"Минем педагогик осталыгым" эссе
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылып куела, диләр. Миңа да укытучы булырга, балаларга белем-тәрбия бирергә кирәклеге үзем туганчы ук язылып куелган кебек тоела.
Яңа яуган ап-ак кар өстеннән мәктәпкә таба атлыйм. Инде ничә тапкыр үтелгән юл бу. Көннең матурлыгына хозурланып, күңелем хатирәләрен барлый-барлый атлыйм да атлыйм.
Укытучы булу теләге кайчан туды соң миндә? Укытучы булырга, гомумән, теләдемме соң мин? Хәтерләмим дә инде. Ничектер үзеннән –үзе шулай килеп чыкты кебек. Бәлки балачактагы бер вакыйга сәбәп булгандыр.
Күршедә генә лаеклы ялга чыккан укытучылар гаиләсе яши. Һәрбер әби-бабай кебек алар да онык тәрбияләп, уллары-киленнәре гаиләсенә ярдәм итеп тордылар. Гаиләдә бер генә бала булгач, үзсүзле иркә оныклары Илшатны балалар бакчасына да йөртә алмадылар. Мин ул вакытта беренче сыйныфта укый идем. Ничектер Илшат белән якынаеп, аралашып киттек. Ул минем мәктәптән кайтуымны капка төпләрендә һәр көнне көтеп ала иде. Мин укытучы апа өйрәткән хәрефләрнең барысын да аңа аңлатам. Дәрестә укытучы апаны йотлыгып тыңлап утыруымны бүген дә хәтерлим әле. Берәр нәрсәне ишетми калырмын да, Илшат та белми калыр дип борчыла идем. 5 яшьлек малай акрынлап минем белән укырга өйрәнде, тәртибе дә уңай якка үзгәрә башлады. Моны күреп, гомере буе укытучы булып эшләгән әбисе әниемә: “Кызың киләчәктә укытучылык һөнәрен сайласа, ялгышмас. Ул үзенчәлекле педагогик осталыкка ия”, - дигән.
Мин шушы юлдан инде 20 ел атлыйм. Күрше укытучы апамның фатыйхасы, үземнең хыялым мине башта Арча педагогия көллиятенә, аны уңышлы тәмамлаганнан соң, татар дәүләт гуманитар педагогия университетына илтте.
Туган мәктәбемдә укыта башлаганга да 20 ел узган инде. Елтыр күзле, шаян, шук балалар кабул итеп аласың да, үрдәк бәбкәсеннән аккошларга әйләнгән зифа егет-кызларны киң офыкларга таба очыртып җибәрәсең. Әнә шулай айлар-еллар үтә... Юк, үкенерлек булып үтми алар, сагындырып искә төшә. Укучыларыбыз да йөзләрне кызартырлык гамәлләр кылмыйлар, күпләре тормышта игелекле эш-гамәлләре, алган белемнәре белән безне дә узып китте инде.
Педагогик осталыгымның фәлсәфи принцибы шунда: һәрбер дәресем, үткәрелгән чарам бер-берсеннән аерылып торырга тиеш. Инновацион технологияләр, иҗадилыгым һәрбер башкарган эшемдә чагылсын иде, дип хыялланам. Ә бу үз чиратында вакыт, рухи көч таләп итә.
Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп бирергә тырышам.
Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 20 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак яллап, алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың. Укучыларым да Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча районы күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә яратып катнашалар. Республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призер булулары да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм.
...Уем яңадан балачакка кайтты. Шул еллардан ук кабынган укытучы булу теләгем, мине кыйбламнан дөрес барырга, хезмәтемнән ямь-тәм табып эшләргә, олы бәхеткә этәргән икән. Шулай булмый ни? Күрше егете Илшатның “беренче укытучым” диеп, ел саен укытучылар көненә чәчәк бәйләме тотып керүе, укучыларымның рәхмәтле күз карашларын тою минем өчен олы бәхет. Әйе, мин бик бәхетле! Аллага шөкер, яраткан һөнәрем, шул һөнәремдә эшли алырлык сәламәтлегем, имин ил-көнем, хезмәтемне аңлаган яраткан гаиләм, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы хезмәттәшләрем булуы белән бик бәхетле!
