Татар теле һәм әдәбиятыннан план-конспектлар

Мухаметова Айсылу Маратовна

Татар теле һәм әдәбиятыннан план-конспектлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә план һәм конспект

ТЕМА: Аваз ияртемнәре нигезендә сүзләр ясалышы

7 нче сыйныф

Казан – 2021


I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм ясалышы буенча мәгълүмат бирү, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

2) Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру;

3) Тәрбияви:  матур сөйләшергә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, кыш көне безнең якларда кышлаучы кошларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлату.

II. Бурычлары:

  1. Аваз ияртемнәрен төзелеше буенча аера белү, алар нигезендә яңа сүзләр ясый белү;
  2. Сөйләм культурасын үстерү.

III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: парларда эш, төркемнәрдә эш, такта белән эшләү, уен элементы.

VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәтү дәресе

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, аваз ияртемнәре темасы буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Р.К. Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Сабирҗанова, М.Ә. Нуриева тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-вакыт нәшрияты, 2015)

                                 Дәреснең этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай хәләт тудыру;

II.  Актуальләштерү

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау;

        III. Яңа теманы аңлату:

- кагыйдә белән эшләү;

- аваз ияртемнәренең ясалышы ягыннан дүрт төркеме белән таныштыру;

- аваз ияртемнәре нигезендә ясалган сүз төркемнәре турында мәгълүмат бирү;

-248 нче күнегүләрне башкару;

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  • аваз ияртемнәре буенча уен уйнау
  • ял минуты үткәрү
  • 249, 252 нче күнегүләрне эшләү;
  • кыш көне безнең якларда кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү;

V. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Әтәч кычкыра: кикрикүк – кикрикүк!

Таң ата бугай.

Юк, таң түгел,

Дәрес башлана шулай.

Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

Укучы: Исәнмесез! Хәерле көн! Яхшы.

Укытучы: Инде менә безнең җиһанга яз да аяк басты. Тиздән көннәр җылытыр, агачлар яфрак ярыр, чәчәкләр шау чәчәккә күмелер. Әйдәгез, укучылар, без дә шушындый матур уйлар белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыгызга да уңышлы көннәр телим!

Бүген дәрестә безнең кемнәр юк?

(укучылар җавабы).

II.  Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, мин сезгә өй эшенә 243 нче күнегүне биргән идем. Әйдәгез, бергәләп тикшереп алыйк әле (өй эше тикшерелә).

    Укытучы: Укучылар, без узган дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык әле.

Укучы: Аваз ияртемнәре белән таныштык.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Әйдәгез, искә төшерик әле, аваз ияртемнәре безнең нинди сүз төркеменә керә?

Укучы: Аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә.

Укытучы: Әйе. Алар ни   өчен   аваз   ияртемнәре   дип аталалар әле?

Укучы: Алар нинди дә булса тавышка ияртеп ясалалар.

Укытучы: Мисаллар китерә аласызмы?

Укучы: Мәсәлән, лач-лоч (әйбер чәйнәү), мыгыр-мыгыр (аңлаешсыз итеп, авыз эченнән сөйләү), мияу-мияу (мәче тавышы), келт-келт (сәгать тавышы).

Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер дәреслегебезнең 112 нче битен ачыйк һәм 244 нче күнегүне табыйк әле. Анда Рәзил Вәлиевның бик матур бер шигыре бирелгән. Сүз уңаеннан, Рәзил Вәлиев кем әле ул безнең?

 Укучы: Татарстанның халык шагыйре.

 Укытучы: Афәрин! Әйдәгез, “Трамвайда” шигырен укыйк һәм аваз ияртемнәрен табыйк.

Укучы: Дыңгыр-дыңгыр, шалтыр-шолтыр, шыгыр-шыгыр.

Укытучы: Әлеге аваз ияртемнәренең төзелешенә игътибар итик. Алар ничек ясалды икән? Мәсәлән, дыңгыр-дыңгыр һәм шыгыр-шыгыр дигән аваз ияртеме ничек ясалган?

         Укучы: Ике сүз кабатланып.

III. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Укучылар, димәк, аваз ияртемнәре төзелеше ягыннан дүрт төркемгә бүленә. Ялгызак, парлы, кабатланып килгән һәм өч компонетлы. Әйдәгез, презентациядәге слайдка һәм 245нче күнегүгә игътибар итик әле (кагыйдә белән танышу).

Укытучы: Укучылар, уйлап карыйк әле. Аваз ияртемнәре ни өчен мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә икән?

Укучы: Бәлки алар нигезендә яңа сүзләр ясаладыр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес, укучылар. Аваз ияртемнәре нигезендә исемнәр һәм фигыльләр ясала. Мәсәлән, “кар-кар” дигән аваз ияртеменән “карга” сүзе ясала. Карга нинди сүз төркеменә керә әле?

