Якташ язучыбыз Фоат Галимуллин белән очрашу

Галимуллин Ильназ Роберт улы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galim_hm_yazuchy_foat_galimullin_biografiya.docx29.68 КБ

Предварительный просмотр:

Галим һәм язучы Фоат Галимуллин

15.02.2012, 17:03

     Әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин 1941 елның 21 мартында Татарстанның Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Әтисе Галимулла 1941 елның декабрендә, нәкъ утыз яшендә, Мәскәү янындагы сугышларның; берсендә һәлак була. Әнисе Нурхәят өч баласын тәрбияләп үстерә. 
Фоат Галимулла улы башлангыч белемне туган авылында ала. 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмам льщ. Ике ел «Әсәнбаш» колхозында эшли. Тракторчы ярдәмчесе була, ат җигеп, төрле эшләр башкара. 
      Әмма буш вакыты булдымы китап укый. Бәхетенә күрә, күрше авылда китап фонды шактый бай китапханә була. Ул, андагы барлык китапларны укып бетергәч, район үзәгенә барып җитә. Бер үк вакытта авыл яшьләре һәм укытучылары белән концертлар һәм спектакльләр куюда катнаша. Шушы сыйфатларын күреп, аны 1957 елда клуб мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләү өчен махсус әзерлек кирәк булуын аңлый һәм Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. 
      1962—1965 елларда армия хезмәтен үтә. Радиомеханик һәм радиотелеграфист белгечлеге ала, радиостанция начальнигы була. Аны, башка эшләрдән азат итеп, подразделениенең комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар- 1965—1967 елларда ул партиянең Кукмара райкомында һәм мәдәният өлкәсендә эшли. 1967 елда, зур конкурс үтеп, Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетының дикторы итеп раслана. Бу хезмәтне 1974 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Аны тәмам иткәч, шул ук югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасында укытучы итеп калдырыла.

       1980 елда Уфа университетының махсус гыйльми советында филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. Аңа доцент исеме бирелә. 1977—1986 елларда КДПИның тарих-филология факультетында декан урынбасары, ә 1986—1991 елларда декан булып эшли. Аннан соң татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. 1999 елда Казан дәүләт университетының махсус гыйльми советында филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый, аңа профессор исеме бирелә. 
Ф. Г. Галимуллин — биш йөзгә якын фәнни хезмәт авторы. Алар арасында уку-укыту программалары, фәнни-методик әсбаплар, мәктәп дәреслекләре, күп санлы фәнни-теоретик, методик мәкаләләр бар. 1977 елдан башлап ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшли. «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп» исемле китаплары тәнкыйтькә караган мәкаләләрдән тора. Бу өлкәдәге эшчәнлеге өчен ул 1990 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1994 елда исә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана. Аны кабул итү комиссиясе составына да кертәләр. Бу эшләрдә биш ел эшләгәннән соң, 1999 елда Фоат Галимуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. 2002 елда Татарстан язучыларының XIV съезды аны кабат шушы иҗади оешманың җитәкчесе итеп сайлый һәм ул 2005 елга хәтле рәислек эшен дәвам итә. 
      1999 елда Фоат Галимуллин — Татарстанның халык депутаты, 2004 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Аңа 1995 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул — шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге бүләге лауреаты (2005), Халыкара төрки академия академигы (2005).

                                            Төп басма китаплары 
Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 136 б.— 1000. 
Офыкларны алдан күреп: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 200 б.— 2000. 
Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 86 б. Эстетика һәм социологизм: 1920—1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте.— Казан: «Мәгариф» нәшр.— 1998.— 223 б.— 1000. 
Әле без туганчы: 1920—1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 320 б.— 2000. 
Табигыйлеккә хилафлык: XX гасырның 1920—1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 303 б.— 2000.

