Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк

Галимуллин Ильназ Роберт улы

Сыйныф сәгатьләре өчен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл barlyk_honrlr_d_yahshy_barlyk_honrlr_kirk.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес

Тема:“Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк” темасына  сочинение язу

МАКСАТЛАР: 1. Сочинение язарга өйрәтүне дәвам итү.

 2. Бәйләнешле сөйләм телен   үстерү;  тел  байлыгын арттыру; танып-белү эшчәнлеген    камилләштерү.

3.Укучыларда теге яки бу һөнәргә карата кызыксыну уяту, сайларга теләгән һөнәр белән киңрәк танышырга ярдәм итү; җәмгыятьтәге ролен ачыклау.

                

ҖИҺАЗЛАУ:компьютер, экран, проектор, слайдлар.

1.Оештыру.

1) Исәнләшү.

2.Актуальләштерү.

Әңгәмә:  Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Сезгә дә 9 нчы классны тәмамларга бик аз вакыт калып бара. Әлеге катлаулы үзгәрешләр барыгыз алдында да: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” - дигән сораулар тудырмый калмагандыр.  Әйе, гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт. Җылы өең, кайнар ризыгың, әти-әниең, туган авылыңнан аерылып мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәндә сынаулар әле күп булачак. Бала чакта һәркайсыгыз курчак белән тәрбияче-укытучы, кәгазь битләреннән акча кисеп сатучы, ә малайлар машина белән шофер булып уйнагансыздыр. Ә инде менә бала чактагы  хыял, мавыгулар, кызыксынулар һәркемне  һөнәр сайлауга китерә. 

2. Һөнәр һәм белгечлек сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.  

- Нәрсә соң ул һөнәр?   

 -  Билгеле бер әзерлек таләп иткән һәм акча кертү чыганагы булган хезмәт һөнәр дип атала.  (Табиб-һөнәр) Ягъни, кешеләрнең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.   

- Белгечлек, профессия  сүзләрен ничек аңлыйсыз?   

- Билгеле бер әзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.     (Яки  теге яки бу һөнәр эчендә кешенең физик һәм рухи яктан көч куюны таләп итә торган таррак өлкәдә эш башкаруын белгечлек дип атыйлар) (теш табибы).

-   Һөнәр белән белгечлек арасында аерма бармы? -         

 Бар. Белгеч булу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрләрнең  кайберләрен укымыйча да үзләштереп була. Мәсәлән, әтидән һ.б.

3.Сочинение язуга әзерлек.

Мотивлаштыру. Эпиграф сайлау.        

а)Эпиграф сочинениенең үзәк мәсьәләсен аерып чыгарырга ярдәм итә.Уңышлы сайланган эпиграф эшне бербөтен, тулы эчтәлекле итә, аны баета, бизи.

 Укытучы берничә  үрнәк тәкъдим итә.

1.Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.
2.Белгән һөнәр иңсәне басмый.
3. Һөнәр – кулдагы алтын беләзек.
4. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Укучылар, психологлар  һөнәрләрне  5 төргә бүлгәннәрен сез инде беләсез. Әйдәгез әле, бергәләп искә төшерик.

 Кеше - кеше,

 Кеше - табигать,

 Кеше - техника,

 Кеше – билгеләр системасы,

Кеше – сәнгать образы.

Кеше – кеше.
Табиб,тәрбияче,укытучы,сатучы,чәчтараш
Кеше – табигать.
Терлекче, агроном,бакчачы
Кеше – техника.
Машина йөртүче,тимерче,эретеп ябыштыручы
Кеше – билгеләр системасы.
Тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы
Кеше – сәнгать образы.
Рәссам, буяучы, бизәүче

Укучылар, уйлап җавап бирегез эле. Бу сыйфатларга ия булган кеше нинди һөнәр төрен сайлый ала?

 Чыныккан, түземле, күзәтүчән, игътибарлы

Бу кеше - табигать дигән төркемгә керә

Җитез, тиз фикерләүче, техника турында күп белә

Бу сыйфатларга ия булган кешегә нинди эш төре тәкъдим итә аласыз? (Кеше –техника)

Эшлекле, яхшы оештыручы, кешегә тәэсир итәргә сәләтле, әдәпле, аралашучан.

Бу – кеше - кеше төркеменә керүче һөнәрләргә хас сыйфатлар

Игътибарлы, түземле, сабыр, тырыш, белемле

Бу сыйфатлар кеше - билгеләр системасы дигән төргә туры килә

Бу сыйфатларга ия булган кеше кем булып эшли ала? Шат  күңелле, җор телле, аралашучан, күзәтүчән

Кеше - сәнгать образы

Укучылар, нинди принциплардан чыгып һөнәр сайлыйлар. Хэзер шуларны санап чыгыйк эле.

  1. Кешенең сәләте, мөмкинлеге
  2. Кешенең теләге
  3. Һөнәргә җәмгыятьтә булган сорау

Укучылар, һөнәр сайлаучыга йогынты ясаучы факторларны санап чыгыгыз.

  1. Ата – ана
  2. Үз карашлары
  3. Телевидение, матбугат
  4. Дуслары
  5. Мәктәп укытучылары

Укучылар, һөнәр сайлаганда  нинди иң еш очрый торган хаталарны беләсез?

  1. Һөнәрләр турындагы белемнен аз булуы
  2. Үзеңне, үз организмыңны, сәламәтлегеңне тиешенчә белмәү, аларны һөнәри таләпләр белән чагыштырып карамау.
  3. Һөнәр сайлау кагыйдәләрен белмәү.
  4. Мәктәптәге яраткан предмет белән булачак  һөнәрне тәңгәлләштерү

Йомгаклау.

Бүген дәрестә алган белемнәре турында әнгәмә оештыру.

Иншаны яза башлау.

Өйгә эш. Иншаны язып бетерергә.