Тәрбия эше материаллары

Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы

Тәрбия эше материаллары эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Батырлар даны мәңгелек2.41 МБ
Microsoft Office document icon Җәлилчеләр40.5 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

                Җырлап килдем тормыш языма...

  • Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган “"Җырлап үттем    данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма..."  дигән кичәгә җыелдык.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

  1. Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Аның әтисенең исеме Мостафа, әнисенең исеме Рәхимә. Гаиләдә алар дүрт бала үсәләр: Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп.

  1. Муса кечкенәдән шигырьләр яза:

Әйдә, дустым, урманга,

Бергә-бергә уйнарга.

Анда кошлар сайраша,

Күгәрченнәр гөрләшә.

  1. Муса алты яшьтән авыл мәдрәсәсендә укый. Ул бик тырыш, яхшы укучы була.  Бер елда өч классны бетерә. Аннан соң Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый.

  1. 1919 нчы елда Муса Җәлилнең  “Бәхет” исемле беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басылып чыга. Ул шигырь астына “Кечкенә Муса” псевдонимын куя.

Кулыма мин кызыл кылычымны алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

Кулымны уртага – дошманга салсам,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет – шул...

  1. 1925 нче елда Җәлилнең “Барабыз” дигән беренче китабы Казанда басылып чыга.

  1. 1930 нчы елда Муса Җәлил Мәскәү Дәүләт университетының әдәбият факультеты студенты була.

  1. 1935 нче елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера театрында эшли.

  1. 1939 нчы елда Муса Җәлил Казанга кайта һәм Татар Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлана.

  1. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил фронтка китә.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

  1. Җыр “Герой шагыйрь Муса Җәлил”

  1. Бу сугыш безнең ил халкы өчен азатлык сугышы иде. Бөтен халык дошманга каршы көрәште.

  1.   Батыр егет китте акбүз атта

Туздырырга дошман сафларын.

Акбүз аты кайтты ялгыз гына,

Батыр егет үзе кайтмады.

Дошман уты аның гомерен кискән,

Ал кан белән юган яңагын.

Соңгы сүзе итеп үлгән чакта

Ул тапшырды безгә байрагын.

  1. Ул кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

  1. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танк ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

  1. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны-суны кичте бу егет.

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет!

  1. 1942 нче  елда Волхов фронтында каты яраланып, Муса Җәлил пленга эләгә.

  1. Концлагерьдә Җәлил көрәшне туктатмый, шигырьләр яза, фашистларга каршы кораллы восстание оештыручыларның берсе була.

  1. Ләкин яшерен оешманы кулга алалар. Җәлилчеләрне 1944 нче елның 25 нче августында җәзалап үтерәләр.

  1. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре сатылмыйлар, Туган илгә, туган халкына тугры булып калалар.

  1. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

  1. Менә алар   – соңгы сулышына кадәр Туган илгә тугры калып, дошман белән аяусыз көрәшкән батырлар:

Муса Җәлил            Гайнан Курмаш            Абдулла Алиш

Фуат Булатов          Гариф Шабаев               Әхмәт Симаев

Абдулла Баталов    Зиннәт Хәсәнов             Әхәт Әднашев

Сәлим Бохаров       Фоат Сәйфелмөлеков

Ә хәзер каһарман җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

                         (укучылар шигырьләр сөйлиләр)

  1.  Җыр “Акбай”

  1. Муса Җәлилнең исеме – үлемсез.

  1. Ул Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое.

  1. Җәлилнең исемен районнар, авыллар, урамнар йөртә.

  1. Казанда опера һәм балет театры Муса Җәлил исемендә.

  1. Чаллыда Муса Җәлил проспекты һәм бюсты бар.

  1. Татарстанда Җәлил поселогы бар.

( укучылар үзләре язган  шигырьләрен укыйлар )

Җыр яңгырый: “Тынычлык җыры”