Укучы: Исем сүз төркеменә.

Укытучы: Дөрес. Ә “мияу” дигән аваз ияртеменнән фигыль сүз төркеме ясала икән. Тактадагы кагыйдәгә игътибар итик әле (кагыйдә укыла).

Укытучы: Укучылар, сез кагыйдәне аңладыгыз микән, юк микән, әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Дәреслегебезнең 114 нче битен ачабыз һәм 248 нче күнегүне эшлибез. Иң элек, биремне укып китик.

Укучы: Шигырьне сәнгатьле итеп укы. Аваз ияртеме һәм аның нигезендә ясалган сүзне табып әйт (шигырь укыла).

        Шакмак уены

Балалар шакмак уйныйлар.

Бер бака карап тора.

Балалар кебек уйнарга

Үзенчә план кора.

Балалар киткәнне күргәч,

Шатлана: “Бака-как, бака-как,

Миңа уйнар өчен монда

Кая карама шакмак!”

Укытучы: Укучылар, нинди аваз ияртемен таптыгыз. Һәм аның нигезендә нинди яңа сүз ясалды икән?

Укучы: Бака-как дигән аваз ияртемен таптык. Аның нигезендә бака дигән исем ясалган.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы:  Укучылар, сез аваз ияртемнәренең ясалышы ягыннан төркемнәрен аңладыгыз микән, хәзер шуны тикшереп алабыз. Әйдәгез, сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Мин сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзләрнең кайсы төркемгә кергәнлеген әйтәсез. Чаж-чож, келт-келт, һау-һау, хи-хи-хи, чалт, шарт-шорт, тыпыр-тыпыр, кыйгак-кыйгак, кыт-кыт-кыт, шарт, чырык-чырык, кикрикүк.

(укучылар җавабы).

Укытучы:  Укучылар, сез бераз арып киткәнсез бугай. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Тактадагы геройлар артыннан күнегүләрне кабатлыйк (видео ярдәмендә физминут эшләнә).

Укытучы:  Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, эшебезне дәвам итик. Дәреслекнең 114 нче битен ачабыз, 249 нчы күнегүне язмача эшлибез. Башта кычкырып текстны укып чыгыйк (Нәкыйп Каштанның “Кадыйр һәм песнәкләр” тексты укыла).

Укытучы: Укучылар, ә сезнең кышкы урманга сәяхәт ясаганыгыз бармы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Ә сез кыш көне кошларга җимлек ясыйсызмы яисә әлеге текстагы Кадыйр кебек онытасызмы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы:  Укучылар, кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. Алар бигрәк тә кыш көне безнең ярдәмгә мохтаҗ. Күбесе җылы якларга китмичә, кышны бездә каршы ала. Шуңа күрә сез дә гади генә булса да җимлекләр ясап, агачларга элеп куегыз. Табигатебезнең киләчәге – безнең кулда!

Сез әлеге өзектән нинди аваз ияртеме таптыгыз?

Укучы: Чаж-чож.

Укытучы: Әйе. Әлеге аваз ияртеме нигезендә нинди яңа сүз төркеме ясалган?

Укучы: Чаж-чож килә. Бу – фигыль сүз төркеме.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Димәк, әйтеп үткәнебезчә, аваз ияртемнәре нигезендә фигыль сүз төркеме дә ясала икән. Әйдәгез, 251нче күнегүдә “Аваз ияртемнәреннән ясалган фигыльләр” дигән кагыйдә белән танышып үтик (кагыйдә укыла, слайд карала).

Укытучы: Укучылар, ә хәзер 252 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшлибез. Кем аваз ияртеме нигезендә ясалган фигыльне табар икән?

Укучы: Шау-гөр килеп.

Укытучы: Дөрес. Ә бу фигыль нинди аваз ияртеме нигезендә ясалды икән?

Укучы: Шау-гөр.

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән ниләр өйрәндек әле?

Укучы: Аваз ияртемнәренең төзелеше буенча төркемнәрен һәм алар нигезендә сүзләр ясалышын.

Укытучы: Аваз ияртемнәре төзелеше буенча нинди төркемнәргә бүленә әле?

Укучы: Ялгызак, парлы, кабатланып килгән һәм өч компонетлы аваз ияртемнәре.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә аваз ияртемнәре нигезендә нинди сүз төркемнәре ясала?

Укучы: Исем һәм фигыль.

Укытучы: Яхшы, укучылар, сез бүгенге теманы бик яхшы аңлагансыз икән. Мин бик канәгать. Өй эшен язып куйык.

  1. Дәреслектәге 115 нче бит, 250 нче күнегүне язмача эшләргә.
  2. Аваз ияртеме кергән 5 җөмлә язарга.
  3. “Кышкы уеннар” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.

