Педагогик эссе һәм фәнни мәкаләләр

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Фәнни һәм иҗади эшләрем.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 “ТУЛПАР” ЖУРНАЛЫНДА ХИКӘЯ ЖАНРЫНДАГЫ ӘСӘРЛӘР

ЖАНР РАССКАЗА В ЖУРНАЛЕ «ТУЛПАР»

THE GENRE OF SHORT STORY IN THE MAGAZINE "TULPAR"

Аннотация: В статье анализируются татарские рассказы, опубликованные в журнале «Тулпар» (г. Уфа). Автор раскрывает жанровые и идейно-тематические особенности рассказов.

Abstracts: The article analyzes the Tatar stories, published in the journal "Tulpar" (Ufa). The author reveals the genre and the ideological and thematic features of the stories.

Ключевые слова: рассказ, жанр, жанровые формы, татарская литература, литература Башкортостана

Key words: the short story, the genre, the genre forms, the Tatar literature, the literature of Bashkortostan

Әдәбиятта төрле жанрлар арасында киң таралган – хикәя жанры зур урын алып тора. Татар әдәбиятында тотрыклы жанрларның берсе буларак елдан-ел күчеп килә һәм яңа үзенчәлекләр өстәп яшәвен дәвам итә. Әйтергә кирәк, бу жанр күпчелек проза әсәрләре авторларының иҗатында еш очрый. Шуңа күрә хикәяләрне төрле әдәби җыентыкларда, китапларда, хәтта гәзит-журналларда да күпләп бастырыла. Әмма Башкортстанның татар телендә дөнья күрүче журналларда хикәя жанры фәнни яктан өйрәнелмәгән. Шуңа күрә без үз эзләнүләребездә төп максатыбыз итеп “Тулпар” журналында басылган хикәяләрнең үзенчәлекләрен билгеләүне алдык.

“Тулпар” журналының 2005-2016 елларда 72 саны дөнья күргән. Аларда 210 хикәя тупланган, алар төрле юнәлешкә, темага караган. Безнең күзәтүләребез буенча хикәяләрнең күбесе тормыш күренешләрен реалистик сурәтләүгә нигезләнгән. Шулай ук юмористик-сатирик, хәтта фантастик  юнәлешкә караган хикәяләр дә очрады.

Реалистик хикәяләрдә социаль тормыш, җәмгыятъ һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләр күзаллана. Мәсәлән, Венера Мәҗитованың “Өлкәннәр көне”, Даим Яушевның “Рәхмәт, Гыйндулла”, Сания  Шарипованың “Җан ашаган Сәйфуллин” һ.б.. Тулпар журналының 2006 елгы 3 санында Халисә Мөхәммәдиеваның “Квазимодо” исемле хикәясе басылган. Әсәр тормышта була торган иң авыр кайгыларның, проблемаларның берсе үзәккә куелган. Төп геройлар Азалия исемле бер хатын һәм җырчы Камил Мансурский. Хикәядә геройларның катлаулы тормышлары, аларның өлешенә төшкән дөнья авырлыклары сурәтләнә, нәтиҗәдә, яшьлек хаталары өчен балаларына җавап бирергә насыйп була.

Хикәя кечкенә күләмле булса да, сюжет нигезенә катлаулы вакыйгалар салынган. Әсәр төп героиняның (Азалия) хәзерге тормышын сурәтләү белән башлана. Шуннан геройның элегерәк булган вакыйгаларга күчә, автор аларны алгы планга чыгарып тасвирлый. Баксаң, әсәрнең төп конфликты шул вакытларда ук башланган була.

Азалия, хатыны булган Камилдән, кыз-бала таба, шул ук вакытта Камилнең үз хатыны да ул таба. Шушы ике бала үсеп җиткәч, очрашалар һәм бер-берсенә гашыйк булалар. Камил туй ясарга ризалык бирә, ә Азалия егетне күрү белән туйга каршы килүен белдерә, әмма нигә икәнен берсенә дә әйтми. Кыз белән егет Азалиядан качып туй ясыйлар һәм озакламый аларның балалары туа, әмма ул гарип була. Азалия аларның фатирына килә һәм баланы күрү белән аңа “ Квазимодо” дип исем куша. Үз хатасын төзәтәм дип, ул баланы алып тугызынчы каттан сикерә. Сюжет барышыннан аңлауынча, Азалияның Камил белән очрашуы, гомумән, зур хата булган. Шул сәбәпле, хикәянең финалында героиняның гомере өзелә дә инде.

Реалистик хикәяләрдә сюжет линиясе бик зур булмаган, төп геройның тормышындагы кечкенә бер вакыйгага нигезләнгән дә булырга мөмкин. Мәсәлән, Венера Мәҗитованың “Өлкәннәр көне” хикәясендә Мәрзия әбинең язмышындагы бер вакыйга белән бәйле картина сурәтләнә. Хикәя төп геройның уй-кичерешләр, хисләр дөньясында йөрүе белән башланып китә. Мәрзия әби – гади генә авыл карчыгы, аның улы гаиләсе белән авылдан еракта тора. Килене, улы әниләренең исән икәнлеген оныткан дип борчыла Мәрзия әби, чөнки алар бик күптән кайтмаганнар. Ә әби көн дә аларның кайтуын көтә. Килене белән улы бик байлар, авылга күп очракта кайтырга вакытлары да җитми, шулай да карчык аларны телевизордан бик еш күреп тора. Өлкәннәр көне, Мәрзия апаны клубка бәйрәмгә чакыралар, әмма ул бармый. Иң якын кешеләрнең телефон аша булса да шалтыратканнарын көтеп утыра. Телевизордан килене шәһәрдә картларга өлкәннәр көне белән котлап бүләкләр таратканын күреп аның кәефе кырыла. Чөнки ул Мәрзия апага бер кәнфит тә алып кайтканы юк бит. Улы, Мәскәүдә булу сәбәпле, кайта алмадым дип шалтырата, ә килененнән һаман хәбәр юк. Күршеләренең дә балалары кайтып төшәкәч, ул тагын да ныграк кәефсезләнә. Кич җиткәч ишекне бикләп, Мәрзия әби йокларга ята, әмма озак та үтми кемдер ишек шакый. Шул вакыт: “Әни ач, бу бит без, кайттык, көндез шалтыратырга вакыт булмады, эшләрне тизрәк бетереп кайтырга ашыктык”,- дигән килененең тавышы ишетелә. Чынлап та, бик күп күчтәнәч тутырып килене белән оныгы кайтып керәләр. Мәрзия әби чиксез шатлана, аңа шул гына кирәк иде бит инде!

