Рус телле балаларны сөйләмгә өйрәтү
материал

Мухаметова Айсылу Маратовна

Рус телле балаларны сөйләмгә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rus_telle_balalarny_soylmg_oyrtu.docx26.64 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү

Тел- ул аралашу коралы гына түгел, ә “фикернең төгәл чынбарлыгы” һәм “гамәли аң” да булып тора. Төп вазифасы- кешеләр коллективында үзара хәбәрләшү, мәгълүмат аңлашу системасын тәэмин итү. Тел- фикерләүне үстерүнең формасы һәм коралы. Чыгышымны күренекле галим, педагог К.Д.Ушинскийның сүзләре белән башлыйсым килә. Ул болай ди :”  ...укучыда тел сәләтен үстерергә телисең икән, аның фикерләү сәләтен үстерергә кирәк”

        Сл2. Рус балаларына татар сөйләмен өйрәткәндә, татарча уйларга өйрәтү бик кирәк. Шулай ук методистлар, балаларга башта белем бирергәме, әллә осталык һәм күнекмәләрме, дип баш вата. Кайбер методистлар баланы сөйләшергә өйрәткәнче үк, ул лексика һәм грамматика өлкәсендә берникадәр белем тупларга тиеш дип санадылар, кайберләре исә телгә өйрәтүнең интенсив сөйләм эшчәнлеге җирлегендә алып барылуын өстен күрде.

        Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнүгә бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча дөрес итеп җиткерә белергә тиеш.  

     Сл3. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.

        Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм - фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле.

Сл.Рус телле мәктәп шартларында укучыларны түбәндәге эш төрләренә өйрәтергә кирәк:

1.     Катлаулы булмаган татар сөйләмен аңлау.

2.     Үз фикереңне татар телендә белдерергә өйрәтү.

3.      Телдән һәм язма сөйләмдә башка кешенең фикерен аңлатып бирү.Санап кителгән аралашуга корылган осталык һәм күнекмәләрне укучыларда белем туплау юлы белән акрынлап булдырырга кирәк. Бу очракта теоретик материалларга караганда сөйләм үстерү күнекмәсенә өстенлек бирелә. Димәк, рус мәктәпләрендә татар телен укытуның төп үзенчәлеге материалны коммуникатив юнәлеш буенча өйрәтү.                                        

Сл. Коммуникатив принцип тел материалын җөмләләр яки бәйләнешле текстлар эчендә өйрәтүне таләп итә. Аралашу вакытында сөйләм эшчәнлеге төрләре үзара бәйләнештә була. Бу күренеш процессның ике яклы булуы турында сөйли.

        Рус мәктәпләрендә сөйләшергә өйрәткәндә, әйтелешне камилләштерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, чөнки сөйләү авазлар ярдәмендә белдерелә. Татар һәм рус теленең авазлар төзелеше арасындагы аермаларны исәпкә алырга кирәк. Татар телендә рус теленең кайбер авазлары юк, аның каравы, рус телендә булмаган авазлар ( ә,ө, ү, ң, җ,һ ) татар телендә бар. Рус теле авазлары белән чагыштырганда, татар авазлары әйтелешенә аеруча хас үзенчәлекләре бар. Татар сузыклары тел артындарак ясала. Мәсәлән: русча (а) сүз башыннан ераграк торучы иҗекләр азагындагы татарчасына якын.Татар сүзләренең баш иҗекләрендә бу аваз русча аваздан “о” лашканрак булуы белән аерыла ( атлар, балалар).

Сл. Сөйләү коммуникатив процессының төп компоненты булып тора.Сөйләү белән тыңлап аңлауның уртак яклары бар. П.П. Блонский бу хакта болай ди: “ Сөйләүче белән тыңлаучы икесе дә сөйли, ләкин берсе – кычкырып, берсе – эчтән.

 Сөйләү – кешенең эчтәге фикерләрен, уйларын кешегә, дустына әйтү.

Сөйләү – аралашуның бер функциясе. Ул икегә бүленеп бирелә. Телдән сөйләм – ул тыңлап аңлау һәм сөйләү аша бара, ә язма төре язу һәм уку белән бирелә. Телдән сөйләмнең ике формасы : диалогик һәм монологик формалары бар. Диалогик сөйләмне әһәмиятлерәк дия алабыз, чөнки монолог диалогтан соң килә. Диалог – ике яки берничә кешенең аралашуы аша бирелә.

Сл. Методистлар әйтүенчә, диалогик сөйләм түбәндәге этапларга бүленә:

1.гади сораулар куя белү һәм җавап бирү:

-Син кайда яшисең?

- Мамадышта.

2. ике репликадан торган диалогик бердәмлек яки микродиалоглар төзү.