(билгеләр куела).

Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресенә план һәм конспект

ТЕМА: Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализлау

7 нче сыйныф

“____ ” _______________ 2021 ел                                                               

Казан – 2021

I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализлау;

2) Коммуникатив: укучыларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру;

3) Тәрбияви: укучыларда туган якка хөрмәт, кешелеклелек , миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

II. Бурычлары:

  1. Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү;
  2. Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белергә өйрәтү;
  3. Сөйләм культурасын үстерү.

III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, күрсәтү-аңлату.

V. Укыту алымнары: парларда эш, төркемнәрдә эш, такта белән эшләү.

VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәтү дәресе.

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, Сибгат Хәким иҗаты буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Хәсәнова Ф. Ф. тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2014)

                                 Дәреснең этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау,

- психологик уңай хәләт тудыру;

II.  Актуальләштерү

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау.

        III. Яңа теманы аңлату:

- “Бакчачылар” поэмасы өстендә эш;

- сорауларга җавап.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  • төркемнәрдә эш;
  • әсәрнең төп геройларын барлау, конфликтын билгеләү
  • тест эшләү.

 V. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да!

Укучы: Хәерле көн! Исәнмесез!

Укытучы: Барыгыз да җыйналып беттегезме?

Укучы: Әйе, җыйналып беттек.

Укытучы: Димәк, әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Белемебезне бүген бонуслар белән бәяләрбез. Һәр дөрес җавапка бер бонус бирелә. Аларны без дәрес ахырында билгеләргә әйләндерербез.

Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: (укучылар җавабы).

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән Сибгат Хәким иҗаты белән таныша башладык, шулай бит?

Укучы: Әйе, шулай.

Укытучы: Сезгә өй эшенә ни бирелгән иде?

Укучы: Сибгат Хәким иҗатын кабатларга, “Бакчачылар” поэмасын

укып бетереп, анализларга әзерләнергә.

Укытучы: Башта белемнәрне тикшереп алыйк. Экраннан бергә-бергә сорауларга җавап бирик.

1) С.Хәким ничәнче елда туган?

А)1910

Б)1911

В)1912

2)Күлле Киме Татарстанның кайсы районындагы авыл?

А)Арча

Б)Әтнә

В)Биектау.

3) Кайсы шигырь С.Хәкимнеке түгел?

А) “Урман кызы”

Б)”Фазыл чишмәсе”

В) ”Юксыну”

III.  Яңа теманы аңлату.

 Укытучы: Сибгат Хәкимнең исемен атау белән минем күз алдыма авыл табигате һәм аның эшчән кешеләре килеп баса. Алмагачлар, чияләр, шомыртлар, җиләк-җимешләр үсеп, тирә-ягыбыз матур булсын өчен иң кирәкле шарт , сезнеңчә, ул нәрсә?

Укучы: Бакча.

Укытучы: Ә бакчаны кем карый?

Укучы: Бакчачы.

Укытучы: Дөрес. Димәк, бүген без Сибгат ага Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы өстендә эшләрбез. Барыгыз да укып бетереп килдеме?

Укучы: Әйе, укып бетердек.

Укытучы: Бакчачылар” поэмасының үзәк персонажы кем? Аңа нинди характеристика бирер идегез?

Укучы: “Бакчачылар” поэмасының үзәк персонажы Сәлим, табигате, таланты белән бакчачы булып туган. Аның бөтен хыялы Зәй буйларына алмагачлар утырту, аны тагын да ямьләндерү.

Укытучы: Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз, әлеге образның үзенчәлеге нидә?

Укучы: Бакчачы Сәлим образы безнең алга лирик-романтик табигатьле, шигъри күңелле кеше булып баса. Аның бар омтылышы сугышка каршы юнәлтелгән: җирдә бакчалар үстерү өчен тырышып йөрүе исә совет гаскәрләренең җиңүле алга барулары белән бәйләп бирелә.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз: тормышта чынлап та шундый хәл булганмы, әллә бу хәлләр уйлап чыгарылганмы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Вакыйгаларда катнашучыларны санап чыгыгыз, нинди образлар үзара бәйләнгән?

Укучы: Сәлим, Зөхрә, Марина, райком председателе, бригадир һ.б.

   

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Укучылар, хәзер төркемнәрдә эшлик. Өч төркемгз бүленәбез. Әсәрнең эчтәлегенә таянып, тезислар язабыз.

Укучы: 1. Фронтта “кызу эш өсте”, Совет гаскәрләре немец армиясен җиңеп алга баралар, җиңү яулауга таба юл алганнар;

2. Тылда да көзге урак өсте, икмәкләрне җыялар, кыр, басу-бакчаларда өлгергән уңыш җыела.

