Әбиемнең күңел сандыгы
презентация к уроку

Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon biemnen_kunel_sandygy.ppt2.72 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әбиемнең күңел сандыгы

Слайд 2

Калфак. Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча бер төс биргән аларга. 20 гасырга кергәч, калфаклар тәмам кечерәя. Баш киеме булудан бигрәк, бизәнү әйберенә әйләнеп кала. Ирләр кәләпүшне хәзер дә кияләр, ә менә калфак кигән кызларны сәхнәдә генә күреп була.

Слайд 3

Яка чылбыры. Тагын киемгә бәй ле бер бизәнү әйбере- яка чылбыры. Бу бизәнү әйбере аеруча нәфис, чын мәг ъ нәсендә сәнгать әсәре. Ул ике өлештән- изү каптырмасы белән күкрәккә төшеп торган асылташлардан тора. Асылташлар урта өлешләрендә фигуралы ваграк, очларында эре ялтыравык җиз тәңкәләр тезелгән чылбырдан төзелә. Бизәк көмештән яки алтын йөгертелгән материаллардан эшләнгән. Асылмаларсыз каптырма рәвешендә дә ясалганнары бар. Аны инде бай хатыннар гына кигән. Өч чылбырлы яка үсмер һәм җиткән кызларныкы, биштән алып тугызга кадәр чылбырлысы, гадәттә, кияүгә чыккан хатыннарныкы саналган. Биш асылмалысы- классик яка. Үреп ясалган тәңкәләргә уелган асылташлар аларны тагын да матуррак, күркәмрәк итә.

Слайд 4

Бу киемнәрнең, бизәнү әйберләренең hәркайсы затлы, асыл. Вакытлар узган саен кешеләрнең киемнәре дә, бизәнү рәвешләре дә үзгәрә. Бүген без сөйләгән киемнәрнең, бизәнү әйберләренең кайберләренең музейларда гына күрергә мөмкин дисәк, ялгышмабыз. Каждое их этих одежд и украшений драгоценно и изящно. Со временем мода на одежду и украшения меняется. Многие из описанных выше одежд и украшений можно увидеть только в музеях.

Слайд 5

Чигүле әйберләр.

Слайд 6

Мультимедианы әзерләде: Тухватуллина Г. Д.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Әбиемнең сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

Әбиемнең серле сандыгы (Бабушкин сундук)

Внеклассное мероприятие Бабушкин сундук про национальную татарскую одежду....