3. хикәя ысулларын кулланып лексик тема буенча киңәйтелгән диалог төзү.( макродиалог)

4. ирекле әңгәмә кору.

 Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә төрле типтагы репликаларны белү кирәк. Аларны 4 төргә бүләләр:

1.     Хәбәр итү репликасы. Аңа сорауга җавап, әңгәмә керә.

2.     Сорау репликасы. Каршы сорау, кабатлап сорау, гаҗәпләнү керә.

3.     Өндәү репликасы. Аңа чакыру, тәкъдим итү,үтенеч, теләк белдерү.

4.     Тойгы репликасы.Аңа шатлану, гаҗәпләнү, икеләнү керә.

    Җанлы сөйләмдә реплика төрләре тыгыз бәйләнгән, чөнки бер үк диалогта төрле хисләр белдерелә һәм төрле мәгълүматлар җиткерелә. Димәк, бер үк сөйләмдә сорау, раслау, шатлану, чакыру һәм башка репликалар кулланырга мөмкин.

         Сл. Монологик сөйләмгә өйрәтү.

Берничә сөйләм берәмлегеннән торган, бер яки ике зат тарафыннан сөйләнгән сөйләм – монологик сөйләм була. Диалогтан аермалы буларак монологик сөйләм өзлексез бара. Фикер сөйләү белән бергә оеша. Икенче телгә өйрәткәндә монологик сөйләмнең түбәндәге төрләре бар:

1.     Тасвирлау. Ул -  моналогик сөйләмнең, кем яки нәрсә турында, аның сыйфатлары, үзенчәлекләре турында сөйләү тора.

2.     Хикәяләү. Башлангыч чорда ул төп рольне үти. Хикәя төзү өчен ирекле тема да бирелергә мөмкин. Мәсәлән: ял көнен ничек үткәрүегез турында хикәя төзегез.һ.б.

3.      Хәбәр итү – факторларны  объектив рәвештә бәян итергә әйтелә. Алар тулы булсын өчен, әйткәнне аңлата һәм дәлилли, сәбәбен аңлата,  сүзләрнең кирәклесен генә сайлый белергә тиеш.

4.     Укыганны яки тыңлаганны сөйләп бирү – монологик сөйләмне үстерүдә иң киң таралганы. Коммуникатив методикада моналогик сөйләм күнекмәсен үстерү берничә этапка бүленеп бирелә.

Укучыларның бу төр күнекмәләрен үстерү өчен, укытучы төрле биремнәрдән һәм ситуацияләрдән файдалана ала.

Шулай итеп, монологик сөйләм өчен тасвирлау, хикәяләү, фикерне әйтү һ.б. мөһим. Ягъни монологик сөйләмне үзләштергәндә, укучылар бәйләнешле текст белән эш итәләр. Бу исә аларда логик фикерләүне үстерә. Шул рәвешле балада телгә,сөйләмгә карата үсеш формалаша. Ул аны дөрес, төгәл, ачык һәм логик яктан эзлекле итеп төзиячәк һәм укыячак.

Сл. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Үрнәк  диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә була:

1.Диалогны тыңлау. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдыру.

2.Диалогны рольләргә бүлеп уку.

3.Диалогны рус теленә тәрҗемә итү.

4.Тиешле репликаларны өстәп диалогны уку.

5.Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны уку.

6.Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландыру.

Монологик сөйләмгә өйрәтүдә түбәндәге эш төрләрен кулланырга мөмкин:

1.Текстның нинди темага караганын әйтү.

2.Текстның төрен билгеләү(тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б)

3.Тексны укып, төп җөмләне табу.

4.Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

5.Текстны кисәкләргә бүлү һәм аларга исемнәр уйлап табу.

6.Текстның төп фикерен билгеләү һ.б.

       

Сл.. Чит тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында  коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә. Ә дәрестә балага күп вакыт ике - өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлыннан коммуникатив уеннарны куллану отышлы.

         Сл. Коммуникатив уен - текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен - уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә.

             Сл. Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Уен - кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли кулану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.

          Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен – эзләнү (җитмәгән информацияне табу), уен - фантазия  (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала.

        Йомгак

      Хәзерге вакытта укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә – график рәсемнәр, хәрәкәтле, яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати – коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

       Коммуникатив алым кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

        Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә тиешле алымнар кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез укучыларның татар телендә камил сөйләшүенә ирешәчәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме: 5 нче с-ф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. -  231 б.
  2. Габдинова З. Заманча технологияләр кулланып // Мәгариф. – 2014 - № 5.    
  3.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  4. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1999.
  5. Хайдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015. -52б.
  6. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар). -  Казан, 2014.
  7. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.
  8. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  9. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Сәләтле балаларны үстерү

Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң сәләтле балалар белән эш....

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшл...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...