Мухаметова Айсылу Маратовна

Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы сайты / Сайт учителя родного (татарского) языка и литературы, английского языка

"Һәр кешенең күңелендә кояш бар, бары тик аңа яктырырга гына мөмкинлек бирегез!" / "В каждом человеке есть солнце, только дайте ему светить". Сократ.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Участие в конкурсах, конференциях

Увлечения: Пение, конферансье

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 "Ресурс"» Ново-Савиновского района г. Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/muhametova-aysylu-maratovna

Хөрмәтле сайтым кунаклары! Сезне үземнең битемдә күрүемә чиксез шатмын! 

О себе

    Таныш булыйк, мин, Мөхәммәтова Айсылу Марат кызы, тумышым белән бай табигатьле, итекче-шәлчеләре белән дан тоткан гүзәл Саба ягыннан. Дөресен әйтим, кечкенәдән укытучы булырмын дип уйламаган идем, чөнки әлеге һөнәрнең нинди җаваплы икәнен күреп үстем. Туган телемә булган мәхәббәт үзенекен итте. “Җан тартмаса, кан тарта”, диләр безнең татар халкында. Әйе, бу мәкаль нәкъ менә минем турында. Ничә буын укытучы һөнәренә тугры калган Мөхәммәтовлар династиясеннән булуым һәм авылда беренчеләрдән булып җидееллык мәктәп төзетү эшен башлап җибәргән Мөхәммәт Салиховның оныкчыгы булуым әлеге профессияне сайлауда төп юнәлеш булды. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булган әби-бабаемның, күп еллар татар теле һәм әдәбияты, география фәннәре буенча балаларга белем бирүче әниемнең киңәшләрен истә тотып, инде студент елларында ук педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын кызыл дипломга тәмамлап, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, чит тел (инглиз теле) укытучысы белгечлеген алдым.

      Хәзерге көндә мин Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы номерлы “Ресурс”  лицеенда туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, инглиз теле фәннәреннән балаларга белем бирәм. Һәр дәресемне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү – үз алдыма куйган максатларымның берсе.  Күбесенчә рус телле балалар белән эшлим, ягъни рус төркемнәрендә белем бирәм, шуңа күрә дә актив рәвештә яңа метод-алымнарны, технологияләрне кулланырга тырышам. Рус телле балаларның татар телендә сөйләшә, үз фикерләрен җиткерә белүләре мине илһамландырганнан илһамландыра. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү, дөрестән дә, сөендерә.

     Укытучы һөнәренә булган мәхәббәтем елдан-ел арта бара дисәм дә, ялгыш сүз булмас. Көн саен эш урыныма бару, балалар белән эшләү миңа бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы бирә. 

     Укытучы – ул күпкырлы һөнәр иясе. Ул – якын дус та, киңәшче дә, оста шагыйрь дә, җырчы да, рәссам да. Укучыларым белән бер дулкында булу, нинди генә проблема килеп чыкса да, аларга ярдәм кулы сузу безнең арада дуслык күперен төзи. Үзем дә җыр-моңга гашыйк булганлыктан, укучыларым белән лицеебыз күләмендә төрле иҗади чаралар үткәрәбез. Мин җитәкләгән “Энҗе бөртекләре” театраль-вокаль түгәрәгенә йөрүче егет-кызларым да район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Буш вакытларымда үзем дә җырларга, шигырь-хикәяләр язарга бик яратам.

      Мин –укытучы. Әлеге һөнәр миңа балалар дөньясында яшәргә, алар белән бер телдә сөйләшергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә зур горурлык белән кабатлыйм: Мин-укытучы! Мин – нәни йөрәкләрдә очкын кабызучы УКЫТУЧЫ!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Михаил Шолохов "Судьба человека"

Anna Sewell "Black Beauty"

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: