Сыйныфтан тыш чаралар
Сыйныфтан тыш чараларның эшкәртмәләре
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 34.71 КБ | |
| 46.23 КБ | |
| 34.09 КБ | |
| 79.5 КБ | |
| 25.5 КБ | |
| 44.82 КБ | |
| 27.81 КБ |
Предварительный просмотр:
Кичәнең барышы.
1 нче а.б. Без - татарлар, туган телебез - татар теле. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган - сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
***
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
2 нче а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.
Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, “туган тел”, “әткәм -әнкәмнең теле” дип атаган.
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере,
Чукындырылган чагында да
Чукынмадың татар теле.
***
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
***
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән белән бергә сине.
Төрмәдәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле!
***
1 нче а. б. Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыкты кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй, син, батыр татар теле!
***
Кабатланмас үткәннәрнең–
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, дуслык теле.
Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган - үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебезнең сәнгать ияләренең матур - матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.
2 нче а. б.
Һәркемгә дә иң газиз тел– ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле–
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллүр җыры, бәллүр көе.
1 нче а. б.
Ана телем, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә– үткен кылыч,
Балдай таталы– дуслар белән сайрашканда.
2 нче а. б.
Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,
Сусаганда эссе чүлдә су табасың;
Алышларда арысланга тиңдәш итеп,
Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.
1 нче а. б.
Җырларның да иң яктысы синдә генә.
Уйларың да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
2 нче а.б.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм - әнкәмнең теле, - дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарылып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата– бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә.
1нче а.б. Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немеө, инглиз, француз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.
2 нче а.б.Әгәр тарихка мөрәҗагать итсәк, шундый кызыклы гына фактларга тап булабыз. 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.
1нче а.б. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
2 нче а.б. Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.
...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:
–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.
–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-
Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!
1нче а.б. Телне кем боза соң? Шул турыда уйланып карыйк әле. (Бер укучы Вил Казыйханованың “И родной тел” дигән шигырен укый.)
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы
***
Бу язакта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
***
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
***
Почему ңе нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр.
***
Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
***
Вузга поступать иткәндә
Говорят, син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты, вряд ли.
***
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
***
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
- Минем сезгә “Телне кем боза?” дигән мәзәк сөйлисем килә.
Бер егет армиядә хезмәт итеп кайткан. Үзе гел русча гына сөйләшкән булып кылана икән.
Бер көнне күрше егете белән мунча керергә бара бу. Солдат ләүкәгә беренче булып менә, эссе салырга куша. Күрше егете мунча ташына бер чүмеч су салып җибәрә. “Довольно!”- ди солдат. Күрше егете аңламаганга салынып, тагын ике чүмеч тондыра. Солдат, кызуга чыдамыйча: “Җитте дип әйттем бит инде!”- дип ачуланып ләүкәдән сикереп төшә.
-Мондый мәзәк хәлләр тормышта еш очрый. Минем дә бер мәзәк сөйлисем килә. Бер хаттан өзек укыйм.
“Альфинур! Мин синең кузенңе трехкратно поцеловать итеп обещать итәм. Бер вакыт некому сүз әйттермәм. Үзем бу случайны гомергә онытырмын. Бу миңа гомерлек урок булсын... Әгәр минем обещаниягә ышансаң, мин синең ышанычны отправдать итү өчен все сделаю. Кирәк булса, гомеремне опасность астына куярга риза.”
- Әйе, телебезгә карата мондый караш, руслашу гадәти күренешкә әйләнде. Чын татар теле авылларда гына сакланып калды.
1нче а.б. Составында йөз меңләгән сүзләре булган телебезгә әкренләп югалу, бетү, өй теленә генә әверелеп калу куркынычы яный башлады. Бу хәл милли горурлыгы булган бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел.
Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игьтибар арту, ана йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык выкыйга. Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америкада, Австралиядә, Финләндиядә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуга, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен, җырларын күңелгәсеңдерергә ашкынып, сагынып, күрешергә килүләре бик үрнәк алырдай, гыйбрәтле мисал.
Халидә исемле бер турист ханым Япониядә татарча укырга мөмкинлек булмагач, “балаларыбызны туган телсез калдырсак, алар безне кичермәсләр”,- дип, Американың Сан-Франциско шәһәренә күчеп китүләре турында әйтә.
Америкадан килгән кунакларның гомуми фикере: “Кеше үзенең туган телен- ана телен белмәсә, яхшы түгел”. Аларның балалары үз телләрен дә сөйләшәләр икән.
1нче а.б. Безнең татар яшьләре арасында ана телен белмәгәннәре биниһая күп. Бәлки, үз телебезне белмәгәнгә чит телләрне тиз өйрәнә алмыйбыздыр? Бу җәһәттән Каюм Насыйри йөз тапкыр хаклы: “Кеше... үзенең телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”.
II. Уенның темасын әйтү.
Безнең бүгенге “Газиз туган телем” исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә
карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң
якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз.
Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар
дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче
була.
(Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәм зәңгәр
төстәге карточкалар тарата.)
Уен барышы
- Инде уеныбызны башлап җибәрик.
Бәйгенең беренче туры “Танышу”. Һәр команда үзе белән таныштыра.
“Уйла һәм әйт” уены.
“Тукай оныклары” өчен биремнәр.
Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
Каты түгел (йомшак)
Ак таҗлы чәчәк (ромашка)
Баллы цитрус җимеше (әфлисун)
Тәртип саклаучы (полиция)
Көйсез балага тагылган кушамат (елак)
“Җәлилчеләр” өчен биремнәр.
Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
Татарстандагы иң баш кала (Казан)
Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)
Иң кадерле ризык (ипи)
Иң кадерле кеше (әни)
“Кайсы команда тапкыррак” уены.
“БАШВАТКЫЧЛАР” сүзеннән яңа сүзләр төзеп язарга. Бу биремгә 5 минут
вакыт бирелә. Соңыннан хөкемдарлар ике турга да нәтиҗә ясарлар. Бу турга да
сүзләргә берәр балл бирелә.
(Сүзләр: баш, ваткыч, аш, таш, ат, кыр, кар, башак,кыл, шатлык, бал, бала,
акча, шар, башлык, балта, бака, балык, тарак, тавык, авыл, арыш, тал, ашлык
һ.б.)
“Тел шомарту”
Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә кирәк.
Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл куела.
“Җәлилчеләр” командасына сораулар.
1.Без яшәгән район. (Арча)
2. Татарстанның башкаласы. (Казан.)
3. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)
4. Бер атнада ничә көн. (7.)
5. Бал яратучы хайван. (Аю.)
6. Кышның соңгы ае. (Февраль.)
7. Олысы да кечеседә эшләпә кигән. (Гөмбә.)
8. Футбол командасында ничә уенчы? (11.)
9. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак.)
10. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)
11. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе.)
12. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)
13. Ел календаренда тугызынчы ай. (Сентябрь.)
14. Җәен –соры, кышын –ак, аңа шулай яхшырак. (Куян.)
15.Татарстанда ничә дәүләт теле бар? (2.)
16.Татар хатын – кызларының милли баш киеме? (Калфак.)
17. Капма – каршы мәгънәле сүзләр. (Антонимнар.)
18. Сан да, хәреф тә. (0)
19. Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
20. Хәрефләрнең рәт белән тезелүе. (Алфавит)
21. Кышын да, җәен дә бер төстә. (Чыршы)
22. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана? (Борын-борын ...)
“Тукай оныклары” командасына сораулар.
1.Без яшәгән авыл. (Наласа)
2. Без яшәгән республика. (Татарстан.)
3. Бер елда ничә ай? (12.)
4. Тавыклар яратучы хайван. (Төлке.)
5. Көзнең соңгы ае.(Ноябрь.)
6. Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл.)
7. Шайба яки туп белән уйнала торган спорт төре. (Хоккей.)