3. Сәлимнең кызы Украина фронтында, ә Марина шул яклардан, Сәлим белән беррәттән тырышып эшли.

4. Көчле давылдан соң алмагачларга зыян килә, ә Сәлимнәр бердәнбер кызларына “похоронка” алалар, һ.б.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, поэманың эчтәлегенә әйләнеп кайтыйк. Игътибар иткәнсездер, әсәр ике зур вакыйгадан тора һәм алар әсәрне ике өлешкә бүлә сыман. Нинди вакыйгалар ул? Поэманы нинди ике өлешкә бүлергә мөмкин?

Укучы: (Вакыйгалар әйтелә, поэма ике өлешкә бүленә, исемнәр куела).

Укытучы: Кеше хезмәтенең җиңүе булып тау битендә алмагачлар үсте, корыган җирдә бакча пәйда булды. Поэма шушы урында тәмамлана кебек, тик укучы риза түгел. Ул хаклы. Без көткән үзәк драма, конфликт юк. Нәрсә ул конфликт ?

(Конфликтның билгеләмәсе искә төшерелә)

Укучы: Конфликт (латинча бәрелеш) – матур әдәбият әсәрләрендә катнашучы кешеләрнең көрәшләре нигезендә ятучы каршылык, бәрелеш.

Укытучы. Әсәрдә конфликт бармы?

Укучы: Әйе, конфликт бар, әмма ул 2 төрле: 1) драматик конфликт: сугыш бара, бәрелешләр үлемгә кадәр барып җитә, ә 2) шәхесләр арасында (Сәлим, һәм бригадир, питомникның эшен туктатырга ди). Монда кискен конфликт, көрәш юк. Ә поэманың төп сыйфаты кискен драматизм, конфликт.

Укытучы: Икенче өлештә конфликт бармы?

Укучы: Әйе, бар.

Укытучы: Әйе, бакчачының зур көч куеп үстергән бакчасы тау буеның яме булып тора. Тик бер көнне көтмәгәндә давыл килә, чиләкләп коеп яңгыр ява, җил-давыл кузгала, алмагачлар шартлап сына, көчле агым яшь үсентеләрне юып алып китә, буа буыла, хәтәр минутлар җитә, авыл халкы, ярдәмгә килә, кырдагы тракторлар канау казый ...

Укучылар, күргәнегезчә, кискен конфликт икенче өлештә. Тагын конфликт бармы?

Укучы: Табигать белән кеше арасында конфликт бар.

Укытучы: Әйе, дөрес. Икенче өлештәге конфликтны бакчачы башкача хәл итә ала идеме? Тексттан табыгыз.

Укучы: (Тексттан юллар белән дәлилләнә).

Укытучы: Ләкин бакчачы үзенчә хәл итә, ярдәмгә авылдашлары килә. Авыр вакытта һәрчак бер-береңә ярдәм итәргә кирәк

Укытучы: Автор бу әсәре белән безгә ни әйтергә теләгән? Сүз монда бакчачы һәм алмагачлар турында гына барамы? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: Әлеге әсәрдә сүз бакчачы турында гына барамы?

Укучы: Монда сүз бакчачы, агачлар турында гына бармый. Шагыйрь поэмада кешелеклелек идеяләре күтәрә. С.Хәким безгә матурлык һәм кеше, кеше һәм табигать, хис һәм акыл, кеше даны хакында тәэсирле итеп сөйләп бирә. Матурлык булган җирдә явызлык та яши. Матурлыкны саклыйм дисәң – явызлыкка каршы аяусыз көрәш ач. Матурлык сөйгән кеше явызлык белән көрәшергә өйрәнергә тиеш.

Укытучы: Дөрес, укучылар, килешәм. Ә хәзер, дәрескә йомгак ясау өчен, кечкенә генә тест эшләп алыйк.

Тикшерү эше (тест):

1. С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы ничәнче елда язылып бетә?

А) 1952

Б) 1957

В) 1953

2. “Бакчачы” сүзенең рус теленә тәрҗемәсе.

А) колхозник

Б) садовник

В) капалка

3. Баш геройның исеме ничек?

А) Шамил

Б) Хәлим

В) Сәлим

4. Поэмада аталган авыл исеме?

А) Иштуган

Б) Бертуган

В) Күлле Киме

5. Питомник сүзен ничек аңлыйсыз?

А) Этләр үрчетә торган урын

Б) Яшь агачлар үстерә торган урын

В) Алмагач үстерү остасы

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без нинди яңа мәгълүмат алдык?

Укучы: Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализладык.

Укытучы: Әйе. С.Хәкимне без бер дә икеләнмичә туган ягын чын күңелдән яратучы шагыйрь дип әйтә алабыз. Ул халыкчан, шул халыкчанлык ул - халык күңеленә, аңына чыкмас өчен керә алу шигырендәге хисләрне башкаларда да уяту.