Юмористик хикәяләр журналда басылган әсәрләрнең икенче юнәлешенә карый. Белеүбезчә, юмор – комиклыкның бер төре. Тышкы көлкеле сурәтләү эчендә җитди мәгънә. Көлке төрләренең башкаларыннан юмор көлгән объектына теләктәшлеге белән аңа үзенең дә катнашы барлыгын белдереүе белән аерылып тора. Журнал битләрендә Г. Вафинның “Котыру”, А. Басыйровның “Сәгать” һ.б хикәяләр басылган.

Айдар Басыйровның “Сәгать” (2006 ел 2 сан) юмористик хикәясе сюжетында гади эшче белән башлык арасындагы мөнәсәбәтләр чагылдырылган. Төп герой икәү: Мөртад Тикшербаев – уполномоченный һәм комбайнер – Сәлмән Рәхимҗәнов. Зур кунакны “Башак” СПКсына алып килеп андагы барган эшләрне күрсәтәләр. Шул вакытта ул комбайнер янына туктап нинди проблемалар борчуын сорый. Шунда Сәлмән барлык кайгыларын сөйләп бирә. Зур түрә тыңлап торгач, аны бик мактый һәм булган проблемаларны бетеребез дип сүз бирә һәм карап торган халык алдында үз сәгатен бүләк итә. Өстәлгә утыргач, ул Гәптәревтән (СПК рәисе) сәгатьнең акчасын кире кайтару кирәклеген әйтә. Кунак киткәч, Гәптәрев колхоз үгезен суеп саткан акчасын уполномоченный сәгате өчен түләргә куша. Көз җиткәч, Сәлмән эш хакы алырга килә. Шунда бухгалтер аның эш хакыннан тугыз мең акча тотылып калуын хәбәр итә. Сәлмән колхоз рәисен күреп “Мин бит ул әйберне сорап алмадым. Аннары, түләткән хәлдә дә аның хакы 400 сум гына бит. Бакыр йөгертелгән аңа. Минем кайнага сәгать кибетендә эшли” ди. Гәптәрев: “Мин бит ул акчаны синнән тотарга кушмадым” дип җавап кайтара. Икенче көнне инде чираттагы “колхозның симез үгезен суеп” Уфа базарына алып китәләр.

Бу хикәядә, гомумән, дөньяда була торган, кызыклы вакыйга нигез итеп алынган. Төп геройның – Мөртәдның халык арасында үзен әйбәт итеп күрсәтеп, аннары биргән бүләген кире кайтаруы юмористик планда чагылдырыла.

Заһит Мурсиевның “Кысыр хыянәт” хикәясе дә юмористик юнәлештә хәл ителә. Хикәядә Мәнмүзәнең язмышы сурәтләнә, сюжет аның тормышындагы конкрет булган мөһим вакыйга нигезләнә. Төп герой Мәнмүзә образы аша автор байларның булган бар начар якларын күрсәтә. Димәк, ул җыелма образ. Әсәр “Мәнмүзә зарланырга ярата”дип башланып китә. Аның бар әйбере дә җитәрлек: кызы, улы бар, ире бизнесмен. Әмма ул туктаусыз, ирен ялга путевка алмыйсың, дип сүгә, кызының яңа кием соравы, улының урамда сугышып киемен пычратып кайтуы ризасызлык тудыра. Өстәвенә, аларның “артларыннан җыештырып, юып бетереп булмый”, озакламый мине тәмам “үтерәсез бит инде” дип зарлана. Шул вакытларда аның яшь чакта йөргән егете Мансур искә төшә. Бу Мансурның аңа чылтыратып ресторанга чакыруы белән дә туры килә. Мәнмүзә иң яхшы киемнәрен киеп, гаиләсен өйдә калдырып китә. Әмма очрашу көткән нәтиҗәне бирми, ресторанда аңа үзе өчен акча түләргә туры килә. Ахырда тышта суыкта җәяү Мансур белән йөреп, аның аһ-зарларын тыңлый. Мәнмүзәнең яшьлегендәге Мансур түгел инде бу, күпме еллар үткән, ә ул һаман тормышта үз урынын тапмаган. Шунда хатын ире Илдарның иң яхшы ир икәнлеген аңлый һәм тизрәк өенә кайтып китә. Автор ахырда “Ә бит мәхәббәтне сатып алып булмый, диләр, була икән ул җаен белсәң” дип тәмамлый. Чынлап та, бу юмористик хикәя аша автор бик мөһим сорауны күтәрә һәм инде булганның кадерен белеп яшәргә кирәк ди. Әмма шул ук вакытта тормышта мәхәббәт хисе генә түгел материаль байлыкның да зур урын алуын ассызыклый.

2007 елның 1  санында Мансаф Гыйләҗевнең юмористик юнәлештәге  “Тревога” хикәясе дөнья күрә. Хикәя гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган. Төп герой Хәлим 2 гаилә арасында яши. Ул икенче гаиләсенә китер өчен хәйлә уйлап таба. Моның өчен бер малайга фатир ишегенә килеп “Тревога, Сезгә военкоматка китергә кирәк” дип хәбәр итәргә куша. Мондый “тревога”лар берничә тапкыр кабатлана. Шундый көннәрнең берсендә хатыны Лилия ире артыннан барырга була һәм Хәлимнең икенче подъезга  керүен күреп кала. Ул ире кергән фатирның ишеген шакып “Тревога” дип кычкыра. Шунда Хәлимнең ике хатынны да алдап йөрүе ачыклана. Әлеге хикәя белән автор юмористик вакыйга аша кешенең начар ягын тасвирлый, икейөзлек, алдашу начарлыкка китерүен аңлата.  “Без капчыкта ятмый” дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу хикәя безгә кырын эшнең кайчанда булса барыбер ачылуын һәм дөреслекнең җиңүен раслый.

Фантастик хикәяләр реаль элементлар гадәттән тыш, кешедән өстен, табигый булмаган көчләр, элементлар белән аралыштырыла, үзенчәлекле  образлар дөньясы тудырыла. Журналда басылган Луиза Мөхетдинованың “ Ялкаулар планетасы” дигән хикәясенә игътибар итик. Укучы малай Рузил дәрес вакытында йоклап китә һәм фантазияга бирелеп китә. Имеш, аны  ялкаулык иленә чакырганнар, дип төш күрә. Анда әдәбият укырга кирәкми, бар теләгән әйберең бар икәнлеген белгәч, шунда китергә була, әмма нәкъ шул вакытта әдәбият укытучысы аны йокысыннан уята. Укучының барлык хыял-фантазияләре эреп юкка чыга һәм көлкеле ситуациягә кала. Әлеге хикәядә кешенең фантазиясе чиксез булуы күренә, яшь буынның ялган хыялларга омтылуы тәнкыйть ителә.

