Әбиемнең күңел сандыгы
материал на тему

Аширова Альфира Накиповна

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта - мич, мич янында - кисәү агачы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч эленгән. Мич алдында җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә - сандык; алдарак - самавыр, чәйнек һәм чынаяклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәкчәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, ашъяулык ябылган борынгы өстәл. Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында - чаршау, келәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1240_biemne_1187_k_1199_1187_el_sandygy_2.docx45.8 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта - мич, мич янында - кисәү агачы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч эленгән. Мич алдында җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә - сандык; алдарак - самавыр, чәйнек һәм чынаяклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәкчәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, ашъяулык ябылган борынгы өстәл. Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында - чаршау, келәм.

Ильвина.

Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны, халкыбызның күңел жәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне, яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(Шигырьне укыганнан соң, иптәш кызын чакыра.) Диана, Диана! Кер әле.

Г.Диана (керә). Нигә чакырдың, Ильвина?

Ильвина. Әти-әни өйдә юк. Ә әбием ахирәтләренә утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар чакырабыз!

Г.Диана. Әйдә, кемнәрне чакырыйк икән.

Ильвина. Үзебезнең урам кызларының барысын да чакырыйк. Бар, син аларга әйтә тор, мин өйне җыештырам.

Г.Диана китә, Ильвина идән себерә, паласларны төзәтә, өстәлне сөртә.

Милли киемнәр кигән кызлар керә.

Г.Диана. Кызлар, әйдәгез, жырлый-жырлый эшлик әле. («Ай-былбылым» җыры башкарыла.)

Нурия әби (кайтып керә). Нинди моңлы көй ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән.

Ильвина. Әбием, кайтып та життеңмени? Ахирәтләреңә утырмага барам дигән идең бит? Зинһар, ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

Нурия әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар... Без дә шулай аулак өйгә жыела торган идек. Егетләр килеп, күңел кутәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, жырлаган жырлар!.. Исәбе-хисабы юк иде.

Г.Диана. Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби. И балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле, булмаса. («Бибинур, ахирәт! Күршеңдә - аулак өй. Кер әле, кер тизрәк!» дигән тавышы ишетелә.)

Бибинур әби (үзе күренми). Кунагым бар иде шул.

Нурия әби. Ә-ә, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.

Бибинур әби (кунагы белән керә). И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында шулай чор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?

Нурия әби. И ахирәт, кызлар аулак өйгә жыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар.)

Г.Диана. Безгә бәет яки мөнәжәт өйрәтсәгез дә ярый.

Бибинур әби. Зәмзәмия. мөнәжәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.

Зәйтүнә әби: (мөнәҗәт әйтә):

Бисмилләһир-рахмәниррахим.

Килеп кердем өегезгә,

Дога кылдым түрегездә.

И Ходаем, иман нуры

Балкып торсын өезегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын,

Өегезгә фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын,

Әрвахларыгыз шат булсын.

С. Диана. Әбекәй, көең бигрәк матур икән, тагын берәрне әйт инде.

Егетләр: “Урсал тауда” җыры башкарыла.

Нурия әби. Гармун тавышы түгелме соң бу? Ходаем, егетләрегез килә бугай.

Кызлар, урыннарыннан сикереп торып, төзәтенәләр. Егетләр җырлап керәләр, исәнләшәләр.

Диана. Рәхим итегез, егетләр.

Данис. Исәнлек-саулыкмы, кызлар?

Асадбек. Әссәламегаләйкем, әбиләр!

Кызлар, әбиләр. Вәгаләйкемәссәлам!

Алина. Егетләргә бер жырлап күрсәтик әле. («Ал чия төпләрендә» көенә).

  Кызлар.

Егетләр килгән, егетләр,

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

Динар – егетләр әйдәгез без дә җавабын кайтарыйк..

Егетләр. (Әйдәгез)

Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә,

Сулар сибеп үстерәләр Тәрәзә төпләрендә.

Сандугачньң балалары Талга куңганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Бигрәк уңганнар икән.

Дүрт кыз, биеп килеп, дүрт егеткә басалар, аннары парлап биеп алалар. (Парлы бию).

Нурия әби. И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Бибинур әби. Теге «Чума урдәк, чума каз»нымы? Балаларкайларым әйдәгез парлашып басыйк.  (Уен уйнала.)

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Динар үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ошата?

Диананы ошата шул, ошата,

Диананы ошата шул, ошата.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә.)

