Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)
презентация к уроку по краеведению по теме

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.pptx404.54 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әбиемнең сандыгы Бабушкин сундук Презентацияне төзеде: Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургазизова Зөһрә Шамил кызы 2013 ел

Слайд 2

Бизәнү әйберләре ясау сәнгате Бизәнү әйберләренең кайберләрен (алка,йөзек, беләзек,калфак, муенсалар-ны) көн дә кигәннәр, ә кайберләрен (хәситә, изү, яка чылбырларын) бәйрәм көннәрендә, кунак – төшем килгәндә, сәяхәткә чыкканда такканнар. Татар ювелирлары бизәнү әйберләрен ясау һәм аларга бизәк төшерү өчен төрле чаралар кулланганнар. Болар көмеш каралту,уеплау, тирән итеп һәм яссы чоку ( тойма), басма, кыйммәтле металлар белән инкруста ция ләү (корлау), асылташларга уеп бизәк ясау һәм уеп таш кисү,кою,яссы һәм төерле бизәкләр төшерү.

Слайд 3

Чигү Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендә композиц ия-ләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнә-рен бик тә нечкә һәм нәфис бөгел-гән сабаклар һәм эре – эре чәчәк-ләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюл ь пан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ.б. Чәчәкләрнең мотивларын күрергә була. Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк – үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.

Слайд 4

Би зәкләп туку Татар кызлары һәм хатыннары үзләренә бирнә , туган – тумачаларына һәм кияүлә-ренә , сабантуйга бүләкләр , йорт өчен чар-шаулар , кашагалар , сөлгеләр әзерләгәннәр . Оста куллар бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр . Болар – чүп-ләм, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу . Кызыл яки алсу т өстәге борынгы сөлгеләргә тө-шерелгән эре –эре , катлы –катлы геомет-рик бизәкләр нигездә буй –буй булып сөлге читләрендә урнаштырылган: төп буй киң булып, як –якта таррак бизәкләр ясалган. Өске һәм аскы буйдагы бизәкләр гадәттә бер –берсен кабатлап килгән.

Слайд 5

Күнгә бизәк төшерү сәнгате Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне төсле йомшак күн саф ь яннан, бераз катырак булган юфт ь тән, кайвакыт кәҗә тиресеннән тегәләр. Күнне салават күперенең барлык диярлек төсләре-нә маналар, аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр. Мозаика бизәге нигезендә өч икеяфраклык, пал ь мет-калар, розеткалар; йөрәк, дулкын, атлама; лаләсыман, мөгезсыман, болытсыман сурәтләр ята. Мозаикада күптөрле вариантларда кыңгырау чәчәк, тюл ь пан ( лалә) кулланыла. Бизәкләргә кәкре сызыклык, формаларның йомыклыгы һәм бер форманың икенчесенең эченә кертелүе , контурларны бөтерелгән төсле җепләрдән ачык итеп кабартып күрсәтү хас. Күннән бизәкләп тегелгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнгән һәм шуңа күрә уникал ь булган.

Слайд 6

Нәфис керамика Б орынгы заманнарда ук болгар керами-качылары бик күптөрле савытлар (кув-шиннар, җамаяклар, комганнар), уенчык-лар ясаганнар. Яндыруның төрле фазала-рын һәм югары температураларын кулла-нып, осталар куе көрән төстән алып тө-тенсыман соры төскә кадәр үзенчәлекле төс гаммасын булдырганнар. Савытларны ангоб ( ак, кызыл, соры балчык), үтә кү-ренмәле (ачык яшел төстән алып караң-гы, кара диярлек төскә хәтле) лак белән каплау һәм буй –буй итеп шомарту киң таралган. Чүлмәкчеләр иҗатының үзенчә-лекле булуы төрле кошлар һәм хайваннар сурәтләре төшерелгән савытларда да ча-гылыш тапкан. Түгәрәк формадагы бу су-рәтләр кувшин –комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган.

Слайд 7

Ювелирное искусство Одни украшения (сер ьги , кольца, браслеты, накосники , бусы и ожерелье ) были повседневными, другие ( перевязи, нагрудники, воротниковые подвески) использовались по праздничным дням, при гостях, в поездках... Татарские ювелиры обладали разнообразны-ми средствами изготовления и орнаментации украшений. Чернение по серебру (“каралту”), гравировка (“уеплау”), глубокая и плоская чеканка (“тойма”), штамповка (“басма”), инкрустация драгоценными металлами (“ корлау”), гравировка на самоцветах и искусство огранки камней (“уеп таш кисү”), лит ье ( кою), плоская и бугорчатая скань.