Җыеп әйткәндә, журналның 2005-2016 елларда 72 саны дөнья күргән. Анда 200дә артык хикәя тупланган, эчтәлекләре белән алар төрле юнәлешкә, темага караган. Барлык хикәяләр дә укучыларын яхшылыкка өнди, кешеләрнең тормыштагы хаталары аша үз кыенлыкларыңны үтеп чыгарга өйрәтә.



Предварительный просмотр:

Дәрес темасы

Гаиләдәге халык йолалары.

Сыйныф

6

Дәрес төре

Бәйленеше сөйләм үстерү.

Максат һәм бурычлар

  1. Укучыларның  татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру эшен дәвам итү.
  2. Гаиләдәге сакланган гореф-гадәтләрне истә тоту.
  3. Укучыларның милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  4. Матур милли бәйрәмнәр, йолалар аша балаларны милли рухта тәрбияләү
  5. Укучыларның фикер алышу, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү

Төп терминнар, аңлатмалар

Гаилә, гореф-гадәт, йола.

Ресурслар

Презентация, таратма материал

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру этабы

 Исәнләшү, Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру

2.Яңа белемнәрне үзләштерү

3Укучыларның белеменәрен актуальләштерү,  системалаштыру

-Исәнмесез,балалар!

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

 -Яхшы, Утырыгыз, тынычландык.

Бүген дәресне  мин алып барам. Мин –Элиза Фанзилевна булам.

-Ә хәзер сезнең белән дә танышып китик.

-Синең исемең ничек? (Ләлә чәчәкләре таратыла)

-Яхшы исемнәрегез бигрәк матур, кәефләрегез яхшы. Ә хәзер дәрес башында бер эш башкарып алый әле.

- Бүген эшне, мин тараткан, яңа дәфтәр битләрендә башкарырбыз!

-Дәрес башланганчы, кайберегезгә мин рольләрен әйтеп сүзләр тараттым.Әйдәгез әле бер вакыйгадан эпизод күрсәтик.

- Ә мин кем булам икәнен белер өчен табышмак чишик?

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул.

-Дөрес! Әфарин балалар!Бик яхшы.

(Күренеш)

-Ярдәмегез өчен рәхмәт!  

Татар теле дәресен башлап җибәрик,таратып биргән карточкаларга датаны язып куегыз!

-Балалар, нинди күренеш сүрәтләнде монда?

-Бер сүз белән әйткәндә ничек була?

-Дөрес, монда гаилә турында сүз алып барылды.

-Балалар, гаилә сүзенең әйтелешенә  һәм язылышына игътибар итегез әле.

-Ул алынма сүз безгә гарәп  теленнән кергән. Әйдәгез әле бергәләп әйтеп карыйк.

-Укучылар! Гаилә сүзе нәрсә аңлата соң ул?

-Чынлапта, гаилә сүзен барыбызда белә, ләкин аны аңлату кыенлык тудыра.

-Татар теленең аңлатма сүзлегендә болай дип бирелгән: “ГАИЛӘ. Ата-ана, ир-хатын һәм балалардан торган, бергә яшәүче кешеләр төркеме.

-Әйе, безнең күренештә тату, зур гаилә күрсәтелде, ләкин республикабызда проблемалы гаиләләр дә бик күп. Шуның өчен быел Башкортстанда –2018 ел гаилә елы дип игълан ителде.

-Бүгенге теманы белер өчен  слайдтагы рәсемнәр белән танышып чыгыйк. Монда кемнәр сүрәтләнгән? Алар нәрсә эшли?

-Әйе, дөрес, балалар! Монда төрле йолаларны башкару мизгелләре сүрәтләнгән.

-Димәк, бүгенге дәреснең темасы ни дип уйлыйсыз?

-Дөрес! Бүгенге темабыз: “Безнең гаиләдәге халык йолалары”

-Дәрес барышында без яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзербез һәм гаиләдәге йолалар турында күбрәк белерсез дип ышанам.

-Дәфтәрләрегезгә  дәреснең темасын язып куегыз!

-Нәрсә була ул йола?

--Бик яхшы, менә татар теленең аңлатма сүзлегендә болай дип бирелгән. Йола-борынгыдан гадәткә кереп киткән милли бәйрәмнәр, тәртип, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр.

-Йола сүзенең синонимы да бар ул гореф-гадәт сүзе.

- Халык йолаларын икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына бер вакыйга белән бәйле   туй,  бала туу белән исем кушканнар, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә яз җитү белән язгы чәчү, сабан йолалары, нардуган, аулак өйләр, кич утырулар, каз өмәсе көз үткәрелә,өмәләр, корбан чалу, яңгыр сорау, түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган, чөнки алар елның бер фасылына караган.

-Ә сезнең гаиләдә  нинди йолалар үткәрелә?

-Бик яхшы!

-Алар ничек үткәрелә?

-Ә хәзер әйдәгез парлап эшләп алыйк. Алдыгызда өч таҗ ята, шулар арасыннан сезгә  гаилә йоласын табырга кирәк. (Тактада түгәрәк, балалар 1 таҗны тактага элеп куялар).

-Әйдәгез, кем башлый?

-Димәк, монда нинди чәчкә килеп чыкты?

-Ә татарча ничек була ул?

-Ә нигә  ак чәчкә килеп чыкты дип уйлыйсыз?

- Әйе, укучылар, 8 июльдә -Гаилә, мәхәббәт һәм  тугърылык көне бәйрәм ителә. Ә ак чәчәк бу көннең  символы.

-Гаиләдә гореф-гадәтләр үтәлсә гаилә ныклы була. Озак күрешми торсак без беребез белән кочаклашып яки кул биреп исәнләшәбез. Ә хәзер без сезнең белән мөселмәнча исәнләшергә тиешбез.

Җавап бирәләр

Җаваплар

Әби

Гаилә

Җаваплар

Йолалардан фотолар.

Сыйныф эше. Тема

Җаваплар бирелә.

Каз өмәсе, яңа ел, исем кушу.

Ромашка

Ак чәчәк

Гаилә символы

4.Ял минуты

Менә  сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Уң кулым, сул кулым

Менә сиңа куш кулым.

Балалар кабатлый.

5.Белемнәрне ныгыту

Куш куллап исәнләшү, димәк чын күңелдән изге теләкләр белән исәнләшү.

-Ата-ана, бала мөнәсәбәтләре турында халкыбызда бик күп акыллы фикерләр-мәкаль, әйтемнәр бар.

-Үз аллы укып чыгыгыз әле.

-Бар сүзләрдә аңлашылдымы?

-Әйдәгез әйтеп карыйк.

(әрәм-бушка киткән, “пропащий”

Әдәм-кеше, имгәк-авырлык, йөк)

-Бу мәкальләрне без истә калдырыга тиешбез. Һәр вакыт тормышыбызда кулланырга кирәк.

 -Балалар, экранга карагыз әле, монда сезгә рус телендәге сүзләрне татар теленә тәрҗемә итергә кирәк.

-А “члены семьи” ничек була?

 -Әгъзасе сүзенә игътибар итегез.

Шулай ук бу сүз алынма һәм аны истә калдырырга кирәк.

-Шулай итеп  нәрсә була ул гаилә йолалары?

-Әфарин, укучылар! Тема буенча без яңа сүзләр карадык, шуларның кайберләрен кулланып алдагы текст белән эшләргә тиешбез.

-Төркемнәр белән эшлибез. Төшеп калган сүзләрне язарга кирәк, иң аста кирәкле сүзтезмәләр бирелгән. Азактан бер текст чыгырга тиеш.

-Балалар, текст дөрес төзелгән ме?

-Дөрес, балалар!

-Текстка исемдә кушыйк?

-Һәр бер исемнең үз мәгънәсе бар.

Кызның чибәрлеген күрсәтү өчен аларга Айгөл дип исем кушканнар (Ай гөле)

Көчле, ил башлыгы буласы егеткә Илдар дип, бик кадерле балага Алтынбикә,Алтынбай

Ир бала тимердәй нык булсын дип теләп кушылган-Иштимир.

-Сез үзегезнең исемегезнең нәрсә аңлатканын беләсезме?

Җаваплар:

Гаилә әгъзаләре.

Туган көнне бергә үткәрү, бер берсенә бүләкләр бирү, бергәләп ял итү һ.б Үз арадага вазифаларын башкару

Әйе.

“Исем кушу”

Җавап бирәләр.

6. Рефлексия. Дәрескә йомгак

-Балалар, без бүген нинди теманы  ачыкладык  инде?

-Сез бу йолаларны киләчәктә үткәрергә кирәк дип уйлысызмы?

- Бик  яхшы, балалар!

Бүгенге дәрес барышында нинди яңа белемнәр туплый алдыгыз?

Гаиләдәге йолалар темасын күзалладык.

Әйе, чөнки бу бик кирәк.

Җаваплар бирелә.

7.Өй  эше  бирү

Шушы темаларны  ныгыту өчен сезгә өй эшенә өч төрле  эш тәкъдим ителә:

I нче вариант – үзегезнең,әти-әниегезнең һәм туганнарыгызның  исемнәрен һәм аларның  аңлатмасын язып килегез, ә моның өчен сезгә  Г.Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” дигән китап ярдәм итер.

II вариант- “Кушамат” шигырен укырга.

III вариант-“Гаиләмдәге бик кызыклы йола” дигән темага хикәя языгыз.

 

8. Үзбәя. Билгеләр кую

Өстәлегездә сезнең өч төсле ләлә чәчәкләре ята.

  1. Барсында аңладым, дусларыма, гаиләмә кайтып сөйли алам дисәгез-яшелен күрсәтегез.
  2. Аңладым, ләкин сорауларым калды дисәгез-сарсын күрсәтегез
  3. Бер әйбердә аңлашылмади дисәгез кызылны

Мин бик шатмын күпчелегез аңлаган.

Шуның белән безнең дәрес тәмам!

Катнашкан өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә уңышлар телим.

-Саубылыгыз!

Укучылар чәчәкләрне күрсәтәләр.



Предварительный просмотр:

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?

Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Чынлапта, аның кулында безнең илнең киләчәге, кечкенә сабый балага укытучы яңа тормыш ачучы бит.Гомуми әйткәндә универсаль кеше ул, чөнки кирәк булса ул белем бирүче генә түгел, рәссам дә, психолог та, хәтта язучы да.

Хәзерге заман  укытучылары укучыларга белемнәр белән тәрбия бирергә тиеш.. Монда инде парадокс туа. Укучылар мәктәп бусагасында яңа закон буенча эш эшләргә тиеш түгел. “Бу дөрес хәл ме?”-дигән сорау туа. Балалар эшкә өйрәнмичә, тәрбия аламы?

Бу сорау татар теле укытучысын бирелде ул: “Эштән-тәрбия башлана,”- дип җавап кайтарды. Чынлапта, мәктәп эчендә уку процессы гына каралырга тиеш түгелдер, анда  көндәлек белемнәргә дә игътибар булырга тиештер.

        Хәзерге заман укытучы алдынга гомүмән күп тәләпләр тора, ә татар теле укытучысы  алдында ул тәләпләрнең саны арта, чөнки ул үз фәненең белгече генә түгел, милләтнең дәвам итүчесе. Балаларга ул үз халкының тарихи этнографиясын өйрәтүче булырга тиеш.

        Заман укытучысына килгәндә иң алдан ул үзе бәхетле кеше булырга тиеш. Бәхетле кеше генә, киләчәккә зур йогынты ясый ала, бала йөрәгендә кабатланмый торган хисләр уята ала. Заман гына түгел мәктәптә яңа үзгәрешләр кичерә. Укытучы кеше яшь үсмерләр алдында үзен иркен тота алырга тиеш, шул вакытта гына ул яхшы нәтиҗәгә килә ала.

        Укытучы кеше лидер, стратег, новатор, профессионал була . Ул үзенең алда булган үзгәрешләрен күреп, предмет белән бәйле мәгълүмәтләрне үзләштерегә тиеш. Хәзерге тормыш бик тизлек белән үзгәрә бара , ә укыту программалары һәм шартлары күп очрактаүзгәрешендә артта кала. Шуңа күрә укытучы үз белемен күтәрерлек,өстәмә белем алган  шәхесләр тәрбияләргә тиеш, ә моның өченул үзенең белемен үзләштереп торырга тиеш.        Укыту процессында төрле кыенлыклар туа, ләкин бар каршылыклар, үзгәрешләр иң беренче чиратта укытучыдан тора. Доцент, к.п.н И.Р. Идрисов «Современный руководитель в контексте глобальных изменений» чыгышында Татарстан республикасының мәктәбләрендә  үткәргән опрос буенча мәгълүмәтләр китерә : 22% укытучылар үз эше белән кәнәгать түгел, 22% укытучы эшенә теләп йөрми , 80% укытучы үз алдында куелган бурычларны аңлыйлар һәм үтиләр, ләкин калган 20% эшкә йөрүнең нәтиҗәләрен һәм бурычларын күрмиләр. “Димәк, аларның дәрес үткәрүнең файдасы юк”-дип игълан итә И.Р. Идрисов.