                                    Кыскача библиография 
АвзаловаМ. Кайда да син үз кеше // Шәһри Казан.— 1995.— 3 февр. ӘхмәтоваЧ. Диктор — ул дәүләт тавышы // Шәһри Казан.— 1996.— 9 февр. Сибат Р. Әдәбият... һәм күсәк // Мәдәни җомга.— 1998.— 13 нояб. Р а х м а н Р. Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә // Мәгърифәт.— 1999.— 11 дек. Сафин Ф. Беренче, әмма саллы нәтиҗәләр // Фән һәм мәктәп.— 1999.— № 2.— 107 б. ГыйльмановГ. Ерак араларны якынайтып // Заман.— 2001.— 23 март. ГыймадиеваЛ. Кече күңелле олы галим // Сабантуй.— 2001.— 23 март.

                               Аның турыңда замандашлары 

Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую да аның (Язучылар берлегенең.— Ред.) җитәкчелегеннән зур активлык, җитлеккәнлек һәм интеллект сорый. Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм. 
Минтимер Шэймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002 
Казан педагогия институты доценты Фоат Галимуллинны Күкчәтау халкы аеруча яратты: Фоатка Ходай матур тавыш биргән — сөйләсә дә, җырласа да. Аны яратып, зурлап, гел «профессор, декан, кафедра мөдире» дип кенә йөртәләр. Ул җырлаганда (бигрәк тә «Казакъ кызы — сөйгәнем»не), зал экстрасенс тәэсиренә килеп кергәндәй була иде. Фоат — бәхетле, чөнки ул талантлы. 
Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1991 
Фоат Галимуллин объективлыгы ягыннан аерылып тора. Әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала һәм, үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә. 
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1993 
Алтмышынчы еллар уртасында безгә диктор булып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган Фоат Галимуллин килде. Аның мәһабәт тавышы безнең тапшыруларга яңа бер күркәмлек өстәде. Хәзер Фоат әфәнде — күренекле галим-әдәбиятчы, педагог. Шулай да безнең радио эшенә бик теләп катнаша. Диктор буларак та, әдәбият белгече буларак та аның тавышын тыңлаучылар еш ишетеп тора. 
Госман Әхмәтҗанов, радио режиссеры. 1997 Фоат Галимуллин кайсыдыр ягы белән И. Гази традицияләрен дәвам итә. Искиткеч кешелекле, игътибарлы, тырыш кеше. Рәвеше, үз-үзен тотышы белән дә, рәисебез буларак, әдәбиятыбызны лаеклы рәвештә күрсәтә белә дип исәплим. 
Мәдинә Маликова, язучы. 2002

 