Зәйтүнә әби. Афарин, бик булдырдыгыз!

Бибинур әби. Кара әле, Нурия, без бит жырлап-уйнап кына утырмый идек. Табышмаклар да әйтешә идек.

Нурия әби. Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.

Бибинур әби. Башы-мунчала,койрыгы-сүс. (Җавабын белмиләр.) И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып курсәтә.) Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

Нурия әби. Әйдәгез, тагын әйтешәбез.

Мич башында комган,

Авызын-борынын йомган. (Мәче)

Альфред. Әбекәй, мин беләм бу мәче була.

С. Диана

Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич)

Рафаэль. Мин әйтим әле. Мич инде ул.

Асадбек.

Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)

Рафаэль. Үзем әйтим, әле. Бу чират була.

Радэль.

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. Кем --- җавабын белә. (Барабан)

Данил. Барабан була.

Нурия әби. Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.

Зәйтүнә әби. И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?

Бибинур әби. Элек-электән иң олы нигьмәт ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала.) Шуннан башлыйк әле.

Зәйтүнә әби. Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

Бибинур әби. Өстәлне кәгазъ белән сөртмә, тавыш чыгар.

Нурия әби. Олыларга үзен башлап сәлам бир.

Данис. Ә без мәкальләр дә беләбез.

Ильдар. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Павел. Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.

Динар. Егет кешегә житмеш төрле һөнәр дә аз.

Тимур. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Альфред. Тырышкан - табар, ташка кадак кагар.

Ильнар. Эш сөйгәнне ил сөяр.

Марсель. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

С. Диана. Калган эшкә кар ява.

Зәйтүнә әби. Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз!

Нурия әби. Безнең заманда аулак өйләр куңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Сандыкны ачып, күрсәтә башлый.) Ә болары - Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да нинди генә батырларга буләк булмаган бу сөлгеләр.

Зәйтүнә әби. Монысы күкрәкчә дип атала. Беренчедән, ул - бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкчә әзерләп, кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

Бибинур әби. Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

Нурия әби. Балитәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Зәйтүнә әби. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә үка яисә сәйлән белән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә.) Карагыз әле, ничек килешә.

Г.Диана. Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Бибинур әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

Нурия әби (сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы - түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкларны чигеп, кырыен балитәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар - барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала.) Бу йөзек - әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән «Йөзек салыш» уйнадык.

Г. Диана. Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Әлегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Нурия әби (сандыктан алып курсәтә бара). Менә монысы - түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкларны чигеп, кырыен балитәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар - барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала.) Бу йөзек - әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә жыелгач, шушы йөзек белән «Йөзек салыш» уйнадык.

С. Диана. Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

Нурия әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр «җәза» бирәбез. (Йөзек сала.) Йөзек кемдә, йөгереп (сикереп) чык. – Диана.

Азат. Йөзек - Дианада. Нишләтәбез Диананы?

Егор. Җырлатабыз.

Г. Диана. Мин үзем генә җырламыйм, әбекәй һәм Алина белән җырлыйм.

“Моңнар кайтсын авылга” җыры башкарыла.

Г. Диана.  (йөзек сала, йөзек Асадбек чыга). Асадбекка нинди «җәза» бирик?

Динар. Биетик! Җырлатыйк!

Асадбек. Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.

Рафаэль.  Рөхсәт, рөхсәт.

Асадбек шигырь сөйли.

          Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

          Без – татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

          Без – татарлар,

          Шушы исем белән

          Җирдә яшәү – үзе бер бәхет!

Асадбек. (йөзекне Бибинур әбигә сала). Бибинур әбигә нинди «җәза» бирик икән?

Данис. Биетәбез, биетәбез!

Бибинур әби. Балакайларым, әйдәгез бергә биибез.

Кызлар биюе.

 (Бибинур әби биегәч, сандыктан көянтә алалар).

Ильнар.  Әбекәй, нигә көянтәне дә сандыкта саклыйсың?

Нурия әби. И, балалар. Бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайткан иде. Килен булып төшкәч, шул көянтә-чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр.

Рафаэль. Ә сез, беләсезме? Безнең Егор көянтә турында җыр белә.

Нурия әби көянтәне иңенә куеп карый, бизәкле чиләкләрне элә.

Егетләр башкаруында татар халык жыры «Сания апа» яңгырый.– Егор җырлый.

Сания апа суга бара,

Яшел чиләген асып.

Сандугачлар кунып сайрый,

Көянтәсенә басып.