        Укытучы кеше гадел, укучыга дус булырга тиеш, ләкин 20% укучы аларны гадел түгел дип мәгълүм итәләр һәм күп очракта алардан “Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш. Чөнки ул, каршысына тезелеп утырган һәм нәрсә – дөрес, нәрсә – ялган икәнлеген аера белмәгән балаларга дөреслекне танып белергә өйрәтә, гүзәл холыкларның да иң гүзәле булган гаделлекне таба белергә һәм үзләренә дә гадел булырга өйрәтә,”- дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин "Әдәбе тәгълим” ("Укыту кагыйдәләре”) китабында

 Заман таләбе буенча, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану буенча укытучылар үз методикаларын булдырырга яки булган методикаларны игътибарга алырга тиешләр

Укытучы, укучыга уңышларга ирешү өчен ярдәм кулын бирсә, күптөрле алымнарны, үзгәрешләрне үзләштерә алса, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик иҗади, тәрбияле укытучының гына иҗади, тәрбияле укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле кеше буладыр

        



Предварительный просмотр:

Йолаларның һәм гореф-гадәтләрнең киләчәге бармы?

(эссе)

                                                     

Ата-аналар, әби-бабалар балаларының компьютер яки телефон белән генә кызыксынуларына бик нык борчылалар. Әйе, бүгенге тормышыбызны, яшәешебезне интернет һәм электрон мәгълүмати чаралар чолгап алды. Дус-туганнарыбыз белән интернет ярдәмендә аралашабыз, сөйләшү генә түгел, фото һәм видео алышабыз, күңел ачабыз, электрон китаплар укыйбыз, фильм, спекталь һәм концертларны да интернет аша гына карыйбыз, хәтта белем алу процессына килгәндә дә – дистанцион рәвештә генә укып документ алып була. Кыскасы, бөтен тормышыбыз виртуальгә әйләнеп бара. Мондый яшәү рәвешендә ата-бабаларыбыздан килгән борынгы йолалар, гореф-гадәтләр сакланып кала алырмы? Аулак өйләрнең, өмәләрнең, туй алу ашларының, килен төшерү, су юлы күрсәтү, бәби чәе кебек йолаларыбызның киләчәге бармы?

Билгеле булуынча, борын заманнардан ук ата-бабаларыбыз төрле вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр үткәргәннәр. Мәсәлән: кыш килү белән – Нардуган, яз җитү белән – Нәүрүз, көзге муллыкта – Сөмбелә, сугым ашлары һ.б. Аларны оештыру тәртибе, шушы бәйрәмнәр белән бәйле җыр-биюләр дә онытыла бара, киләчәк буынга тапшырылмый кала. Ә бит билгеле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди. Кеше үзенең үткәнен белсә генә, рухи яктан бай, тәрбияле була.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында төп гомуми белем бирү программасында  күрсәтелгән шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр буенча да, укучы  этник чыгышын, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белгән һәм башка милләтләрне хөрмәт иткән; әдәп-әхлак нормаларын үзләштергән; җәмгыятьтә һәм кешенең тормышында гаиләнең мөһим роль уйнавын аңлаган; гаиләдәге мөнәсәбәтләрне, туганлык хисләрен хөрмәт иткән булырга тиеш. Димәк, гореф-гадәтләребезнең саклану укытучы кулында да. Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Укытучының кулында безнең илнең киләчәге. Ә туган тел укытучысы кулында... Милләт язмышы, ана теле, халык мәдәнияте һәм тарихы киләчәге. Димәк, гореф-гадәтләрне саклап калуда минем дә өлешем булырга тиеш.

Юк, өметемне өзмим, иманым камил: халкыбыз милли асылын беркайчан да югалтмаячак. Нинди авыр шартларда яшәп тә, төрле киртәләр булса да, динебез белән бәйле гореф-гадәтләребез исән. Никах туйларын гына алыйк: яшьләр милли киемдә, мөселман тәгълиматлары таләп иткән киемнәрдә, мәчетләрдә никах туйлары уздыралар.

 Авылларда Сабантуйларны үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һәм башкаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. 2018 елның декабрь аенда Бишбүләк районында “Каз өмәсе” акциясе үткәрелде. Монда һәрбер татар авылы каз өмәсе йоласын үткәрергә тиеш иде. Моннан башка да ел саен төрле милли бәйрәмнәр, йолалар үткәрелә.



Предварительный просмотр:

ЗАМАН БАЛАЛАРЫ ЯҢА ФОРМАТ СОРЫЙ

(педагогик эссе)

Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Чынлап та, укытучының кулында безнең илнең киләчәге. Ә туган тел укытучысы кулында... Милләт язмышы, ана теле, халык мәдәнияте һәм тарихы киләчәге.

Тормыш зур адымнар белән алга бара, яңа законнар, яңа стандартлар, яңа таләпләр, иң мөһиме – башка төрле булган заман балалары. Аларга кичә өстәлдә булган кәнфитнең бүген икенче төрле кәгазьлесен генә түгел, икенче төрле эчлесен дә бирергә кирәк. Димәк, туган телне һәм әдәбиятны өйрәтү дә башка төрлерәк булырга тиеш!

Әйе, чынлап та, укытучылар тырыша, белем дәрәҗәсен күтәрәләр, чыгышлар ясыйлар, дәресләр күрсәтәләр, ата-аналар белән эшлиләр, яңа технологияләр өйрәнәләр, актив рәвештә электрон белем бирү мөмкинлекләрен кулланалар, бәйрәмнәр үткәрәләр, экскурсияләргә йөртәләр һ.б., һ.б.

Минем уемча, елдан ел күчеп килә торган чаралардан “китергә”, заман таләпләренә якын булган, традицион рәвештә булмаган, яңа форматта чаралар оештырырга кирәк. Иң мөһиме укучылар – пассив катнашучылар, карап утыручылар гына булмасын. Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты, моны аңлап, төрле яңа форматларда чаралар үткәрдек тә инде. Мәсәлән,

1) “ТURK-DEBATE» дип аталган парламент дебатлары буенча беренче республика турниры. Монда мәктәп укучылары һәм студентлар туган телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтеп, җитди парламент дәрәҗәсендә сөйләм төзүгә ирештеләр. Катнашучылар җирәбә буенча, ике командага бүленде: хөкүмәт һәм опозиция. Алар тәкъдим ителгән закон проекты буенча үз фикерләрен якладылар. Катнашучылар да, карап утыручылар да бик ошаттылар.

