Укытучыларга ярдәм

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Укытучыларга киңәшләр һәм өстәмә материаллар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otzyv_yazu.docx13.87 КБ
Файл retsenziya_yazu.docx13.64 КБ

Предварительный просмотр:

 Отзыв – әсәрне укыгач, әсәр турында туган фикереңне әйтү, бәя бирү. Тавыш, аваз бирү мәгънәсендә. Отзывлар күләм буенча зур булмый.

Отзывның максаты — укыган китап яки әсәрдән соң туган фикерләрне, тәэсирләрне башкаларга җиткерү, шул рәвешле аерым бер сәнгать төренә яки әдәби әсәргә китап укучылар игътибарын юнәлтү, кызыксындыру уяту. Отзыв эчтәлеге безгә әдәби әсәргә хас булган сыйфатларны түгел, ә бәлки, авторның текстта чагылган тормыш вакыйгаларына, анда катнашкан персонажларга карата туган фикерләрен, карашын ачып бирә. Шуңа күрә анда авторның шәхси хисләренә караган элементлар төп урын алып тора. Эчтәлеге планы мондый булырга мөмкин: укыдым – гаҗәпләндем — уйландым.

Отзыв язу алгоритмы- укыган китап сездә нинди тәэсир калдырды (кызыксыну, мавыгу, дулкынлану хисләре)?

- мондый фикергә килүнең сәбәбен аңлатыгыз (сюжет сызыгы, персонажлар, аларның үз-үзен тотышы, теманың актуальлеге һ. б. );

- әсәрне укымаган кешеләр өчен аңларлык итеп кыскача сюжет сызыгы белән таныштырыгыз;

- авторның үз геройларының тышкы кыяфәтен, эчке дөньяларын сурәтләү алымы сезгә ошадымы? Сез алар кебек яшәр идегезме?

 - вакыйгалар һәм табигать күренешләрен сурәтләү үзенчәлегенә игътибар итегез. Аларның әдәби әсәрдә тоткан роле турында фикерләрегез белән уртаклашыгыз;

- китапның язу стиленә, теленә игътибар итегез, әсәрнең асылын ачуда аларның ролен билгеләгез;

- сезгә бу китап авторы танышмы, аның тагын нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

- ул башка язучылардан кайсы ягы белән аерыла, аның әсәрләре сине кайсы яктан үзенә җәлеп итә?

 - укыган китап тормыштагы нинди дә булса яңалыкны ачарга ярдәм иттеме?

Шул ук вакытта отзыв жанры — мөстәкыйль жанр, һәм шул сәбәпле аны ниндидер кысалар эченә кертеп язу мөмкин эш түгел



Предварительный просмотр:

Рецензия – әдәби тәнкыйтьнең бер төре. Аның нигезендә укыган әсәргә анализ ясау, язучының стиленә, сәнгатьчә сурәтләү чараларына, әсәр композициясенә, образлар системасына бәя бирү ята.

Рецензия язганда түбәндәге планнан файдаланырга мөмкин:

1) авторын күрсәтү;
2) әсәрнең исеме;
3) тема, төп образлар;
4) әсәрнең әһәмияте: тематикасының иҗтимагый әһәмияте, үзенчәлеге, әсәрнең теле.
5) әсәр кайсы ягы белән сезне җәлеп итә, сезнең карашыгыз буенча, кайсы өлешләре бәхәсле, нәрсә белән килешмисез?

Рецензиягезне түбәндәге алгоритм буенча да яза аласыз:

1. Китап сезнең тарафтан ничек укылды? (Ачыклап китү). Башка укучылар тарафыннан ничек кабул ителәчәк? (Аларның мөнәсәбәте нинди була?)
2. Әсәрнең темасын, төп фикерен, проблемасын билгеләгез. Язучы безне нәрсәгә өнди? Ул моңа ничек ирешә? (Мисаллар ярдәмендә дәлилләгез).
3. Әсәрнең геройлары кемнәр? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Холыклары, тормыштагы максатлары, омтылышлары турында сөйләгез. Авторның геройларны сурәтләү осталы ни дәрәҗәдә? (Ачыклап китергә, детальләргә игътибар!).
4. Композиция үзенчәлекләре турында нәрсә әйтә аласыз?
5. Сурәтләү чараларының әсәр төзелешендә тоткан урынын билгеләгез.
6. Әсәр нинди тел белән язылган? Ул автор әйтергә теләгән фикерләрне төгәл ачарга ярдәм итәме?
7. Китапка сезнең гомуми карашыгыз. Бу әсәр, сезнеңчә, әдәбиятка нинди яңалык алып килде? Сезнеңчә, нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк? Уңышсыз ягы дип нәрсәне саныйсыз?
8. Әсәрнең исеме китапның эчтәлеген ачамы?
9. Әсәр тудырган тәэсирләр.