Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре

Мухаметова Айсылу Маратовна

Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_adaptiv_test.docx19.04 КБ
Файл test._avaz_iyartemnre.docx20.53 КБ

Предварительный просмотр:

Адаптив тест

Тест № 1. Алмашлыклар турында гомуми мәгълүмат

Җиңел дәрәҗә

  1. Алмашлык нинди сүз төркеме ?

А) мөстәкыйль

Б)  бәйләгеч

В)  модаль

Г)  җөмлә кисәге

  1. Алмашлык нәрсәне белдерә ?

А) предметны

Б)  эш-хәлне

В) эш-хәлнең билгесен

 Г) исем, сыйфат, сан , рәвеш сүз төркемнәрен алмаштырып килә.

  1. Төшем килешендәге алмашлыкны билгеләгез.

А) синнән

Б) аны

В) миндә

Уртача дәрәҗә

  1. Алмашлыклар нинди сүз төркемнәре урынына киләләр?

А) фигыль, сан, рәвеш, сыйфат;

Б) исем, сан, рәвеш, сыйфат;

В) аваз ияртеме, исем, сан, рәвеш.

  1. Безнең алмашлыгы ничәнче затта, нинди санда, кайсы килештә килгән?

А) II зат, берлек сан., юнәлеш килеше.

Б) I зат, күплек сан., иялек килеше.

В) III зат, күплек сан., баш килеш.

  1. Алар  алмашлыгы ничәнче затта, нинди санда, кайсы килештә килгән?

А) II зат, берлек сан., юнәлеш килеше.

Б) I зат, күплек сан., иялек килеше.

В) III зат, күплек сан., баш килеш.

Авыр дәрәҗә

  1. Теләсә кем, үз, бернинди, барлык, андый-мондый. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.

А) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә ;

Б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы ;

В) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.

        

  1. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

А)сөйләмне җәенкеләндерәләр

Б) сөйләмнең эчтәлеген үзгәртәләр

В) сөйләмгә образлылык өстиләр

Г) бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар.

  1. Һич һәм бер сүзе белән ясалган алмашлыклар ничек языла?

 А) аерым

Б) кушылып

В) сызык аша.

Тест № 2. Алмашлыкларның төркемчәләре

                                

                        Җиңел дәрәҗә

  1.  Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?

А) 6

Б) 4

В) 5

  1. Зат алмашлыклары рәтен күрсәтегез.

А) мин, сез, алар;

Б)  аныкы, минеке, безнеке;

В) бу, шул, теге.

  1. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

А) мин, сез, алар;

Б) аныкы, минеке, безнеке;

В) бу, шул, теге.

                        Уртача дәрәҗә

  1. Ниндидер алмашлыгы нинди төркемчәгә керә?

А) зат;

Б) күрсәтү;

В) билгесезлек.

  1. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.

А) әллә кайчан, нидер, ни дә булса;

Б) шушы, тегеләй, болай;

В) һәммә, барлык, һәркем.

  1. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала?

А) –ның , -нең

 Б) -сы, -се

 В) -ныкы, -неке

Г)  -ны, -не

Авыр дәрәҗә

  1. Әллә, -дыр,-дер кисәчәләре ялганып кайсы төр алмашлыклар ясала ?

А) тартым алмашлыклары

 Б) юклык алмашлыклары

 В) билгеләү алмашлыклары

 Г) билгесезлек алмашлыклары

  1. Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?

А) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;

Б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;

В) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.

  1. Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез.

А) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

Б) билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;

В) билгесезлек, билгеләү, юклык алмашлыклары.

Г) билгеләү, билгесезлек , юклык алмашлыклары.

Тест № 3. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

                        Җиңел дәрәҗә

  1. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

А) җөмлә кисәге булмыйлар

 Б) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр

 В) аергыч кына булып киләләр

 Г) ия генә булып киләләр.

  1. “Ул ничә еллардан бирле шунда тора иде”. (А. Алиш.) Шунда алмашлыгының нинди җөмлә кисәге булуын билгелә.

А) ия

 Б) хәбәр

 В) хәл

 Г) тәмамлык

  1. Бирелгән җөмләдәге “безнең” алмашлыгы нинди җөмлә кисәге булып килә?

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

А)аерыгыч

Б) хәл

В) ия

Уртача дәрәҗә

4.Нинди, кайсы алмашлыклары исемне ачыклап килгәндә, нинди җөмлә кисәге булалар?

А) ия

 Б) хәбәр

 В) аергыч

 Г) хәл        

  1. Бирелгән җөмләдән алмашлыкларны табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

Нинди матур моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

А)сорау, зат ;

Б) сорау, күрсәтү;

В) күрсәтү, тартым.

