Үз анализ

Галимуллин Ильназ Роберт улы

Үз анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uz_analiz.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:  Бәйләнешле сөйләм үстерү. Эш кәгазьләре. Хат язу.

Дәресемнең тибы: Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Дәреснең максатлары: 1.Белем бирү максаты- укучыларда хат, аның төрләре, хат язу кагыйдәләре турында күзаллау булдыру , бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - фикерләү, үз фикереңне дәлилләү сәләтен камилләштерү.            

 3.Тәрбияви максат -  хат язу әдәбе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.     Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, карточкалар, 8 нче сыйныф  өчен татар теле дәреслеге, язучылардан килгән хат үрнәкләре.

           Мин үз дәресемне Дәүләт белем стандарты таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш – үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.

Шулай ук сингапур курсларында алган белемнәремне кулланып, кайбер элементларын үз дәресемә кертергә тырыштым.

Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды: укучыларның бер – берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә. Хат темасын үзләштерүдә аларның шәхси компетенциясе чагылыш тапты.

Метапредмет компетенцияләр 3 төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив...

Танып белү күнекмәләрен без дәреснең темасын укучылырдан чыгартуда, хат төрләрен, аларның үзенчәлекләрен ачыклауда күрдек. Сингапур курыслары элементлары укучыларның үз фикерләрен дәлилли белүләрендә, Фрейер моделе төзегәндә кулланылды.

Коммуникатив уку күнекмәләре укчыларның сыйныфташларының җавапларын тыңлап, нәтиҗә чыгаруда, төркемнәрдә аралашуда, дәрестә укытучы сорауларына тулы җавап бирә белүдә, төркемдә бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләре – укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар.

Дәреслек материалы укучыларны җавап хаты үрнәге белән таныштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында файдаланылды..

Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!