Дәрес эшкәртмәләре
Минем дәрес эшкәртмәләрем
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.07 КБ | |
| 302 КБ | |
| 1.88 МБ | |
| 2.76 МБ |
Предварительный просмотр:
Арча муниципаль районы
“Наласа урта мәктәбе”
гомуми белем бирү муниципаль
бюджет учреждениесе
5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты
Сыйфат сүз төркеме
Төзеде: беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы
Уку материалының темасы : Сыйфат сүз төркеме
(татар мәктәбенең 5 сыйныфында татар теле дәресе)
1. Белем бирү максаты : Укучыларга сыйфат сүз төркеме турында мәгълүмат алырга шартлар тудыру.
2. Үстерү максаты: Сыйфатның сүз төркеме буларак әһәмиятен һәм кулланылышын ассызыклау, сыйфатланмыш турында мәгълүмат алу.
3.Тәрбия бирү максаты: Туган ягыбыз табигатенә карата соклану һәм аның белән горурлану хисләре уяту.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 127-129 битләр, компьютер, проектор.
Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәреснең структурасы:
I. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Оештыру һәм уңай халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
V. Яңа белемнәрне ныгыту.
VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Дәрес барышы :
I. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Оештыру этабы.
( Электрон тактада елмаеп торучы кояш рәсеме)
- Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да . Табигатьтә алтын көз хөкем сөрә. Һәркөн безне көз үзенең сары яфраклары, салкын җилләре, яңгырлы иртәләре белән сәламли, мәктәпкә озата. Ләкин ул безне мәктәптән, дәресләрдән соң якты кояшы, аяз көннәре, бай табигате белән каршы ала. Бер-беребезгә көзге имин көннәр, дәресебезнең уңышлы үтүен теләп кояш кебек бер елмаеп алыйк әле. ( Бер-береңә карап елмаю. Сәламләү.)
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнеп туктадык? Без бүген төркемнәрдә эшләрбез, шуңа күрә сез инде үзегез өчен генә эшләмисез, ә коллектив данын яклыйсыз, шулай бит? Шуның өчен җавапларны бары тик кул күтәреп кенә әйтәбез.
Көтелгән җавап: сан сүз төркемен
- Әйдәгез, белемнәрне тикшереп алыйк. Юл картасын ачыгыз да анда бирелгән тестны эшләгез. ( Эшләгәч, тактадан дөреслеген тикшерәләр)
- Нинди сүз төркеме сан дип атала ?
- Ә саналмыш нәрсә ул?
Узган дәрестә өйрәнгән буенча санның моделен тактада сызу.
Сан
- мөстәкыйль сүз төркеме,
- предметның санын, исәбен белдерә,
- сораулары: ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү?..
- тамыр саннар ике төрле: берәмлек һәм дистәләр,
- исемне ачыклый һәм төрләнми.
- Мин бер шигырь бирәм, сезгә аннан саннарны табарга һәм саналмышы белән бергә әйтергә кирәк булачак.
Безнең йортта бер сыер бар,
Ике бәрән , өч сарык.
Дүрт эскерт күрдек без кырда,
Бергәләп биш кыз барып.
Алты көпчәкле машина
Җиде кеше утырткан,
Ул кызу эшкә ашыга,
Ерак юлга ул чыккан.
Безнең чуар тавык бары
Ун күкәй генә салды...
Саный алмыйм шуннан ары,
Чөнки минем башым арды.
( З. Нури)
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
- Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме ?
Күк итәгенә барып тоташкан, очы - кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр , куяннар, еланнар яшиләр.
- Нинди сүзләр өстәргә мөмкин. ? ( төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана)
- Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер кара урман бар.
- Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр.
- Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куянар, агулы еланнар яшиләр.
- Ике текстны чагыштырыгыз . Кайсы матуррак ? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз ?
- Ул сүз төркеме турында ишеткәнегез юкмы ? Нәрсәне белдерәләр ?
Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме . Нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә . ( бер фикергә килгән төркем җавабы)
- Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, нинди уку мәсьәләсе куярбыз?
Көтелгән җавап: сыйфатлар турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерербез, аларны кабатларбыз.
- Әйдәгез, уйлап карыйк әле предметның нинди билгеләрен ачыклый икән ул?
Алда укыган текстка кире әйләнеп кайтыйк.
Көтелгән җавап: - тәмен, төсен, формасын, характерын, физик халәтен, күләмен, урынын белдерәләр.
IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү
1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны
табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу,
аңа хас билгеләрне табу.
Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, ямь- яшел чыршылар калын юрган булган аңа.
Төркемнәрдә эш . Үрнәк буенча сыйфатларны табарга :
а) сорау куярга
ә) мәгънәсен ачыкларга
б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә
в) җөмлә төзергә
Төркемнәрнең җавабы тыңлана.
