"Әбиемнең күңел сандыгы"
материал (7 класс) на тему

Хадиуллина Аниса Рашитовна

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_sandyk_serlre.docx15.35 КБ
Файл milli_kiemnr.docx13.89 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемнең сандык серләре.

Җырлы – уенлы кичә.

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар:7-8 сыйныф укучылары.

Алып баручы: Менә, дусларым, җыелып та беткәнсез. Дуслар җыелгач бәйрәм була инде. Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф – гадәтләре белән танышырбыз.

    Сәхнәдә милли киемнәр кигән малайлар, кызлар утыралар. Гайшә әби керә.

Гайшә әби: И, Гүзәл оныгым, аулакка кунаклар җыйгансың икән. Мин сезгә комачауламам, бер почмакта гына утырырмын.

Гүзәл: Юк, әбием, син безгә үзеңнең серле сандыгыңны ачып күрсәтерсең, безнең җитәкчебез булырсың.

Гайшә әби: Балалар, минем сандыгым үзе турында сөйләсәң генә ачыла.

Айдар:  Әбиемнең күңел сандыгы!

              Нинди серләр саклый икән ул?

            Гомер буе җыйган хәзинәме,

              Әллә инде күңел бизәгеме,

              Нинди серләр саклый икән ул?

Алия:    Әбиемнең күңел сандыгын

              Бер ачасы иде, ачасы...

              Әби – бабам белгән йолаларны,

              Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

             Бер ачасы иде, ачасы.

Гүзәл:   Әбиемнең күңел сандыгы

              Кызыктыра инде күптәннән.

              Ач, әбием, безгә күңелеңне,

              Яшь буынга мирас булып калсын,

              Бер хәзинә калсын үткәннән.

Гайшә әби сандыгын барып ача. Аннан чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар ала. Балалар белән бергә бу әйберләрнең исемнәре кабатлана.

Гайшә әби: Балалар, әйдәгез бер җырлап та алыгыз инде. Балалар “Зәңгәр күл”(Г.Насрый сүз., С.Сәйдәшев муз.) җырын башкаралар.

Гайшә әби: Бик матур җырладыгыз. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар...Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..

Марат: Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле. Әби уеннар уйната.

“Йөзек салыш.”

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тосалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

“Бозык телефон”, “Шешә тәгәрәтү”, “Күз бәйләш” уеннары уйнала.

Гайшә әби: Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче ахырын таба. (Әби бау алып 6-7 төен төенли, балалар чишәләр).

  1. Кем эшләми - шул ашамый.
  2. Оста кулда һөнәр бар.
  3. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.
  4. Эш сөйгәнне ил сөйгән.
  5. Ана күңеле балада – бала күңеле далада.
  6. Күрше хакы, тәңре хакы.
  7. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
  8. Аз сөйлә - күп тыңла

Гүзәл:   Әбием, безгә табышмаклар да әйт инде.

Гайшә әби: Ярый тыңлап карагыз.

  1. Үрә - үрә үрмәли, ятьмә-тозак үрәм ди.(Үрмәкүч)
  2. Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(Чеби)
  3. Җәен сары, кышын ак.(Куян)
  4. Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.(Орчык)
  5. Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)
  6. Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(Суган)
  7. Чиләк-чиләк су эчә, су эчерсәң - тиз үсә.(Кыяр)

Рәхмәт балалар, күп беләсез икән, “5”легә генә укыйсыздыр. Ә хәзер, нинди татар милли ашларын беләсез, санап чыгыгыз әле.

Балалар бергәләп: Өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, кабартма...

Гайшә әби кичәдә катнашучыларга, тамашачыларга рәхмәт белдерә.

Алып баручы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.



Предварительный просмотр:

Кыз: Бу беләсезме,Казан сөлгесе.Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр.Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да,нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!(Егетнең

иңенә куя).

2нче кыз: Менә монысы-алъяпкыч.Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш .Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

(1кыз сандыктан түбәтәй ала).

Егет: Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән,гүя,

Чын әкият иленнән.

Кыз: Түбәтәй-төрки халыкларда ирләрдә төп баш киеме.Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән ,чөнки йон,ефәк электрлаша.Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган.

(Сандыктан яулык алалар).

Кыз:Яулык.Дүртпочмаклап бәйләнгән яулык арканы җәй көне-эсседән,кыш көне салкыннан саклый. Өчпочмаклап бәйләү-күбесенчә,мөселман хатын-кызларына хас күренеш.Чөнки ,ислам әхлагы буенча,хатын-кызның киеме тәненә сыланып тормый,бите һәм кул чуклары гына күренеп тора.Чалма кебек бәйләү-бик уңайлы,чәчне дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.Чөеп бәйләү-йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул,чөнки яулыкның очлары комачауламый.

(Сандыктан калфак алалар)

Кыз: Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгын ,күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын,зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.

Ай,ак калфагым! Көмеш,ай,ука-чук,

Чын осталар чиккән-беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак – милли хәзинә лә…

(Сандыктан камзул алалар).

Егет: Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә,гүя,сыйдырган ул

Бар тарихын илнең,бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

 Бигрәк нечкә итә билеңне.

Кыз: Камзул- озын яки кыска,җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле,өч,биш,җиде билле булырга мөмкин.Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.Асылташларны ювелир төгәллек белән,һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.

Кыз:  Калфак,яулык,шәл һәм казул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче ,кайчан туган

Татарда читек-кәвеш?

Егет: 985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма сугышчыларының һәрберсендә яхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң калалар.Ник дисәң русларның аякларында чабата була.Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатырга ,болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Әбиемнең күңел сандыгы

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет...

Әбиемнең сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

Әбиемнең серле сандыгы (Бабушкин сундук)

Внеклассное мероприятие Бабушкин сундук про национальную татарскую одежду....