Сыйныфтан тыш чаралар

Мухаметова Айсылу Маратовна

"Казан шәһәрен беләсеңме?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_chara.docx460.91 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш үткәрелгән чарага үрнәк план һәм конспект

ТЕМА: Казан шәһәрен беләсеңме?

7 нче сыйныф

             

                 

Укытучы: _____А.М. Мөхәммәтова

 

“____ ” _______________ 2021 ел                                                             

Казан – 2021


Класстан тыш чараның максатлары:

Коммуникатив – күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру; укучыларда үзара ярдәмләшү, ихтирам хисе тәрбияләү нигезендә аларның аралашу осталыкларын үстерү;

Фәнни – Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштыру, тарихын барлау, татар халкының күренекле шәхесләрен искә төшерү;

Тәрбияви – Казан шәһәренең тарихы һәм истәлекле урыннары белән кызыксындыру, татар теленә һәм татар  әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, слайдлар, кәгазь битләре, видеоматериал, аудиоязмалар, фотосурәтләр, бүләкләү өчен грамоталар.

Класстан тыш чараның төре: викторина


Класстан тыш чараның этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- класстан тыш чараны оештыру;

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, класстан тыш чараны  башлау, психологик уңай хәләт тудыру.

II.  Актуальләштерү:

  • Казан шәһәре, аның тарихы турында белгәннәрне искә төшерү;
  • слайд күрсәтү.

III. Уку мәсьәләсен кую:

  • командаларга бүленү,  исемнәр бирү;
  • уен кагыйдәләре һәм таләпләре белән танышу.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

  1. 1 нче тукталыш (“Тукталыш исемнәрен татарчага тәрҗемә итик!”)
  2. 2 нче тукталыш (“Шәхесне таныйсыңмы?”)
  3. 3 нче тукталыш (“Тамак ялгап алыйк!”)
  4. 4 нче тукталыш (“Казан метрополитена сәяхәт итик!”)
  5. 5 нче тукталыш (“Казан кирмәне турында ниләр беләсең?”)

III. Рефлексив бәяләү:

  1. Нәтиҗәләр ясау;
  2. Бүләкләү;
  3. Саубуллашу.

 

Класстан тыш чараның барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Кәефләрегез ничек? Яхшымы?

Укучы: Исәнмесез! Әйе, яхшы.

Укытучы: Ярый, әгәр яхшы икән, әйдәгез бүгенге дәресебезне башлыйк.

II.  Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебез башкалардан бераз аерылып торыр. Дәрескә керешеп киткәнче, иң беренче, сездән сорыйсым килә. Безнең республикабызның башкаласы нинди шәһәр әле?

Укучы: Казан шәһәре.

Укытучы: Бик дөрес, Казан шәһәре.

Укытучы: Сез барыгыз да Казанда яшисез. Укучылар, ә сез туып-үскән шәһәрегезне яратасызмы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Әйе, мин дә үзебезнең сөекле Казан шәһәребезне бик яратам. Шуңа күрә бүген сезне, әллә кая еракка китмичә, нәкъ менә үзебезнең башкалабыз урамнары буенча сәяхәткә чакырам. Сез әзерме, укучылар?

Укучы: Әйе, без әзер

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Яхшы, мин бик шат. Димәк, әйдәгез, бүгенге чарабызны башлап җибәрик. Ул безнең “Казан шәһәрен беләсеңме?” дип аталыр. Сезгә бу сәяхәттә татар теле дәресләрендә алган белемнәрегез, татар халкы, мәдәнияты турында белгән мәгълүматларыгыз ярдәмгә килер (Слайд 1).

Укытучы: Укучылар, сез беләсез инде, Казаныбыз нәкъ менә дуслыкның, татулыкның, киң күңеллелек, юмартлылыкның үрнәге булып тора. Казан шәһәребезнең кунакчыллыгы турында хәтта озак еллар буе мәркәзебездә яшәп, татар халкының ничек яшәвен, бәйрәмнәр үткәрүен өйрәнгән галим Карл Фукс та үзенең истәлекләрендә яза. Әйдәгез, экранга игътибар итеп, аның язмаларына күз салып алыйк әле. “Татарларның иң яхшы сыйфаты - кунакчыллык. Үз гаиләм белән мин күрше татарларда берничә мәртәбә кунак булдым. Мондый чакта аларның кунакчыллык сыйфатлары соң дәрәҗәгә җитеп ачыла: авыл халкы бәйрәмчә киенгән була. Кунакны каршы алучы ирләр юлга ук чыгып торалар. Безне көткән өйләр чиста юылган, киң эскәмияләргә юрганнар, юрган өстенә мендәрләр куелган. Өстәлгә матур чәчәкле җәймәләр җәелгән. Алар мәҗлескә ярлыны да, байны да чакыра. Сый-хөрмәттән аерып карамый.” (Слайд 2)

Димәк, татар халкы элек-электән үк кунакчыл булган, кунак чакырган, кунакка йөрешкән, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. Әйдәгез, укучылар, без дә шушы сүзләрне истә тотып, сәяхәтебезне башлыйк. Ике төркемгә бүленик һәм исемнәр уйлыйк. (Укучылар төркемнәргә бүленәләр, исемнәр уйлыйлар).