8. Г. Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
9. Озын койрыклы кош. (Саескан.)
10. Казан хоккей командасыныңисеме. (“Ак барс”.)
11. Бер сәгатьтә ничә минут? (60.)
12. Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке.)
13. “Туган авыл”шигырен кем язган? (Г.Тукай)
14. Кышын ак тунын кия, кишерне ул бик сөя. (Куян.)
15. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12.)
16. Татар халкының милли аяк киеме? (Читек.)
17. Дөрес язылышны өйрәнүче фән. (Орфография.)
18.Татарларның милли ризыгы? (Чәк-чәк)
19.Республика гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
20.Атнаның беренче көне. (Дүшәмбе)
21.“Су анасы”ның авторы? (Г.Тукай)
22.“Шүрәле” әкиятендә сурәтләнгән авылның исеме? (Кырлай)
” Шигырьне таны!” Муса Җәлил шигырьләре (112 ел)
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. “Имән”
Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне. “Бер үгет”
Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка. “Бакчачы”
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. “Кызыл ромашка”
Яшен яшнәп куйды кинәттән,
Тамчы тамды йөзгә, сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр, чиләкләп. “Яңгыр”
Урамда язның җиткәнен күргәч,
Урманда сазның кипкәнен күргәч,
Көрәк алдылар,
Иңгә салдылар,
Кырга бардылар,
Кемнәр? “Кечкенә дуслар”
“Чын татар исеме”
“Г” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк язар? (Киңәшергә вакыт
бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.)
( жюрига сүз бирелә)
Укытучы.
Газиз туган телебездә шигырь һәм җырлар бик күп булды. Туган телне яратыгыз,
матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
Бәйгебезне минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:
Һәркемнең бар мәңгелектән
Дөньяда бар булган көне.
Кайсы чорда кайчан икән
Туган телнең туган көне.
Илнең теле ачылган көн,
Җанга моңнар тулган көне.
Илаһи вә илһамлыдыр
Туган телнең туган көне.
Өнсезлек, уңайсызлыкны
Гамәленнән куган көне,
Гамәлле дә, шигъри дә ул
Туган телнең туган көне.
( “ Туган тел” җыры )
Предварительный просмотр:
“Иң кадерлем - Әнием”
...Бирде әнкәм өч хәзинә, өч саф гөл:
Берсе –гомер, берсе-исем, берсе –тел...
Салмак кына музыка яңгырый. Экранда сабый бала һәм фәрештәләр. Сәхнә артыннан бала һәм укытучы укыйлар.
Бала: Миңа: “Иртәгә син җиргә төшәчәксең”, – диделәр. Минем күкләрдән җиргә иңәсем килми. Мондагы фәрештәләр кебек анда мине юатучы, яратучы булырмы соң?
Укытучы: Борчылма, сабый, мин сиңа җирдә бер фәрештә бирермен. Ул сине яратып, көтеп алыр. Ахыргы сулышыңа кадәр яныңнан саклап барыр.
Бала: Җирдә бит явызлык, усаллык бар, диләр.
Укытучы: Фәрештәң сине явызлыктан саклар, усаллардан яклар.
Бала: Җирдә салкын, караңгы диләр.
Укытучы: Ул фәрештәнең күңеле бөтен галәмне яктырта ала, ә җан җылысы дәрьяга җитәрлек.
Бала: Аны мин ничек танырмын соң? Аның исеме ничек?
Укытучы: Ул фәрештә төрле-төрле исемле булыр. Ләкин син аңа бер исем белән – әни диеп дәшәрсең. Бар изгелекне үзенә җыйган, үз тормышын куркыныч астына куеп синең җаныңны саклаган, бөтен матурлыкка ия булучы ул фәрештә синең әниең булыр. Йөрәгең шатлык белән тулып, күңелең талпынганда, син “Әни” диеп сөенерсең, абынып егылып, авыртудан җаның телгәләнгәндә, “Әни” диеп өзгәләнерсең, тормыш авырлыгы иңнәреңне басып, тезләнеп торганда, син ярдәм сорап, кулларыңны “Әни” диеп сузарсың. Ул синең күзеңә күренүдән күптән туктаган булыр. Ләкин син һаман “Әни” диеп кабатларсың. Курыкма бала! Җирдә шундый изге фәрештә булганда, сиңа анда яшәү кыен булмас. Бар, ул фәрештә сине көтә инде.
Галибанә яктырып
Ал таң аткан чагында,
Сандугачлар җиһанга
Моң тараткан чагында,
Зилзиләләр куптарып,
Үзе яткан карында,
Җанлыдан җан яралды.
Чәчәкләр баш калкытып,
Нурга күмелгән мәлдә,
Бар табигать җанланып,
Җырга төренгән мәлдә,
Бәгырьне парә-парә
Җан ачысы телде дә,
Җанлыдан җан яралды.
Җиргә, күккә, тирә-юньгә
Яңа аваз таралды.
Шабыр тиргә төшкән ана
Бер рәхәт сулыш алды...
Бар матурдан матуррак,
Кыйммәтледән кыйммәтлерәк,
Үз җаныннан газизрәк
Бала тудырды Ана.
Бүген таңда дөньяга
Кеше тудырды Ана. ( Э.Шәрифуллинаның “Бала тудырды ана” )
1 нче алып баручы: Җирдә сабый туды. Ул ата-анасы өчен зур бәхет иде. Бу баланы, күпме өметләр баглап, сөеп, яратып көтеп алдылар.
2 нче алып баручы: Әйе, һәр бала ата-анасы өчен бик кадерле, газиз шул. Һәр ата-ана үз баласының сәламәт, бәхетле, рәхәт яшәвен тели.
1 а.б. Исәнмесез хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, укучылар һәм укытучылар! Бүген бездә бәйрәм.
1 а.б. Әйе, бу көннәрдә Россия җирлегендә зур бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көнен билгеләп үтү борынгыдан калган гадәт. XVII гасырдан XIX гасырга кадәр Англиядә “Материнское воскресенье” көне билгеләнеп үткән. Бөтен дөньяда бу көн әниләр хөрмәтенә багышланган.
2 а.б. 1910 нчы елда беренчеләрдән булып Әниләр бәйрәмен официаль рәвештә Вирджиния штаты игълан итә.
1 а.б. Россиягә килгәндә, 1998 елдан ноябрьнең соңгы якшәмбе көне әниләр көне дип тәкъдим ителде. Әниләр көне быел 26нчы ноябрьгә туры килде. Шушы уңайдан без “Иң кадерлем - Әнием” дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә җыелдык һәм бүгенге бәйрәмебезне сезгә – әниләргә багышлыйбыз.
2 а.б. Әни ... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз ул! Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана – ул дөньяда иң бөек кеше! Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.
1 а.б. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләребез!
5нче сыйныф укучылары башкарачак бию сезгә бәйрәм сәламе булып ирешсен!
2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!
Ана – бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә зур горурлык белән
без сөйлибез ана турында.
1 а.б. Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе
күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул – салкында синең җылытучың,
юанычың авыр көнеңдә.
Иң якын кешеләрен – әниләрен котлау өчен 1 нче сыйныф укучыларын чакырабыз.
Җыр “Бөрлегәнем”
1а.б. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
2 а.б. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Кадерле әниләр, сезнең өчен җырлый ... Җыр “ Әни кирәк”
1 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
2 а.б. Әйе шул, Зөлфинә, бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә "балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
1 а.б. Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьледер ул, Зилә.
2 а.б. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек, кайгысыз - хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Котлау өчен сүз 2 нче сыйныф укучыларына бирелә. Җыр “Рәхмәт, әнием”
1 а.б. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: «Җәннәт - аналарның аяк астында» дип әйтә торган булган. Чынлап та ана булса - бала өчен җәннәт - аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: «Аталы-инәле, алтын канатлы булсын», дип теләмиләр бит.