                                              Фоат Галимуллин

                                                   Беренче адым 
     Һәр кешенең әдәбиятка килүенең үз юлы була. Юллары төрле булса да, әдәбият бер. Алар, бер килгәч, сүз сәнгатенең шул уртак мәйданында мәш киләләр: язалар, бәхәсләшәләр, бер-берен тәнкыйтьлиләр, каләмдәшләренең уңышларына сөенәләр, лаеклы булса, аларга төрле бүләкләр, мактаулы исемнәр алырга ярдәм итешәләр. Болары барысы да... язучы булып танылгач шулай була. Ә аңа кадәр... 
Минем әдәбиятны яратуыма, сүз сәнгатенә гашыйк булуыма әбием Сәрбиҗамал сәбәпче булмадымы икән. Ул әниемнең әнисе иде. Укырга кергәнче, ул мине һәрвакыт үзе белән ияртеп йөртте. Сүзгә оста иде. Басуга кузгалак, какы, җиләк җыярга баргач, үләннәр, аларга кунып ялтыраган чык тамчылары, һавадан нокта булып кына күренүче тургайлар турында әллә ниләр сөйләп бетерә иде. Шундый тәмен белеп, сурәтле итеп сөйли, үзең дә сизмәстән аның кебек сөйләшә башлыйсың. Күрше Гөлҗамалттәйләр, Миңсылуттәйләр, Каимә апалар белән очрашса, берсеннән-берсе матур иттереп сөйләшүләрен авызны ачып тыңлап торасың. 
    Әби миңа шигырьләр өйрәтә. «Тау башына салынгандыр безнең авыл»ны гел сөйләп йөри. Мин аңа әйтәм: «Тау астына салынгандыр безнең авыл»,— дим. Безнең авыл тау астында бит. Ул елмая. 
— Мин кеше язганны әйтәм. Аларныкы тау башындадыр. Авыллар бик күп, улым. 
Башлангыч мәктәпне мин үз авылымда тәмамладым. Әби: «Бу— безнең йорт. Колхоз чыккач, аннан мәктәп ясадылар»,— дип әйтә иде. 
Әлеге йорт, ягъни мәктәп, ике катлы. Без өске катта укыйбыз. Беркөнне укытучыбыз Ниса апа безгә кызык эш кушты.
— Тәрәзә янына килегез дә күзәтегез. Күзегезгә чалынган берәр нәрсә турында шигырь яисә кечкенә хикәя язып карагыз. 
Бер дә алай әлеге биек йортның тәрәзәләреннән нинди дә булса максат белән караганым юк иде. Без — Рафаэль, Шәриф-җан, Миңниса, Марсель, Илгәзияләр — тәрәзәгә капландык. Әнә Пычак тавы, колхозның ат абзарлары, авыл зираты күренә. Шулвакыт мин урамнан үрмәләп үтеп баручы бер кешене күреп алдым. Аның аяклары бөгелеп катып калган, шуңа күрә башкалар кебек аягүрә басып йөри алмый. Без, балалар, бу абыйны яхшы беләбез, аңа кибеттән әйберләрен күтәреп кайтырга да булышабыз. 
Менә без урыннарыбызга утырып яза башладык. Мин болай дип язганмын икән: 
Кеше кебек үзе болай, 
Үзе йөри дүрт аякта. 
Аны күргәч, кечкенәләр 
Йөгерешәләр як-якка. 
Ниса апа, партадан партага күчә-күчә, безнең язганнарны укый. Минем янда озаграк тукталды. 
— Андый күңелсез хәл турында язма, икенчерәк күренешләр дә бетмәгән бит,— диде. 
Барыбыз да язып бетергәч, берәм-берәм укып чыктык. Ниса апа миңа иң ахырдан укырга кушты: 
— Фоат берне язган иде, әмма мин аңа икенче әйбер турында язарга куштым. Яле укы. Нәрсә килеп чыкты икән? 
   Мин, тагын нәрсә әйтер икән дип, тыенкы гына укыдым: 
Ар мазары үре биек, 
Аның артында Кукмара. 
Безнең әни арып бетә, 
Кукмарага бара-бара. 
      Кукмара безгә атлы юлдан ун чакрым. Ар мазары үреннән менеп, басу юлы белән барсаң, алты гына чыга. Әни еш кына, көянтә күтәреп, шунда бәрәңге сатарга бара, аннан бер-ике ипи алып кайта. Кайчакларда кулы буш була. Мин аны зират янына килеп каршы алам. Ипи алып кайткан көнне аның аяк атлаулары ук җиңел була, йөзе кояштай балкый. Миңа бер кыерчыгын куаныч белән суза. Буш кул белән кайтканын үрдән төшкәндә башын түбән иеп атлавыннан ук сизеп алам. 
— И бала, бала,— диде Ниса апа.— Эчтәлеге моңсу булса да, шигырь буларак, иң әйбәте синеке. 
Шуннан соң мине шагыйрь дип йөртә башладылар. Ал арның ышанычын акларга кирәк бит инде. Мин шигырьләр яза башладым. Аларның «Яшь ленинчы»да, районның «Большевик» газетасында басылып чыгуларын хәтерлим... 
Күңелендә әдәбиятка мәхәббәт булмаган, үзе иҗат каләме тотып карамаган кеше тәнкыйтькә дә килә алмыйдыр, мөгаен. Мин үземнең әдәбияттагы урынымны тәнкыйтьтә таптым. Казан дәүләт педагогия институтында укыганда һәм эшләгәндә, әдәбият фәнен нигезләгән Г. Нигъмәти, Г. Сәгъди, Г. Рәхим, М.Мамин, Б.Яфаров, М.Гайнуллин, Х.Госман һәм башкаларның хезмәтләре белән танышу иҗатның шушы өлкәсенә хөрмәт уятты һәм кызыксыну тудырды. К. Нәҗми, Ш. Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов әсәрләрен өйрәнүдән башланган тәнкыйтьчелек эшчәнлегем мине Г.Ахунов, А. Гыйләҗев, Ә.Баянов, Н.Фәттах, Ш.Бикчурин, М. Хәбибуллин, М.Мәһ-диев, М. Маликова, А. Расих, М. Хәсәнов, Р. Кәрами һәм башкаларның иҗатын өйрәнүгә китерде. Баштарак бәяләмәләр, мәкаләләр язылса, аннан каләм үзе юлны монографияләргә китереп чыгарды. Студентларга борынгы, урта гасыр һәм XX йөз әдәбияты буенча лекцияләр уку кызыксыну даирәсен бик нык киңәйтте. Чөнки урта мәктәпләр, югары уку йортлары өчен программа төзүдә һәм дәреслекләр язуда катнашу бик зур фәнни мәктәп һәм тәҗрибә киңлеге икәнен бу өлкәдә каләм тибрәткән кешеләр яхшы белә. Боларның һәммәсе туган халкыбызга, аның рухын баетуга хезмәт итү өчен нигез булып тора. Шушы изге максатларга бару юлында иҗат каләмемнең көчен тою күңелгә ныклык һәм өмет бирә. 