2) Габдулла Тукайның туган көнендә урамда төрле яшьтәге аудиторияне җәлеп итүгә юнәлгән “Тукай_party.str» чарасын үткәрдек. Сабантуйдагы кебек сәхнә эшләде, кем тели җырлады, кем тели шигырь сөйләде. Һәр теләгән кеше үзен сәхнәдә сынап карый алды. Мәйданчыкларда төрле халык уеннары оештырылды. Фотозона эшләде. Милли киемнәрдә булган тамашачылар да бүләкләргә лаек булды.

3) “Сүз көче” яки “Сила слова”. Республика күләмендә үткәрелгән чараларыбызның берсе. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең ораторлык осталыгын сынап карадылар. Жюри әгъзаләре катнашучыларга төрле сораулар бирде.

4) Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы нигезендә Стәрлетамак татар этномәдәни белем бирү үзәге эшли.  Ф.ф.к. Нәсимә Әнвәровна җитәкчелегендә төрле социаль проект оештырабыз. Шуларның берсе “Халык уеннары аша телебезне шомарту”. Студентлар төркемнәргә берләшеп, төрле мәктәпләрдә һәм авыл клубларында татар халык уеннарын оештырып йөрдек.

        Бу чаралар, игътибар иткәнсездер, җәмәгать, яңа форматта. Болар кызыклы.  

Укытучы кулында  –   милләтнең киләчәге. Ләкин ышанычлы, төпле киләчәк булу өчен үткәнне онытырга ярамый. Билгеле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди. Кеше үзенең үткәнен белсә генә, рухи яктан бай, тәрбияле була. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында төп гомуми белем бирү программасында күрсәтелгән шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр буенча да, укучы этник чыгышын, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белгән һәм башка милләтләрне хөрмәт иткән булырга тиеш.

2020 ел Россиядә "Хәтер һәм дан елы" дип игълан ителде.  Башкортстанда бүген Бөек Ватан сугышында тугыз йөзгә якын сугышта катнашучы, концлагерьларның элекке балигъ булмаган йөздән артык тоткыны, өч йөздән артык Бөек Ватан сугышы инвалиды, йөздән артык блокадалы Ленинградта яшәгән кешеләр, егерме дүрт меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм һәлак булган сугыш ветераннарының ун меңгә якын гаилә әгъзалары яши. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими бара. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле татар теле укытучысы, шулай ук яңача итеп, ниндидер чаралар үткәрергә тиеш дип уйлыйбыз. Без дә конкурс кысаларында үткәрелгән дәресне әлеге вакыйгага багышлаячакбыз.

Әйе, укытучы кеше ул – артис та, җырчы да, тарихчы да, оештыручы да. Алар алдында бик күп бурычлар тора.

А.Фадеевның  билгеле «Яшь гвардия» романының төп геройларның берсе Матвей Шульга укытучыларга багышлап мондый сүзләр әйтә:      “Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез”, бик дөрес сүзләр, шул сүзләргә кушылып мин дә барлык укытучыларга аларның тырышлыклары,  балаларының күңелендә яхшылык, сафлык орлыкларын салу өчен рәхмәтемне белдерәсем килә.

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
(Лена Шагыйрьҗан)

        



Предварительный просмотр:

ЭТНОГРАФИЗМ БУЛАРАК ХАЛЫК УЕНЫ АТРИБУТИКАСЫ

(“12 таяк” уены мисалында) 

Кеше  бәләкәй чактан ук  төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы, биюле уеннар белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар күңел ачу, ял итү, танышу-кавышу кебек функцияләрне үтәү максатыннан уйналырга мөмкин. Уен  – балалар фольклоры исеме астында урын алган халык авыз иҗатындагы аерым жанр.

ХХ гасырда татар халык уеннары актив рәвештә язып алына, туплана һәм тикшерелә. Татар уеннары турында беренче мәгълүматны М. Кашгарыйның “Диваане лөгатет-төрк” (1072-1074) сүзлеге буенча башкарылган Әбрар Кәримуллин хезмәтендә күрергә мөмкин. 1975 елда Казанда рус телендә Я.И.Ханбиков һәм Э.Галиевнең “Татар халык уеннары һәм бәйрәмнәре” дигән китабы басыла. И.Надировның “Татар халкының җырлы-биюле уеннары” дигән китапка язган сүз башы һәм татар халык иҗаты күптомлылыгының “Йола һәм уен җырлары” дигән җыентык та татар уеннарын өйрәнүдә зур әһәмияткә ияләр. Халык уеннарын, йола уеннарын этнографик материал буларак өйрәнү юнәлешендә дә җитди хезмәтләр язылган. Әйтик, Р.К.Уразманованың “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”, “Современные обряды татарского народа” дигән хезмәтләре, Ф.Баязитованың “Гомернең өч туе”, “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йолалары” һ.б.

XXI гасырда, компьютер уеннары урамда, елга-урман буендагы хәрәкәтле уеннарны алмаштырган, халык уеннары белән бәйле терминология, атрибутика, санамышлар, махсус җыр-әйтемнәр сөйләмдә пассивлашкан заманда, туган телебезне торгызу һәм үстерү юнәлешендә халык уеннары белән бәйле тел мәсьәләсен өйрәнү әһәмиятле дип уйлыйбыз.

Тел гыйлемендә  XX гасыр азагында актив үсеш алган лингокультурология өлкәсендә татар телчеләре тарафыннан татар тел картинасын күрсәткән күп кенә төшенчәләр искә алынды, тикшерелде, күрсәтелде (Р.Р.Җамалетдинов, Ә.Ш.Юсупова, Р.С. Нурмөхәммәтова һ.б.). Лингвокультурологик берәмлекләр буларак, диалекталь тел берәмлекләре аларда искә алынмый дияргә була. Ә диалекталь лексиканың бер төре  – этнографизмнар.  “Этнографизм  –  аерым бер сөйләштә генә таралган, шул төбәк халыкның гореф-гадәтен, көнкүрешен чагылдырган сүз” [Галиуллина 2007: 95].