2 а.б. Юанырга, арсаң ял алырга
Ана күкрəгенə авасың
Əниеңнəн якын, кадерлерəк,
Я əйт, кемне таба аласың?
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!
Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен! Трио башкаруында татар халык көе “Әнисә”.
1 а.б. Зилә, синең уйлап караганың бармы, әниләрдән безгә бик күп кирәк бит. Ә әниләребезгә бездән нәрсә кирәк икән?
2 а.б. Безнең көннәр якты булу кирәк аңа!
Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
Җил-яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!
Бергә: - Шуңа күрә ул бит ана!
Әниләребезне котлау өчен 3нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Җыр “Кояш гомере”
2 а.б. Зөлфинә, статистикага күз салыйк әле: беләсеңме, уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да, үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; ә әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә.
1 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул.
Кадерле әниләребез! Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар? Мөгаен, юктыр.
Ә хәзер сезнең өчен “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укучы кызыбыз ... фортепианода үзенең яраткан көен уйнар. ( “Гудбай” )
1 а.б. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.
Әни... Әнкәй...
Изге куңел!
Бернәрсә дә аналардан
Өстен тугел...
Йөрэген ул кысып
Купкә түзә,
"Балам" диеп
Куңел кылын өзә-өзә...
Кузләреңдә тирән мәгънә -
Тормыш сере...
Утта янып, судан чыккан
Аның сузе...
Сөенсәк тә, көенсәк тә
Әни кирәк!
Һэр эштә дә баласына
Ана терәк...
2 а.б. Әни... Әнкәй...
Һәрчак җылы кочак...
Кайгырасың, ут йотасың
Шуңа да син
Сунмәс учак...
Әни... Әнкәй...
Сөюемнең ин олысы
Сиңа гына!
Шөкер укыйм
Булганыңа Ходаема...
Әниләргә үзләренең котлау сүзләрен 4 нче сыйныф укучылары җиткерә. Бию “Тарантелла”
1 а.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!
2 а.б. Җылы наз ул, әнием – синдә генә,
Иркә сүзләр - синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең, әнием, теләгең дә!
Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Әниләрне котлау өчен 5 нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Җыр “Әнием”
1 а.б.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
2 а.б. Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен донья гөлләрен.
Сезгә үзенең матур көйләрен бүләк итә ... Баянда көйләр тезмәсе.
1 а.б. Әни! Әниемнең җырлары... Бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп,
аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк булды. Димәк, өйдә тынычлык, иминлек, бөтенлек.
2 а.б. Әниләрнең назы белән без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә.
Дөньяда иң газиз кеше – әниләр,һәркем белә.
Аларның җылы сүзләре җанга рәхәтлек бирә.
Әни бит ул – изге кеше,изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый, әни - тормыш көзгесе
Ә хәзер сезгә 2,3 нче сыйныф укучылары бию бүләк итә. Бию “Добрата”
1 а.б. Кайбер чакта кырыс та син,
Гадел хөкем итүчем.
Уем буталган чакларда
Дөрес юл күрсәтүчем.
Сер саклаучы киңәшчем син,
Моңымчы таратучы.
Назлап башымнан сыйпаучы.
Иркәләп яратучы.
2 а.б. Кайбер чакта биек тау син,
Бураннардан саклыйсың.
Адашырга чамаласам
Юл күрсәтеп атлыйсың.
Нур сибәсең, әйтерсең лә,
Якты Кояш, тулган Ай.
Без, балаларың хакына,
Исәнлек бирсен ходай.
Котлау өчен 7 нче класс укучыларын чакырабыз. Җыр “Әниләр турында җыр”
2 а.б. Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә ана синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әни, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.
1 а.б. Ана булу – изгелекнең таҗы,
Доньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса кичерә.
Турылыклы калыйк гомер буе
АНА дигән күркәм кешегә!
Әниләребез, сезнең өчен бию. Бию “ Варись, варись каша” ( 1 нче сыйныф )
1 а.б. Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар.
2 а.б. Әни җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти,
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә.
Үзләренең котлауларын әниләргә җиткерү өчен 9 нчы сыйныф укучыларын чакырабыз. Җыр “Әниемә”
2 а.б. Əнкəй, əни, нəнə, инəй… Сиңа балаларың нинди генə исемнəр белəн эндəшмəсен, эчтəлеге бер үк кала. Син – Ана!
Ана назы - җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
1а .б. Әни, әнкәй, син бит минем берәү
Йөрәгемнең иң –иң түрендә.
Күңел җылың, якты йөзең белән
Учагым бул гомер - гомергә.
Котлау өчен сүз 6, 8 нче сыйныф укучыларына бирелә.
1 а.б. Таң алдыннан кошлар сайрашканда,
Самавырын куя әнкәйләр.
Изге догаларын укый-укый,
Тәрәзәдән безне күзлиләр.
Әниемнең өзелеп әйткән сүзен
Күңелемнән алып ташламам:
"Усаллардан берүк ерак йөре,
Бәхет балам,шуннан башлана."
2 а.б. Әниемнең назлап әйткән сүзе,
Бүгенгедәй чыңлый колакта:
"Кояш чыгышында йоклап ятма,
Бәхет туа диләр ул чакта".
Әниемнең әйткән һәрбер сүзе
Яхшылыкка торадыр дәшеп:
"Олыларга-олы,ә кечегә
Кече була белсәң-шул бәхет.
Сүз 10 нчы сыйныф укучыларына бирелә. Җыр “Әнкәмнең догалары”
1 а.б. Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз! Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын. Безнең өчен кайгыртучы әниләребез булу - нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, аларның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән, үзебезне үрнәк тотуыбыз белән, эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик. Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын, тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, авырлыклар мәңге килмәсен.
2 а.б. Мөмкин булса, җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә
Йолдыз сузар идем кулына.
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
Олыгайгач та аңа табынып мин
Чал чәченә башны иярмен.
Олы бүләгемне сузган чакта:
- Озын гомерле бул! - диярмен.
Вальс белән тәмамлана ( 2-5 нче сыйныф укучылары )
Предварительный просмотр:
Сөмбелә бәйрәме.
Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;
2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;
3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт
уяту.
Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.
Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә рәсемнәре белән бизәлә.
Экранда “ Сөмбелә бәйрәме” дип һәм “ Сөмбелә туса, су суыныр”,
“ Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп ал”, “ Сөмбеләдә өелеп килә”,
“ Сөмбелә өйрәсе куе була” дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.
( 1,2 слайдлар).
П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” дигән музыкасы яңгырый .
Кыз: Таң атуын ничек белә алыр идең,
Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.
Килер язның ни хозуры булыр иде,
Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.
Малай: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар һәм килгән
кунаклар!
Кыз: Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә.
Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Малай: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы
бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә,
җиләк-җимеш бары көздә генә!
Кыз: Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Сөмбелә” бәйрәменә җыйналдык.
Малай: - Ә сез, Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын беләсезме?
"Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э.к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.
Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.
Кыз: Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган
Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
Бу бәйрәм сезнең өчен икеләтә бәйрәм. Хәзер яңгыраячак җыр сезгә барыбызныңда әйтер теләге булып ирешсен.
Җыр: “Туган ягым – гөлләр иле”
Малай: Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле,
зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.
Кыз: Урам буйлап килә
Сөмбелә көлә-көлә,
Яфракларын сибә-сибә
Шаяра, уйный, көлә.
Сөмбелә: Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин.
Мин – көз кызы – Сөмбелә,
Көзге байлык кулымда.
Чакырам мин һәммәгезне
Шушы бәйрәм түренә.
Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.
“Яфрак тану” уены.
Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт
шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.
Зилә: Күңелле чор - көзге уңыш чоры,
Икмәк белән тулы амбарлар.
Тыныч йоклый, көнне төнгә ялгап
Икмәк суккан көчле агайлар.