2. Алда башкарылган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау :
Сыйфат
− мөстәкыйль сүз төркеме,
- предметныӊ билгесен белдерә,
- сораулары: нинди, кайсы?
исемне ачыклый, төрләнми.
3. Модельгә таянып кагыйдә чыгару. (Кагыйдәне бер-берсенә һәм үз -үзләренә әйттерү)
Физкультминутка.
V. Яңа белемнәрне ныгыту.
Моделебезгә нәрсәләр җитми ? Көтелгән җавап :
-Сыйфатланмыш турында
- Асыл һәм нисби сыйфатлар
Сыйфат дәрәҗәләре әйтмәдек.
( Дәреслектәге кагыйдәне уку.)
1. 170 нче күнегү. Шигырьне укырга, сыйфатларны антонимнары белән язып алырга.
Көтелгән җавап: җылы – салкын, ак – кара, сыек – куе, юмарт – саран.
2. 172 нче күнегү. Хәбәре сыйфатлар белән белдерелгән җөмләләрне күчереп язарга.
Көтелгән җавап: Әйтәм, урман ямьле! Әйтәм, урман моңлы! Әйтәм, урман тирән!
3. 173 нче күнегү. Мәкальләрне укыгыз, күчереп языгыз. Хәбәр булып килгән сыйфатларның астына сызыгыз.
VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
Өй эше:
а) модель буенча сыйфат турында сөйләргә өйрәнергә;
б) 171 нче күнегү: “Көз” темасына предметның төсен, тәмен, формасын, характерын белдергән сыйфатлар кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.
VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
1. - Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек?
2. Дәрескә гомуми бәя кую.
Бүген дәрестә
1. Мин бүген дәрестә...белдем.
2. Миңа ... кызык булды.
3. Миңа ... кыенрак булды.
4. Мин ... өйрәндем.
5. Мин ... тойдым.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сыйфат сүз төркеме 1. Белем бирү максаты : Укучыларга сыйфат сүз төркеме турында мәгълүмат алырга шартлар тудыру. 2. Үстерү максаты : Сыйфатның сүз төркеме буларак әһәмиятен һәм кулланылышын ассызыклау, сыйфатланмыш турында мәгълүмат алу. 3 . Тәрбия бирү максаты: Туган ягыбыз табигатенә карата соклану һәм аның белән горурлану хисләре уяту.
Тестны тикшер! Сан нинди сорауларга җавап бирә? а) кем? нәрсә? б) нинди? в ) ничә? күпме? г) нишли? нишләде? Сан белән ачыкланган исем: а ) сыйфатланмыш дип атала; б) саналмыш дип атала; в) берничек тә аталмый; г) аныкламыш дип атала
Саннарны табарга һәм саналмышы белән бергә асларына сызарга Безнең йортта бер сыер бар, Ике бәрән , өч сарык. Дүрт эскерт күрдек без кырда, Бергәләп биш кыз барып. Алты көпчәкле машина Җиде кеше утырткан, Ул кызу эшкә ашыга, Ерак юлга ул чыккан. Безнең чуар тавык бары Ун күкәй генә салды... Саный алмыйм шуннан ары, Чөнки минем башым арды. ( З. Нури)
Саннарны табарга һәм саналмышы белән бергә асларына сызарга Безнең йортта бер сыер бар, Ике бәрән , өч сарык . Дүрт эскерт күрдек без кырда, Бергәләп биш кыз барып. Алты көпчәкле машина Җиде кеше утырткан, Ул кызу эшкә ашыга, Ерак юлга ул чыккан. Безнең чуар тавык бары Ун күкәй генә салды... Саный алмыйм шуннан ары, Чөнки минем башым арды. ( З. Нури)
Күк итәгенә барып тоташкан, очы - кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр, куяннар, еланнар яшиләр.
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы - кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр .
предметларны ң төрле билгеләрен белдерәләр: төсне: ак, сары, кара, яшел, кызыл; тәмне: ачы, төче, татлы, баллы, тозлы; форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска; холыкны: көләч, усал, юаш, шаян, сизгер, куркак, кыю, батыр, хәйләкәр, ерткыч; вакытны: кышкы, җәйге, кичке, иртәнге,быелгы; Табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, җиләс, аяз, болытлы; Сыйфатлар
Җөмләдән сыйфатларны табарга, асларына сызарга. Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, ямь - яшел чыршылар калын юрган булган аңа.
Җөмләдән сыйфатларны табарга, асларына сызарга. Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, ямь - яшел чыршылар калын юрган булган аңа.
Сыйфат Предметны ң билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә. Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.
Физкультминут
Бүген дәрестә 1. Мин бүген дәрестә.........белдем. 2. Миңа ....... кызык булды. 3. Миңа ....... кыенрак булды. 4. Мин ......... өйрәндем. 5. Мин ......... тойдым.