Н.Ә. Мукимова билгеләвенчә, этнолингвистика – телне рухи мәдәният, менталитет һәм фольклор белән бәйләнештә өйрәнүче тел белеменең бер тармагы. Ул – тарихи фән. Аның өйрәнү объектын фольклор һәм мифология текстлары, көнкүреш һәм дини гадәтләр, сынамышлар һәм ышанулар тәшкил итә. Этнолингвистиканың төп бурычы – шушы мәгълүматлар нигезендә этносның мәдәниятен һәм дөнья тел күренешен тергезү. Димәк, әлеге юнәлештә хәзерге татар әдәби теленең лексик составында үзенә бертөрле  катламны биләгән диалектизмнарны, аерып әйткәндә, этнографизмнарны тикшерү әһәмиятле [Мукимова 2017: 97].

Әлеге мәкалә кысаларында киң таралган һәм иң билгеле уеннарның берсе булган “Унике таяк”ка тукталыйк.

 Рәшит Ягъфаровның “Татар балалар фольклоры” китабында уйнау тәртибе түбәндәгечә тасвирланган: бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10-15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк салына. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана, өй почмагы һ.б. янына барып «гөрли». Калганнары кача. Качучыларның берсе тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөеп китә. Гөрләүче килеп таякларны тактага тезә кала, шул арада балалар кайсы кая яшеренәләр. Гөрләүче эзләп йөргәндә, берәр бала тактага килеп таякларны һавага чөйдереп җибәрә алса, гөрләүче кеше үз урынында кала. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп тактага таягы белән сугып чыга алса, яңа гөрләүче сайлана [Ягъфаров 1999: 6].

Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Дүсән авылында да бу уенны балалар бик актив уйнаганнар. Мәрсия Фазыйлова сөйләве буенча (55 яшь) мондагы уенның тәртибе: “Алдан бер формада һәм озынлыкта булган таяк әзерлисең. Аларны бүрәнә өстенә, такта куеп шуның бер читенә өеп куясың да,  кача башлыйсың.  Бер кеше төптә кала. Ул – сакчы. Качкан балаларны эзләгәндә, тиз генә берәү килеп шул тактаның читенә баса, таяклар тарала. Төптә калган кеше яңадан тагын өеп куярга тиеш була. Ул өйгәнче балалар тагы кача. Уен киредән башлана. Ләкин таякларны таптаканчы, төптә торган кеше балаларны күреп яки табып, тактаның башына кулы белән сугып исемен әйтеп бетерә алса, ул җиңүче була. Яшеренгән балалар арасыннан беренче табылган һәм исеме аталган бала төпкә баса. Уен киредән башлана”.

Башка төбәкләрдә дә һәм күп халыкларда бу уенның барышы бертөрлерәк булуы ачыкланды. Уенның атамасы бердәй һәм ачык, әмма ул әлеге кулланылышта унике саны һәм таяк саналмышыннан торган сүзтезмә генә түгел, ә лингвокультурологик берәмлек буларак та искә алынырга тиеш. Әлеге уен буенча гөрли, гөрләүче һәм төп, сакчы сүзләренә игътибар итәргә кирәк.

Ул сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау өчен, “Татарча-русча” сүзлегенә мөрәҗәгать иттек.

Гөрләүче – ведущий в игре [Асылгәрәев, Ганиев 2007: 325].

Cакчы – охрана, караульный [Асылгареев, Ганиев 2007: 209].

Төп  – место у основания; место вокруг, около чего [Асылгареев, Ганиев 2007: 408].

Ләкин гөрли сүзенең аңлатмасы юк.

Гөрли (гөрләү) төшенчәсенең килеп чыгышы  турында мәгълүматны Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ннән ачыкладык:

Гөрләү  «водить в игре в прятки» ~ башк. гөрҙәү, көргөлдәү, мар. күргүлä id [Әхмәтьянов 2015: 236].

 “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге”ндә гөрнәү формасының мәләкәс сөйләшендә (Ульяновск һәм  Самара өлкәләре)  “считать во время игры” мәгънәсен белдерүе күрсәтелгән.

Башкортостан республикасының Авыргазы, Гафури районнарында яшәүче татар балалары сакчы, гөрләүче сүзләре урынына көтүче сүзен кулланып уйныйлар икән.

Әлеге күзәтүләр нигезендә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

1) халык уеннары белән бәйле терминология, атрибутика лингвокультурологик юнәлештә өйрәнелергә тиешле этнографизмнарга карый;

2) уеннардагы терминнар туры мәгънәдә генә кулланылмыйлар, шуның өчен аларның мәгънәсен тәрҗемәи сүзлекләр белән генә ачыклап булмый;

3) халык уены белән бәйле терминология төрле сөйләшләрдә һәм фонетик, һәм лексик вариантларда кулланыла.

Уеннар телебезнең байлыгын,  бабаларыбызның дөньяга карашын, милләтнең тарихын ачыкларга ярдәм итә.

Әдәбият

1. Асылгареев Ш.Н., Ганиев Ф.А.  Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т 1 (А-Н). – Казань: Магариф, Т 12 2007. – 726 с.

2. Асылгареев Ш.Н., Ганиев Ф.А.  Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т 2 (М-Я). – Казань: Магариф, Т12 2007. – 726 с.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А—Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.

4. Баязитова Ф.С., Рамазанова Д.Б., Садыйкова З.Р, Хәйретдинова Т.Х. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз.: Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова.  – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.

5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р. Галиуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.

          6. Мукимова Н.А Лингвокультурологик берәмлек буларак этнографизмнар // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: Сб. материалов II Всерос. научно-практ. конф. с международным участием, Республика Башкортостан, г.Стерлитамак, 12 декабря 2017 г. / Отв.ред. И.С.Мансуров – Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2017. – 97-100 б.

7. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры /Р.Ягьфаров.  Казан: Раннур, 1999. – 159 б.



Предварительный просмотр:

УДК 82.0                                                                                          Э.Ф. Киямова

магистрант СФ БашГУ (г. Стерлитамак)

ПРОБЛЕМАТИКА РАССКАЗОВ СОВРЕМЕННЫХ ТАТАРСКИХ ПИСАТЕЛЕЙ БАШКОРТОСТАНА

Аннотация: в статье анализируются рассказы современных татарских писателей Башкортостана. Автор раскрывает проблематику рассказов и выделяет их особенность.

Ключевые слова: рассказ, проблематика, литература Башкортостана, татарская литература, современные татарские писатели Башкортостана.

Проблема (с гр. рroblema – противоречие, задача) – это основные вопросы, острые противоречия, освещаемые в произведении [1: 145].