Алмаз: Быел мәктәп бакчасыннан
Бик югары уңыш алдык без.
Ашханәдә кышын ашар өчен
Яшелчәләр кертеп салдык без.
Ильвина: Чөгендерне, кишер, кәбестәне
Күптән инде җыйнап өлгердек.
Уңдырышлы мәктәп бакчасына
Әйдә, бүген рәхмәт белдерик!
Укучылар бергәләп: Рәхмәт!
Малай: Сөмбелә, безнең мәктәп бакчасында бик күп файдалы яшелчәләр
үсте. Әйдә үзләрен тыңлап китик әле.
Кәбестә: (Зилә)
Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Кабак: (Алмаз)
Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кишер: (Ильвина)
Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Суган: (Рәнис)
Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кыяр: (Зөлфинә)
Карагыз сез минем кыяфәткә:
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
Помидор: (Зилә)
Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Чөгендер: (Ильвина)
Җир астында җыйнак кына
Кызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
Алма: (Алмаз)
Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
Карлыган: (Зилә)
Беләсезме, иң күп өлеш
С витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
Кыз: Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә,
Витаминга бай ризык.
Сөмбелә: Укучылар, уңышыгыз бигрәк мул булган икән. Нинди генә яшелчәләр үстереп бетермәгәнсез. Ә монда тагын бер яшелчәгез качып калган. Нинди зур шалкан. Бу шалканны кем үстергән икән?!
Малай: Бу шалканны кем үстерүе турында, әкиятне карагач, белерсез. Укучылар бу шалкан турында әкият беләләр. Аны сезгә уйнап та күрсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!
“Шалкан” әкияте
Сөмбелә: Кадерле балалар, бик матур әкият күрсәттегез. Хәзер инде шалканны кем үстергәнне белдек, рәхмәт сезгә. Ә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Әгәр дә сез аларга дөрес җаваплар бирсәгез, мин үзем белән алып килгән яшелчәләрне сезгә бирермен.
- Өстә дә үсә алмалар,
Төптә дә үсә алмалар;
Өстәгесе кирәксез,
Төптәгесен, җиткәч көз,
Караңгыдан алалар,
Караңгыга салалар.
Пешерсәң аны тагын,
Тәмләнә шулчак табын. (Бәрәңге)
- Исемем- боерык,
Зурлыгым- йодырык;
Эленеп торырлык
Бар миндә коерык. (Алма)
- Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган. (Помидор)
- Тар бүлмәдә үстек без,
Тезелдек тә бер сафка;
Саргайгач та йөзебез,
Сибелдек төрле якка. (Борчак)
- Ул- витамин казыгы,
Куян, кеше азыгы,
Ашыйлар кетер-кетер,
Аның исеме ... (Кишер)
- Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)
- Бер кисмәктә мең егет. (Кыяр)
- Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек, Башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак)
9) Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән. (Кәбестә)
- Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
- Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (Чөгендер)
Сөмбелә: Табышмаклар күп беләсез -
Зирәк икән үзегез.
Бәхетле һәм матур булсын
Сезнең һәрбер көнегез!
Сөмбелә: Балалар, без бик күп төрле яшелчәләр үстерәбез, төрле – төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң тәмле, иң кирәкле ризыкны беләсезме?
Балалар: ИКМӘК.
Малай: Әйе, бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә
кыен.
(Музыка. Укытучы сөйли.)
Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу –
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Көр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.
Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга.
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.
Ишетергә кирәк яз тавышын
Кар сулары әле акканчы.
Уянырга кирәк солдат кебек,
Түбәләрдән тамса бер тамчы.
Күрешергә кирәк кояш белән,
Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.
Таң нурлары белән битне юып,
“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.
Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!
Тир тамчысы кирәк җирләргә.
Буразнадан алып, җылы җирне
“Җаным!” – диеп кирәк үбәргә.
Икмәк нәрсә?
Язын тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
( Икмәкне малай Сөмбеләгә бирә )
Сөмбелә: Кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкмичә икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул. (Икмәкне килгән кунакларга бирә.)
Җыр: “Чайкала иген кырлары”
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, якын дуслар!
Миңа инде кузгалырга кирәк, башка мәктәпләргә дә барасым бар. Киләсе елга да сезгә беренче булып килермен! Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз! Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын. Сау булыгыз, балалар! (Сөмбелә китә)
Укучылар: Сау бул, Сөмбелә!
Кыз: Таң сызыла. Кояш нурларыннан
Алтынлана арыш кырлары
Хезмәт белән каршы ала таңны
Авылымның егет – кызлары.
Иртәнге җил йомшак кына итеп
Сыйпап үтә иген басуын
Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның
Икмәк исе белән аңкуын.
Җиребез юмарт, халкыбыз
Кунакчыл һәм олы җанлылар.
Сүзгә бераз саран булса да,
Җырга оста, эштә данлылар.
Малай: Тынычта яшәсен Җир шары,
Елмаеп уянсын балалар.
Игеннәр көймәсен утларда,
Йортларга күз яше кермәсен.
Апалар, киленнәр, сабыйлар
Гомергә ачлыкны күрмәсен.
Кешенең күңеле һәрвакыт
Изгелек турында уйласын.
Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,
Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.
Җыр: “Яшик әле”
Кыз: Хушыгыз, еллар имин,
Илнең күге аяз булсын!
Сабыйларның шат авазы
Гел яңгырап торсын.
Малай: Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Укучылар бергә: Бәйрәм белән!
Предварительный просмотр:
Максат: балаларның Габдулла Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү, сәнгатьле сөйләүне ныгыту.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплары күргәзмәсе, әкият, шигырьләренә карата ясалган рәсемнәр, презентация.
Кичәнең барышы:
(Залда “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый.)
Алып баручы:
-Хәерле көн, балалар! Әйе, чыннан да бүген без бәйрәмгә җыелдык. Ә
кем белә, без нинди бәйрәмгә җыелдык икән соң? (Г.Тукайның туган көне якынлаша.)
- Бик дөрес. Чөнки 26 нчы апрель көнне – яраткан, хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул – табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта туган.
Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлыгын калдырган. Без бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча үткәреләчәк уен-кичәгә җыелдык. Кичә уен формасында, ике командага бүленеп үткәрелә.
- Уен - ярыш булгач, сезнең белемнәрегезне жюри әгъзаләре бәяләп барачак. Әйдәгез, алар белән танышып китик.(Танышу.)
- Уенны башлыйбыз.
1 команданың исеме “ Татар яшьләре”
Девиз: Әби – бабай йоласын
Онытмый саклап килдек.
Бездә зур өмет – хыяллар,
Максатлар бик күп дидек.
Без бит татар яшьләре –
Татарның киләчәге.
Визит карточкасы:
Искәндәр: Мин Сабирҗанов Искәндәр –
Команда капитаны.
Җиңелмичә бу ярышта
Яклыйк команда данын.
Фаяз: Нәҗметдинов Фаяз мин,
Беләсезме һәммәгез?
Бар фәннән дә бик көчле мин
Җиңеп чыгыйк, әйдәгез.
Тәслия: Мин Минимуллина Тәслия –
Команданың терәге.
Дөреслекне яратам мин
Хаклык - минем теләгем.
Рәмзил: Команданың чын егете,
Ярышларда мин гадел.
Танышыгыз минем белән
Мин – Халиуллин Рәмзил.
Ләйлә: Минем чират танышырга,
Мин – Касыймова Ләйлә.
Һәрбер эшне булдырам мин,
Җиңү яулыйсы килә.
Илназ: Мин Шәрәфиев Илназ булам,
Сынатмыйм бер эштә.
Ярышларда мин беренче,
Җиңелмимен һич тә.
Фаяз: “Тамчы – шоу”да ярышабыз
Командага бүленеп.
Жюри дөрес бәяләсен
Безнең уңышны күреп.
2 команданың исеме: “Тукай оныклары”
Девиз: Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмаган.
