Үзем турында сүзем

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

             Мин, Кыямова Элиза Фәнзил кызы, Бишбүләк районының Дүсән авылында туып үстем.  Илдар Юзеев әйтмешли: “ ... мине әрәм итми, адәм иткән авыл ул”.  2015 елда Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле, фронтовик ­­–шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылында урнашкан һәм аның исемен йөрткән Ает урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамладым.

 

Һәр кешегә бәхет теләп,

Көзләр килгән бер мәлдә

Шушы көзләр белән бергә,

Җиргә килгәнмен миндә.
Үстем Бишбүләктә мин,
Тын кысарлык җирләрдә,
Иң якын һәм иң яраткан
Туган авылым Дүсәндә.
Фатих Кәрим исемендәге,
Мәктәптә белем алдым.
Бәйгеләрнең һәммәсеннән
Күп урыннар яуладым.

 

            Татар кызы буларак, үземнең киләчәкне бер юнәлештә генә күрдем. Хыялымның тормышка  ашыру максаты, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының татар-чуваш бүлегенә алып килде. Аны 2020 нче елда кызыл дипломга тәмамладым. 2022 нче елны шулай ук  магистратураны кызыл дипломга тәмамладым. Хәзерге вакытта Стәрлетамак шәһәренең 14 нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.  Тормыш девизым:  “Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!”    Шуны  истә тотып, бар яклап та өлгерергә,  яңа үзгәрешләргә әзер торырга тырышам. Балалар белән эшләү үзе бер куаныч һәм шатлык!