В соответствии с выбранной темой писатель обращает внимание на волнующие его вопросы или проблемы, которые оставались вне поле зрения до этого времени и пытается найти ответы на эти вопросы. Нередко в произведениях, написанных на одну тему проблемы поднимаются и решаются по-разному, то есть это, в первую очередь, связано с творческим процессом писателя, с его личностью.

Рассматривая рассказы татарских писателей Башкортостана в них, мы отметили, что Некоторые проблемы переходят с одного произведения на другой, с одного временного отрезка на следующий. Среди таких проблем эгоизм, бюрократия и т.д.; проблемы в произведениях возникают между следующими категориями: личность – общество; человек – история; человек – человек; человек – окружающая среда; человек – время.

В рассказах Марата Кабирова, Халисы Мударрисовой, Карима Кара часто затрагивается проблема пьянства. Пьянство рассматривается как путь в пропасть; зло, неизбежно влекущее деградацию и смерть; как привычный уклад жизни разных слоев общества. В изученных нами рассказах героями «с рюмкой» являются деревенские жители: “Кызлар кия кызыл күлмәк” К. Кара, председатели колхозов “Сабантуйдан соң” Х. Мударрисова, начинающие ученые “Фәрештә” М. Кабиров, врачи “Человек с крыльями” М. Кабиров, майоры милиции “Канатлы кеше” М. Кабиров, учатники боевых действий “Ак күгәрчен, күк күгәрчен” К. Кара и др., то есть социальная прослойка очень широкая, что создает в целом масштабную картину всеобщего пьянства.

Рассказ Халисы Мударрисовой “Сабантуйдан соң” не посвящен только лишь проблеме пьянства, однако читателя настораживает культура коммуникации председателя колхоза, включающего обязательное распитие горячительных напитков: «Эчми ни, эчәрсең дә, иртән таң атмас борын аяк өсте, кич – ярты төнгә чаклы эш. Кич, кояш баегач, кайтыр алдыннан, кичке оперативкадан соң “тар киңәшмә” уздырмый булмый. Беркөнне зам, беркөнне белгеч, беркөнне җирле хакимият башлыгы, завсклад бер ярты куя – шулай атна обоймада» [3: 262].

В этом же рассказе, можно увидеть, другую значимую проблему несправедливое устройство общества, которое находит философское осмысление. Осмыслить всю глубину проблемы помогает образ лошади. Писатель уверен, что Буза – лошадь - богатырь деревни и гордость района смогла бы в очередной раз победить на скачках, но районный начальник приезжает на праздник Сабантуй со своей лошадью, лошадью с ипподрома, нарушая этим все правила справедливых скачек, и выпускает её на соревнование. В результате Буза ломает ногу и уже больше никогда не может участвовать в соревнованиях. Вседозволенность и несправедливость ломает судьбу и лошади, и оставляет вечную травму в душе рассказчика этой истории.

В современных рассказов остро встает проблема взаимоотношения отцов и детей, матери и ребенка.

Венера Мазитова в рассказе “Өлкәннәр көне” [2: 36] поднимает проблему взаимоотношений матери и семьи сына. Сюжет развивается вокруг главной героини-старушки Марзии. Рассказ начинается с размышлений главного героя. Марзия – простая деревенская старуха, ее сын с семьей переезжает из деревни в город. И невестка, и сын не очень интересуются положением матери и в деревню они давно не приезжали. Бабушка каждый день ждет их приезда. Семья у сына очень богатая, приезжать в деревню ему часто не хватает времени, старуха часто видит их по телевизору. Сюжет завязывается с передачей, посвященного ко Дню пожилых людей. В тот день Марзию приглашают в клуб на праздник, но она не идет, ожидая пока близкие хотя бы позвонят по телефону. Увидев по телевизору, как невестка раздает пожилым людям подарки, поздравляя их с праздником, она плачет, думая о том, что самого близкого человека они забыли. Когда у соседей появляются дети, слышится веселых смех, Марзия апа ощущает себя самой несчастной. Вечером, заперев дверь, она  ложится спать, но слышит громкий стук в дверь. В это время слышится голос невестки: “Әни ач, бу бит без, кайттык, көндез шалтыратырга вакыт булмады, эшләрне тизрәк бетереп кайтырга ашыктык» [2: 38]. Невестка стремилась быстрее закончить дела и приехала с внуком поздравить мать мужа. Марзия апа ощущает себя самой счастливой.

В литературе мало встречается произведения раскрывающие взаимоотношения невестки и снохи. Этот рассказ с точки зрению сюжетной линии является наиболее ярким.

В рассказе Х. Мухаммадиевой “Квазимодо” [4: 36] поднимает одну из острых тем исправление ошибки молодости. Главные герои: женщина по имени Азалия и певец Камиль Мансурский. В рассказе описывается сложная жизнь героев, тяготы мира, выпавшие на их долю, в результате чего им приходится отвечать за ошибки юности. Рассказ хоть и небольшого размера, но в основу сюжета положены сложные события. Произведение начинается с описания современной жизни главной героини (Азалия). Далее герой переходит к предшествующим событиям, автор выводит их на передний план. Однако основной конфликт произведения начался уже тогда. Азалия родила от женатого Камиля девочку, в это же время у самого героя жена рожает сына.

Когда эти двое детей выросли, они встретились и влюбились друг в друга. Камиль соглашается на свадьбу, не зная, что это его дочь, а Азалия, увидев парня, заявляет, что против свадьбы, но никому не говорит по какой причине, Девушка и парень в тайне устраивают свадьбу, убегая от Азалии, и вскоре у них рождается ребенок-инвалид. Азалия приходит в их квартиру и, увидев ребенка, называет его “Квазимодо”. Решив исправить свою ошибку, она берет ребенка и прыгает с девятого этажа. По ходу сюжета выясняется, что встреча Азалии с Камилем была большой ошибкой. По этой причине в финале рассказа героиня погибает, исправляя свою ошибку молодости.

Таким образом, в произведениях современных татарских писателей Башкортостана больше всего обращается внимание на судьбу страны в эпоху перемен и ее влияние на жизнь народа. В связи с этим поднимаются проблемы пьянства, несправедливости, про людей, взаимоотношение отцов и детей и многие другие.

Литература

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төзүчеләре Д.Ф. Заһидуллина, В.Р. Әминева, М.И. Ибраһимов, Н.М. Йосыпова, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Г.Р. Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

2. Мазитова В. Өлкәннәр көне // Тулпар. –2008.–№ 2.– 36-38 с.

3.Мударрисова Х.С. Соңгы сер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 271 с.

4. Мухаммадиева Х. Квазимодо // Тулпар. – 2006 . – № 3.– 41-44 с.