Без – Туган телдән туганнар,
Без – Тукай оныклары.
Раилә: Безнең командабызда
3 кыз , 3 малай.
Барыбыз да бик тырышлар,
Тәртипсез дә түгел алай.
Салават: Команданың капитаны –
Раилә Яппарова.
Аның белән разведкага
Курыкмый барып була.
Наилә: Газинурыбыз бигрәк уңган
Бар эшне дә булдыра.
Ул ясаган һәрбер рәсем
Бәйгедә җиңеп чыга.
Рәис: Бик тә уңган кызларыбыз
Бәйләргә дә, чигәргә.
Ләйләнең осталыгына
Тиңнәр дә юк җитәргә.
Ләйлә: Салаватыбыз оста җырчы,
Ә Наиләбез – биюче.
Рәисебез – шигырьләрне
Матур итеп сөйләүче.
Газинур: Хөрмәтле жюриебызга да
Бар бездән изге теләк:
Очколарны бутамагыз,
Гадел булу бик кирәк.
I тур
А.Б. Уенга кереп китү өчен, җылыну өчен җиңел сораулар. ( Командаларга
чиратлап сорау бирелә )
1. Тукай сүзләренә язылган 5 җырны атагыз. ( “ Бала белән күбәләк”, “ Пар
ат”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”, “ Туган авыл”)
2. Тукайның балалар өчен язылган 10 шигырен әйтегез. ( “Таз”, “Чыршы”,
”Гали белән кәҗә”, “Сабыйга”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Ак
бабай”, “ Бичара куян”, “Шаян песи”, “ Безнең гаилә” )
3. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре. ( “ Туган тел”)
4. Тукайның авыл турындагы шигыре. ( “ Туган авыл”)
5. Казан ханбикәсе ( Сөембикә)
6. Татарстанның 1 нче президенты. ( М.Ш.Шәймиев )
7. “Тукай” романының авторы. ( Әхмәт Фәйзи )
8. Тукайның туган елы ( 1886 ел )
9. Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)
10. Шагыйрьнең әти - әнисенең исеме ( Мөхәммәтгариф – Мәмдүдә)
11. Өчиледә нәни Габдулла кем кулына эләгә?
( Бабасы Зиннәтулланың ишле гаиләсенә)
12. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? ( Кырлай)
13. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырендәге геройларны әйтегез.
( Бала , күбәләк)
14. “ Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә...”
Өзек кайсы шигырдән алынган? ( “Кызыклы шәкерт”)
15. Усал карчыкның исеме. ( Шәрифә )
16. Дәвам итегез: “ Печән базары...
(“ Печән базары яхуд яңа Кисекбаш”)
II тур Игътибарлылык бәйгесе.
Бу турда балаларга укучыларга рәсемнәр күрсәтелә. Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.
А.Б. - 3 нче рәсемдә ничә ябалак сурәтләнгән? ( 4 )
- 1 нче рәсемдәге малайның күлмәге нинди төстә? ( кызыл )
III тур Әсәрне беләсеңме?
А.Б. 2 командага да өй эшенә Габдулла Тукайның “ Исемдә калганнар”
автобиографик әсәре бирелгән иде. Хәзер шул әсәр буенча сораулар
яңгырар. Җавапларыгызны төгәл һәм тулы итеп бирергә тырышыгыз.
1. “ Исемдә калганнар” әсәре ничек башланып китә?
2. Әтисе Габдулла күпмелек вакытта үлеп киткән? ( 5 айлык )
3. Әнисе Габдулланы авылдагы бер карчыкка вакытлыча асрамага бирә.
Карчыкның исемен әйтегез. ( Шәрифә )
4. Әнисе кабаттан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? ( Сасна )
5. Әнисе дә үлгәч, нәни Габдулла кем кулына кала? Бу турыда Габдулла үзе
нәрсә ди ? ( Бабасы Зиннәтулла. “ Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер
чәүкә булганмын “ )
6. Габдулла беренче тапкыр Казанга ничек килә ? ( Бабасы Казанга бара
торган бер ямщикка утыртып җибәрә.)
7. Казанда Габдулланы кем асрамага ала? ( Мөхәммәтвәли, Газизә )
8. 2 елдан соң ни өчен Мөхәммәтвәли белән Газизә Габдулланы кире Өчилегә
кайтаралар? Аны ничек аңлаталар? ( Чөнки икесе дә авырый башлыйлар;
“ без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк ,
диләр” )
9. Аннан соң язмыш Габдулланы кайсы авылга, кем кулына тапшыра?
( Кырлай, Сәгъди абзый )
10. Сәгъди абзыйның балалары буламы? ( 2 кызы: Саҗидә, Сабира )
11. Сабира нинди авырудан үлә? ( урактан “җенләнеп” кайта һәм икенче
көнне үлә )
12. Кырлайда Габдулла белән нинди хәл була? ( Бәрәңге казыганда Саҗидә
апасы ялгыш аягын көрәк белән чаба )
13. Иң беренче белемне Габдулла кайда ала? ( Кырлайда, абыстайда )
14. Габдулланы Җаек белән нәрсә бәйли ? ( Анда Габдулланың атасы белән
бертуган апасы һәм җизнәсе яши; алар Габдулланы үзләренә алдыралар )
IV тур Йолалар ( өй эше )
“ Татар яшьләре” "Каз өмәсе".
Көзге - кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын алып тора. Яшьләр катнашында үткән өмәләргә аеруча игътибар бирелә. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.
Татар халкы элек- электән күп итеп каз асрарга яраткан. Каз йоныннан тутырылган ястык - түшәкләр, өстенә ак челтәр ябылып күпертеп куелган йомшак мендәрләр авыл өенә ямь биреп, хуҗаларының уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп тора.
Каз итенен аш - су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын да яратып ашаганнар. Каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз... дисеңме. Каз маен хәтта дәвалану өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.
Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз - ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар.
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар.Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар. Каз өмәсе - ул, иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалары алардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар.
Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган.
Йолкынган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып, казларны салкын чишмә суында чайкый - чайкый юганнар. Чишмәгә бару - үзе бер йола белән бәйле. Кайда өмә - егетләр дә шунда. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак йә табикмәк пешереп чәй әзерләп көтеп тора. Аш - бәлешләр кичен була. Монда башка кунаклар да чакырыла. Кичке мәҗлес тәмамлануга, шул йортта яшьләр уены оештырыла. Шуның өчен монда иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп - ясанып киләләр.
“ Тукай оныклары “ “Карга боткасы”
Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, -һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белергә теләгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга - яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр. Аннан соң, бергәләп ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп "карр-карр" килеп, ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән җылы көннәрнең тизрәк килүен көткәннәр.
Юк, бу гади әкият кенә түгел. "Карга боткасы" йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу - мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомумән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең ата-балаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар, һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак бу йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
V тур “Әйтәм табышмак – җавабын табып бак”.
Һәр төркем, чиратлап, табышмакның җавабын һәм җавапның Г.Тукайның кайсы әсәреннән икәнен әйтә.
1. Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Яткала җирдә посып. (Күбәләк. “Бала белән Күбәләк”)
2. Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның ... (Сарык. “Кәҗә белән Сарык”)
3. Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт.
Ә исеме ничек? (Эт. “Кызыклы шәкерт”)
4. Кулы юк, балчык ташый.
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Карлыгач”)
5. Иң иртә ул күренә,
Менеп китә үренә,
Сокланамын эшенә –
Нур сибә бар кешегә. (Кояш. “Эш беткәч уйнарга ярый”)
6. Чәчен тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Һәм шуннан соң суга чума –
Нәрсә кала басмада? (Тарак. “Су анасы”)
7. Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә. “Гали белән кәҗә”, “Кәҗә белән сарык”)
8. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозау, сарык эзли. (Бүре. “Кәҗә белән сарык”)
VI тур Блиц – турнир Капитаннар ярышы ( Мәкальләрнең беренче өлеше әйтелә, капитаннар дәвам итә. )
I капитанга мәкальләр:
- Сабыр адәм сансыз әҗер алыр, (сабырсызлык башка кайгы салыр).