Слайд 8

Вышивка Композиция в виде цветочного букета получили наибольшее распространение в искусстве вы-шивки казанских татар. Букеты де-лались с очень тонкими и изящно изогнутыми стеблями и крупными цветами, между которыми нередко разбрасывались мелкие цветочные мотивы и бутоны. Часто на одном стебле можно видеть мотивы тюльпанов, георгинов, роз, маков, ромашек и др. , а также различного рода листьев. В вышитых изделиях иногда встречаются изображения птиц, пчел, бабочек, приближенные к цветочно – растительному узору

Слайд 9

Узорное ткачество Издавна татарские девушки и женщины про-водили долгие часы за ткацким станком, готовя себе приданое, подарки родственникам и жени-ху , призы для сабантуев, «мягкую утварь » для дома ( занавески – чаршау , подзоры – кашага , поло-тенца ). Мастерицы овладели всеми видами техники узорного ткачества: браного ( «ч үпләм »), выборно-го ( «төсле чүпләм» ), многоремизного ( « кыялап сугу ») и наиболее традиционного -- закладного тканья ( « асалап сугу »). Крупные многоступенча-тые геометрические фигуры на приглушенно – красном или светло – малиновом фоне старин-ных закладных полотенец заполняют бордюры, которые в основном располагаются полосами: основным – широким и по сторонам – узкими бордюрами. Узоры верхней и нижней полосы обычно повторяют друг –друга.

Слайд 10

Искусство ко жаной мозаики Узорные к ожаные ичиги, туфли изготовлялись из мягкого цветного сафьяна, более жесткой юфти, иногда – козловой кожи. Кожа окрашивалась почти во все цвета радуги, затем, при создании узора, она прорезалась по орнаментальным трафаретам. Узоры из кусочков кожи составлялись в технике мозаики с одновре-менной сшивкой и расшивкой орнаментальных мотивов шелковыми, иногда золотыми и серебря-ными нитями. Основных мозаичных орнаментов три: двулист-ники , пальметки , розетки; мотивы сердечка, волны, скобы; лотосовидные , роговидные, облокообразные изображения. В мозаике во множестве вариантов представлены: колокольчик, тюльпан. Для узоров характерны криволинейность , замкнутость форм и вписывание одних фигур в другие, четкая очерчен-ность контуров рельефными швами из цветных крученых нитей.

Слайд 11

Худ ожественная керамика В давние времена булгарские керамисты производили самые разнообразные сосуды ( кувшины, хумы , кумганы ), игрушки. Используя различные фазы обжига и высокую температуру, мастера создавали своеобразную цветовую гамму: от темно коричневого до дымчато – серого. Широкое распространение получило покрытие сосудов ангобом ( белой, красной, серой глиной), прозрачной поливкой ( от светло –зеленого до темного, почти черного цвета) и лощение в виде полос. Самобытность творчества гончаров проявлялось в « зооморской » керамике – сосудах с изображениями различных птиц и животных. Вылепленные в круглой скульптуре, они украшали ручки и сливные носики кувшинов, кумганов .

Слайд 12

Әби-бабаларның өе Челтәр – челтәр ак пәрдәләрсез, бизәкле – чәчәкле чаршауларсыз, чигүле сөлге, аш ъ яулыкларсыз болай ук ям ьле булмас иде бу өй эче . Аның түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса , нәрсәдер җитешмәгән кебек була . Әбиләрнең үз сандыкларындагы буыннан – буынга тапшы-рыла торган кадерле байлыкны караганда , без тарихыбыз белән генә түгел , татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз . Милли сәнгатебезнең һәр төрендә дә чәчәкле үсемлек бизәкләре барлыкка килә . Сез дә, кадерле балалар , үзегезнең кечкенә генә « сандыгыгызны » ачыгыз , сокланы-гыз , чөнки беркем дә моннан матуррак бизәкләр таба ал-мый . Халкыбызның йөз аклыгы бит сездә . Безнең милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән – ишәя бара, шуңа күрә ул гореф – гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар .

Слайд 13

Кулланылган әдәбият: Нурзия Сергеева “Әбиемнең сандыгы” Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995

Слайд 14

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!