Укытучы: Бүгенге дәрес безне нәрсәгә өйрәтте?

Укучы: Шагыйрьләрнең туган якка, аның табигатенә мәхәббәте турында өйрәтте.

Укытучы: Укучылар, сезгә өч төрле өй эше тәкъдим итәм. Сайлап алабыз.

1) 121- 124нче битләрне сәнгатьле итеп укырга.

2) Хезмәт, хөрмәт, кешелеклелек турында биш мәкаль язып килергә.

3) Бакчачылар турында бер шигырь табып килергә.

Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Бездә яздыр” шигырен укып анализлау;

2) Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру;

3) Тәрбияви: туган якка, тормышка мәхәббәт уяту, яшәү кыйммәтләре турында уйланырга чакыру.

II. Бурычлары:

  1. Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли,  нәтиҗә ясый белергә өйрәтү;
  2. Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белергә өйрәтү;
  3. Сөйләм культурасын үстерү.

III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, күрсәтү-аңлату.

V. Укыту алымнары: парларда эш, төркемнәрдә эш, такта белән эшләү.

VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәтү дәресе.

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, Фатих Кәрим иҗаты буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Хәсәнова Ф. Ф. тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2014)

                                 Дәреснең этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау;

- психологик уңай хәләт тудыру;

- әдәбиятнең әһәмияте турында әңгәмә:

II.  Актуальләштерү

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау;
  • узган дәресләрдә өйрәнгән язучылар иҗаты буенча төркемнәрдә терәк-схема (кластер) төзү.

        III. Уку мәсьәләсен кую:

- ХХ йөздә булган тарихи вакыйгаларны искә төшерү;

- Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрне барлау;

- дәреснең темасын билгеләү;

- Ф. Кәрим иҗатын искә төшерү.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

  • Фатих Кәримнең биографиясен сөйләү, презентацияләү;
  • укучыларның дәреслектән укып, сораулар төзүе һәм бер-берсе белән сөйләшүләре (парларда эш);
  • нәтиҗә ясау. Кем соң ул Фатих Кәрим? (Сорауга җавап әзерләү, дәлилләү);

V. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга!

Исәнмесез! Барыгызга да уңышлар, тел һәм зиһен ачкычлары телим.

Укучы: Хәерле көн! Исәнмесез!

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк әле. Туган тел, аның әдәбияты безгә нәрсә бирә?

Укучы: Әдәбиятта без халкыбызның үткән тормышы, хис-тойгылары, уйлары белән танышабыз. Әдәбият безнең телебезне баета,  аңыбызны үстерә, безне тәрбияли.

Укытучы: Әйе, матур әдәбият безне уйландыра, матурлыкны күрә белергә, тормышны аңларга ярдәм итә.

II.  Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, сез узган дәрестә нинди язучының иҗаты белән таныштыгыз?

Укучы: Гакыйль Сәгыйров. “Җәйге этюд” шигыре.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез, өй эшен тикшереп үтик (Өй эше тикшерелә).

Укытучы: ХХ гасырда иҗат иткән язучыларны, укыган әсәрләрне искә төшереп, төркемнәрдә эшләп алыйк, укучылар. Өч төркемгә бүленәбез. Сезнең бирем – узган дәресләрдә өйрәнгән язучылар иҗаты буенча терәк-схема (кластер) төзү (төркемнәрдә эш).

А) Г.Тукай “Милли моңнар” һ.б. Ул күтәргән темалар: туган якка, аның табигатенә, туган телгә, халкыңа мәхәббәт.

Ә)Г.Ибраһимов “Табигать балалары”, кеше һәм табигать, туган як табигатенең матурлыгы.

Б) Һ.Такташ “Алсу”, хатын-кыз матурлыгы, мәхәббәт.

   

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, әдәбиятта нәрсә чагыла? Ул нәрсә белән бәйле?

Укучы: Анда халыкның тарихы чагылыш таба, тарихи вакыйгаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә әдәбият та үсеп-үзгәреп тора.

Укытучы: Әйе, бик дөрес, укучылар. Кайсы чор әдәбиятын алып карасаң да, бүгенге көндә дә алар бик актуаль, чөнки аларда дөньяви кешелек кыйммәтләре күтәрелгән.

Укучылар, сез тарих фәне буенча да беләсездер, искә төшерик әле. ХХ йөздә нинди тарихи вакыйгалар булган?

Укучы: 1905, 1917 нче елгы революцияләр, Гражданнар сугышы, колхозлашу, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, без хәзер кайсы елларны үз эченә алган әдәбият белән таныша башларбыз?

Укучы: 1940-1950 еллар әдәбияты белән таныша башларбыз.

Укытучы: Укучылар, ә сез Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?