- Бердәм илдә бәрәкәт бар, ( гаугалы илдә һәлакәт бар).
- Яхшы гадәт адәм итәр, ( яман гадәт әрәм итәр).
- Карама үзенә, ( кара нәселенә).
- Туганнан бизмә, ( нәселең корыр).
- Ата-бабалы кеше - ( тамырлы имән).
- Ватан белән ананы ( чит җирдә таба алмассың ).
- Җиреннән аерылган ( гомер буе елар).
- Ага балага мал биргәннән ( акыл биргәне артык).
- Байлык терәк түгел, ( берлек терәк ).
- Халыкны болгатучы - ( үзенә ут атучы).
- Батыр булсаң - йөрәктән, ( көчле булсаң- беләктән).
- Үткәнне онытканның ( киләчәге булмый).
- Ат үләр - ияре калыр, ( адәм үләр- даны калыр).
- Кул белән эшлисең , ( башың белән җавап бирәсең).
// капитанга мәкальләр:
- Сабырлык куанычка илтер, ( ашыгу көенечкә илтер).
- Кеше булу кыен түгел, ( кешелекле булу кыен).
- Туганнар татулыгы ( байлыктан артык).
- Су суны тапса- гизәр, ( тапмаса- кибәр).
- Туган җирнең кадерен ( читтә йөрсәң белерсең).
- Иң зур сагыш - ( Ватан сагышы).
- Берек булсаң , ( терек булырсың).
- Батырлык кыяфәттә түгел - ( йөрәктә).
- Ил кадерен белмәгән - ( башын югалтыр).
- Берләшкән – узар, ( аерылышкан тузар )
- Яхшы сүз – җанга дару, ( Яман сүз – җанга агу )
- Тел – белемнең ачкычы, ( акылның баскычы )
- Хаклык өчен утка кер, ( суга төш )
- Кош – канаты белән , ( кеше дуслык белән көчле )
- Күмәкләшкән – (яу кайтарган ).
VII тур “Игътибарлымы без?”
( Һәр команда чиратлашып җавап бирә.)
- Кайсы шигырь артык?
а) “Бала белән күбәләк” в) “ Гали белән кәҗә”
б) “Кызыл ромашка” г) “ Буран”
2. Бу әсәрләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?
а) “ Сертотмас үрдәк” в) “ Шүрәле”
б) “Су анасы” г) “ Кәҗә белән Сарык”
3. Бу юллар кайсы шигыреннән?
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
а) “Тәүфыйклы песи” в) “ Кызыклы шәкерт”
б) “Кошларга” г) “ Сыерчык”
4.”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?
а) Кояш в) Эт
б) Сандугач г) Алмагач
Алып баручы:
- Хөрмәтле жюри әгъзалары, бүгенге бәйрәм дәвамында белемнәрен сынап караган балаларга гомуми бәя бирер минутлар да якынлаша. Без бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильм караган арада, сез фикерләрегез белән уртаклашып алыгыз. (Нәтиҗә ясала, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.)
Салкын көннәр үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җире, халкы турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар, -
Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,
Язлар сиңа гөлләр ташырлар.
Халык моңы синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек
Озын булсын, Тукай гомерең!
- Хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.
Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган уен - кичәбез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез.
Предварительный просмотр:
Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы буенча
сораулар һәм биремнәр
1. Татар халкының бөек шагыйре кайда һәм кайчан туган?.
2. Г.Тукай кайда белем алган?
3 Беренче иҗат җимешләре кайсы басмаларда урын алган?
4. Ничә яшьтән беренче шигырьләрен иҗат итә башлый?
5. Тукай ул исемме әллә фамилияме?
6. Аның ничә кушаматы була ?
7. Г.Тукай беренче тапкыр Казанга кайчан килә?
8. Г.Тукай ничә тел белә?
9. Казанга килгәч кайда хезмәт итә?
10. Нинди клубларда булырга ярата ?
11. Г.Тукайның нинди җырларын беләсез ?
12. Г.Тукай сәяхәтләр вакытында нинди шәһәрләрдә була?
13. Якын дусларын беләсезме ?
14. Казанда Г .Тукай исеме нинди урамнарга бирелгән?
15 Г.Тукай музейлары бармы ? Булса ничә ? Син анда булганың бармы?
16. Бөек шагыйрьгә Казанда ничә җиргә һәйкәл куелган?
17. Казанда Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәме кайда билгеләп үтелә?
18. Г.Тукай премиясе кайда, кайчан бирелә башлады?
19. Г.Тукай премиясенә лаек булучылардан кемнәрне беләсез ?
20. Г.Тукай истәлегенә кайсы композитор музыкаль әсәр иҗат иткән?
21. Г.Тукай иҗаты башка телләргә тәрҗемә ителәме,ителсә нинди телләргә?
22. Г. Тукай күпме яшәгән ?
23. Г.Тукайның нинди иҗаты халык гимнына әверелде?
Предварительный просмотр:
Укытучы: Язын кошлар бала очыралар
Күк рәшәле иркен далада
Тормыш бит гел рәшәле тормый
Аның моңсу чагы да була.
Анда була көчле өермәләр
Һәм эченә ала, бөтереп.
Канатлары нык булганнар гына
Очып китә ала гөр килеп.
Яз җиттеме, мәктәп балаларны
Тормыш кочагына очыра
Очырганда бала бөркетләрне
Бер шатлана һәм бер борчыла.
Кыңгырау һәм Яз булып киенгән башлангыч сыйныф укучылары керә.
Яз (Лилия): Хөрмәтле 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары! Мин – Яз, . мәктәп язы. Сезнең тугызынчы һәм унберенче язларыгыз. Чөнки сез мәктәпкә килгәч, мине һәр елны каршыладыгыз. Мин сезне класстан класска күчереп, озатып калдым. Ә бүген мин сезне олы тормыш юлына озатырга килдем. Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Сез дөньяга яхшылык, ышаныч, намуслылык, мәрхәмәтлелек китерерсез, үзегез дә бәхетле булырсыз. Барыр юлларыгыз якты, ачык булсын!
Кыңгырау (Ирек): Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Мин – кыңгырау, мәктәп кыңгыравы. Бүген мин сезнең өчен соңгы тапкыр чыңлыйм. Минем чыңымда чәчәкләр, чишмәләр чыңы. Бүген мин сезне имтиханнарга чакырам.
Кая китеп, кая чыгарсыз сез,
Киләчәкнең юллары урау.
Балачагың белән хушлаштың, дип,
Хәбәр итә соңгы кыңгырау.
(Музыка яңгырый)
Укытучы: Әйе, 10 баладан торган 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының тормыш кочагына очар вакытлары килеп тә җитте. Бүген бездә “ Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек. Әйдәгез әле сүзне укучыларның үзләренә бирик.
Искәндәр: Менә 11 ел үтеп тә киткән.
Ания : Дәресләр беркайчан да булмаячак.
Булат : “Беркайчан да” дигән сүз әллә ничек сәер яңгырый.
Рафил: Бар да булачак: институт, гаилә, балалар, эш. Тик мәктәп һәм балачак
булмаячак.
Хәния: Балачак үтте. Ул сиздерми генә китеп барды. Тактага язылган беренче
хәрефләр белән...
Айрат: тәнәфескә чакырган кыңгырау чыңы белән.
Рәнис: Сыйныф җитәкчесенең таныш, күңелгә ятышлы тавышы белән.
Ания: Без Татьянаның Онегинга язган мәхәббәт хатын тыңлый-тыңлый алгебрадан
өй эшен күчердек.
Илсаф: Исбатланып бетмәгән теоремаларны исбатладык.
Дамир: Ньютонга яңа законнар өстәдек һәм бар да яхшы иде.
Алинә : Балачак исә сиздерми генә үтә торган.
Искәндәр: Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән
Соңгы кыңгырау чыңлый зарыгып көткән.
Балачакта зур үсәсе бик килсә дә
Дуслар белән хушлашуы читен икән.
Рафил: 11 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән
Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.
Бу залларда булырбыз тик кунак кына
Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.
Ания: Вакыт-елга бик тиз агып киткән
Сабый чакларны да алып киткән.
Балачакның татлы хыялларын,
Тормышка ашырыр вакыт җиткән.
( Җыр ” Кыңгыраулы мәктәп еллары”)
Искәндәр: 1 нче сентябрь... Без беренче тапкыр мәктәпкә килдек. Нинди булдык икән без? Әйдәгез карыйк әле, бәлки үзебезне танырбыз.( Сүз 1 класс укучыларына бирелә)
Ания: Нәни дусларыбыз, безнең дә сезгә әйтәсе сүзебез бар. Сез безнең
алмашчыларыбыз булып каласыз, тырышып укыгыз, мәктәп елларыгызның
кадерен белегез. ( Истәлекле бүләкләр тапшырыла)
Булат: Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Хәния: Әй, мәктәбем,
Олы юлга сукмак башы,
Зур тормыш баскычы син.
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син.
Илсаф: Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Дамир: Укытучым минем, сүнмәс назым,
Якты язым – балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
Алинә: Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагында,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
Айрат: Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә.
Булат: Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм — әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Илсаф: Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә, шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Рәнис: Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп, каушап калуым.
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…
Хәния: Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Дамир: Кыенлыклар килсә, әле дә ул
Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Рафил: Хөрмәтле беренче укытучыларыбыз Наҗия Зәйнәгетдиновна һәм Диләрә Хәйдәровна! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез.
( Чәчәкләр бирәбез) ( 1нче укытучылар сүз әйтә )
(җыр “ Укытучым”)
Искәндәр: Башлангыч класс укытучылары Мөнирә Мәсхүтовна, Гөлфия Дәминовна, Миләүшә Моратовна! Бу шигырь юллары сезнең хөрмәткә яңгырый.
Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Сөеп безне алып кердегез.
Шуннан бирле Сез күпме балага
Армый-талмый белем бирдегез.
Сез бәхетле: нәни күңелләргә
Бәрәкәтле орлык сибәсез.
Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,
Хыялларын шундук сизәсез.
Ания: Хөрмәтле директорыбыз Дилүс Фәритович!
Дилүс абый, барысы да Сезгә
Директор дип зурлап эндәшә,
Яшьләр Сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.
Рафил: Яраткан математика, физика, информатика укытучыларыбыз Госман
Мифтахович, Гөлчәчәк Гарифовна, Рашат Фагалович, Ирек Радилович!
Кушу, алу, бүлү, тапкырлау -
Хисап фәнен өйрәнгәндә дүрт төп гамәл.
Шатлыгыңны куштың, укытучым безнекенә,
Зур өлешен алдың, кайгы килсә әгәр.
Ньютонга түгел,безнең башка
Төшкән булса иде бер күсәк,
Җиребезнең, бәлки,тарту көчен,
Аңлар идек шунда җиңелерәк.
Заманасы техникада торгач,
Кала бары отып барасы,
Өйрәттегез иркен үзләшергә,
Без бит компьютерлар баласы!
Искәндәр: Рус телен без өйрәнәбез -
ЕГЭ мәҗбүри чөнки.
Тормыш итә башлагач та
Кирәк булырга мөмкин.
Есенинны күпләр хөкем итә,
Кемдер Лермонтовны тикшерә.
Һәр иртәдә мин үз күңелемә
Пушкин шигырьләрен төшерәм.
Безнең йөрәкләрдә РУС теле һәм ӘДӘБИЯТЫна тирән ихтирам уяткан, үз фәнен яраттыра алган укытучыларыбыз Лилия Мәҗитовна, Римма Рәшитовна, Гөлия Мидехатовна барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!
Ания: Тәүге тапкыр "Әни" диеп дәшкән телемне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иткән татар теле укытучыларыбыз Гөлназ Рәшитовна, Гөлниса Вагизовна, рәхмәт Сезгә!
Сезнең сабырлыкка тау башына һәйкәл салырлык,
Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп, гомер буе искә алырлык.
Тукайларны, Муса, Такташны, Кол Галине Сездән ишеттек,
Гади булган өчен якын иттек һәм зурладык Сезне, иш иттек.
Рафил: Тарих, җәмгыять белеме, химия,биология, география укытучыларыбыз
Айгөл Миннуровна, Ләйсән Рәдифовна, Илшат Рашатович,
Динә Камилевна!
Тарих, җәмгыять белеме –
Калдырма ул дәресне.
Җәмгыятьне белеп торсаң
Булырсың киләчәкле.
Хыялларда бергә сызган юлдан
Бүген менә атлап китәбез.
Рәхмәт әйтеп ,сезгә чын йөрәктән,
Чәчәкләрне бүләк итәбез
Искәндәр: Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дибез. Безнең сәламәтлегебез һәм иминлегебез сагында һәрчак уяу торучы физик тәрбия укытучыбыз Илфат Рәшитовичка, ТИН укытучысы Камил Әдһәмовичка рәхмәтебезне белдерәбез.
Укытучы- остаз, укучының
Иң кадерле, якын кешесе.
Белем орлыклары таратканда,
Хөрмәт итә аны һәммәсе.
Сәламәт тәндә - саф акыл,
Без моны белә идек,
Шулай булса да һәрвакыт
Спорт белән бергә килдек.
Безнең белән эшләү авыр
Беләбез, мәшәкатьле,
Тик хәзерге саулык белән
Бары сезгә рәхмәтле!
ТИН фәнен укыгач,
Юлда дөрес йөрибез.
Урманда да югалмыйбыз -
Солдат кебек үзебез.
Ания: Чит тел укытучыларыбыз Резеда Фаритовнага, Ләйсән Рәдифовнага
олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Чит илгә чыгып китсәк тә
Без югалып калмыйбыз.
Инглиз телен өйрәнәбез,
Бик тырышып укыйбыз.
Европаны яулап алмасак та,
Кем соң белә кая барасын,
Инглиз теле һәрчак кирәк булыр,
Булсам да мин авыл баласы.
Рафил: Хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңларга ярдәм иткән укытучыларыбыз
Мөнир Исмәгыйлевич, Гүзәл Мансуровна, Миләүшә Дәнифовна!
Сезнең куллар алтыннан да түгел,
Тик шулай да алар соклангыч.
Сезнең кулда бар да җиңел кебек,
Сез эшләгәч - җиңел кебек эш.
Сез өйрәткән хезмәт серләренә,
Без рәхмәтле булып калабыз.
Гомер буе шушы үрнәкләрдән
Гел өлгеләр генә алабыз.
Искәндәр: Хөрмәтле укытучыларыбыз Айгөл Әгъләмовна, Таһир Әхмәтович,
Булат Мәгъсүмҗанович!
Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.
Иминлек телисез һәркемгә,
Ашыгасыз бәхет өләшергә,
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
Ания: Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез Гөлназ Рәшитовна, Динә Камилевна! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез.
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, рәхмәт чын күңелдән
Безне дустыгыздай күргән өчен.
Безнең теләк белән янып яшәп,
Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.
( Сүз Сезгә бирелә, рәхим итегез!)
Рафил: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
(җыр ”Соңгы кыңгырау” )
Искәндәр: Тәмле ашлары белән безне сөендергән Энҗе, Родалия, Гөлсинә
апаларга; мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәрләр
Алсу һәм Сәрия апаларга, мәктәпнең җылылыгын саклаучы операторлар
Илнур, Азат һәм Фәрит абыйларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мәктәп - кораб, ул корабта һәрчак ,
Балкып торды безгә пөхтәлек,
Җыештырган куллар арымасын,
Һәрчак торсын көче өстәлеп!