ГАЛИМУЛЛИН ФОАТ

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимулла улы Галимуллин 1941 елның 21 мартында Татарстан Республикасының Кукмара районы Арпаяз авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Галимулла Ватан сугышында һәлак була. Фоат әнисе Нурхәят тәрбиясендә үсә. 1952 елда Арпаяз башлангыч мәктәбен, 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт иткән елларында Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә урта белем ала (1965).

Ф.Галимуллин хезмәт юлын 1955 елда «Әсәнбаш» колхозында башлый: ат җигеп төрле эшләр башкара, тракторчы ярдәмчесе була. 1957 елда Татарстан яшьләренең фестивалендә катнаша. Туган ягында җырчы булып таныла. 1957 елның мартында аны Арпаяз авылы клубына мөдир итеп билгелиләр. 1960 елда ул Кукмара район мәдәният йортының татар драма театры коллективында сәнгать җитәкчесе булып эшли, тагын бераздан комсомолның Кукмара райкомы аппаратына эшкә күчерәләр.

1962–1965 елларда Ф.Галимуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1965 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф.Галимуллин берникадәр вакыт партиянең Кукмара район комитеты аппаратында эшли, район мәдәният йортының директоры вазифаларын башкара. 1967 елда татар радио дикторларына уздырылган конкурста катнашып җиңүгә ирешкәч, ул Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр Татарстан радиосында диктор булып эшли.

1974 елда Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Ф.Галимуллин шул ук институтның татар әдәбияты кафедрасында укытучы булып эшли башлый. Башкорт дәүләт университетында аспирантура үтә, 1980 елда Уфада «Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. 1984 елда аңа доцент исеме бирелә. Ул 1977 елдан КДПИның тарих-филология факультеты деканы урынбасары, 1986–1992 елларда декан булып эшли. Аннан соң шул ук факультетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. 1999 елда Казан дәүләт университетында «1920–1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» дигән темага докторлык диссертациясе яклап, профессор исемен ала.

Татар язучыларының ХIII һәм ХIV корылтайларында (1999, 2002) Ф.Галимуллин Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп һәм 1999, 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Ф.Галимуллин 2004 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.

Ф.Галимуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшли башлавы узган гасырның җитмешенче елларына туры килә. Ул бигрәк тә татар прозасының үткәндәге һәм агымдагы үсеш тенденцияләрен өйрәнү белән кызыксына. Шул ук вакытта шигърият һәм драматургия проблемаларын да читләтеп үтми. Аның әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган дүрт йөздән артык төрле характердагы басма хезмәте бар. Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Ф.Бурнаш, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Сирин, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, И.Салахов, Р.Мөхәммәдиев, М.Хәбибуллин, Мансур Хәсәнов, А.Әхмәдуллин, Мәхмүт Хәсәнов, М.Хөсәен һәм башка бик күп авторларның иҗатларына багышланган җитди мәкаләләр – шулар җөмләсеннән. Ф.Галимуллин күп еллар буена Татарстан радиосыннан һәм телевидениесеннән «Яңа китаплар» дигән тапшырулар циклын алып барды. Менә өч дистә елдан артык инде «Тел күрке – сүз» дигән тапшыруларда даими катнашып килә. 

1974 елдан башлап Ф.Галимуллин фәнни-методик хезмәтләр дә яза, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен программалар, дәреслекләр төзүдә актив катнаша. Рус мәктәпләренең VI, IХ, Х сыйныфлары, татар мәктәпләренең VII, Х, ХI сыйныфлары укучылары татар әдәбиятын инде күп еллардан бирле Ф.Галимуллин катнашында язылган дәреслекләр буенча укыйлар һәм өйрәнәләр. Галим-педагог югары уку йортларында «1920–1930 елларда әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре», «Әдәби иҗатта осталык мәсьәләләре», «Әдәби бәйләнешләр» һәм башка темаларга махсус курс дәресләре алып бара. Сәнгатьле сөйләм буенча аның тарафыннан язылган уку әсбаплары югары һәм урта уку йортларында файдаланыла. Аның катнашында язылган аудиокассеталар татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек хезмәтен үтиләр. 

1996 елдан Ф.Галимуллин «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. 2001 елда Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, «Табигыйлеккә хилафлык» дигән китабы һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 2005 елда Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге бүләгенә лаек була. Ул – Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (2005).

Ф.Галимуллин – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Инешләр Иделгә кушыла: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 136 б. – 1000 д.
Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.– 86 б.
Офыкларны алдан күреп: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 200 б. – 2000 д.
Эстетика һәм социологизм: монография. – Казан: Мәгариф, 1998. – 224 б. – 1000 д.
Әле без туганчы...: 1920–1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 320 б. – 2000 д.
Табигыйлеккә хилафлык: ХХ гасырның 1920–1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 303 б. – 2000 д.
Эзләнү вакыты: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистика, әңгәмәләр, иҗат портретлары. – Казан: Мәгариф, 2005. – 247 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Авзалова М. Кайда да син үз кеше // Шәһри Казан. – 1995. – 3 февр.
Әхмәтова Ч. Диктор ул – дәүләт тавышы // Шәһри Казан. – 1996. – 9 февр.
Әхмәтҗанов Г. Яхшы сүз – җан азыгы // Шәһри Казан. – 1997. – 21 нояб.
Сибат Р. Әдәбият һәм... күсәк // Мәдәни җомга. – 1998. – 13 нояб.
Шәрәфиев Р. Үткәннәр аша – бүгенгегә // Мирас. – 1999. – № 1. – 154–156 б.
Сафин Ф. Беренче, әмма саллы нәтиҗәләр // Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 2. – 107 б.
Рахман Р. Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә // Мәгърифәт. – 1999. – 11 дек. 
Вәли Р. Тирән елга тын ага // Шәһри Казан. – 2001. – 23 март.
Сибат Р. Еллар сыйган мизгелләр // Мәгърифәт. – 2001. – 24 февр.; 5, 17, 31 март.
Гыйльманов Г. Ерак араларны якынайтып // Заман-Татарстан. – 2001. – 23 март.
Гыймадиева Л. Кече күңелле олы галим // Сабантуй. – 2001. – 23 март.
Вәли Р. Заманның гадел бәясе // Шәһри Казан. – 2001. – 2 нояб.
Әхмәтҗанов М. Җәмгыять вә әдәбият // Мәдәни җомга. – 2005. – 4 февр.

* * *
Закиров Г. Выйдет ли татарская литература на мировую арену? // Татарстан. – 2001. – № 3 – С. 64–67.