Укучы: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Без бүген сезнең белән Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты белән таныша башларбыз. Тактага игътибар итегез әле, укучылар. Кемнең фотосын күрәсез? Сез әлеге әдипне беләсезме?

Укучы: Фатих Кәрим. Әйе, беләбез.

Укытучы: Яхшы. Ә сез аның нинди әсәрләре белән таныш?

Укучы: “Нәҗип” хикәясе.

Укытучы: Әйе, түбәнрәк сыйныфларда сез аның “Нәҗип” хикәясе белән таныштыгыз. Димәк, бүген Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗатына күзәтү ясарбыз. “Бездә – яздыр” шигырен укып, анализларбыз.

(Фатих Кәрим иҗаты буенча презентация күрсәтелә, укучылар тактадан фактларны укып баралар).

Фатих Кәрим 1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим, әтисе, апасы да шигърият яраталар, үзләре дә шигырьләр чыгаралар. Сигез яшьтән әтисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән (Слайд1).

Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә (Слайд2).

Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта. Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә (Слайд 3).

1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә. 1924 елда ул Казанга килә, шунда шигырь язу белән мавыга башлый. 1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Кыска гына иҗат дәверендә Ф.Кәрим күп кенә ялкынлы лирик шигырьләр, поэмалар тудырды. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә язды (Слайд 4).

     Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып, котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була (Слайд 5).

Укытучы: Инде, укучылар, нәтиҗә ясыйк. Фатих Кәрим кем соң ул?

Укучы: Патриот, каһарман шагыйрь.

Укытучы: Әйе, укучылар. Кызганыч, Ф. Кәримне дә сугыш афәте урап узмаган. Әлеге шомгы вакыйгалар аның иҗатында да кызыл җеп булып сузылган.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы:  Укучылар, бераз арып киткәнсез бугай. Әйдәгез, ял итеп алыйк (Физминут үткәрелә).

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

          Шөгыльне дәвам итик.

Укытучы:          Хәзер, әйдәгез, эшебезне дәвам итик. Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигыре  белән танышыйк. Башта шигырьне укып чыгам. Сез карап барыгыз (шигырь укыла).

Укытучы: Укучылар, шигырь нинди темага язылган?

Укучы: Сугыш темасына.

Укытучы: Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Лирик герой нинди хисләр кичерә икән?

Укучы: Ул туган илен, туган җирен, якыннарын сагына.

Укытучы:  Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, хәзер шигырьне сәнгатьле итеп укыйк. Өчешәр куплет укыйбыз (уку эше оештырыла , һәр строфа анализлана, эчтәлеге ачыклана).

Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әсәр кемгә багышлана икән?

Укучы: Әсәр авторның якын кешесенә багышлана.

Укытучы: Ә сез моны каян белдегез?

Укучы: Чөнки ул “иркәм” дип эндәшә.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Өченче-дүртенче строфаларда лирик герой нәрсә турында сөйли? Фашистлар таптаган җирләрдә язгы табигать нинди?

Укучы: Шаулап торган урманнар да янып беткән, болыннарда да чәчәкләр үсми, бөтен җир кеше каны белән тулган.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, соңгы строфаны укыгыз әле. Нигә автор фашизмның киләчәге юк ди? Фашизмга нинди хөкем карары чыгарыла?

Укучы: Фашизм илгә бары тик үлем китерә. Аның язы да, таңы да юк. Димәк, фашизмның яшәргә хакы юк.

Укытучы: Чыннан да, укучылар. Әлеге шигырьдә “Язы юкның – яшәү хакы юк!” дигән юллар – әсәрдәге иң төп сүзләр.

Укучылар, мин сезгә Фатих Кәрим кая туа дидем әле?

Укучы: Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында.

Укытучы: Бик дөрес. Әйдәгез, хәзер Ф. Кәримнең “Бездә яздыр” шигырен Башкорт дәүләт драма театры артисты башкаруында тыңлап үтик (видеоязма күрсәтелә).

Укытучы: Эшебезне дәвам итәбез. Монда нинди ике тема кара-каршы куелган?

Укучы: Фашизмга нәфрәт һәм туган якка мәхәббәт темалары.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Парларда эшлик. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз һәм тактада бирелгән таблицаны сызып куйык. 1 нче варинтта утыручылар – яз темасына караган символ һәм детальләрне, 2 нче вариантта утыручылар сугыш, фашизм темасына караган символ һәм детальләрне язабыз. Эшне башладык  (парларда эш).

Яз

фашизм

Көн кояшлы

Төн айлы

Сыерчыклар сайрый

Чәчәк аткан гөлләр

Кошлар юк

Урман сынып беткән, тапталган

Болыннар кеше каны белән тапланган

Янган авыллар

Кеше сыкравы

Үлем

Кайгы

Күз яшьләре

Тынычлык, җиңү, ышаныч, мәхәббәт символы, туган якка мәхәббәт

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның - яшәү хакы юк!

