мира 1 сентября.

Цели урока: Учить заботится о других, помогать своим товарищам, уважать их мнение;Учить детей жить по законам добра и справедливости, соотносить свои интересы с интересами своих товарищей;Воспитывать,...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по теме "St. Valentine\'s Day"

Данная разработка может использоваться как на уроке по теме "Традиции празднования Дня Святого Валентина в англоязычных странах", так и в рамках предметной недели....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по теме "Merry Easter!"

Данная методическая разработка может быть реализована в рамках предметной недели по теме "Праздники и традиции англо-говорящих стран"....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ НА ТЕМУ: "УДИВИТЕЛЬНЫЙ МИР ПРИРОДЫ"

Методические рекомендации по подготовке и проведению Тематического устного журнала «Удивительный мир природы» (областное мероприятие).ВведениеФорма проведения: устный журнал (час общения).Место ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по теме «МИР Ребусов» для учащихся 5-6 классов

Среди различных направлений внеклассной работы по математике особое место занимают РЕБУСЫ. Они увлекательны, развивают память и логическое мышление....

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему: Фольклорный праздник «Святочные гуляния»

Методическая разработка внеклассного мероприятия для глухих учащихся содержит материал о традициях празднования Святок на Руси....

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» в рамках общешкольных мероприятий «Оренбург юбилейный»

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» поможет педагогу познакомить учащихся с творчеством оренбургского художника Луки...