Сания aпa суга бара,

Көянтәсе алмалы.

Алмалы көянтәсенә

Кунмаган кош калмады.

Нурия әби көянтә-чиләк белән лирик бию башкара. Кул чабалар.

Бибинур әби. Менә монысы - тукмак.

Ринат. Анысы ни эшкә ярый?

Бибинур әби. Өмәләрдә киндер тукып, шушы тукмаклар белән тукмаклый идек. Эшләп бетергәч, «Тукмак әйләндереп» уйнап ала идек.

Радэль. Ничек ул, ничек?

Бибинур әби. Менә шулай бер егет уртага керә дә әйләндерә. Тукмакның башы кемгә карап туктаса, шул кеше берәр һөнәрен күрсәтергә тиеш. Ильдар улым, мә шушы тукмакны бергәләшеп уйнап карыйк.

Ильдар. (Тимур кулына бирәсең.) Әйдә әйләндер, Тимур. (Тимур тукмакны әйләндерә, тукмак Даниска карап туктый.) Даниска чыкты, нишләтәбез? Биетәбезме, әллә.

Данис. Үзем генә биемим әле. Егетләр белән биербез. (Егетләр белән бииләр.)

Данис: Ә хәзер мин әйләндерәм. Тукмак кемгә карый шуңардан да шәп кеше булмый.

Данил: Әхә, Азатка чыкты.

Радэль: Нинди осталыгыңны күрсәтәсең Азат.

Азат: Мин агач белән эшләргә яратам, үземнең эшемне сезгә күрсәтәм.

Уйнаучылар: Әйдә, әле күрсәт.

Нурия әби (сандыктан гармун ала). Бусы да бабагыз истәлеге. Сугышка киткәндә: «Мин кайтканчы берәүгә дә бирмә, саклап тот»,-дигән иде. Үзе генә әйләнеп кайта алмады шул. Күрше Гаффар бабагыз белән ярышып уйныйлар иде...

Динар. Ә Гаффар бабай кайда? Ул кайттымы сон?

Нурия әби. Өйдәдер ул.

Зәйтүнә әби (тәрәзәдән карап). Әнә ишегалдында йөри икән.

Радэль. Чакырыйк әле, бәлки, уйнап күрсәтер.

Зәйтүнә әби. Бар әле, кызым, Ак бабаңны чакырып кер.

Ильдар (үзем чакырам). Ак бабай! Ак бабай! Кер әле монда. (җитәкләп алып керә.)

Гаффар бабай. Мин нигә кирәк булдым икән? Әссәламегаләйкем.

Уйнаучылар. Вәгаләйкемәссәлам.

Гаффар бабай. Балакайларым, ни хәлләрегез бар.

Уйнаучылар. Аллага шөкер.

Ильнар. Ак бабай, безгә шушы гармунда берәр көй уйнагыз әле!

Гаффар бабай. Күптән кулга тотканым юк инде бу гармунны. Шулай да, сез сорагач, тырышып карамый булмас. («Җизнәкәй» көйләрен уйный. Балалар кул чабалар, мактыйлар.)

Зәйтүнә әби. Кара әле, Нурия күрше, синең оныгың да уйный белә бугай бит. Хәзер аны тыңлап карыйк.

Кызлар. «Уйна, Павел, уйна!» диешәләр. Павел «Әпипә» көен уйный.

Гаффар бабай. Һай, улым, булдырасың икән. Бабаң исән булса, куаныр иде. Рәхмәт, улым, бабаң һөнәрен шулай дәвам ит. Гармун телләре тутыкмасын. Эх, без яшь чакта күрше белән дөрләтеп “Богдалы авыл көен” бөтен авылга сыптыра идек. Әйдәгез әле бергәләшеп минем яшьлекне искә төшерик.

“Богдалы авыл көе” башкарыла.

Зәйтүнә әби. Без үзебезнең һөнәрләрне күрсәтеп бетердек бугай. Хәзер сез, балалар, безгә уйнап-жырлап күрсәтегез инде.

Асадбек: Әбекәйләр, әйдәгез бергәләшеп биибез.

Татар халкының «Шома бас» биюе башкарыла. Көй дәвам итә.

Биючеләр, кунакларны (әти-әниләрне) биергә чакыралар.

Кичә шуның белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет...

Әбиемнең сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

Әбиемнең серле сандыгы (Бабушкин сундук)

Внеклассное мероприятие Бабушкин сундук про национальную татарскую одежду....