  1. Бирелгән җөмләдәге алмашлыкларны табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

Беркайчан да беркемгә ышанма. Үз йөрәгеңне тыңла.

А)сорау, зат, күрсәтү ;

Б) юклык, юклык, билгеләү;

В) күрсәтү, тартым.

                                Авыр дәрәҗә

  1. Әлеге җөмләдә алмашлык нинди җөмлә кисәге булып килгән?

“7 яшендә Асияне – мине – чит шәһәргә алып китәләр”.

А) ия

Б) тәмамлык

В) аныклагыч.

8. “Һәркемнең бар газиз туган җире” җөмләсендә алмашлык нинди төркемчәгә карый?

А) тартым

Б) зат

В) билгеләү

9. Дөрес булмаган морфологик анализны күрсәтегез.

А) Кая-сорау алмашлыгы,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән, юнәлеш килеше, җөмләдә хәл,тамыр сүз.

Б) Кем-күрсәтү алмашлыгы , берлек сан, тартым белән төрләнмәгән, баш килеш,җөмләдә ия, тамыр сүз.

В) Шул-күрсәтү алмашлыгы, берлек сан, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә, җөмләдә ия, тамыр сүз.



Предварительный просмотр:

“Аваз ияртемнәре” темасы буенча тест

Тест №1.  (белем дәрәҗәләре түбән булган укучылар өчен)

1) Аваз ияртемнәрен билгеләгез.

а) тирән, мөмкин, ярый;

ә) дөбер-шатыр, шык-шык, гөр-гөр;

б) -ук, -үк; гына-генә; -чы,-че;

в) да/дә, та/тә.

2) Шак-шок, чыш-пыш, чаж-чож. Әлеге аваз ияртемнәре төзелеше буенча нинди төргә керә?

а) ялгызак;

ә) парлы;

б) кабатланып килгән;

в) тезмә.

3) Яшен ялтыравын белдергән аваз ияртемен билгеләгез.

а) чаж-чож;

ә) келт-келт;

б) ялт-йолт;

в) җем-җем.

4) Чишмә агуын белдергән аваз ияртемен билгеләгез.

а) челтер-челтер;

ә) келт-келт;

б) мышык-мышык;

в) чут-чут.

Тест №2.  (белем дәрәҗәләре урта булган укучылар өчен)

1) Нинди сүзләр аваз ияртеме була?

а) эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр;

ә) кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр;

б) предметны, затны белдерүче сүзләр;

в) предметның билгесен белдерүче сүзләр.

2) Төзелеше һәм язылышы буенча аваз ияртемнәренең нинди төрләре була?

а) парлы һәм кушма;

ә) парлы, ялгызак;

б) кушма һәм тезмә;

г) парлы, кабатланып килгән, ялгызак.

3) Аңлаешсыз сөйләмне нинди аваз ияртеме белдерә?

а) чут-чут;

ә) мыгыр-мыгыр;

б) мышык-мышык;

в) шырык-шырык.

4) “Бүлмәдә тып – тын, шылт та итми”. Әлеге җөмләдә аваз ияртеме нинди мәгънәне аңлата?

а) тынлык;

ә) борчу;

б) тавыш;

в) көлү.

Тест №3.  (белем дәрәҗәләре югары булган укучылар өчен)

1) Аваз ияртемнәре нинди сүз төркеменә керә?

а) бәйләгеч сүз төркеме;

ә) модаль сүз төркеме;

б) мөстәкыйль сүз төркеме;

в) сүз төркеменә керми.

2) Аваз ияртемнәре нигезендә нинди сүз төркемнәре ясала ала?

а) исем һәм фигыль;

ә) сыйфат һәм исем;

б) рәвеш;

в) бары тик исем генә.

3) “................ тамган язгы тамчының үзенчә нидер җырлавы күңелләрне җилкендереп җибәрә”. Буш урынга тиешле аваз ияртемен куегыз.

а) челтер-челтер;

ә) ялтыр-йолтыр;

б) келт-келт;

в) тып-тып.

4) Кеше хәрәкәте чыгарган аваз ияртемнәре генә кергән рәтне билгеләгез.

а) лач-лоч сагыз чәйни, мышык-мышык килә, шырык-шырык көлә;

б) бәэлди, чут-чут килә, челтер-челтер ага;

в) шыбыр-шыбыр ява, шырык-шырык килә;

г) шак-шок килә, чаж-чож яна, келт-келт йөри.