Шигырьләрдә күңел сагышы

Галимуллин Ильназ Роберт улы

Татар әдәбиятыннан материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rnif_shripov.pptx1.94 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Якташ язучылар иҗаты “Шигыр ь ләрдә күңел сагышы!”

Слайд 2

Рәниф Шәрипов Шагыйрь Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа . 1961 елда әнисе вафат булганнан соң , унбер яшеннән Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортында тәрбияләнеп үсә , шунда урта мәктәпне тәмамлый

Слайд 3

Укырга кергәнче үк хәреф танырга өйрәнә, уку елларында исә, бик күп китап уку белән бергә, шигырь язу белән мавыккан Рәниф балалар йортындагы кырыс тормыш шартларында шигърияттән тыелып торырга мәҗбүр була һәм , урта мәктәпне тәмамлагач , иптәшләренә ияреп , күңеле тарткан гуманитар юнәлештәге югары уку йорты урынына Казанның химия-технология институтына барып керә . Шуннан ул гаскәри хезмәткә чакырыла .

Слайд 4

Рәниф Төньяк хәрби флотындагы корабта сигналчы матрос, ярты елдан отделение командиры булып хезмәт итә . Үз хәрби һөнәренең остасы буларак , бер корабта йөкләмәсен үтәп кайтуга , аны шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгарып җибәрү гадәти бер хәлгә әверелә. Нәтиҗәдә төньякның салкын , кырыс , туктаусыз давыллы табигый шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәнифне инвалид хәлендә Казанга кайтарып куялар .

Слайд 5

Апасы Люция ханым

Слайд 6

Язмыш сынауларына бирешмичә, Рәниф Шәрипов әдәби эшкә керешә. Үзлегеннән күп укый , күп яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә , шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша .

Слайд 8

Шигырьләре 70нче елларда “Татарстан яшьләре ” газетында , “ Идел ” альманахы битләрендә чыга , радиотапшыруларда яңгырый . 1979 елда С. Хәким белән И.Юзеев , махсус кереш сүз язып , “ Чокырча тавы ” исемле поэмасын “ Социалистик Т атарстан ” газетында бастыра . Аларны ң ук шәхси тәкъдиме белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында “ Тәрәзәдә утлар ” беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы басыла . Рәниф Шәрипов – дистәдән артык поэмалар авторы гына түгел , пьеса, бәйрәм сценарийлары , яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы да әле

Слайд 9

Рәниф Шәриповның шигырьләре укучының йөрәгенә үтеп керерлек : Кояш сүнде, диеп еламадым , Кара төскә көннәр буялгач . Уянсам да, кайчак , ыңгырашып, Тыным чыгармадым , уянгач , дигән юлларда авторның шәхси фаҗигасе, аның чыдам , сабыр булуы чагылган

Слайд 10

Рәниф Шәрипов, йөри алмаса да, өметсезләнми, сынаулар каршында туктап калмый . Бу сыйфаты турында ул : “ Җилгә каршы аркам белән басмадым ”, дип әйтә . Өметләрем өзелгәндә, Тетрәп китеп тайсам да, Җилгә каршы аркам белән Борылмыйм беркайчан да. Барып җиткәч, йөгәнсез җил, Кулга чорнап ялыңны, Җиргә иям әле сине, Өзгәнгә хыялымны .

Слайд 11

Юбилей кичәсеннән күренешләр

Слайд 12

Р.Шәрипов – Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Слайд 13

Т ӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Тәрәзәдә утлар : шигырьләр һәм поэмалар . — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 47 б. — 2700 д. Ян, учагым !: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 37 б. — 10000 д. Күк һәм күңел йолдызлары : шигырьләр һәм поэмалар . — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989—796. —8000 д. Йорт иясе : шигырьләр һәм поэмалар . — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 71 б. — 2000 д. Мәңгелек сер: шигырьләр һәм поэмалар . — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 1906. —1000 д.