Мәктәп-кораб. Ә поварлар безгә
Юл куймады җебеп төшәргә,
Яшәү дәрте ташып торсын өчен,
Тәмле-тәмле ашлар пешерә.
(Чәчәкләр бирәбез)
Ания: Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,
Мәктәп бусагасын атладым…
Шушы адым мөһим булганлыгын
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Айрат: “Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,
“Тырышам,”- дип кемне алдадым???
Үз-үземне алдап йөргәнемне
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Искәндәр: Галим булсын, дип, тырышты укытучым,
Әни исә янда атлады.
Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Алинә: Авыр минутлар да җиңел булып калды,
Җил-давылдан әни каплады.
Кеше булыр өчен әни кирәклеген
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Ания: Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дә бүген яннарыбызда сөекле әниләребез, әтиләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — шатлыкларыбызны үзенекеннән дә артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән төннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездә дә безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә.
(Әниләргә чәчәк бирәбез) (Әниләр сүз әйтә)
Кл. җит-се: Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә
Яшь күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына…
Алда сезне олы юллар көтә…
Бәхетләргә, диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле —
Алга дәшә соңгы кыңгырау!
В А Л Ь С
Дамир: Чәчәк тотып әле бүген генә
Киләм кебек сиңа мәктәбем.
Инде менә сезгә,укытучылар
Сау булыгыз диеп әйтәмен.
Булат: Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым,синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Илсаф: Үтеп китте мәктәп елларыбыз,
Ямансу да бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек-
Ватылган да кебек, бөтен дә.
Хәния: Соңгы звонок яңгырый, сихри аваз,
Йөрәкләрне телә чыңнары.
Чыңнар гади кебек иде, ләкин бүген
Күз яшьләре белән тыңладым.
Айрат: Моңаймагыз әле,укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып булса да
Сезнең хәлегезне белербез.
Алинә: Хуш, мәктәбем! Сау бул, укытучым!
Башым иеп рәхмәт җиткерәм!
Синнән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
Рәнис: Елда шулай очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп-изге йорт.
Сабый чакны эзләп бер килербез
Онытма син, мәктәп, безне көт.
(җыр “ Хуш, мәктәбем” )
Җыр ахырында күгәрченнәр, шарлар очырабыз.
Искәндәр: Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Ания: Бир кулыңны, дустым,
Ерак юлга чыктык,
Тау артында болыт аллана.
Безнең юллар бара
Ерак офыкларга,
Офыктагы серле таңнарга.
Рафил: Ямансуда кебек,
Аерылуны белеп,
Урамнарны җырлап бер урау.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
(Кыңгырау яңгыраталар һәм укучылар тезелеп кереп китә)
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган
әдәби кичә
(Тукайның тормышы турында видео күрсәтелә).
1 а.б. Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан йолдыз иңде,
Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде.
( 1 укучы сәхнә эченнән Тукайның “Исемдә калганнар”ыннан өзек укый.)
2 а.б. Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай;
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның тынмас тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.
1 а.б. Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай;
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне,
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.
Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май,
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!
( Г.Тукай “Бәйрәм бүген” 5 класс укучылары )
2 а.б. - Әйе, бәйрәм бүген, халкыбызның сөекле улы – бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне. Моннан 130 ел элек, язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта нәни Апуш – Габдулла – мәшһүр Тукай дөньяга килә.
1а.б. - Менә без дә бүген аның туган көненә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта.
Без бүген сезнең белән Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр
һәм аның балалар өчен язылган җырларын, шигырьләрен тыңлап
үтәрбез.
( Шигырь : “Сабыйга”, “Карлыгач” )
2 а.б. Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Киңлекләрдә язгы аваз
Чыр-чу килә кошлар иле,
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне! Тукай көне!
( “Җир йокысы”)
1 а.б. Туган телне бүләк итә газиз әнкәй,
Туган җирләр туендыра, эшлә генә.
Бездән соңкиләчәк буын белеп калсын
Тырышмасаң беркайчан берни булмасын.
Туган җир дә, туган тел дә бик кадерле,
Юкка гына мактамаган аны Тукай.
Онытма син туган телең – һичкайчан да;
Туган җиреңне хөрмәтлә, ярат, дускай.
2 а.б. - Рафил, беләсеңме безнең мәктәптә Тукайга багышлап шигырь язучы укучыларыбыз да бар.
- а.б. - Беләм, Алисә. Алар бит мәктәбебез данын яклап төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладылар. Әйдә, сүзне үзләренә бирик.
( Кызлар чыгышы )
2 а.б. Тукай җирдә бик аз яши, тик шулай да
Гомеренең минуты да буш узмаган.
Тырышкан ул: көн дә, төн дә шигырь язган
Шуңа халык күңелендә мәңге калган.
Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны,
Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.
Күралмаган ялагайны, сатлык җанны,
Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.
( “Су анасы”)
1 а.б. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге колач, шат шигырьләреңнән
Туган халкың көдрәт көч ала.
( “Милли моңнар” )
2 а.б. Табигатьтә үскәнсең син күреп,
Матурлыкның җанга якынын.
Иркен су буйлары, ак каеннар
Кабызгандыр шигъри ялкының.
Уйнагансың “шүрәле”ләр белән,
Кети – кети урман эчендә.
Төшергәнсең казан күленә син,
Сынагансың дию көчен дә.
( “Шүрәле”)
1 а.б. Аямаган язмыш бер дә сине
Йөрткән кагып төрле җирләрдә.
Кулдан-кулга күчкән үксез бала
Артык булган һәрбер өйдә дә.
Елагансың кайчак, ялгыз калгач,
Искә алып газиз әнкәңне.
Теләгәнсеңкичен әниеңнең
“Тыныч йокла!”диеп әйткәнен.
Тукай синең моңлы исем белән
Бөтен үткәнебеү бәйләнгән.
Синең сагыш тулы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
(Җыр: “Туган авыл” )
1 а.б. - Алисә, Тукай бит балаларның үз шагыйре. Без дә балалар бакчасына йөргәндә дә, түбән классларда да аның шигырьләрен яратып укый, сәхнәләштерә идек.
2 а.б. - Әйе шул. Рафил, кара әле, теге ишек төбендә йөри торган эт монда кергән ахыры. Ну, бу 5нче класс малайларын, тагын эт белән уйныйлар инде. Ә кызлары урамда күбәләк куып йөри.
1 а.б. Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
Теләк булса, киртә түгел икән
Гасыр белән гасыр арасы.
Еллар аша рәхмәт әйтә сиңа
21нче гасыр баласы.
( “Китап” шигыре)
2 а.б. - Афәрин, Раил. Алисә, син дә шигырь сөйләү бәйгеләрендә катнашасың, Тукаебыз шигырьләрен бик матур сөйлисең. Әйдә, безгә дә сөйләп күрсәт әле.
( “Кечкенә музыкант” шигыре)
(җыр “Пар ат”)
1 а.б. Тукай исән. Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа дәверләргә,
Халык йөрәгенең түреннән.
2 а.б. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям
Сукмагымда – Тукай эзләре,
Күңелемдә балкый, маяк булып,
Тукай моңы, Тукай эзләре.
Бөек Тукай, синең исемең белән
Телем ачтым сабый чагымда.
Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,
Кабатладым һәрбер таңымда.
Кара кәләпүшле матур рәсемең
Һаман торды минем каршымда.
Киләчәктә алга җитәкләде,
Аңлатты ул миңа барысын да.
1 а.б. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның тынмас тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне,
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.
2 а.б. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган –
Тартыш белән тулган көннәрең.
Шуңа, ахры, искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне;
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Бәйрәмебезне Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.