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укучылар, сәяхәтебезне Казанның көньяк чигендә урнашкан “Көньяк автовокзалы”ннан башлап җибәрик. Без сезнең белән әкеренләп Казанның үзәгенә – Татарстан урамына таба хәрәкәт итәрбез. Тик бер тукталыштан икенче тукталышка хәрәкәт итү өчен сезгә биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Без бу эшләрне командаларда башкарырбыз. Укучылар, табель күрсәтүе буенча, безнең тукталышка таба 63 номерлы автобус хәрәкәт итә. Безнең алда 14 тукталыш исеме. Ләкин аларның исемнәре рус телендә бирлегән. Сезнең бирем: тукталыш исемнәрен татарчага тәрҗемә итү. Эшне башладык.(Слайд 3. Укучылар төркемнәрдә тукталыш исемнәрен татарчага тәрҗемә итәләр).

“Аграр урамы” тукталышы

“Космонавтлар урамы” тукталышы

““Полет” кафесы урамы” тукталышы

“Совет мәйданы урамы” тукталышы

“Октябрь шәһәрчеге” тукталышы

“Кооперация институты” тукталышы

“Әбҗәлилов урамы” тукталышы

“Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы” тукталышы

“Толстой урамы” тукталышы

“Гоголь урамы” тукталышы

“Ирек мәйданы урамы” тукталышы

“Университет” тукталышы

“Тукай мәйданы” метро станциясе тукталышы

Укучылар: Яхшы, бик яхшы, укучылар. Менә без сезнең белән Галиәсгар Камал исемендәге театр тукталышына да килеп җиттек. Димәк, безнең сәяхәтебез нәкъ менә Камал театрына булыр. (Слайд 4)

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры -  Казанда урнашкан, татарларның беренче һөнәри театр коллективы Сәйяр нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр. Укучылар, искә төшерик әле, безнең Камал театры бинасы нинди күл янында урнашкан әле.

Укучы: Камал күле буенда урнашкан.

Әйе, бик дөрес.

Укытучы: Ә сез, театрларга йөрергә яратасызмы? Алайса сез спектакльләрдә уйнаучы актерлар белән дә таныштыр, шулай бит?

Укучы: Әйе, таныш.

Укытучы: Әйдәгез, без моны тикшереп карыйк. Бу тукталышта безне кабаттан бирем көтә. Бирем шундыйрак булыр: “Шәхесне таныйсыңмы?” дип аталыр ул. Димәк, 2 командага да берәм-берәм Камал театры актерларының фотосурәтләре тәкъдим ителә. Сезгә шәхесне танып, җавап бирәсе була. (Слайд 5. Слайдта шәхесләрнең фотолары күрсәтелә).

Укытучы: Яхшы, укучылар, сәяхәтебезне алга таба дәвам итик. Хәзер без сезнең белән Бауман урамына таба юнәлербез. Без сезнең белән инде хәйран гына сәяхәт иттек. Тамакларыгыз да ачкандыр.

Укучылар, иң беренче сездән сорыйсым килә, сез Казанда урнашкан нинди милли татар ашханәләрен, кафе-рестораннарын беләсез?

Укучы: “Түбәтәй”, “Кыстыбый”, “Чәй йорты”.

Укытучы: Яхшы. Ә менә минем сезнең белән Казанның Бауман урамында урнашкан “Түбәтәй” татар мили кафесына тукталасым килә. Монда рецепт, ризык эчлекләреннән алып, хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә кадәр – бар нәрсә дә Татарстан мәдәнияты белән сугарылган. Залда татарча музыка яңгырап тора. Менюда бары тик хәләл татар ашлары. Меню даими яңарып, үзгәреп тора. Хәзер монда диетик өчпочмаклар, борайдан әзерләнгән өлеш, тарылы кыстыбый авыз итәргә мөмкин. Балалар өчен камыр ашы, шулпа, чәй, уенчык кергән махсус комбо-наборлар да бар. Барлык ризыклар да татар бизәкләре һәм шигъри юллар төшерелгән бер тапкырлык савыт-сабаларда бирелә. (Слайд 12)

Безнең әлеге тукталыштагы бирем нинди булыр соң? Әлбәттә инде, татар аш-сулары белән бәйле булыр. Сезнең бирем: татар халкының милли ризыклар исемлеген төзергә. Кем күпме төзи алыр икән?