Укытучы: Фатих Кәрим һәм башка миллионлаган солдатлар ни өчен сугышкан һәм җиңүгә ирешкән икән, ничек уйлыйсыз?

Укучы: Туган җире, халкы, сөйгән хатыны, баласы, әти-әнисе өчен фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән. Шуларга булган мәхәббәте аларга көч биргән.

Укытучы: Кешелек өчен сугышлар кирәкми. Фашизм беркайчан да бәхет, шатлык алып килми. Кеше өчен, яшәү өчен иң әһәмиятлесе – нәрсә?

Укучы: Гаилә, мәхәббәт, туган җир, бала һ.б.

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән кемнең иҗаты белән таныштык?

Укучы: Фатих Кәрим иҗаты һәм аның “Бездә яздыр” шигыре белән танышытык.

Укытучы: Дәрестә нәрсә аңладыгыз? Кем ничек эшләде дип уйлыйсыз?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Укучылар, сезнең алдыгызда өч төрле төстәге йолдызчыклар ята. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошады, барысы да аңлашылды икән – кызыл йолдызчыкны, әгәр сез материалны уртача гына аңладыгыз икән – яшел йолдызчыкны, әгәр дә сез берни дә аңламадыгыз һәм дәрес сезгә ошамады икән, зәңгәр йолдызчыкны сайлап, әлеге мәңгелек утка ябыштырыйк.

Өй эшен язып куйык. Сезгә өч төрле өй эше тәкъдим итәм. Үзегез сайлап алып, эшлисез.

  1.  Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигыренең беренче өч куплетын ятларга .
  2. Фатих Кәримнең әсәрләре исеме һәм кайсы елда язылганын күрсәтеп, исемлек төзергә.
  3. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча кызыклы фактлар табып килергә (билгеләр куела).

Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә план һәм конспект

ТЕМА: Хәбәрлек сүзләрне кабатлау

7 нче сыйныф

“____ ” _______________ 2021 ел                                                               

Казан – 2021

I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: хәбәрлек сүзләр темасын гомумиләштереп кабатлау;

2) Коммуникатив: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

3) Тәрбияви:  сөйләм зәвыгы тәрбияләү, шәфкатьлелек, гуманлылык хисләре булдыру, татар теленә мәхәббәт уяту.

II. Бурычлары:

  1. Укучыларның хәбәрлек сүзләр турында белемнәрен арттыру;
  2. Җөмләдә хәбәрлек сүзләрне аера белергә өйрәтү;
  3. Сөйләм культурасын үстерү.

        III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы, фәннилек, башка фәннәр белән предметара бәйләнеш булу;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.
  3. Лингвистик принциплар: функциональ һәм бүлекара бәйләнеш (синтаксис, пунктуация, лексикология);
  4. Хосусый принциплар: лексик-семантик, теория белән сөйләм практикасы берлеге.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: төркемнәрдә эш, такта белән эшләү, карточкалар белән эш, парларда эш.

VI. Дәреснең төре: кабатлау дәресе.

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, хәбәрлек сүзләр темасы буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр, карточкалар;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Р.К. Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Сабирҗанова, М.Ә. Нуриева тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-вакыт нәшрияты, 2015)

                                 Дәреснең этаплары

        I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау,

- психологик уңай хәләт тудыру.

II.  Актуальләштерү:

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау;
  • тест эшләү.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

- төркемнәрдә эш;

- парларда эш;

- ял минуты;

- күнегүләр эшләү;

- тактада биремнәр үтәү.

IV. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бүгенге көн хәерле булсын, шатлык һәм бәхет белән тулсын.

Укучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

(дәфтәрләргә дата, "Сыйныф эше” дип языла, тема өчен урын калдырыла)

Укытучы: Укучылар, көннән-көн табигать уяна, көннәр матурлана. Ни өчен шулай икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Укучы: Чөнки яз җитте.

Укытучы: Язның нинди үзенчәлеге бар?

Укучы: Яз көне карлар эри, җылы яктан кошлар кайта.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Яз – кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә иң күңелле вакыт.

Ә кошлар ни өчен туган якларына кайталар икән?

Укучы: Кошлар туган якларына оя корырга кайталар. Аларга оялар ясарга кирәк.

Укытучы: Бик дөрес, балалар. Әйдәгез, туган якларына кайтырга җыенучы кошларга хәерле юллар теләп, дәресебезне башлап җибәрик. Бүген дәрестә кемнәр юк?

II. Актуальләштерү.

Укытучы:  Укучылар, сезгә өй эшенә нинди күнегүне эшләп килергә кушкан идем әле? Барыгыз да эшләдегез микән? (өй эше тикшерелә).

Укучылар, узган дәресләрдә хәбәрлек сүзләр турында өйрәндек, шулай бит. Материалны аңладыгыз микән, хәзер тикшереп алырбыз. Сезгә кечкенә күләмле генә тест тәкъдим итәм.

1. Хәбәрлек сүзләр нинди төркемгә керә?

1) Мөстәкыйль сүз төркеме

2) Бәйләгеч сүз төркеме

3) Модаль сүз төркеме

2. Хәбәрлек сүз кайсы очракта җөмләдә хәбәр булып килә?

1) Җөмләне тәмамлап куйса.

2) Җөмләнең башында килсә.

3)Җөмлә уртасында урнашса.

3. Хәбәрлек сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

1) Ия

2) Хәл

3) Хәбәр

4) Төрле җөмлә кисәге

4. Хәбәрлек сүз кергән җөмләне тап.

1) Безгә бүген кунак кайтты.

2) Илчегә үлем юк.

3) Иртәгә, мөгаен, кунакка барырбыз.

5. Мәкальгә куелырга тиешле хәбәрлек сүзне сайла.

Теле ... - иле бар.

1) юкка

2) барның

3) кирәгеннән

6. Хәбәрлек сүз нинди үзлеккә ия була ала?

1) исемләшә

2) сан белән төрләнә

3) юнәлеш категориясе хас

7.Килеш белән төрләнгән хәбәрлек сүзе булган җөмләне тап.

1) Дустым, башкача яшәү мөмкин түгел!

2) Юкка мин үзем дә тук.

3) Кешене шулай кимсетергә ярамый инде.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән хәбәрлек сүзләрне кабатларбыз. Иң беренче, слайдка игътибар итик әле. Тактада хәрефләр рәте бирелгән. Сезгә аларны дөрес урнаштырып, мәкальләрне күчереп язарга кирәк була. Әлеге эшне төркемнәрдә башкарабыз (төркемнәрдә эш).

БМЕЛЕННӘ РУЗ ӘХНИХӘ КЮ, ЛКАНЫДАТАНН АЧРАН ДАЮШЛ КЮ.

Нинди җөмлә килеп чыкты?

Укучы: Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.

Укытучы: Әлеге юлларны ничек аңлыйсыз?

Укучы: (укучылар җавабы).

        Укытучы: Чыннан да, кешенең иң зур байлыгы – белем. Белемле кеше генә зур үрләр яулый ала, белемле кеше генә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Әлеге җөмләдә нинди хәбәрлек сүзләр таптыгыз?

Укучы: Юк.

Укытучы: Афәрин! Ә хәзер парларда эшләп алыйк. Мәкальдәге төшереп калдырылган ( юк, бар, кирәк, ярамый, тиеш )  сүзне язарга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. (Слайдка мәкальләр язылган, соңгы сүзләре төшереп калдырылган. Бирем үтәлгәннән соң, бер укучы тактага чыгып,  биремне үти.)                      

1) Укымыйча гыйлем ...,  (юк)

  Белемсезнең көне ... . (юк)

          2) Авыр эшкә беләк,

 Кыю эшкә йөрәк ... . (кирәк)

 3) Иле барның теле бар.. .

          4) Чәйне чөмереп эчәргә ... ,(ярамый)

          Ямьсез булып үсәрсең.

Укытучы: Юк, кирәк, бар, ярамый, тиеш сүзләре без тикшергән җөмләләрдә нинди кисәк булып килделәр?

Укучы: Хәбәр.

Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

Укытучы: 278 нче күнегү эшлибез. Текстка исем уйлап табыйк әле.

Укучы: (Текст укыла, исем уйлап табыла).

Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,  балалар белән өлкәннәрнең хыялы бер-берсеннән аерыламы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Әлеге тексттан нинди хәбәрлек сүзләр таптыгыз.

Укучы: мөмкин, бар, кирәк.

Укытучы: Ә хәзер яңадан төркемнәрдә эшләп алыйк. Хәбәрлек сүзләрне кулланып, биш җөмлә язабыз.

Укучы: (төркемнәрдә эш).

V. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без бүген нәрсәләр турында өйрәндек?

Укучы: Хәбәрлек сүзләрне кабатладык.

Укытучы: Хәбәрлек сүзләр турында ниләр әйтә аласыз?

Укучы: Алар – модаль сүз төркемнәре. Җөмләдә нәрсәнең дә булса барлыгын яисә юклыгын белдерәләр. Кайбер хәбәрлек сүзләр килеш һәм тартым белән дә төрләнергә мөмкин.

Укытучы: Өй эшен язып куйык.

Барлык үтелгән темаларны кабатларга, кагыйдәне өйрәнергә, контроль диктантка әзерләнергә (билгеләр куела).

         Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!

Укучы: Сау булыгыз!