Укучы: (Укучылар төркемнәрдә татар халкының милли ризыклар исемлеген төзи).

Укытучы: Яхшы, укучылар, молодцы! Булдырдыгыз! Сәяхәтебезне дәвам итик. Укучылар, искә төшерик әле, мәркәзебездә Казанның 1000 еллыгына нинди транспорт чарасы төзеделәр әле?

Укучы: Метро.

Укытучы: Бик дөрес. Казан метрополитены 2005  нче елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Башта 5 мәүкиф (станция) гына эшләде. Хәзер беренче сызыкның 11 мәүкифе эшли, гомуми юл озынлыгы — 18.3 км, файдалану юл озынлыгы - 16.8 км.Ә хәзер без сезнең белән метрода хәрәкәт итәрбез. Ягъни Тукай мәйданы станциясенә чыгарбыз. Монда нинди бирем яшеренде икән соң? (Слайд 13, экранда бирем чыга).

Димәк, сезнең бирем БАШКАЛАБЫЗНЫҢ дигән сүздәге хәрефләр белән яңа сүзләр төзергә.

Укучы: (Укучылар төркемнәрдә сүзләр төзи).

Укытучы: Молодцы, укучылар.  Хәзер инде без сезнең белән метрода хәрәкәтләнә алабыз. Әйдәгез, Казанның иң матур җиренә юлыбызны тотыйк. Кая дип уйлысыз?

Укучы: Казан кремлена.

Укытучы: Әйе, без сезнең белән Казан кремлена юл тотабыз, укучылар. Ә сез беләсезме, кремль сүзе ничек тәрҗемә ителә икән?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Белмәсәгез, белеп калыгыз, ул “кирмән” дип тәрҗемә ителә. Казанга килеп Казан Кирмәнен күрми китү мөмкин түгел. Риваятьләр буенча ул Зилант исемле еланнар патшасы яшәгән урында калкулыкта тора. Бүген монда республиканың президенты резиденциясе, административ биналар һәм «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы урнашкан. 2000 нче елда бу тарихи һәм архитектура һәйкәле ЮНЕСКО дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираслар исемлегенә кертелгән. (Слайд 14)

Безне дә әлеге урында кызыклы бирем көтә. Сезнең игътибарыгызга Казан кирмәнендә урнашкан Спас манарасы турында видео тәкъдим итәм. Ике төркем дә видеоны игътибар белән карый. Анда әйтелгән мәгълүматны истә калдыра. Ахырдан командаларга сораулар биреләчәк. Аларга җавапны ак кәгазьгә язып, күрсәтәсе була. Киттек. (Слайд 15, видео карау, сорауларга җавап язу)

Укытучы: Бу манарага сәгатьләр беренче тапкыр кайчан куела?

Укучы: 18 нче гасырда.

Укытучы: Курантлы сәгатьләрнең авырлыгы күпме булган?

Укучы: 3 тонна.

Укытучы: Минутларны күрсәтүче укның озынлыгы ничә метр?

Укучы: 2 метр.

Укытучы: Манараның биеклеге күпме?

Укучы: 47 метр чамасы.

Укытучы: Манараның очында нинди фигура тора?

Укучы: Йолдыз.

III. Рефлексив бәяләү.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Менә безнең сәяхәтебез инде ахырына якынлашты. Мин бүген сезне үзем белән чын экурсоводлар кебек тойдым. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Укучы: Әйе, ошады.

Укытучы: Яхшы, укучылар, мин бик канәгать. Башкалабыз Казан турында, аның истәлекле урыннары турында булган белемнәрегезне тагын бер кат яңарткансыздыр дип өметләнеп калам.

Ә сезгә кечкенә генә ярдәмлек турында сөйләп үтәсем килә. Бәлки сезгә дә, чит районнан, мәсәлән, Америкадан дустыгыз кунакка килер. Сездән Казан шәһәре белән таныштыруын үтенер. Ә сез аны кая алып барырга белмәссез. Ә минем сезгә бик яхшы бер интернет-сайт тәкъдим итәсем килә. Ул “Визит Татарстан” дип атала. Әлеге сайтта Казан, аның тарихи, истәлекле урыннары һәм башкалар турында нәкъ менә саф татар телендә мәгълүмат табарга мөмкин (Слайд 16)

Укытучы: Яхшы, укучылар, инде нәтиҗә ясар өчен сүзне жюриларга бирик. (Нәтиҗәләр ясала, баллар әйтелә, төркемнәргә грамоталар тапшырыла).

Укытучы: Шуның белән безнең класстан тыш чарабыз тәмам. Барыгызга да хәерле көннәр теләп калам! Сау булыгыз!

Укучы: Сау булыгыз!